Поэзия
Ә. ЮНУС
ТАКТАШ ТАВЫШЫ
Без Такташның сөйгән туганнары
Ил чакыруга чыктык юлларга.
Туры килде Тамбов урманнары,
Урманнары аша узарга.
“Бер җирдә юк андый ак каеннар,
Бер җирдә юк андый урманнар.
Бер җирдә юк камыш сабаклары
Андагыдай шаулый торганнар”.
Тармак-тармак килгән урман юлы
Көнбатышка карап берләшә.
Юл чатына басып усак улы
Каен кызы белән серләшә.
Үзәгеңне өзгән авыр сагыш
Әйтерсең лә шунда түгелә —
Үз тавышың кебек якын тавыш
Агылып керә күңел түренә:
“Без беләбез сезнең киләчәкне,
Без беләбез сезнең киләсен,
Без беләбез соңгы көрәшләрнең
Безгә җиңү алып бирәсен!”
Без ашыга идек. Безне һаман
Озата барды җырчы дустыбыз
Хуш, Идел-йорт, хуш сөекле Казан,
Тамбов урманнары, хушыгыз!
Уйда тик шул — Тарас җирен таптап,
Без сөйгәнне таптый дошманнар,
Туган җирне, туганлыкны яклап,
Украинага килде туганнар
Каның китә, тала беләк әрнеп,
Күкрәгеңдә кодрәт сизәсең,
Без беләбез соңгы көрәшләрнең
Безгә җиңү алып бирәсен!