Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИҺАП МӘРҖАНИ

(Тууына 125 ел тулу уңае белән)

Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани 1818 нче елның 3 нче январенда Казаннан илле чакрым ераклыктагы Япанчы авылында туа. Мәрҗаниның атасы Баһаветдин Бохарада укып кайткан муллаларның иң игътибарлыларыннан санала. Башта Япанчы авылында, соңыннан Ташкичү (хәзерге Кызыл Юл районы) авылында мулла һәм мөдәррис булып тора.

Ул Бохарада һәм башка жирләрдә житешкән дин галимнәренең тәрҗемәи хәлләрен яхшы белүчеләрдән булып, соңыннан улы Шиһаб Мәрҗаниның фикер йөртүче булып өлгерүенә кайбер булышлыклар күрсәткән. Мәрҗани үзенең Мостафаделәхбарында һәм башка китапларында атасыннан ишетү буенча күл кенә нәрсәләр китереп яза. Мәрҗаниның карт бабалары Мәрҗән авылыныкы булганлыктан, Шиһабетдин үзенең фамилиясен шул авылга нисбат итеп — Мәрҗани дип атаган.

II. Мәрҗани үзе туган Япанчы авылында озак тәрбияләнми. Аңа 4 яшь вакытта аталары Ташкичүгә күчеп киләләр. Мәрҗани бала вакытларын шунда уздыра. 6 яшь тулгач, атасының мәдрәсәсенә йөри башлый. Шиһабетдин Мәрҗани сабый вакытта ук зиһенле һәм зирәк була. Бигрәк тә китаплар өстендә тикшеренергә, һәрнәрсә турында үзенең карашларын булдырырга ярата. 16 яшьләренә җиткәч, шул ук мәдрәсәдә үзе хәлфәлек итә башлый. Шунда дүрт еллап II Казаннан илле чакрым ераклыкта Мәржәп исемле авыл бар. Шул явылның урынына беренче мәртәбә Шиһабетдинның бабаларыннан Габделкоддус килеп утырып нигезләгән имеш, бу хакта Мәрҗани үзе Мостафаделәх- барынын II нче китап, 140 нчы битендә яза.

Вәкыф — мәдрәсәнең төрле кешеләрдән җыйналып сакланып килә торган фонды. Укытканнан соң һәм авыл мәдрәсәләрендә алырга мөмкин булган белемнәрне алганнан соң, 1838 нче елда (20 яшендә) Бохарага китә.

Ул вакытларда әле тимер юллар һәм пароход юлы булмаганлыктан, кайбер җирләрне ат белән, кайбер урыннарны тәвә белән барганнар. Мәрҗани юлда күргән авылларны, шәһәрләрне игътибар белән карап, алар хакында үзенең истәлек дәфтәренә яза барган. Юлда барганда Тройский шәһәрендә бераз тукталып, казах, кыргызлар арасында сату итә, юллык һәм баргач торырлык акча хәзерли. Бохарага баргач андагы мәдрәсәләрнең укытуларын, бигрәк тә схоластикага корылган укыт методларын яратмый. Ул шуннан соң үз-үзеннән укырга керешеп, Бохарда булган гомуми һәм аерым кешеләр нең көтепханәләренә йөреп, белемен арттырырга тырыша. Мәрҗаниның анда укыганда материаль тормышы яхшы булмый. Дәресләргә системалы йөрмәгәне өчен ярлы шәкертләргә бирелә торган вакыф3 акчасын да бирмиләр. Шуның өчен дә аңар үз тормышын үзенә тәэмин итәргә туры килә. Кыш көннәрендә аерым дәресләр биреп, ял вакытларында төрекмән, үзбәк авылларында укытучы булып акча таба. Алай да кирәк китапларны сатып алырлык акча булдыра алмый, алармы күчереп алырга, шулар өстендә озак вакытлар утырырга тиеш була.

Бохарада биш ел торганнан соң, ул вакытта урта Азиядә гыйльми үзәкләрнең икенчесе саналган Сәмаркандка күчә. Анда Әбүсәгыйть исемле галимнең гаять бай көтепханәсеннән файдалана. Мәрҗани үзенең тарих китаплары укырга, тикшерүгә башлавына, гомумән тарих белән шөгыльләнүгә бирелүенә, башлап шул Әбүсәгыйть исемле галим сәбәпче булуын үзе дә әйтә. Сәмәркандта ике ел торганнан соң, яңадан Бохарага кайта һәм, кеше арасына бик катнашмастан, барлык вакытың китаплар өстендә эшләүгә һәм язу эшенә бирә. Бохарада торучы бер төркем татар шәкертләрен җыеп, үзе төзегән программа буенча, дәрес укыта. Язарга уйлаган (тарих, игътикад) китапларына бик күп материал жиный, шунда ук кайбер әсәрләрен дә яза башлый. Бохара, Сәмәркандта унбер ел торганнан соң, 1849 нчы елда Казанга кайта. Бер елдан сон, указ алып, беренче мәхәллә мәчетенә мулла була. 40 ел буенча шунда имам булып тора.

Имам булгач, мәхәллә янындагы мәдрәсәне яңартырга тырышып, Бохара ысулына каршырак булган яңарак ысул белән укытырга тырышып карый.

Беренче биш елны уңышлы үткәрә, бик күп шәкертләр җыелалар, икенче мәхәлләләрдән дә Мәрҗани мәдрәсәсенә килеп укый башлыйлар. Шушы вакытларда Хөсәен Фаезханов шикелле фәнгә ихласлы, булдыклы кешеләр Мәрҗанидан тулы канәгатьләнү белән дәресләр алалар. Ләкин надан муллаларга ошамаган, мәхәллә байларына буйсынуны, ялагайлануны теләмәгән тугры сүзле Мәрҗани тиз арада каршылыкка очрый. Аның өстеннән төрле донослар бирәләр. Ике мәртәбә указы алынып, мәдрәсәдә укытудан һәм муллалык эшен алып барудан тыела, үзенә күп кенә уңайсызлыкларга очрарга туры килә. Бигрәк тә ул Озын Ибрай дип аталган мәхәллә бае Ибраһим Юнусов белән тыныша алмый.

Ибраһим бай байлыгына, Юнусовлар Казанда мөселманнар эшләрен карауны, мирас һәм ятимнәр малларын саклауны башкаралар. (Ратуша исеме белән тарихта билгеле булган учреждениенең башында торалар. Ибраһим байның атасы да һәм үзе дә шунда эшли) Александр һәм Вәли Николай Казанда булган вакытларында Юнусовларда кунакта булганнар. Николай 1861 нче ел августында Мәрҗани мәежедендә дә булган (бу хакта Мәржани үз мәҗмугасендә яза).

Шул елны Ибраһим бай Николайның хатынына 4СОО сумга төшереп башмак эшләтеп бүләк иткән., хөкүмәт кешеләре алдында булган авторитетына таянып, мәхәллә халкы белән һәм аның мулласы белән төрлечә мөгамәлә итә. Үз карамагында булган мәдрәсәне башта башка мәдрәсәләрдән алга куярга ымтылса да, соңыннан, Мәрҗани белән аралары бозылганнан соң, бөтенләй авыр хәлдә калдыра, үзе дә карамый, башкаларга да карарга ирек бирми. Мәржани бу мәдрәсә хакында үзенең Мостафаделәхбарында түбәндәгеләрне яза: Берничә вакытлардан соңра мәдрәсә тузып тәмам истигъмалдан чыгып ватылып ишелеп төшмәк дәрәҗәсенә ирешдекдә, үзем мөрәҗәгать итеп вә төрле кешеләрне васита итеп, төзәтү ислах итүне үтенсәм дә, сүземезгә колак салмадылар. Үтенечемезгә илтифат итмәделәр. Соңра әһле мәхәлләнең мәслихәте берлә Ибраһим байны вә аннан башка мәхәлләнең могтәбәр байларыннан вә картларыннан ун кадәр кешене мәдрәсә хакында киңәшмәк өчен үз ханәмезгә чакырдым. Әүвәл үзем сүз башлап мәдрәсәне ислах итүне үтендем. Ибраһим бай: “Хәзер вакытым юк,”— дидекдә, вакытыңыз булмаса башка кешегә рөхсәт итеңез дисәм дә үз вакытым берлә эшләтермен, хәзер вакытым юк дип җавап бирде.

Соңра мәхәллә халкының һәр каюсы зинһарлап: вакытыңыз мөсагадә итмәсә без хезмәт идәек, хәтреңезгә агыр килмәсә үземез хәраҗәт кыйлаек дип илтимас кыйлсалар да, сүзләре нәфүз (үтү) кыйлмай, кәламнәре мәслуг булмый (тыңланмый) калды. Байның максуды я мәдрәсә җимерелеп берничә кеше һәлак булып фитнә кубып, хозур итеп карап көлеп тормак; яки мәдрәсәдә шәкертләр тора алмый таралып китдекдә, мелла укытмады, мәдрәсәгә кермәде дип төрле ифтира вә гайбәт кыйлмак иде" ди. Мәрҗанигә әнә шул җимерек мәдрәсәдә, Ибраһим бай капризын көтеп, 22 ел эшләргә туры килә. Шул кар[1]шылыклар аркасында мәдрәсәне киңәйтергә, үзе уйлаган яңалыкларны кертергә мөмкинлек булмый. Эш тәҗрибәсе Мәрҗанигә мәдрәсәне карауны аерым кешеләр монополиясеннән алып, бөтен мәхәллә халкы карамагына бирү кирәклеген күрсәтә, һәм Мәрҗани шулай эшли дә. 1871 нче елны, мәхәллә кешеләре белән киңәшеп, алар- ның байларыннан акча җыеп, хәзерге Мәрҗани мәдрәсәсе дип йөртелә торган мәдрәсә урынын йортлары белән сатып алалар. Шул ук елның 9 нчы ноябренда Мәрҗаниның шәкертләре, Ибраһим бай мәдрәсәсен ташлап чыгып, шул яңа йортларга урнашалар. Мәдрәсәне идарә итү өчен аерым попечительләр сайлатып, духовное собрание аркылы аларны рәсмиләштереп, яңадан ныклап эшкә башлый. Моннан соң мәхәллә халкы һәммәсе сарыклар, миннән башка ни эш эшли алачаклар дип көлеп йөргән Ибраһим бай да яңадан мәдрәсәне үзенә кайтарып алмакчы була.

Яңа таш мәдрәсә салдыра, ләкин Мәрҗани да, шәкертләр дә аңар кире кайтмыйлар. Ибраһим бай татар мәктәпләре инспекторы В. В. Радлов аркылы да мөрәҗәгать итеп карый. Барыбер Мәрҗанины да, шәкертләрне дә күндерә алмый.

Бу вакыйгалардан соң Мәрҗани мәдрәсәсе уңайлы шартларда алга китә. Шәкертләр саны да арта. 1881 нче елны мәхәллә халкы акчасына ике катлы таш мәдрәсә салына. Үлгәнче Мәрҗани шунда укыта. Монда шуны да искә алырга кирәк, Мәрҗани бу мәдрәсәсендә дә артык яңалыклар кертә алмый. Эчке тәртип кагыйдәләрен язып куюдан, дәрес программаларына керткән беркадәр үзгәрешләрдән ерак китә алмый. Ул шәкертләрен тарихка, гарәп — фарсы әдәбиятына һәм, аерым очракларда, Мәдрәсә белән идарә итүче, мәхәллә тарафыннан сайланган кешеләрне (попечитель) духовное собрание тарафыннан раслатып рәсмиләштерү беренче мәртәбә Мәрҗани инициативасы белән тормышка ашырыла. Бу хәл ул вакытта мәдрәсәләрне аерым кешеләр капризыннан бер кадәр коткарган. фәннәргә кызыксындырса да, хәлфә һәм шәкертләрнең күпчелеге: Әгәр мантыйкка әһәмият бирмәсәк, башка мәдрәсә шәкертләреннән артта калырга, алар белән сөйләшкәндә авыз ачып утырырга туры киләдип, каршы киләләр. Аның тарихтан, әдәбияттан мәгълүмат бирүенә, әкиятләр белән гомер уздыра, дип караучылар да була. Шуның өчен дә Мәрҗани кайвакытларда зарланып, дәрес тәртипләреннән үзенең риза түгеллеген аңлатып: Кышкар мәдрәсәләре, Буа мәдрәсәләре, Казан мәдрәсәләре дип шунлар кеби булырга тырышып, мәдрәсәмне бәр-бад иттеләр.

Дәресләр хосусында Бохарадан уйлап кайткан бөтен фаразларым (планнарым) бозылды. Юк нәрсәләр илә гомер заигы итәләр. Кирәкле нәрсәләрне укымыйлар. һай шушы заманны нә эшләмәк кирәк. Буйларның берсен дә укытмас идем дип сөйли торган булган. 1870 нче елның 2 нче февраленнән соң ачылган дини мәдрәсәләрдә рус теле укыту закон буенча мәҗбүр ителә. Бу хәл реакцион руханиларның тырышлыклары аркасында зур шау-шу тудыра. Муллаларның күпчелеге, русча уку дөрес түгел — харам, дип чыкканда, Мәрҗани русча укуның кирәклеген әйтә. Ул гына да түгел, Казанда татарлардан рус теле укытучылары хәзерләү өчен ачылган Учительская школага дин мөгаллиме булып кереп, шунда 9 ел буенча укыта һәм шул эше белән школага татарлардан укучылар тартуга ярдәм итә. Монда ул үз мәдрәсәсендә укытканнан алгарак китеп, тарих һәм әдәбият дәресләренә күбрәк туктый, алгебра фәненнән дә шәкертләргә мәсьәләләр биреп, алар чыгара алмасалар, үзе чыгарып бирә торган була. Шушы вакытларда Казандагы тюркологлар, Казан университеты янындагы археология җәмгыяте агзалары 5 Бәр-бад — харап иттеләр. Шиһап Мәржани  белән танышып, аралашып, үзенең тарих өстендә эшләгән материалларын бүлешә башлый. 1877 нче елны Казанда булган археология съездында катнаша. В. В. Радлов, аның Галәләтеззаман фи тарихы Болгар вә Казан исемле әсәрен русчага тәрҗемә итеп укый. Шул гыйльми-тарихи хезмәтләре аны Европа дөньясына да мәгълүм итә. 1874 нче елны Лондоннан, Мәрҗаниның рәсмен, тәрҗемәи хәлен һәм Казан хакында мәгълүматлар язып җибәрүен сорап, хат җибәрәләр. Мәрҗани аларга җавабында үзе хакында кыскача мәгълүматлар язып җибәрсә дә, Казан шәһәре фотографиясен җибәрә алмавын яза. 1880 нче елда, хаҗ кылу теләге белән чыгып китеп, Гарабстанда һәм Төркиядә сәяхәт итеп кайта. Андагы галимнәр белән аралаша. Мәрҗаниның язганнары — Мостафаделәхбарыннан һәм берничә кечкенә рисаләләреннән башкалары — барсы да гарәп телендә язылганнар. Аларпың тарихи әһәмиятләре шул вакыттагы дини схоластиканы җимерешүдә ярдәм итүдә. Мәрҗани ул әсәрләрендә Курсавый күтәргән акылга ирек таләп итүне, башкаларга сукырларча иярүнең-бетәргә тиешлелеген, мәдрәсәләрдән иске яраксыз китапларның чыгарып ташланырга тиешлелеген ачыктан-ачык яклый.

Фән һәм рус телен укырга чакыра. Мәрҗани беренче чиратта дин галиме. Аның фәлсәфи карашлары идеализмга нигезләнгән. Шуның өчен дә аның бу өлкәдәге реформаторлык хезмәтләре динне яңа шартларга яраклаштыру теләге белән эшләнәләр, һәм үз нәүбәтендә реакцион элементларны да эченә алалар. Мәрҗаниның иң әһәмиятле иҗат хезмәтләре булып тарих өлкәсендә эшләгән эшләре тора. Болар арасында Вафиятелислаф, Мостафаделәх-бар һәм Галәләтззаман исемлеләре аерым әһәмияткә ияләр. Мәрҗани ул китапларында бер яктан гарәп чыганакларыннан (Ибне Фозлан, Ибне Хәлдүн һәм башка бик күп гарәп тарихчыларыннан) файдаланып, икенчедән, ул көнгә кадәр тарих битләренә кермәгән төрле кулъязма китапларда, кабер ташларындагы истәлекләрдә сакланып калган материалларны, культура памятникларын җыеп эш нтә. Татар тарихын һәм культурасын тикшерүчеләр өчен фактик материалларны эченә алуы ягыннан иң әһәмиятлесе булып Мостафаделөх-бар дигән китабы тора. Бу әсәр ике кисәктә, 700 бит зурлыгында, Казанда басыла. (1 к. 1885 нче елда, 208 бит. 11 кисәге 1900 нче елда басыла). Бу китабын рус гыйлем дөньясы шулай ук зурлап каршы ала. Профессор Катанов китапның беренче бүлеге хакында археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең 1895 нче ел 2 нче январенда булган гомуми җыелышында доклад ясап, түбәндәге фикерләрне әйтә: Казам галиме Шиһап Мәрҗаниның әсәре этнографик материалга һәм тарихи мөндәриҗәгә бай. Ул менә шушы ягы белән рус теленә генә түгел, бәлки Европа телләренә дә тәрҗемә ителерлек бер әсәр. Мөхәррир Болгар һәм Казан патшалыгы турында үзенең биргән мәгълүматларын тәмам фәнни бер юлда төзеп чыгарган ди. Мәрҗани үзенең бу әсәрендә Казан һәм Болгар халыклары турында киң туктый, тарихка караган бик күп мәгълүматлар бирүе белән беррәттәи, ул тирәдә яшәгән халыкларның этнографик якларына да туктала. Профессор Катанов үзенең мәкаләләрендә һәм докладында бу мәсьәләгә аеруча игътибар игеп, түбәндәгеләрне китерә: Автор (Мәрҗани — Zvl. Г.) Болгар һәм Казан мәмләкәтләренең халыклары турында бик тулы туктый. Ул анда тарихи җәһәттән генә түгел, бәлки телләре, табигать вә әхлаклары, гореф вә гадәтләре ягыннан да тикшерү ясый, һәм бу Болгар, Казан патшалыклары халыкларының иң күпчелеге һичшиксез төрек нәселеннән иде, Казан патшалыгының халыклары Болгарларның нәкъ үзләредер, һәр ике халык бер тел белән сөйләштеләр, диннәре, аңнары, хисиятләре бер иде ди һәм боларны күп тарихи дәлилләр белән исбат итә. Шул рәвешчә, Шиһаб Мәрҗани беренче тарихи материаллар хәзерләп бирү буенча башлангыч хезмәтне үти. Аннан шуны да искә алырга кирәк, Мәржани тарих материалларына бер дәрәҗәдә тәнкыйть белән килә, тарихи фактларның дөресрәген сайлап ала белә. Югарыда әйткәнебезчә, Мәржани үзенең әсәрләрен гарәп телендә яза. Ләкин Мәржани татар халкының татар исеме белән аталырга һәм татар әдәби теленең булырга тиешлеген теоретик яктан нигезли.

Үзләрен мөселман гына дип йөрүчеләргә, җавабында И мискин бәлфараз, синең мөселманнан гайре бер исемең ничек?.. татар улмасан, гарәп, таҗик, нугай вә хтай вә рус вә әфрәне дәгел имде кем улырсың? А? һәм шул фикерен практик раслап зур әсәрләреннән берсен Мостафаделәх-барның темасын татар тарихына багышлый һәм китапны татар телендә яза. Мәрҗаниның бу адымы татар телен фәнни тел итеп тануда башлангыч хезмәт итеп каралырга хаклы. Ул үзенең хезмәтләре белән татар телен практик рәвештә таный. Мәржани XIX нчы йөзнең соңгы яртысында капитализм үсүе нәтиҗәсендә мәйданга килгән әдәби-культура хәрәкәтенә теләктәшлек итә. 1870 нче елны, газета чыгару турында киңәшү өчен, Казанга килгән Гаспринскийның тик Мәрҗанидән генә уңай жавап ала алганын яза.

Ул вакытларда мөселман руханилары арасында музыка һәм шигырьгә гомумән начар караш була. Мәрҗани бу мәсьәләдә дә уңай фикердә тора. Ул музыканы, шигырьне ярата. Гарәп, фарсы телендәге шигырьләрне укый һәм китапларында мисаллар, үрнәкләр ррвешендә бик куп күчерә һәм ахырында күп кенә фикерләрен үзе дә шигыри калыпка салып яза. Шәкертләренә дә шигырь һәм музыканы өйрәнергә киңәш бирә. Мәрҗаниның тарихи әсәрләр өстендә эшләгәндә гарәп чыганакларыннан файдалануын искә алдык. Шулай ук аның русча чыганаклардан файдалануын да күрергә мөмкин. Бу аның В. В. Радлов шикелле тюркологлар белән аралашып, алардан файдаланып эшләве аркасында мөмкин булса, бигрәк тә үзенең шәкерте, соңыннан Петербург университетында лекторлык хезмәтен үтәгән Хөсәен Фәезханов булышлыгыннан килә. Алар һәрвакытта хатлар язышып торалар. Фәезханов рус гыйлем дөньясында күренгән яңалыкларны аңар язып тора. Хөсәен Фәезханов Мәрҗаниныңтарих өстендә эшләве белән якыннан кызыксынып, системалы рәвештә хәбәрләшеп тора, хатлар язып, Мәрҗанидан киңәшләр ала, үз фикерләре белән бүлешә. Мәсәлән: 1880 нчы елның 16 нчы август датасы белән язган бер хатында: Тарихымызны тәмам кылырга (язып тәмам итәргә — М. Г.) бик күп хезмәт лазым. Һиммәт боерсаңыз инша алла мөяссәр булыр. Андагы попечитель аркылы лазым китапларыгызны Петербургтан соратсагыз шәят җибәрерләр. Ләкин фәкыйрь илән сөйләшдекеңезчә, элек тәмам кылып та кирәк китаплар илә соңрадан мокәбәлә кылсагыз (чагыштырып карасагыз — М. Г.) да булыр. Яки фәкыйрьгә (X. Фәезханов үзен шулай атап йөртә) хәвәлә кылсаңыз (тапшырсагыз, йөкләсәгез—М. Г.) шөбһәле җирләрдә мондагы китаплар берлә мокабәлә кылып җибәрергә сәгый (тырышлык — М. Г.) итәр идем.

Шундый китап булганда табгы вә нәшерене академия үзе өстенә алмаса да инша алла шидат (ярдәм — М. Г.) кылыр...

Сезне үгрәткән кебек булдым. Хаша алла (алла күрсәтмәсен — М. Г.) шундый түгел, үземнең бу фәнгә камал ихласыннан, сөйләгән вакытта күбрәк сөйлим, язган вакытымда күбрәк язам. Гафу боерасыз дип яза. Академиядә эшләүче күренекле рус галимнәре X. Фәезханов аркылы Мәрҗанидан материаллар, фәнни булышлыклар алалар. Фәезханов татар мәдрәсәләрен яңарту турындагы теләкләрен язып Мәрҗанидан киңәшләр сорый. Шул рәвешчә Мәрҗаниның гыйльми хезмәтләре үз вакытында ук рус җәмәгатьчелегенә мәгълүм була. Шулай ук Мәрҗаниның русча белә торган кешеләрне өенә чакыртып, алардан русча китаплар укытуы хакында да истәлекләрдә язалар. Шул рәвешчә, гарәпчә һәм фарсыча гына укыган бу галимдә русның бай культурасы һәм теле белән кызыксыну туа. 1883 нче елны Казанда басылып чыкканВафиателәслаф исемле тарихи әсәрендә ул вакыттагы укытуда булган схоластик методны ачы тәнкыйть итә, дөньяви белемнәрнең һәм рус теле укыту кирәклеген күрсәтә. Әмма Мәрҗани, Каюм Насыйриларча, татарларга рус теле һәм фән кертүдә практик эшчәнлек күрсәтә алмый, фәкать теләктәшлек кенә итә.

Мәржаниның шундый реформаторлык хезмәтләрен калган язучылар тәкъдир иткәннәр. Алар Мәржаниның йөзендә үзләренең бөек галимнәрен күрергә омтылганнар. Шул юлда беренче адым итеп Мәрҗаниның тууына  ел тулу уңае белән юбилей үткәрәләр, 1915 нче елны аның хезмәтләрен популярлаштыруга багышланган 639 биттән торган мәҗмуганы бастырып чыгаралар. Демократия вәкилләре, шулар эчендә язучылар, Мәрҗани хезмәтләрендәге реалистик элементларны, схоластикага каршы булган кыю алымнарын, бигрәк тә кадимчеләрне фаш итүен кыскасы, Мәрҗани эшчәнлегендә булган прогрессив моментларны күреп бәяләделәр.

Халык шагыйре Г. Тукай: Һәрбер имам бездә койрык булган чакта, Койрык сүае безгә боерык булган чакта, — Фәлән сәләф, фәлән иткән фәлән бул, дип Жаһил мулла әмер боерып торган чакта, — Чыкты ахыр бездән дә бер бөтен кеше. Яхшы аклап тәкъдир иту читен кеше. Татарда гыйрфан уты кабынганны Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше. Кирәк булса әйтеп бирим: ул шәп хәзрәт, Тулган ай күк балкып чыккан Шиһап хәзрәт Мәгарифкә әвәл башлап адым салган. Милләт өчен баһа житмәс әйбәт хәзрәт. Ул итсә дә хәдис, аятьне күп нәкыль, Булып бетми аның гаклы нәкылга кол, Инсан дигән шәрәфле бер мәхлукта ул Бар дип белә хаким гакыл вә хөр гакыл. (1913 нче ел, Аң журналы). дип атаклы галимне ихи хезмәтен урынлы бәяләгән. Бөек Октябрь Социалистик Революциясе халыклар өчен гаять зур һәм тарихи әһәмиятле казанышлар китерде. Әнә шул казанышларның берсе буларак, халыклар үзләренең узган юлларына, тарихларына әйләнеп карау, аны өйрәнү, бу тарихны тудыручы шәхесләрне барлау, хезмәтләренә тиешле бәя бирү мөмкинлекләрен таптылар. Татар халкының уяну чорын тудырышуда Шиһап Мәрҗаниның әһәмияте зур гына. Без аны әнә шул яктан карап хөрмәтлибез.