Логотип Казан Утлары
Шигърият

СУГЫШ ЛИРИКАЛАРЫ

  1. КУЛЪЯУЛЫК

Сугышта йөри ике ел,

Ике ел читтә башы,

Сары каеш, соры шинель,

Мылтык аның юлдашы.

Ул була алсу таң алды

Я тугайлар киңлеге,

Я саклап йөреткән жанны —

Мәхәббәтнең билгесе.

Аны иркәләми хатлар:

Я була ул таныш сукмак

Онытканда бер ала,

Булгалый күңелсез чаклар,

Егет ямансулана...

Яки калын урманнар,

Тылсымлы көзгедә сыман,

Бары да күренеп торалар...

Башкырт һавасын туйганчы

Килә дерлә сулыйсы,

Уралның гүзәл таңында

Сандугачлар тыңлыйсы...

Елмая төсле сөйгәне

Бу алсу яулыгында,

Күренә бергә йөргәне

Күк Уралы буенда...

Илне искә төшерерлек

Бер әйбер алынмаган,

Тик, нинди гаҗәп беләндер,

Бер кулъяулык сакланган.

Сугышта йөри ике ел,

Ике җәрәхәт алды,

Бер чак һушын югалтты ул,

Яулыгын югалтмады.

Каелган читле, кечкенә,

Гади алсу кулъяулык,

Ләкин ул яулык эченә

Сыя дөнья хыялың.

Каелган читле, кечкенә,

Гади алсу кулъяулык,

Ләкин ул яулык эченә

Сыя дөнья хыялың.

Июнь, 1943.

 

  1. САУ КАЙТСА ИДЕ...

Алар сөеп кушылдылар,

Күпләр җитми кадрен белеп

Тордылар тату,

Кулында чакта.

Бәхетле тормыш кордылар,

Булмады ачу.

Мәхәббәт һәм иркен тормыш

Сизелми үтте тәүге ел,

Әйтерсең лә— төш,

Берсенә-берсе куйды юл,

Гөрләп барды эш.

Керде гадәткә,

Ваклыктай чыкты вак ызгыш,

Булды гайбәт тә...

Кинәт илгә сугыш килде,

Бергә торудан да бөек

Бәхет юк башка.

Калтыранды җир,

Ватанны сакларга китте,

Атка менеп ир.

 

  1. ХАТ

Көн дә радио тыңлый ул

Хатлар бирелгән чакта,

Почта килсә, тәү суза кул

Өчпочмакланган хатка.

Әллә авыр яраланып

Госпитальгә кердеме?

Әллә йөрәк каны тамып

Бөтенләйгә... сүндеме?

Булмас, булмас, булмас мең кат.

Язган хатлары да килми,

Кыз уен куа тагын,

Исән, тере сөйгәне.

Вакыты юк, язалмый хат,

 Ара ерак, хатлар йөрми...

Егете исән аның.

Басыла кыз йөрәге.

Утыра да радио тыңлап,

Оныта язып үзен,

Шул чак чәчләреннән сыйпап

Юата ана кызын:

Үтте ул сугыш юлларын

Украина буйлап,

 Сагынды үткән елларын,

Үкенде унлап.

Белде ул яшәүнең тәмен,

Хатын да белде:

Гафу итәр иде барсын,

Сау кайтса ире.

Киткәненә елдан узды,

Хаты да хәбәр дә юк...

Кыз аны өзлексез уйлый,

Йөрәгенә сыймый ут.

Агыйдел суы кебек саф,

Елмаюдай ягымлы

Сәламнәр белән килсә хат

Нинди шатлык алуы.

Ләкин хатлар аннан булмый,

Тагын югала сабыр...

Кыз тилмерә, елдан узды,

Ах авыр, авыр, авыр.

Сугыш туп уены түгел,

Бик каты, сугыш, каты.

Төрлесен уйлый яшь күңел

 Булмагач сәлам хаты.

— Куйчы, дивана булырсың,

Уйланма инде каты,

 Ташласана радиоларың,

Булмастыр инде хаты...

— Сөйләдең сүз, әнкәй, син дә

Мин бит шуңа тыңлыймын,

Бу хатларның һәммәсен дә —

Үземә дип уйлыймын.

Июнь, 194

 

Июнь, 1943

 

4. ДОН ЯРЫНДА

Н. пунктын сугышып алып,

Ташланган чакта ары,

Осколкадан яраланып

Бер егет җиргә ауды.

Аны, текә Дон ярында,

Дуслары китте күмеп,

Ләкин һаман күз алдында

Ул атып ята кебек.

Май, 1943.