Логотип Казан Утлары
Поэма

ДУЛКЫННАР СӨЙЛИ

 Ярсый Идел, ыргып ага су,

Дулкыннарын ярга кага су: —

Тизрәк, тизрәк! Дошман капкада!

Туган туфрак яудан таптала.

 Кемгә кыйммәт иреге, намусы,

Азат йорты, аның язмышы,

Баласының тыныч сулышы,

 Анасының кадре, шул кеше

Сталинградны — Идел капкасын

Үз күкрәге белән сакласын!

Дулкыннарга дулкын чарпыла,

Дулкын тавышы илне чакыра:

Уңнан чыгып Ока кушыла,

Иш янына Кама куш була,

Казан суы кайнап ыргыла,

Идел белән кушылып бер була,

Аннан ага тулып еракка,

Кайда дошман котыра, шул якка.

Ашык, Идел, ашык тизерәк,

Ашык, Идел, бүген бигерәк,

Кан түгелә анда, яшь ага.

Кан, яшь эчеп килә аждаһа,

Басалмыйча сусау ялкынын,

Суыңның ул тели салкынын,

Я булмаса аның кайнарын,

Агызып аңа нефть каймагын.

Басу белән шомлы сусынын

Үрмәләргә тели ул синең

Чыккан туфрагыңа, үреңә,

Йөрәгенә илнең, түренә.

Европаны ашап сусаган

Ям-ям килә, сорап тустаган,

 Аркылы төш аның юлына,

Харам булсын аңа бусагаң!

Сикәлтәләр, таулар үтә су,

Яу алдына килеп җитә су,

Яу ташлана котырып Иделгә,

Сусавыннан көя, тилерә,

Корыч тешләр белән Иделнең

Бусагасын ятып кимерә.

Ул да булмый, дәһшәт көч белән

Очып менә шәһәр өстенә,

Суырырга тели елганы,

Суырылмый елга, ул аны

Уты белән тели буарга,

Әйләндермәк була Иделне

Кан, яшь белән тулган буага.

Суны кисә утлы пычкылар,

Суны айкый металл яңгыры,

Тамчылардан чәчри очкыннар,

Ут күпере елга аркылы!

Су ыргыла, кайный, су яна,

Су тавышына дөнья уяна,

Ярсып, кайнап ярдан аша ул,

Өермәдәй үрә баса ул

Һәм ташлана утның өстенә,

Ут чыжылдый... үлә... ут сүнә...

Әмма читләп янә кабына,

Һөҗүм итә тагын, тагын да.

Сталинград — Идел баласы,

Идел аның сөйгән анасы,

Аерып җырлау моны бик читен:

Икесе дә алар бер бөтен,

Икесе дә алар бер гәүдә.

Аера алмас аны берәү дә!

Карамыйча утка, ярага,

Шәһәр баса ике арага,

Аждаһаның шомлы күкрәвен,

Ажгыруын гүя ишетми,

Аңа каршы куеп күкрәген,

Ул Иделне уттан ышыклый.

Ялкын аңа ярсып бәрелә,

Тимер керә кисеп тәненә,

Шәһәр тора тоташ төтендәй,

Ул күмелә утка бөтенләй.

Каерыла ишек тупсасы,

Мылтыгының эри көпшәсе,

Мең яшәгән имән егыла,

Чуер ташы тетелеп он була,

Тоташ ут һәм үлем кырында

Солдат... басып кала урынында!

Басып кала!.. Шушы бер үзе

Тетрәтергә җитә җир йөзен,

Басып кала!.. Аның басканы

Ул бер үзе кешелек дастаны.

Әмма аның тагы да гаҗәбе:

 Басып кына калмый ул батыр,

Ул кузгала! Айкый хәнҗәрен,

Урап ала үзе дошманны,

Турап сала үзе җыланны.

Ил өстенә килгән яу сына,

Җир күрмәгән бөек дау тына,

Егерме дүрт башы еланның

Сталинградның аяк астында...

Шәһәр тора Идел ярында

Элеккечә тимер тау булып,

 Идел шаулый аның янында

Ярларына аның сарылып.

Җиле белән сыйпый баласын,

Суы белән юа ярасын.

Әҗәленә анда кем сусый,

Килеп тагын ягылып карасын!

Элеккечә җырлап ага су,

Дулкыннарын ярга кага су:

— Дошманнардан тагын без өстен,

Бөтен дөнья шуны ишетсен:

Идел кояр һаман Каспийга,

Көнчыгыштан һаман таң туар,

Безнең бүген монда суккан тавыш

Гасырларда чыңнар, яңгырар —

Мәңге үкенеч булып дошманга,

Мәңге сөенеч булып дусларга!

 

Вагонда

Көпчәкләрнең талгын җыры белән

Оеп бара талган сугышчы.

Иркәләнгәнсыман иркәсенә,

Башын салган кызның җилкәсенә,

Өзеп-өзеп ала сулышын.

Кеме соң ул аның? Сеңлесеме?

Сөйгәнеме? Түгел. Дөресе:

Алар берсен-берсе белү түгел,

Бер-берсенә карап көлү түгел,

Күргәннәре дә юк бер-берсен.

Әмма кызның япь-яшь күкрәгендә

Кабына мәгърүр ана тойгысы,

Ул кыйммәтле бер йөк илткәнсыман,

Кузгалырга базмый, җилкәсендә

Алып бара аның йокысын.

Декабрь—42 ел