БӨЕК ХУДОЖНИК, ЯЛКЫНЛЫ БОЛЬШЕВИК
28 нче мартта А. М. Горький туган көнгә 75 ел тулды.
Максим Горькийның исеме бөтен дөньяда якты йолдыз булып яна, анык шөһрәте бөтен планетага таралган. Ялкынльп совет патриоты, Ленин һәм Сталинның дусы, бөек рус язучысы Горький һәрбер милләтнең әдәбиятында, культура тарихында киң урын алды. Ул бөек художник буларак, тормыш укытучысы, дөреслек һәм гаделлеккә өйрәтүче буларак, миллионнарның йөрәгендә саклана. Язучы-көрәшченең якты акылы, кайнар йөрәге, утлы сүзләре — киләчәккә бару юлларын барлык халыкларга яктыртып торалар, көрәшкә дәртләндерәләр. Фашист ялчылары тарафыннан мәкерле юллар белән үтерелгән даһи Горький бүгенге көндә дә актив көрәш алып бара. Большевик язучы үзенең барлык даһи әсәрләре белән бүгенге ватан сугышында катнаша. Аның үткен акылы дәһшәтле көннәрнең якынлашуын алдан ук сизде һәм ул кайнар рәвештә совет халкын сизгерлеккә чакырып, фашистларның канлы балталары күтәрелүен фаш итеп, утлы памфлетлар язды: «фашистлар туктап калырлык җинаять юк, дөньядагы барлык канны агызудан да алар туктап калмаячаклар» — диде ул.
Горький фашизмны: «иң кабахәт мерзавец һәм подлецларны сайлап алып, калган барлык кешеләрне изү, алариы капиталистларның йорт хайваннары итеп тәрбияләү оешмасы» дип характерлады. Үзенең туган илен чиксез яраткан, туган халкын сөйгән Горький — шул халыкның көченә дә чиксез ышаныч белән карады. Ул бөек совет халкының фашизм белән көрәштә җиңүче булып чыгачагына тирәннән ышанды, бөек гухманист буларак, совет халкының барлык дошманнарын рәхимсез рәвештә юк итәргә чакырды. Фашистларны юк итү — «бөек гаделлек акты» диде ул. Пролетариатның даһи язучысы* Горькийның бөтен тормышы көрәш эчендә уза. Ул фашизмга каршы көрәшкән кебек үк, царизм белән, реакцион кара груһлар белән, мещанлык һәм обывательлек белән көрәшеп килә һәм үзенең нәфрәтен бөтен дөньяга ишеттереп, миллионнарда шул нәфрәт утын кабыза. Дистәләрчә том әсәрләрендә А. М. Горький таң калырлык осталык белән рус халкының азатлык сөю рухын гәүдәләндереп бирә. Аның әсәрләрендә халыкның иң мокаддәс теләкләре, омтылышлары чагыла.
«Мин барлык кешеләрнең хезмәттә һәм иҗатта батыр булуларын, кешеләрне яңа, ирекле тормыш формаларын төзүчеләр итеп күрергә теләдем һәм телим» дип язды Горький. «Бездә кешегә булган мәхәббәт аның иҗат көченә соклану хисеннән, кешеләрнең чиксез булган, хезмәттәге күмәк көчләренә үзара ихтирам итүдән туа һәм туарга тиеш» дип, ул һәркем өчен изге булган, һәрбер милләт өчен кадерле саналган фикерләр әйтте. Бөек рус халкының даһи улын Советлар Союзында яшәүче халыкларның һәркайсы үзләренең бер туган язучылары итеп таныйлар һәм бу бик хаклы тану. Максим Горький рус әдәбиятының бөек традицияләрен дәвам иттерүче булу өстенә, ул —социалистик әдәбиятны башлап җибәрүче, социалистик реализмның шедеврлары үрнәкләрен күрсәтүче, совет язучыларының укытучысы. М. Горькийның даһи акылы татар әдәбиятына, татар язучыларына революциягә чаклы ук көчле тәэсир ясап килде. Татар демократик шигъриятенә яңа бит ачып җибәргән бөек Тукай М. Горькийга чиксез ихтирам саклап, туган халкының чиксез көч һәм сәләтен күрергә өйрәнде. Татар пролетариат әдәбиятына нигез ташы салучы Гафур Коләхметов, үзенең драмаларын Горький тәэсире астында язды һәм ул әсәрләрен революцион рух белән сугарды». Татар театрының атасы Галиәсгар Камал Горький әсәрләрен тәрҗемә итеп, сәхнәгә менгезде һәм аны халыкка җиткерде. Шәриф Камал Горькийны үзенең укытучысы итеп таныды һәм уз әсәрләрен Горькийның революцион романтикасы белән сугарып, «кешенең горур яңгыравын» гәүдәләндерде. Татар совет язучылары, шагыйрьләре һәм драматурглары Горькийның ягымлы тәэсирен үз әсәрләрендә сизеп киләләр, үзләренең көндәлек эшләрен аның өйрәтүләреннән чыгып дәвам иттерәләр. Горький әсәрләре татар халкына таныш һәм кадерле. Без аларны сөеп, йотылып укыйбыз һәм өйрәнәбез. Горький бөтен дөнья культурасына унай тәэсир ясавы белән бергә, барлык халыкларның хезмәт ияләрен сөюе белән бергә, татар халкына да ныклы игътибар, тирән хөрмәт күрсәткән һәм мәхәббәт саклаган олы йөрәкле титан язучы. Революциягә чаклы ук Горький татар әдәбиятын, аеруча Тукай шигырьләрен русчага тәрҗемә итү турыңда кайгырта. Аның яшьлек еллары Казанда уза, чиксез чыдамлылык күрсәтеп, ул авыр тормыш университетларын Казанда үткәрә. Дөньяга, тормышка, әйләнә тирәгә ачык күз белән карарга Казанда өйрәнә. Казан — Горькийны революцион тормышка хәзерли. Казанда ул татар халкы белән очраша һәм үзенең искиткеч күзәтүчәнлеге, тирән акылы һәм бөек йөрәһге белән татар халкын аңлый, аның рухына үтеп керә, һичбер көч каршында тукталып калмый торган гаделлек һәм куәтле тавыш белән Горький, язучылык эшенә тотынганнан соң, татар халкының гүзәл сыйфатларын бөтен дөньяга ишеттерә.
Лев Толстой үзенең “Балдан соң” исемле әсәрендә татар солдатының җәзага тартылуын күреп сыкранды, татар солдаты образы аны нечкә хисләргә чумдырды. Горький исә үз әсәрендә Толстой тойгыларын үстереп, татар халкы вәкилләренең эчке сыйфатларын гәүдәләндерде. Ул беренче буларак татар халкына кайнар мәхәббәт күрсәтте. «Тормыш төбендә» исемле драмада татар карты образы тирән фәлсәфи фикерләр йөртүче, олы йөрәкле кеше итеп бирелде. “Матвей Кожемякинның тормышы” исемле романында Горький, Шакир образын иң сөйкемле кешеләрнең берсе итеп сурәтләде. Аның гаделлеге, турылыклы булуы, эшчәнлеге, рух сафлыгы, акыллылыгы соклангыч рәвештә тасвир ителде.
Шакир — революциягә чаклы еш очрый торган, гадел хезмәттән үзенә тәм һәм шатлык, бәхет табучы кеше. Ул аз сөйли, мәгънәле сөйли, күп эшли, бирелеп, чын күңелдән эшли. Йөрәгендә ниндидер изге тойгылар асраган кебек, ул кешеләргә яхшылык күрсәтү турында гына уйлый, кемне дә булса ргнҗетергә, кемгә булса да уңайсызлык ясарга аның рухы ирек бирмәячәк. Татар картының шундый гүзәл сыйфатларын әсәр буенча гәүдәләндереп, Горький Пушкарь кушаматлы герое авызыннан татарларга гомуми характеристика бирдерә. Пушкарь сугышта ничек Ибраһим белән бергәләшеп йөргәннәрен сөйләгәндә: «Татарны Ибраһим дип атыйлар иде, яхшы егет иде ул! Татарлар — беренче халык, иң гадел халык!» ди. Горькийның татар хезмәт ияләренә биргән мондый характеристикасы очраклы гына килеп чыккан күренеш түгел. Ул аның барлык милләтләргә туганнарча мәхәббәт белән каравын, халыкларның йөрәк кичерешләрен тирәннән аңлавын ачык раслый. Капиталистик тормышта изелеп, буылып яшәгән, политик хокуклардан мәхрүм булган хезмәт ияләренең кешелек сыйфатлары, аларның рухи байлыгы, олы җанлылыгы, эчке куәтенең чиксезлеге Горькийны сокландыра һәм ул шуларны дөрес чагылдырып, коллыкка, җәбер-золымга каршы аяусыз көрәшергә өйрәтә. Горький мирасы зур һәм мәңгелек. Кешелек дөньясы ул мирастан туктаусыз файдалана һәм файдаланачак, ул мирас барлык халыкларның сәнгать зәвыкларына азык биреп, аның йөрәк хисләрен тәрбияләп тора. Ул мирас чиксез фикерләр дәрьясын эченә ала һәм кешелек дөньясы үзенең якты тормышы өчен, ирекле һәм бәхетле яшәве өчен көрәшкәндә, һәрвакыт аның фикерләре белән коралланып эш итәчәк. Горькийның монументаль образьр азатлык сөюче халыкларны һәрвакыт дәртләндереп, рухландырып торачак