Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШӘРӘФ МӨДӘРРИС ШИГЫРЬЛӘРЕ

 СМОЛЕНЩИНА

Смоленщина! Синең алтын даның

Ак нур булып җиргә таралган.

Тирәк-талың, ташың, яңгыр-карың

Барсы-барсы батыр, каһарман.

Барча җирең, калку-иңкеллегең

Зөбәрҗәткә, гөлгә чигелгән.

Бөтен буйга, горур иркенлегең

Данлы таш юл белән киселгән.

Ул — бар яуның поход тәгәрмәчен

Шатырдатып ватып торган юл;

Харам көчне ялкын, зәһәр чәчеп,

Тирән бугаз булып йоткан юл.

Бу киң таш юл, туган Башкаладан

Тигез тасма булып килгән юл;

Аннан чыгып, Минск, Варшавадан

Көнбатышка кереп киткән юл.

Смоленщина! Чыршы-наратларың

Сакчысыман сафка тезелгән.

Син, шанлы як, чит ил палачларын

Йотып яткан өлкән тегермән.

Килмешәккә бик тә начар монда,

Басар җиргә пычак түшәлгән.

Син — ул, әүвәл, горур Напольонга

Һәлак иткеч кылыч күтәргән.

Син тагын да Ватан капкаларын

Корыч тәнең белән капладың.

Тормышыбыз — гүзәл Башкаланың

Бөтенлеген, данын сакладың.

Алдың корал, алдың чалгы-балта,

Ялкынланып канат җилпедең.

Немец — залим, немец — шакшыларга

Тамуг булды бөтен киңлегең.

Смоленщина! Синең тугайларга

Без тагын да ал таң аттырдык.

Кайгы-зарда янган туганнарга

Иң зур бәхет булып яктырдык.

Илбасарның калын диварларын

Тимер дәрья булып ердырдык;

Басып, кисеп немец тираннарын,

Таш юл белән уттай ыргылдык.

Бу зур таш юл — сугыш күмереннән

Кып-кызыл ут кебек кызган юл,

Үткер булып сират күпереннән,

Илбасарлар өерен кырган юл.

Бу киң таш юл — туган Башкаладан

Тигез тасма булып килгән юл;

Аннан чыгып, Минск, Варшавадан

Көнбатышка кереп киткән юл.

Сентябрь, 1943.

 

БАТИС ЯУЛЫК

Җәйге кичтә, шәфәкъ кабынганда

Күккә сузып, янгын аллыгын,—

Төсем булыр, диден, сагынганда,

Бүләк иттең батис яулыгың.

Читен лә соң, җаным, калдырырга

Туган якның җилен, яңгырын...

Мин юл алдым чиккә, канлы кырга,

Юлдаш булды синең яулыгың.

Карлы-бозлы көчле жил бәрсә дә,

Дөрләтсә дә сугыш янгынын,—

Сизми йөрәк курку — һичнәрсә дә,

Серле көч ул — синең яулыгың.

Сугыш күпме газап китермәсен,

Шул ук калды йөрәк ялкыным.

Бүген минем уйдаш, фикердәшем —

Бүләк иткән батис яулыгың.

Кырам-сытам немец шакшыларын,

Бишкә каршы кереп ялгызым.

Йөрер җирем нурга балкытасың,

Җанга илһам — синең яулыгың.

Керли алмас, иркәм, бернәрсә дә,

Күңелемнең идеал аклыгын,—

Сугышларда күпме керләнсә дә,

Канланса да синең яулыгың.

Сентябрь, 1943.

 

ЕЛЬНЯ, ЕЛЬНЯ

Ельня, Ельня!—ул чак карылдашып,

Шомлы хәбәр бирде каргалар...

Килде яулар, китте давыл басып,

Ватылдылар бикле капкалар.

Ельня! Ельня! — калды күмер кебек

Чыршы, нарат, тугай-кырларың...

Көнчыгышка көн дә күзең тегеп,

Безне көтеп күпме сыкрадың...

Ельня, Ельня! — бүген шатланабыз,

Син тагын да нурга балкыдың.

Туплар залпы белән, Башкалабыз

Җиргә җәйде җиңү шатлыгын.

Ельня! Ельня! — безне каршыладың,

Янгын, төтен белән капланып...

Көләч йөзең бүген балкытасың

Яшь бала тик көлеп, шатланып.

Ельня, Ельня! — синең төпләреңдә

Үткән көнне еллар күммәсен, —

Минем дә бит синең көлләреңдә

Калды каным, калды күз яшем.

Ельня, Ельня! — янгын диңгезендә

Булса да тик тирәң-бар ягың,—

Туган җирем — Россия киңлегендә

— Ал нур бүген — синең байрагың.

Хәрәкәттәге Армия.