Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘРИФ АБЫЙ ТУРЫНДА

1940 елның 26 нчы март көне минем өчен күңелле һәм онтылмаслык көннәренең берсе булып тора. Без ул көнне үземнең ике иптәшем белән, Шәриф ага Камалның әдәби иҗат эшчәнлегенә 30 ел тулу уңае белән, хөрмәтле язучыбызны котларга дип аның квартирасына бардык. Мин әле ул вакытта 8 нче класста гына укучы бер пионер идем. Муйнымда кызыл ефәк галстуг җилферди иде.

Шәриф ага Камал безне бик күтәреп, үзебез яшь кенә булсак та, бик олылап, хөрмәтләп каршы алды. Ягез әле, яшь егетләр, күрешик, — дип, ике кулы белән дә безнең белән бик җылы итеп үз балалары кебек сөеп күрештек.

Их, шул чактагы нәни йөрәкнең шатлануын, дулкынлануын белсәгез иде. Аны кәгазьгә язып кына аңлатуы мөмкин түгел. Ул безгә өстәл тирәсеннән урыннар тәкъдим итте. Без утырыштык та, укуларыбыз, әдәбият белән кызыксынуыбыз турында сөйләшә башладык. Аның үзе язган китапларын карадык. Шәриф ага Камал безгә язучы кешенең бик сизгер, күзәтүчән булырга тиешлеге хакында сөйләде. Язучы кеше тормыштагы иң вак детальләргә дә әһәмият итәргә тиеш. Мәсәлән, бер кеше тәмәке тарта, икән, аның тәмәкесенең авызында ничегрәк тырышына, хәтта калын, яки нечкә итеп төрелгән булуына да игътибар итәргә кирәк, дип сөйли иде ул.

Без шулай күп нәрсәләр хакында сөйләшеп утырган арада фотогроф безне төрлечә итеп фоторәсемнәргә төшереп алды. Ул рәсемнәрнең берсе менә шушы: Шәриф ага Камалның квартирасы шундый чиста, якты, җылы һәм матур иде, безнең исебез китте, үзебезне бер сарайда дип хис иттек. Идәне имән паркет.

Миче дә гади түгел, әллә нинди бизәкләр төшерелгән чынаяк кирпечләрдән эшләнгән. Каршы яктагы сул якта кызыл рояль тора. Шәриф ага музыканы сөя икән. Зур -зур китап шкафларының чиста пыяла ишекләре аша, тигез итеп тезеп куелган Ленин томнары, Зур Совет энциклопедиясе томнары һ. б. мондый күп томнардан торган китаплар күренеп тора.

Шәриф ага бик күп укый торгандыр ахыры, дип уйладым мин. Мин, барсыннан да бигрәк Шәриф абзыйның кече күңеллелегенә, кешелеклелегенә, гадилегенә бик сокландым, һәм чыннан да ул бик күңелле, яхшылык теләүче кеше иде.

Үзе нинди зур танылган язучы, ә үзе гади кешеләрдән бер ягы белән дә аерылмый, дип уйладым мин. Ул үз йортында да шундый тыныч, сөйләгән вакытта ашыкмый гына, акырын гына тавыш белән сөйли, сүзнең мәгънәсенә аның логик юнәлешенә игътибар итә. Аның тыныч кына күзләре бик күзәтеп карыйлар. Аның мондый җәмәгатьчел табигате, үз-үзен күрсәтергә теләмәве мине бик сокландырды. Киткән вакытта да ул безне, каршы алгандагы кебек үк жылы итеп озатты. Исем-фамилияләребезне сорап язып алып калды. Моннан мин аның һәрбер нәрсәгә әһәмият бирүен аңладым. Бу минем Шәриф ага Камалны соң ы мәртәбә күрүем булган, шуннан соң мин аны беркайда да очрата һәм күрә алмадым. Шулай да аның, образы минем күз алдымнан һич китми.

Шәриф ага Камал минем яшь күңелемдә тере булып утырып калган. Ул һаман да исән, акыртын гына сөйләшә, күзләре тыныч кына нидер күзәтә кебек...

 Казан Дәүләт Педагогия институты студенты С. Хәкимов.