Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАТАН ӨЧЕН, СТАЛИН ӨЧЕН

18 нче октябрь—минем тормышымда бөек көн.

Ул миңа ике зур шатлык китерде: бу көнне мине ВКП(б) членлыгына кандидат итеп кабул иттеләр һәм миңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Мин Ленин-Сталин комсомолы сафларында тәрбияләндем. Комсомол сафларында сугышчан чыныгу алдым, йөрәгемдә дошманга карата иксез-чиксез нәфрәт тәрбияләнде. Мин бу мәкаләмдә фашист-басып алучыларга каршы ничек көрәшүем турында сөйләргә телим. Безнең подразделение Днепрга килеп җиткәч, миңа үзебезнең взвод белән бергә тиз генә елганы кичеп чыгарга мөмкин булды һәм без, уң як ярда беренчеләрдән булып, дошманга каршы сугыша башладык.

Биредә безгә халык яши торган бер пунктны алырга приказ бирелгән иде. Сугышчылар яшелчә һәм бәрәңге бакчаларына якын ук килделәр һәм җиргә яттылар. Рота командиры һәм взвод командиры траншеяда иделәр. Мин бу траншеяга таба берничә немецның; шакаллардай, яшеренеп килүен күреп алдым һәм, граната ыргытып, бандитларның барсын да юк иттем.

Шулай итеп, үз офицерларымның тормышларын саклап калдым. Разведка ясап, авылда дошманның көче күпме икәнлеген белергә кирәк иде. Мин, ротаның комсомол оештыручысы һәм тагын берничә комсомолец үзебез теләп бу разведкага барырга булдык. Командирыбыз безгә рөхсәт бирде.

Без, сиздермичә генә, авылга кердек, щельләрне, блиндажларны, торак йортларны һәм сарайларны карап чыктык. Бер сарайда безгә немец офицеры очрады. Мин аны шунда ук атып үтердем. Аннары өч сугышчыны читән янына сакка куйдым, ә берсен донесение белән командирга җибәрдем. Авылда бер ротадан артык гитлерчылар бар иде. Алар безне тере килеш пленга алырга маташып карадылар. Бик каты каршылык күрсәтүебезгә очрагач, немецлар безнең өскә өзлексез миналар яудыра башладылар. Минем ике иптәшем яраланды, ә берсе үлде. Шуннан соң мин барлык винтовкаларны һәм автоматларны бер-берсеннән 10-15 метр ара калдырып урнаштырдым һәм әле берсеннән, әле икенчесеннән атып, гитлерчылар өстенә көчле ут яудырдым.

Шулай итеп, немецларны кысрыклап бер-бер артлы булган ударларын кире кайтардым. Сугыш ике сәгатьтән артык дәвам итте. Ардым-талдым, итекләрем кан белән тулган иде. Ләкин сугышта сынатмаска тырыштым. Чөнки мин үземне тәрбияләп үстергән Ватаныма, бөек Сталинга, комсомолга бурычлы икәнлегемне белә идем һәм немецларны күбрәк үтерү өчен тормышымны да бирергә әзер идем. Чыннан да, минем тирә ягымда бик күп гитлерчылар аунап яталар иде инде. Шул арада безнең сугышчылар килеп җиттеләр һәм без исән калган фрицларны кырып бетердек. Безнең ротага әһәмиятле биеклекне алырга приказ бирелде. Дошман, бу биеклектән торып, елга чаркылы кичәргә килүче гаскәрләребезне күзәтә һәм алар өстенә ут яудыра иде. Без биеклеккә якынлашып килгәндә ротаның партия оештыручысы кече лейтенант Андрианов һәлак булды. Рота командирсыз калды. Чөнки бу сугышта ротабызга ул командалык итә иде.

Батальонның өлкән адъютанты мине тиз генә үз янына чакырып алды да: ротага хәзер син командалык итәчәксең, — диде.

Була! — дидем мин аңа. — Ватан өчен үлсәм үләрмен, Ленин-Сталин комсомолы члены дигән исемне тапламам.

Без аның белән кочаклашып аерылыштык һәм мин ротаны атакага алып киттем. Сугышның беренче минутларында ук мин ике фрицны үтердем. Минем өстемә ташланырга теләп, немец офицеры йөгереп килә иде. Мин аны приклад белән сугып екмакчы идем. Ләкин винтовкам аның автоматына килеп бәрелде һәм немец исән калды. Мин яңадан аңа бик каты итеп селтәндем. Ләкин шул арада бер немец солдаты, арттан килеп, минем винтовканы кулымнан сугып төшерде. Мин, тиз генә борылып, немец солдатын пистолеттан атып үтердем. Күрән, офицерның патроннары беткән һәм ул автоматын корып маташа, калтырана, нәрсә эшләргә дә белми. Мин, тиз генә, пулемет ленталарыннан бушаган тимер ящикны алдым да, аның белән офицерның башына бик каты итеп кундырдым. Офицер гөрселдәп жиргә ауды һәм яңадан кузгалмады. Немецлар, безнең ударга чыдый алмыйча, качып китәргә мәҗбүр булдылар. Советлар Союзы Герое исеме мине яңадан-яңа батырлыкларга чакыра. Мин Ленин-Сталин партиясен, Верховный Баш Командующий иптәш Сталинны ышандырам: ватаныбызның явыз дошманнарына каршы көрәшкә бөтен көчемне бирермен, кардәш Украинаны тулысынча азат итү өчен, тагын да көчлерәк сугышырмын.