Логотип Казан Утлары
Хикәя

СОЛДАТ БАЛАЛАРЫ

Ул акрын гына ишек шакыды. Ишек тә ачылмады, мөмкин дигән тавыш та ишетелмәде. Бүлмә эчендәге балаларның шаярулары ишетелүгә, Нәбиуллин: Балалар! дип елмаеп куйды. Яңадан ишек шакырга җөр’әт итми торды. Ул шатлык дулкынына күмелеп калды. Ниһаять, Нәбиуллин яңадан ишекне шакылдатты. Бүлмә эчендәге чыр-чу кинәт басылды һәм керегез! дигән тавыш, йомшак кына хатын-кыз тавышы ишетелде.

Нәбиуллин бусагадан атлауга, солдат гадәтенчә, килешле генә итеп үкчәләрен бәреп, кулын күтәреп честь бирде. Бүлмәдәге дүрт бала һәм аларның анасы үзләренә таныш булмаган яшь командирга аптырап карап калдылар. Нәбиуллин үзе дә бер-берсенә бик ошаган, чом кара күзле, ак, түгәрәк йөзле балаларга сокланып карап торды. Ул бу балаларны беренче күрә. Ләкин аларның барсының да исемнәрен генә түгел, хәтта, гадәтләрен, холыкларын да белә иде инде. Аның окопташы Гайнулла солдат аңа үзенең балалары турында һәрвакыт сөйли торган иде.

— Минем зурысы үзенә аерым характерлы. Акыллы да, зирәк тә. Укымаганы юк. белмәгәне юк аның. Тик ул менә, борынгы заманның кызлары шикелле, оялчан малай. Ә уртанчысы, яшен ташы шикелле, уйнап тора. Ансы, каһәр, үтә матур, ул егет булып үскәч, кызларга үзенең зур кара күзләре белән бер тутырып караса, валлай дип әйтәм, тегеләр сразы һушларыннан язачаклар. Минем, малай, алар ярты дюжинага җитә яза. Алай да туйдырмыйлар үзләре. Ул каһәрләрнең, һәркайсысының үзен яраттыра торган, ниндидер, бер ягымлы яклары бар, — дип балалары турында бик рәхәтләнеп сөйләргә ярата торган иде Гайнулла солдат. Гаҗәпсенеп, бераз ятсыныбрак карап торган дүрт баланы күргәч, Нәбиуллин окопташының әнә шул сүзләрен исенә төшерде. Соңыннан ул үзенең сүзсез торуыннан уңайсызланып,

— Мин Гайнуллинның дусты. Фронттан, аның яныннан кайттым, дип әйтүгә, дүрт бала Нәбиуллинны дүрт яктан сырып,

— Әти яныннан кайткан, әти яныннан! — дип шаулашып алдылар. Ана исә, нәрсә әйтергә дә, нәрсә эшләргә дә белмәде. Күзенә шатлык яшьләре тыгылды.

— Мин Гайнулла яныннан! — дигән сүзне ишетүгә, аның күз алдына һәрвакыт диярлек шат, көләч, ягымлы Гайнулласы килеп басты. Бу вакыт ул үзе белән унөч ел буе матур гомер иткән, шатлыкларны бүлешкән, кайгыларны уртаклашкан, иптәшен күрде. Гүяки, аның каршында мыексыз яшь командир түгел, ә борын төбенә генә матур кара мыек үстергән, зур соры күзле, акыллы карашлы Гайнулласы басып тора иде.

Ана, Нәбиуллин белән сөйләшкәндә дә иптәшенең тавышын ишетте. Балалар командирның кием-салымнарын тикшерделәр. Җиде яшьлек Рифгать сеңлесе Һәдиягә карап,

— Һәдия, беләсеңме бу абый кем? дигән сорауны бирде дә, үзе гадәтенчә, борынын казый башлады.

— Белдем! — диде Һәдия, сузып кына. — Беләсең, — дип куйды Рифгать, Я әйт алайса. Һәдия, күзенең кырые белән генә Нәбиуллинга карап алды да: — Яфләйтоль, — диде. Рифгать башта аскы, саф кызыл иренен өскә таба чыгарып, сеңлесен үртәде, соңыннан, шуны да белми дигән төс белән:

— Син үзең яфләйтор, бу, абый старший сержант, — дип яхшы ук кычкырып әйтеп куйды. Нәбиуллин аларга таба борылды:

— Танышыйк, мин — гвардия.өлкән сержанты Нәбиуллин, — диде ул кулын сузып, Рифгать тә аптырамады, команлирның зур кулына үзенең нәни кулын куйды. Нәбиуллин кечкенә Рифгатьнең бик матур итеп катыргыдан эшләнгән погонын һәм өстенә кызыл карандаш белән матур итеп ясалган ике йолдызын күрде.

— А, мин лейтенант янында торам икән, — диде Нәбиуллин, үзе тиз генә төзәтенде.

— Авиация лейтенанты, — дип куйды балаларның зурсы — Мидхәт.

— Безгә хат-фәлән юкмы? — дип сорауга, Нәбиуллин, ерактан алып килгән иң якын хатны бирми торуына уңайсызланып, тиз генә өч почмаклы хатны сузды.

Балалар, каз бәбкәләре кебек, аналары янына җыелдылар. Нәбиуллин үзенең юл капчыгыннан бер кечерәк төенчек алып, Гайнулланың хатынына сузды. Саҗидә исә аптырап калды.

— Безгә, нәрсә соң ул? — диде.

— Солдат күчтәнәче, — диде Нәбиуллин, — Гайнулладан.

Саҗидә төенчекне күкрәгенә кысты. Аның бик аз гына эчкә баткан, хәсрәтле күзләре йомылды һәм кара күз керфекләре аша сыгылып яшь бөртекләре чыкты. Ул кулларын сузып, тирән елмаеп,

— Балаларга! — дигән кебек тора иде.

— Әй, йөрәгем минем. Гомер буе балалар, балалар дип, шуларны кайгыртты. Солдат килеш тә шуларга әйберләр җибәргән, — дип сөйләнә-сөйләнә,

Саҗидә төенчекне ача башлады. Иң элек солдат сохарилары килеп чыкты. Саҗидә аларны шунда ук балаларга өләште.

 Боларны бит ул үз кулы белән салган, аның кулы тигән әйберләр болар, — дип, бер концентрат пачкасын ирененә китерде.

Балалар да төрле-төрле тавышлар белән:

— Әти үз кулы белән салган, — дип, кулларындагы сохариларын битләренә куйдылар, сөйделәр. Өч яшьлек Һәдия: абыйлар ашамый микән?— дигән караш белән, абыйларына карап алды. Берәү дә ашамый иде. Ул да ашарга җөр‘әт итмәде. Саҗидә кечкенә генә янчык чыгарды һәм аннан кар кебек, ап-ак шакмаклы шикәрләр алып, балаларга өләште.

— Үзе ашамыйча, безгә җибәрә, әй, карт солдатыхм минем! — дип куйды Саҗидә. Нәбиуллин шикәрнең тарихын сөйләп бирде.

— Бер көнлек шикәр анда. Мин кайтасы булгач, безнең блиндаждагылар бер көн чәйне шикәрсез эчәргә һәм бер көнлек шикәрләрен сезгә күчтәнәч итеп җибәрергә булдылар. Без көн саен утыз бишәр грамм шикәр алабыз, ә безнең блиндажда ун ике солдат. Әнә шуларның шикәрләре ул... һәм бераздан Нәбиуллин:

 — Мондый балалар өчен солдат башын да кызганмый, — дип өстәп куйды. Бу сүзләрне бик зур дикъкать белән тыңлап торган балаларның зурсы Мидхәт, җитди тавыш белән:

— Абый, әтигә, аның иптәшләренә бездән бик күп итеп рәхмәт әйтерсең, — диде. —

 Абый, рәхмәт, рәхмәт, — дип куйды Рифгать. Аппак шикәрләренең берсен читеннән генә керт иттереп тешләп, Һәдия дә нечкә, нәни тавыш белән:

— Ләхмәт, абый, ләхмәт! — диде. Нәбиуллин балаларны кысып-кысып кочаклады, сөйде. Бер читтәрәк, теленең кып-кызыл очы белән генә шикәрен ялап торучы Һәдияне күреп, Нәбиуллин аны кулына алды һәм түшәмгә чөйде.

— Һуп, Һуп, дәү үс, дәү!

Әллә куркып, әллә ятсынып, Һәдия шунда кычкырып елап җибәрде. Встать!дигән көчле, кискен тавышка блиидаждагылар бар да сикерешеп тордылар һәм кайсы каешын, кайсы якаларын рәтли башладылар. Йөгереп ефрейтор Мәҗитов килеп керде. Ул шул ук кискен тавыш белән:

— Игътибарны ишеккә юнәлдерергә!— дип команда бирде дә, үзе бер-ике адым алга чыкты. Мәҗитов:

— Иптәш полковник! — дип, әйтеп бетермәде, ишектән елмаеп Нәбиуллин килеп керде. Полковник керә дип көтеп торган разведчиклар аптырап калдылар, һәм Нәбиуллинны сырып алдылар.

— Безнең өлкәнейший кайткан, — дип Гайнулла солдат өлкән сержант Нәбиуллинны кочаклап алды...

Сорашу китте, гәп китте. Нәбиуллин берсенең соравына җавап биреп бетерми, аңа икенче сорауны куялар. Гайнулла исә дустын бер читкә үк алып китеп,

— Я, туган, сайра инде. Син барып кергәндә әйдәләр иеме?—диде.

— Әйдәләр иде.

— Сөйлә әле, туган, олы малай ни эшли ие, уртанчысы, кечесе, кызчык, анасы ни эшләп йөри ие? — дип тезеп китте Гайнулла.

Нәбиуллин боларга җавап бирә генә башлаган иде, төрле яктан:

— Игеннәр ничек?

— Театрга бардыңмы?

— Трамвайлар йөриме?

— Казан үзгәрмәгәнме?

Кызыл Татарстан газетасын алып килдеңме? — дигән кебек бик күп сораулар яуды. Нәбиуллин авыз да ачмады. Аркасындагы тулы капчыгын тиз генә сәкегә куеп, чишә башлады. Өч-дүрт сугышчыга хатлар бирде. Ә Гайнуллага бер төенчек сузып,

— Бу күчтәнәч, синең ундүрт балаңнан һәм бер хатыныңнан, — диде.

Гайнулла төенчекне алуга ук,

— Таныш чүпрәк. Люкстан мендәр тышына дип алган идем, дип сөйләнә-сөйләнә төенчекне күкрәгенә кысты. Моны күреп, Нәбиуллин, кулы киселгән кеше кебек, кинәт кычкырып җибәрде:

— Харап итәсең. Гайнулла сискәнеп китте.

— Анда хикмәтле нәрсә бар. Ваткансыңдыр да инде,—дип куйды Нәбиуллин.

— Нәрсә соң алай ватылырлык? Нәбиуллин төенчектә нәрсә барлыгын әйтмәде, башкалар төрлесе-төрле нәрсәгә юрый башладылар.

— Минемчә, көзге.

Һәй, зәмзәм суы инде.

— Пыяла савытка салынган майдыр әле. Гайнулла эндәшмәде. Төенчекне генә капшады. Иптәшләре әйткән нәрсәләрнең берсе дә түгеллеген ул яхшы белә. Нәбиуллин да аларның дөрес әйтмәвен белдергәч, бар да Гайнулланы сырып алдылар. Гайнулла разведчикларда була торган үткен кинжалның очы белән ашыкмый гына төенчекне сүтә башлады, үзе сөйләнде.

— Менә, егетләр, шушы чүпрәккә хәтле якын миңа. Сугыш башланган елны люкстан алган идем. Мендәр тышы теккән иде аннан карчык. Ә ул тузган хәзер. Менә сугыш ничек сузылды, егетләр...

 Гайнулла өстәлгә шап иттереп кечкенәне куйды. Кемдер, кычкырып, тирән ләззәт белән аның этикеткасын укыды. Московская, особая...

— Әйттем бит! — дип сузды бер сугышчы.

— Аннан да нечкәрәк әйбер бар әле анда,—диде Нәбиуллин. Өстәлгә пыяла савыт чыгып утырды. Аның эчендә мае каткан пәрәмәчләр күренеп тора иде. Бар да берьюлы:

— Пәрәмәч! — дип куйдылар. Гайнулла гына тирән көрсенеп,

— Әй, алтын да инде минем хатын. Элекке елларны чинем ял алдыннан пәрәмәч ашый торган һәм пәрәмәч алдын күтәрә торган гадәтне һаман онытмаган икән... Их, егетләр, бар иде бит... —дип сузып куйды. Берничә секундка траншеяны тынлык басты. Разведчикларның яше, олысы, сакаллысы, сакалсызы бик азга Абдулла Әхмәт гына үзләренең сугышка хәтле үткәргән матур тормышларын күз алдына китереп алдылар. Гайнулла кәгазьгә төргән бернәрсә чыгарды.

— Менә хикмәтле нәрсә шул инде. Бар да Гайнуллага якын ук килделәр. Гайнулла ачарга җөр’әт итми торды.

— Ач инде, ач!—дип кычкырдылар башкалар. Гайнулла, кат-кат кәгазьгә төрелгән кечкенә очкычны күреп, шак катты. Очкыч яшел буяуга буялып гаҗәп матур итен эшләнгән иде. Канатларындагы йолдызчыклары янып, кызарып торалар. Кечкенә очкыч кулдан-кулга китте.

— Бомбардировщик.

— Ике моторлы.

— Хәзер үк очам мин, егетләр! — дип куйды Гайнулла үзе.

— Элек кечкенәне сал, җиңелрәк булырсың.

— Очсын-очсын, нигә кешечең дәртен басасың, кечкенәсе безгә калыр,— дип көлешеп алдылар бүтәннәре.

— Уртанчысы, — Рифгатем эшләгән аны, менә хаты, — дип өстәде Гайнулла шатлыклы һәм горур тавыш белән, Икенче кәгазь кисәгенә төрелгәне — тагын да матуррак, шомарак, килешлерәк эшләнгән кечкенә танк булып чыкты. Танкны олы малае эшләгәнен дә яхшы белә иде Гайнулла солдат. Очкычның канатларында, танкның кабыргасында: Немец илбасарларына үлем!— дип язылган иде.

— Менә солдат балалары ни эшләтәләр!— дип куйды бер сугышчы,— алар үсеп кенә җитсеннәр әле... Гайнулла яшелле, зәңгәрле конвертларга салынган хатларны алып укый башлады. Аңа өендәге һәрбер җан иясе хат язган. Яза белми торган өч яшьлек Һәдиясе нәни конвертка рәсемнәр эш тәнгәя кечкенә-кечкенә кәгазь кисәкләре салып җибәргән. Анда кызчык очкычларга, танкларга һәм кешеләргә ошаган, рәсемнәр ясаган иде. Ә 7 яшьлек Рифгатьнең хатын Гайнулла кычкырып укымый булдыра алмады.

Хатны укыганда, ул әле елмая, әле җитди төскә керә. Баядан бирле тамак төбенә җыелып, үсеп килгән төер, ниһаять, чишелде. Солдатның җилдә, кояшта, суыкта еллар буе карачкыл кызгылт төскә кергән йөзе буенча яшь бөртекләре тәгәрәде. Ул бу минутта үзе өзелеп сөйгән, шулар бәхете өчен яшәгән балаларын, унөч ел бергә күгәрчен кебек гөрләшеп гомер иткән Саҗидәсен күрәсе килде, бик-бик күрәсе, алар янында буласы килү тойгысы аеруча көчәйде Гайнуллада. Үзен һәм үзе кебек миллионнарны, матур ояларыннан, газиз кешеләреннән аерган дошманга карата булган үч, нәфрәт уты бу минутларда анда аеруча дөрләп кабынып китте.

Яшь разведчик, укылып бетмәгән хатны, кычкырып үзе укый башлады: Сөекле әтием! Мин сиңа бүләк итеп самолет җибәрәм. Ул советский самолет, яшелгә буялган. Әти, безгә өлкән сержант абый килде. Мидхәт сиңа танк эшләде. Ул да буялган. Әти, синең күчтәнәчне алдык. Бик тәмле булды. Анда бик кызык боткалар бар иде. Кәгазен җыеп куйдым, кайткач күрсәтермен. Минем самолет бомбардировщик. Әти, сиңа әни пәрәмәч җибәрде. Самолет ике моторлы. Язуын да үзем яздым. Пәрәмәчләрне әни безгә дә бирде. Минем самолет пикировать итә торган. Әти, көзгә мин укырга керәм инде. Әти, безнең Һәдия рәсемнәр ясый белә. Сиңа җибәрде. Әти, песи 6 бәби тапты. Бар да сукырлар. Күрмиләр. Әти, мин хәзер Мидхәтнең иңбашына хәтле үстем. Әти, хат яз, безгә. Әти, тагын самолет эшлим. Миңа карандаш җибәр. Самолет истребитель була.

Улың Рифгать Гайнулла солдатның 7 яшьлек баласының хаты шау-шу, көлү, соклану, җанлану, дәртләнү белән укылды. Хат укылганда, баласы булганнар үз балаларын күз алдына китереп ләззәтләнделәр, баласы булмаган яшь разведчиклар Рифгать кебек күңелле, шат, акыллы, булдыклы энеләрен, сеңелләрен күз алдына китерделәр.

Хәрәкәттәге армия