САГЫШ
Урамнан күн букчалы хат ташучы узып китте — бүген тагын кермәде. Тәрәзә алдында үсеп утыра торган ялгыз шомырт агачының очында бер саргайган яфрак эленеп калган иде.
Октябрьның соңгы атнасы керүгә дә карамастан, ул яфрак, ниндидер кодерәт буенча, һаман шунда, агачның иң очында, асылынып тора һәм Нәсимә иртән йокысыннан уянган саен иң элек шул ялгыз яфракка күз төшерә һәм яфракның үз урынында хәлсез чайкалып торуы ана ниндидер әйтеп булмый торган эчке бер юаныч бирә торган иде — бүген инде ул яфрак та күренми.
Нишләп... нишләп болай рәхимсез кыланасың соң син, язмыш!? Япь-яшь киленчәк бит әле ул безнең Нәсимә, аның әле беренче бала шатлыгын да татый алганы юк, аның әле үзенә “әни!” дип эндәшүне ишетәсе бар, иртәләрен иренең кровате очына килеп, “Харис тор! Чәй өлгерде” дип әйтәсе килә иде аның. Ә бүген теге яфрак та әллә кая очып киткән, җитмәсә тагын хат ташучы Бәдәр, җан көйдереп, тәрәзә алдыннан гына узып китте.
— Кайда югалдың соң син? Нишләп соң бер генә дә хәбәрең килми синең? — дип, җанлы кеше белән сөйләшкән күк итеп, ире Харисның почмакта эленеп калган пальтосы белән сөйләшеп куйды ул. Соңыннан үзе, кинәт аңына килеп, уңайсызланып калды, тәрәзә каршына килеп басты да, инде тәмам шәрәләнгән шомырт агачыннан күзен ала алмыйча, бер тын катып торды.
— Мәфтегеңә барырга вакыт житә, балам, әле синең юынасың, ашыйсың-эчәсең дә бар, — дигән җанга ягымлы тавыш Нәсимәне уятып җибәрде. Әйләнеп караса, аның артында хуҗа карчыгы Маһирә әби басып тора иде — әллә тагын Нәсимәнең бөтен кыланышларын карап та торган ипле.
— Ничәнче тапкыр әйтүем, мәфтек түгел, мәктәп, Маһирә әби, — дип куйды Нәсимә, ләкин бу тел очына килгән беренче сүз генә иде. Тулган күңел моның белән генә кала алмады, аны түкми йөрү Нәсимә төсле япь-яшь һәм дөнья күрмәгән бер авыл укытучысы өчен күтәрә алмаслык йөккә әйләнгән иде, Нәсимә бу йөкнең беразын бушатып китмичә булдыра алмады.
— Юк бит, Маһирә әби җаныем, бер генә хәбәре дә килми бит Харисның, — дип йөзе белән карчыкның күкрәгенә капланды ул. Алар бер тын сүзсез калдылар, карчыкның күлмәге аркылы җылы дым саркып, тәненә сизелде — моның гади дым булмыйча, еракта, кеше йөрәгендә туып, шуннан саркып килгән яшь икәнен карчык белде һәм инде моннан соң да сүзсез тору мөмкин түгел иде.
— Белмим шул, балам, ни дип әйтергә дә белмим инде, — дип Нәсимәне әкрен генә юата башлады карчык, — шундый әйбәт торадыр идегез, икегез дә укытучы, ходай туры китергән төсле, икегез бер тиң гыйлем иясе идегез, Харис абый да Нәсимә апа, дип балалар үлеп торалар иде үзегез өчен, яшерене-батырыны юк, иртәләрен парлашып мәфтегегез- гә киткән чакта сокланып озатып кала торган идем. Җылы дым күлмәк аркылы саркый да саркый — димәк, бу сүзләр генә җитми иделәр. Шуннан соң карчык, ниндидер серле бер хәл турында сөйләгән төсле итеп, тавышын кыса төшеп,
— Әллә, Нәсимә кызым, багучыга барып карыйсыңмы? — дип куйды. Нәсимә, йөзен Маһирә карчыкның күкрәгеннән тартып алып, озак елаудан кызарып калган күзләре белән карчыкка сәер генә текәлеп карап торды.
—“Ни дигән сүзең бу синең, Маһирә әби?”— бәлки ул шулай дигәндер? Юеш керфекләр астындагы сагышлы күзләрдә ниләр яшеренгәнне төгәл генә әйтеп буламыни! Нәсимә чәй эчәргә утырганнан соң да Маһирә карчык гел шул турыда сөйләде.
— Бөтен әйткәннәре көн шикелле ачык булып туры килеп тора, ди. Узган ел, әнә, минем Сәхибә тумачи, улыннан хат килми торгач, барган иде. Әйткән дә җибәргән шул үзенә: күңелеңне киң тот, балаң исән-сау, тиздән хаты килер, мәчет гөмбәзенә ак күгәрчен килеп кунды, дигән. Дөрестән дә шулай булды шул, әлеге сүздән соң бер ай да узмады, улыннан хат килеп төште тумачиның... кружениедә калган булган, хат юклыкның хас сәбәбе шул икән. Нәрсә дип тә җавап кайтарып тормыйча, Нәсимә өйдән тиз тиз генә чыгып китте — бу ашыгу, бу сүзсезлек, бу ишек ябу үзе үк аның карчыктан канәгать түгеллеген күрсәтеп тора иде.
Дөрес, ул аннан башта да әллә нәрсә көтмәгән иде, ләкин, ничек кенә булмасын, тулган күңелнең яртысы түгелсә, яртысы гына калырга тиеш иде. Ә монда Маһирә әби аны әллә нинди икеләнүләр белән тутырып җибәрде. “Әллә барып нәрсә дип әйткәнен ишетеп кайтыргамы?”, “Дөрес тә булмасын, әллә бераз җиңелрәк булып китәр иде?”, “Әллә минеке дә окружениедә-фәләндә калды микән?”
Моңарчы Нәсимәне үз җанында туган сораулар гына борчыйлар иде, хәзер инде ул хуҗа карчыгы төяп җибәргән „әлләа ләрне дә күтәреп йөрергә тиеш.
— Кая барасың, Нәсимә апа? Әллә уку булмыймы бүген? — дигән тавышка уянып, башын күтәреп караса, ул үзен авылның басу капкасы төбендә күреп аптырап калды. Малайның күзләре үткен һәм шуның өстенә ул сәерсенеп укытучы апасына туп-туры карап та тора иде. Нәсимә бераз ык- мык килеп торды да:
— Хәзер барып җитәм, монда, бер җиргә генә сугыласым бар иде, Саҗидә апаңа әйт, минем классны да караштыргалый торсын, — дип китеп барды. Малай, шушы сүзләр белән канәгатьләнеп, үз юлына борылгач һәм инде байтак җир киткәч, укытучы апасының тавышын ишетеп, тагын туктап калды.
— Кил әле минем янга, Ибраһим,— дип апасы кире чакырып алды аны. Менә алар тагын бергә килделәр, менә малай “нәрсә булса да берәр йомыш куша торгандыр инде” дип укытучы апасының күзләренә карап тора: ә укытучы анасының күзләре бүген әллә нинди итеп карыйлар, керфекләре юеш, битендә юл-юл булып эзләр калган, бер кисәк маңгай чәче шәл астыннан чыгып тәртипсез сибелеп тора, ә өстән, әнә, торналар кычкырып узалар...
— Харис абыеңның хаты юк бит, Ибраһим җаныем, — дип куйды Нәсимә. Малай тора торгач башланган бу сүздән ярым аптырап, ярьш сәерсенеп авызын ачып калды. Әнә ул хәзер дә шунда, басу капкасы төбендә авызын ачып басып тора, ә аның апасы, бүтән бер сүз дә әйтмичә, малайның әйтүен дә көтеп тора алмыйча, тиз генә борылды да, жәһәт-җәһәт атлап, елгага, су буена төшеп китте. Елгада, тугайларның берсендә — яз көне монда бал кортлары, җиңел-җиңел күбәләкләр оча торган булган — ялгыз бер бозау калдык-постык чирәмнәрне кыркып йөри иде. Кинәт килеп чыккан кешене күргәч бу бозау авызын сузып мөгерәп җибәрде. Нәсимә бозауның янына килеп, аның тамак астын озак кына кашып торды да, үзе дә сизмәстән, авыз эченнән мыгырданып:
— ...Хаты юк бит Харис абыеңның, — дип куйды. Су өстендә түгәрәк ак күбекләр күренәләр — берсенә берсе килеп кушылалар, тагын аерылалар, тагын килеп кушылалар һәм әнә шул рәвешчә, берсен-берсе куыша-куыша, агып китәләр алар. Су өстендә вак кына ак күбекләр күренәләр — кайдадыр өстәрәк казлар коеналар булса кирәк.
Кайчандыр Харис белән Нәсимә дә, су өстенә ак күбекләр чыгара-чыгара, берсенә-берсе чәчрәтә-чәчрәтә, су керә торган иделәр. Яшь кешеләрнең гомерләрендә шундый минутлар була, алар көлә-көлә вак кына гөнаһлар эшләп ташлыйлар, һәм соңыннан, гомер юлына кереп муенга тормыш камыты кигәч, яшь чакта эшләнгән бу гөнаһлар мәңге онытылмаслык истәлекләр булып калалар. Әнә шундый гөнаһларның берсен Харис та эшләде, жәйге кичләрнең берсендә Нәсимәнең шушы тугайда су кергәнен куаклар төбеннән посып карап торды. Шуннан соң алар бергә тора башладылар һәм шуннан соң Харис, Нәсимәне шаяртып, Син минем ана үрдәгем, мин сине су буеннан тотып алып кайттым дип йөри башлаган иде. Сугыш башлану белән Харис үзе сугышка китте, “ана үрдәк” ялгызы калды, менә хәзер ул яр читенә басып су өстендәге ак күбекләргә карап моңаеп тора...
— Хаты юк бит... Харис абыеңның, — дип куйды ул, агым су белән сөйләшкән төсле итеп. Ләкин су, тәкәббер рәвештә, җавапсыз иде. Табигать белән озак кына сөйләшеп йөреп тә, күңел юатырлык бернәрсә дә таба алмагач, ул, бердәнбер юанычы итеп, авылга, иптәшләре арасына, мәшәкатьле һәм шау-шулы дөньяга ашыкты. Ләкин мәктәпкә, яки тора торган квартирына кайтканчы бер итекне кагып карамакчы булып, авылның арткы урамына борылды ул. Анда, арткы урамның очында, салам түбәле кечкенә өйдә Маһирә әби өйрәтеп җибәргән багучы карчык тора — бәлки, чынлап та, нинди булса да берәр юату сүзе әйтер? Нәсимә, акылы белән багучылыкка һичбер ышанмаса да, бердән — хуҗа карчыгының сүзләрен аяк астына салып таптамас өчен, икенчедән — котырып уянган рухани халәтенә нинди дә булса юаныч табу теләге белән әлеге кыйшык өйгә таба атлады. Ләкин кечкенә өйнең ишеге бикле иде. Нәсимәнең моңа кәефе килде, чөнки карчыкның ишеге ачык булып, Нәсимә ул кечкенә өйгә кергән сурәттә дә, Нәсимәнең йөрәк ишеге карчык өчен бикле калачак икәнлеген улалдан ук яхшы белә иде. Йөгереп мәктәбенә кайтып китте.
Мәктәбендә аны шау-гөр килеп торган балалар дөньясы каршы алды.
— Апа, син булмагач рәхәт түгел,— дип йөгереп килеп аның муенына асылынды кечкенә генә бер кыз. Икенче бер малай, иптәшләренең чын күңелдән хуплап торуларына үсенеп, стенадагы тактага мыеклы хатын сурәте ясап маташа, әгәр тизрәк барып җитмәсәң, ул малайның шук кулы әлеге рәсемне тагын да “кызыгырак” итәргә әзерләнә иде. Ул арада өченче бер кыз килеп, Шәпи атлы малайның мәктәп баскычы астына качып тәмәке тартып торуын әйтеп китте. Беренчесе генә түгел инде ул малайның, Нәсимә ул малайны берничә тапкыр акылга да өйрәтеп караган иде, димәк, өйрәнүе шуның чаклы гына булган, хәзер инде, атасы-анасы янына барып, бергәләп киңәшү юлы гына калган иде. Укытучылар бүлмәсендә мәктәп мөдире, Нәсимәне үзе янына чакырып, аңа кичке сменадан бер классны алып барырга туры киләчәген белдерде, чөнки бер укытучыны тагын армиягә алганнар иде. Болар барсы да бергә кушылып Нәсимәне үзләренә суырып алдылар, ул хәзер үзендә уянган җан тынычсызлыгын һәм фикер каршылыкларын баса төшкән иде. Звонок булганнан соң, балалар пыр тузышып классларга йөгерешә башладылар, коридорларда тузан купты, һаваның берьюлы көчле булып хәрәкәткә килүеннән стена газетасының бер почмагы ычкынып күтәрелеп калды һәм шунда тагын Нәсимә үзенең карпында икенче бер билгесез җан иясенең сизелер-сизелмәс кенә булып хәрәкәтләнеп куюын сизде, бу — аңа киләчәктә “әни” дип эндәшәчәк кеше шулай хәрәкәтләнә иде.
Ноябрь, 1943