Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕВОЛЮЦИЯНЕҢ КЫЛЫЧЫ

РЕВОЛЮЦИЯНЕҢ КЫЛЫЧЫ

Пролетар революциянең беренче айларында ук дип әйтерлек, дөнья реакциясе яшь революциянең бугазына ябышырга хәзерләнеп тешен кайраганда, эреле-ваклы бандалар һәр яктан Советлар республикасына ташланган бер чакта, ул бандаларның ударларын кире кагу һәм яшь республиканы саклап калу өчен бердәнбер юл—кылычка каршы кылыч кую иде. Һәм шунда, яшь Советлар республикасының кылычы булып, Кызыл Армия төзелде.

Ленин һәм Сталин — Кызыл Армияне нигезләүчеләр, аның структурасын һәм җиңүләрен оештыручылар булдылар. Гражданнар сугышының иң авыр айларында, фронтның иң кискен урыннарына, иң җаваплы операцияләрне башкару өчен Ленин Сталинны җибәрде, һәм ерак фронттан туры сызык буенча Кремльгә, Ленинның үзенә, берсе артыннанн икенчесе, шатлыклы телеграммалар — җиңү хәбәрләре килә башладылар. Кызыл Армиягә ярдәмгә миллионлаган массалар күтәрелделәр. Массаларның үз эчләреннән сугышчан единицалар — партизан отрядлары төзелде. Алар иң яхшы полководецларны тудырдылар. Әнә шул рәвешчә Чапаев туды. Щорс, Буденный, Пархоменко, Котовский, Мулланур Вахитов һәм башка бик күп данлыклы исемнәр әнә шулай тудылар. Һәм халык, үзе тудырган ул геройларга багышлап, җырлар җырлады. Самими йөрәкле, эчкерсез кешенең, ярлы өйдә әтисенең иске бүреген киеп үскән егетнең батырлык аркасында искиткеч геройлыклар эшләве турында матур-матур легендалар сөйләнә башладылар. Батыр эшләр турында җырлый торган ул легендаларны тыңлаганда саф йөрәкле авыл малайларының күзләренә яшь килде, карчыклар үлемне онытып тордылар, җиткән егетләрнең йөрәкләре, батырлыкка сусап, тыпырчына башладылар.

Бу — шулай һәм бу киләчәктә дә шулай булачак. Бу — гражданнар сугышының үзенә хас романти Революциянең кылыч касы әнә шулай туып калды.

Еллар үтәрләр. Безнең халкыбыз, Лев Толстой төсле икенче бер гигант художникны тудырыр һәм ул художник бу беек романтиканы, Кызыл Армиянең данлыклы традицияләрен, безнең халкыбызның югалтулар аша, трагедияләр һәм моңлы җырлар аша бер туктаусыз алга баруын кечле краскалар белән сурәтләп бирер. Ә киләчәк буыннар безнең эшләребезне мактап:

— Менә нинди асыл затлы кешеләр булганнар безнең бабаларыбыз, — дип әйтерләр. Бүген, данлыклы Кызыл Армиянең XXIV еллык бәйрәмен иткән чакта, бүген—безнең дивизияләребезнең яңадан-яңа җиңүләрен ишетеп торган бер көндә күңелгә әнә шундый татлы уйлар килә. Ә кем белә, бәлки бүген, Кызыл Армиянең XXIV еллык бәйрәм көне туачак Сугыш һәм солых романының беренче очкыны кабынган көн булып калыр.

Менә XXIV ел инде, Кызыл Армия революциянең хыянәтсез кылычы — үзенең юлын җиңү һәм дан чәчәкләре белән бизәп һаман яши, һаман ныгый. Гражданнар сугышының матур сәхифәләре янына тагын башка күп кенә җиңү эпопеялары да кушылдылар. Көнчыгышта, Хасан күле буенда, безгә каршы япон коралы күтәрелде, — күтәрелде һәм безнең кылычка бәрелеп юк ителде. Төньяк Көнбатыштан фин пычагы сузылып, безнең Ленинградка янады, — сузылды һәм безнең кылычка бәрелеп юк ителде. Узган ел—миллионнарның хәтерләренә куркыныч бер көн булып сеңеп калган 22 нче июнь көнендә, немец оккупантлары безнең чикләребезне хыянәтчел рәвештә бозып, безнең илебезгә басып керделәр.. Башка бик күп илләрне таптап узган төсле, алар безнең илебезне дә таптап узмакчы булдылар. Революциянең хыянәтсез кылычы тагын күтәрелде. Фашистик генералларның Москваны тиз генә басып алу планнары барып чыкмады һәм башка күп. кенә планнары да барып чыкмады. Аларның котырынган нәфесләре революцион кылычның йөзенә бәрелеп, кинәт... сүрелеп калды. Бер ай сугыштан соң ук Кызыл Армиянең бөтенләйгә тар-мар ителүе турында барабан кагучы ул варварлар 6—7 айдан соң кинәт... акылга утырдылар һәм каршы якның куәтле һәм, мәкерле булуы турында сөйли башладылар.

Юк, без әле тагын да мәкерлерәк була белербез. Революциянең кылычы дошманнарга карата рәхимсез. Ул кылыч немец варварларын акылга өйрәтеп кенә калдырмас, акылдан яздыра да белер. Куркыныч суд көне алда әле. Яндырылган шәһәрләрнең утлы күмерләре өстенә бастырып Гитлерны әнә шул куркыныч суд каршына алып килерләр. Газапланып үтерелгән гөнаһсыз кызларның тынгысыз өрәкләре аның артыннан бер дә калмыйча үчекләп йөрерләр. Һәм шунда тарих суды бара торган җирдә, хөрмәтле һәм тантаналы урында ул,—фашистик варварларның муеннарына беренче ударны ясаган кылыч асылынып торыр. Батырлык, турылык, затлылык символы булып һаман асылынып торыр ул һәм киләчәк гасырларның кешеләре аңа бөек ихтирам белән карарлар. Ә хәзергә ул, үзенең изге эшен эшләп, безнең батырларның кулларында йөри бирсен. Аның йөзендә кояш нурлары уйнакласын, тавышы алдагы җиңүләрнең набат чаңы булып яңгырасын аның. Бүген, Кызыл Армиянең XXIV еллык бәйрәме көнендә, безнең күңелләребездә туган барлык якты уйларны без аңа багышлыйбыз. Ә бу матур уйлар арасыннан иң матуры: Кызыл Армиянең XXV еллык бәйрәмен фашизмның үлгән гәүдәсе өстенә басып итсәк иде.