ЯШЬ ОФИЦЕР КАСЫЙМ ӘХМИРОВ
Днепр буендагы калкулыклар арасыннан комлык буйлап сузылган юллар аркылы үтеп, без күпергә килеп җиттек. Бүрәнәләрдән эшләнгән һәм дошман күрмәсен өчен өстенә печән сибелгән күпер аркылы елганың аръягына чыга башладык. Искиткеч гүзәл елганың чал дулкыннары безнең уйларны үзләренә тарттылар. Дулкыннар көзге кояш нурларында җем-җем итәләр иде.
Һәм Днепрга:
— Зур сугышлар күрдең син, Днепр!.. —дип эндәшәсе килә иде. Менә елга буендагы куаклыклар арасыннан учак күренде. Без учак янына килдек. Анда берничә яшь сугышчы утыра һәм без аларның әңгәмәләренә кушылып киттек.
Алар күптән түгел генә Ватанга биргән хәрби антларын искә төшереп утыралар иде.
— Советлар Союзы Герое кече лейтенант Әхмиров кебек кыю һәм куркусыз булыгыз, иптәшләр. Дошманны аның кебек аяусыз кыйнагыз: һәрвакыт һәм һәр нәрсәдә аңа ошарга тырышыгыз, — дип куйды учак янында утыручыларның берсе, һәм ул сугышчыларга үз командирының сугышчан эшләре турында сөйләп бирде.
20 яшьлек татар егете Касыйм Әхмиров ватан сугышы чорында офицер дәрәҗәсенә күтәрелде. Ул армиягә үткән елны гына килгән иде әле. Воронеж өчен булган сугышларда зур батырлыклар күрсәтеп, хөкүмәт бүләге алу хөрмәтенә иреште. Шулай ук Курск һәм Рыльск өчен булган сугышларда да Әхмиров үзен оста һәм куркусыз командир итеп күрсәтте.
— Әнә, күрәсезме, ерак түгел, Днепр тармаклана. Анда атаулар бар. Шул урыннан без, баржаларга һәм көймәләргә утырып, елга аркылы кичтек. Дошман самолетлары безне бик каты бомбага тота башладылар. Снаряд кыйпылчыгы тиеп, рота командиры һәлак булды.
Немецлар безгә һөжүм итәләр, безне уң як ярдан бәреп чыгарырга маташалар иде.
Рота — командирсыз калды. Шунлыктан, кайберәүләр авыр сулап башларын түбән иделәр. Ләкин шул арада Әхмировның тавышы яңгырап китте:
— Окоплар казып урнашыгыз! Минем командамны тыңлагыз! Әхмиров немецлар өстенә көчле ут яудырырга приказ бирде. Совет баһадирлары дошманның контратакаларын бер-бер артлы батырларча кире кайтардылар. Әхмиров ротасы, ике тәүлек буе шулай нык торып, плацдармны беркетте һәм киңәйтте.
Батальон белән Советлар Союзы Герое, татар халкының батыр улы майор Альбетков командалык итә иде. Ул сулгарак күчәргә һәм урманда дошман барлыгын-юклыгын белергә Әхмиров алдына яңа бурыч куйды.
Сугышчылардан Крузин, Безуглов-Спасский һәм Черняев иптәшләрне үзе белән алып, Әхмиров приказны үтәргә китте. Урманда алар зур бер төркем немецларга очрадылар. Биш сугышчы чолганышта калды. Немецлар аларга төрле яктан ут ачтылар. Шул арада Әхмиров үзенең кесәсеннән иптәш Сталии портреты төшерелгән металл барельефны чыгарды. Һәм, аны иптәшләренә күрсәтеп, болан диде:
— Бөек Сталин исемен йөрәкләребездә саклап, без соңгы тамчы каныбыз калганчыга кадәр сугышачакбыз. Бөек Сталин исемен йөрәкләребездә саклап, жиңүчеләр булып чолганыштан чыгарбыз.
Аннары ул бу уңайсыз хәлдән чыгу планын кыска гына аңлатып бирде. Сугышчылар берәм-берәм чолганыштан чыга башладылар. Ә калганнары дошман өстенә өзлексез ут яудырып тордылар. Әхмиров чолганыштан беренче булып чыкты Һәм, тылдан торып, немецларга бик көчле ут ачты. Гитлерчылар каушап калдылар. Шул арада барлык сугышчылар да чолганыштан чыкты. Алар бу сугышта бик күп гитлерчыларны кырып ташладылар. Урман дошманнан тазартылды. Украина өчен сугышларда шундый зур батырлыклар күрсәтеп, Касыйм Әхмиров бөек хөрмәткә лаек булды. Аның исемен без Днепр елгасын беренче булып кичкән Советлар Союзы Геройларының алтын исемлегендә күрәбез.
Капитан Н. ПХАКАДЗЕ.