МОННАН ШАГЫЙРЬ УЗДЫ
I.
КЕРЕШ
Менә унике ел инде, без аның турында сүз ачканда, “безнең Такташ шулай” дип түгел, “безнең Такташ мәрхүм шулай иде” дип сөйлибез. Аерма бары тик бер сүздә генә кебек. Ләкин бу бер сүзнең трагедиясен, аның ни дәрәҗәдә ачы сүз булуын төшенү өчен Такташ поэзиясенең эчке матурлыгын хис итү яки, аз дигәндә, моңлы зәңгәр күзле, ефәк чәчле, малайлар күк башын артка ташлап көлеп яши белгән җанлы Такташны күз алдына китереп бастыру кирәк.
Моннан унике ел элек, кемдер, иң беренче булып, безнең әдәбиятыбыз өчен аеруча куркыныч яңгырый торган сүзне әйтте — “Такташ үлде” диде, һәм менә унике ел буенча без бу сүзнең, бу авыр һәм йөрәкне җәрәхәтли торган сүзнең фаҗигасен татып яшибез. Һәм менә унике ел буенча мин Казан урамнарын тутырып шаулап йөрүче кешеләр арасыннан аны — өстенә кара кием, башына киң читле соры шляпа кигән кешене, калын гына иреннәрендә ана сөте төсле саф елмаю асраучы кешене, Сыркыды авылының шук җанлы егетен, Һади Такташны эзлим...
Ә ул менә күренми дә күренми. Кемнәрдер аңа ошарга тырышып язалар, кемнәрдер ул шаярган төсле шаярмакчы булып карыйлар, темалар да үсте, колач та киңәйде, хәзер инде безнең шагыйрьләребез хәкыйкатьне эзләп түгел, ә бәлки табылган хәкыйкать өчен башларын салучы “Тупчы Ваһап”ларны җырлый башладылар, соңгы елларда бездә бөтенләй яңа пафос — сугыш чоры пафосы, сугыш лирикасы туды, шагыйрьләребез туган илгә булган мәхәббәтне һәм дошманга булган нәфрәтне үзләренең шәхси, лириклары дәрәҗәсенә чаклы күтәр Моннан шагыйрь узды иделәр. Ләкин, ничек кенә булмасын, Такташ сагындыра да сагындыра. Шулай булгач, бүген, Такташ мәрхүмне искә алу көнендә, безнең татар совет поэзиясе алдына, аны тудыручы кешеләр алдына “Тагын да калкый төшегез!” дигән таләпны куйсак урынсыз булмастыр. Ә ул сорауга чаклы Такташ мәрхүмнең үзенә кагыла торган икенче бер сорау бар.
Шигырьләренең берсендә Такташ, үзенең укучыларына мөрәҗәгать итеп, сүзне “Син кем?” дип башлаган иде. Без — аның укучылары, аның эшен дәвам иттерүчеләр — унике-унөч елдан соң бу сорауны аның үзенә бирик һәм шуңа җавап эзләп карыйк.
Кем иде соң ул Такташ?
II. ОБРАЗЛЫ ҖАВАП
Безнең әдәби тәнкыйтебезнең зур бер кимчелеге шунда, без художник турында сүз чыкканда, күбесенчә дип әйтерлек, аның социал җәмгыять җимеше булучылыгын ачу, яки, тирәнгәрәк киткәндә, тематик эволюцияләрне чишү белән чикләнеп, художникның художниклык үзенчәлеген, аның үзенә хас әдәби һәм фәлсәфи җанын бер читтә калдырабыз. Язучының социал урынын дөрес билгеләү әлбәттә беренче чираттагы нәрсә, ләкин моның белән генә чикләнү ярты юл гына әле ул. Әгәр алайга китсә, дөньяда социал җәмгыять җимеше (“общественный продукт”) булмаган кеше юк.
Художник бит ул, шулай булуы белән бергә, табигать тарафыннан аерым бүләк белән дә бүләкләнгән кеше, аның язмышы һәм психологиясе, башка кешеләрнекенә караганда, шактый үзенчәлекле һәм күп кенә катлаулы... Шунлыктан, аңа якын килгәндә, менә бу үзенчәлекле якларны һәм аларның кәгазьгә төшеп калган эзләрен аерыбрак өйрәнергә кирәк. Һади Такташ үзенең язган җырлары белән безне — укучыларын — рәхәтләндерү өчен, аларга үзенең балалар йөрәге төсле саф йөрәген кисеп сала килде һәм бу авыр хезмәт аңа арзанга төшмәде — шагыйрь утыз бер яшеннән җир кочагында ята. Ә без — дөресен әйтергә кирәк — әле хәзергә чаклы аның үзенә хас романтикасы нәрсәдән гыйбарәт булганны тулысы белән ачып та җиткерә алганыбыз юк. Такташның үлеменә 10 ел тулу уңае белән, бу турыда язган мәкаләсендә, шагыйрь Әхмәт Фәйзи дә безнең тәнкыйтьчеләребезгә үпкә белдереп: “Такташ турында язучыларның күпчелеге Такташның ничек язуы белән шөгыльләнмичә, бары тик аның нәрсә язуы белән генә кызыксынып килделәр” дип әйтеп киткән иде. Анда без шагыйрьнең кайбер серләрен бәлки шагыйрь ачып бирер, дип зур өметләнү белән көткән идек, ләкин Әхмәт Фәйзи иптәш үзе дә Такташ иҗатының аерым детальләре белән артык мавыгып китеп, аның әдәби һәм фәлсәфи табигатен тулы килеш ачып җиткермәде. Хәсән Хәйри иптәш төзеп чыгарган бер томлык уңае белән язган мәкаләмдә мин Такташ турында: “Такташның иҗат гомере — авылга да, шәһәргә дә сыеп калырга теләмичә, җәйге юлдан, арыш кырлары буйлатып, кулларын бутый-бутый каядыр йөгерүче ялан аяклы малайның ашкынуын хәтерләтә” дигән төслерәк бер фикер әйткән идем һәм бу фикерне, артык образлы булуын искә алмаганда, дөрес дип уйлыйм. Әйе, ул ашкынып яшәде. Әйе, ул авылга да сыеп кала алмады, шулай ук аны шәһәр җырчысы гына дип тә әйтеп булмый. Аның юлы күктән — ак болытлар, мәрмәр сарайлар арасыннан — җиргә, Казанның меховой фабрикаларына, университет студентларының тулай торагына, колхозчы Мохтар бабайларга, кыскасы — халыкка, киң демократиягә таба сузылган юл. Ләкин шушы урында ук бернәрсәне ачыклап китәргә кирәк, әгәр күкне метафора төсендә алсак, әгәр күкне шигъри биеклек итеп алсак, Такташ һичбер вакытта да, һичбер вакытта да шигъри күктән төшмәде.
III. РЕВОЛЮЦИЯНЕҢ КӨЧЕ
Хәтеремдә калган: Александр Блок “Унике”не язсын өчен дә эшләнде” дигән төслерәк бер фикер әйткән иде. Аерым бер кешенең дәрәҗәсен хәттән ашып күтәрү төсле файдасыз бер ягым искә алмаганда, бу фикер Блок турында әйтелгән иң көчле фикерләрнең берсе булып тора. Чынлап та, кайчандыр “Сандугач бакчасы”, “Гүзәл ханым” һәм “Кармен” турында, яки, төнге рестораннарда күзләре белән мәхәббәт өләшеп утыручы тәти апалар турында искиткеч нәфислек белән җырлый алган эстет шагыйрь Блокның төннәрне һәм аякка чалынган иске җолаларны ерып алга атлаучы гади унике солдат турында җыр башлавы, бер караганда, башка сыймаслык гаҗәеп бер эш түгелмени?
Шуңа ошатып без дә: “17 нче елгы бөек пролетар революция, халыкларга бик күп яңа прогрессив казанышлар китерү белән берлектә, безнең Такташ “Үтерелгән пигамбәр”ләр яныннан Мохтар бабайлар янына күчеп килсен өчен дә эшләнде” дип әйтә алабыз. Революция безнең илебездә яшәүче халыкларга политик һәм милли азатлык бирде.
Революция безнең илебезгә бик күп экономик казанышлар китерде. Революция бездә культура һәм сәнгать чишмәләре ачты. Революция Кабильләр җырчысы Һади Такташны җирдә яшәүче Алсулар, наборщиклар, мехчылар, игенчеләр җырчысына әйләндерде.
Безнең революциябезнең куәтле яңартучан көче Такташ мисаленда аеруча ачык күрелә.
... Пролетариат язучыларының кыйммәте, аларның кирәклеге, сыйнфый көрәш һәм социализм экономикасы тудырган яңа хисләрне, яңа уйларны оештыра, ул уйларның, ул теләкләрнең формаларын таба белүе, шул теләкләрне массаның йөрәгенә сеңдерә белүе белән үлчәнергә тиешле, — диде.
Күрәсез, Такташ дөньяга карашта гыуа түгел, әдәбиятка карашта да гигант сикереш ясый.
IV. ТАКТАШНЫҢ ЭВОЛЮЦИЯСЕ
Шулай итеп, безнең илдәге социал революция — Такташның эволюциясен китереп тудырды. Самими йөрәкле шагыйрь буларак, Такташ һичбер вакытта да ялганламады. Ул баштарак революциянең гаять зур прогрессив көчен реаль матурлыгы белән тирән итеп аңлап җитмәде, шуңа күрә без аның иҗатында бик күп борылмалы юлларны, сикелтәләрне очратабыз.
...Үтте еллар... эзләдем мин, эзләдем бер тугры дин. Тапмадым, әмма югалттым бар иман, “алла”мны мин... дип шашынулы эзләнү белән, яшен ташы төсле, атылып килеп чыккан кайнар темпераментлы шагыйрь, революция булганнан соң да, башын кая куярга белмичә, байтак кына вакыт:
...Ефәк үргән чәчләремне туздырам да,
Шашып, төннәр буе йөрим мин урамда.
— Очраганнар! Әйтзгезче, сөйләгезче,
Кайда ул жир, — гөл түгелгән серле сахра?
(“Онытылган ант”— 1921 ел) дип шашынып җырлый-җырлый Ташкент урамнарында атылып йөрде. Вакыты-вакыты белән ул революцияне үзенчә бер абстракт “гөл бакчасы” итеп күз алдына китереп, аны тудыручы төп көчләрне — эшчеләр массасын — төсмерләргә тырышып та карады. Бу чордагы Такташны без дөньядан аерылган романтик итеп, чәчләрен туздырып төннәрен урамда йөгереп йөрүче итеп очыратабыз, ләкин эзләргә иренеп, фил сөягеннән ясалган гүзәл сарайда кырын ятуда гаепли алмыйбыз.
Ул һәрвакыт эзләде, һәрвакыт хәкыйкатьне табарга тырышу теләге белән янды. 1922 нче елны язылган “Эшлиләр” шигыре бу яктан бик характерлы. Ул анда җирдә җәннәт төзүче эшчеләрне күрергә һәм күрсәтергә тели. Алар эшли, күптән эшли инде, Тимер куллы даһи эшчеләр. Моннан шагыйрь узды. Айлар, еллар үтә — һаман шунда: “Дан! дон! — Дан! Дон”
Нидер эшлиләр. Төн уртасы. Эшче уйлап ята Жир өстендә җәннәт төзәргә, Көчле кулы белән табигатьнең Барлык богауларын өзәргә...
Табигать тә ана баш игәндәй Төн карасын вата, тарата, Нурлар түгеп шунда ко.тә-көлә Күк читендә ашыгып тан ата...
Күрәсез, биредә инде без шагыйрьнең яңарак буяулар, яктырак буяулар куллануын күрәбез, ул инде таңның “көлә-көлә атуын” күрә башлый, ләкин, шуңа да карамастан, ул әле революцияне реалистик аңлаудан ерак тора, аның эшчесе, реаль эшче булудан бигрәк, иске романтизм сөременнән айныр-айнымас миңкеп калган шагыйрьнең үз башында туган “эшче”. Шуңа күрә ул, төнлә белән йокы йокламыйчы, “җир өстендә жәннәт төзергә” уйлап ята да. Әнә шул рәвешчә Такташ “Гисиян”чыларны, “Янар тау”ларны, “Пасха чаңнары”, “Зәңгәр күзләр”не җырлап, абына-сөртенә, егыла-тора һаман атлый, атларга тырыша, эзли, эзләргә тырыша.
Бу озак йөгерүләрдән соң шагыйрь кайчакларда арып тынып та калгалый, ләкин, ничек кенә булмасын, төннәрен йокламыйча, чәчләрен туздырып гомуми кешелек бәхете турында уйланып утыручы философ шагыйрь, яки ялан аякларын ташларга бәрә-бәрә зәңгәр күзле “Урман кызы” эзләп йөрүче шагыйрь — безнең өчен мөкатдәс һәм матур.
Ниһаять, салкын кышлы 1924 нче ел килеп җитә, Владимир Ильич Ленин үлә, романтика кыры буенча озак йөгерүдән аякларын канатып бетергән шагыйрь кинәт туктый, кешелек дөньясының гаять зур реаль кайгысын ишетә, күзләренә кунган яшь пәрдәләрен бер сөртеп ала һәм кинәт, анадан туган төсле итеп, бөтенләй яңа тавыш, яңа краскалар белән кешелекнең бөек кайгысын җырлый башлый, һәм әнә шулай итеп, 1924 нче елда, Такташ иҗатында борылыш ноктасы буларак, “Гасырлар һәм минутлар” туа.
...Таш урамнар. Шундагы зур төрмәдә,
Без богауларда озак яткан идек.
Һәм Тилергән юлбасарлардай авыр
Зур ишекләрне бәрел ваткан идек.
Ул, — Чабып киткән кылычлы сакчы да
Зур нитүдән соң куелган сакчыбыз,
Кемнәр, әй! — узгынчылар. Пик сакчыга
Сез алай нәфрәт белән күз аттыгыз?
Бу юлларда әле күбрәк иске Такташ яшәсә, шул ук “Гасырлар һәм минутлар” шигырендә инде без:
...Баз бүген тордык караңгы төн белән,
Мәңгегә саубуллашырга. Кем белән?—
Дустыбыз, Юлбашчыбыз Ильич белән,
дигән гаять реаль һәм төгәл итеп әйтелгән юлларны да укыйбыз. Ничек кенә булмасын, “Гасырлар һәм минутлар”, аннан соңрак язылган “Сыр- кыды авылы” поэмалары, югарыда әйткәнебезчә, Такташның реализмга күчә башлавын билгеләүче көчле маяклар булып торалар. Әнә шуннан соң инде “Пионерлар маршы”, “Провокатор”, “Никахсызлар”, “Байрак тегәбез”ләр китәләр, әнә шуннан соң инде Такташның үзенә генә хас гөнаһсыз шуклыгын эченә сеңдергән “Нәни шаяру”лар тезмәсе башлана һәм, ниһаять, Такташ “Күмелгән кораллар” , “Мәхәббәт тәүбәсе”, “Алсу”, “Мокамай”ларга килеп җитә. Бу соңгыларында инде без Такташның, өлгергән совет шагыйре буларак, җирдә үзенең реаль геройларын тапканлыгын һәм тыныч күңел белән шуларны җырлаганлыгын күрәбез. Сез аның “Алсу”ын гына алып карагыз. Ничаклы оптимизм һәм ничаклы нәфислек тойгысы яши анда!
Җиңел гәүдәле, шаян күңелле Алсуның безнең алдыбыздан бер мәртәбә узып китүе җитә, без бу кызның дөньяда, безнең арабызда яшәвеннән гаять зур эмоциональ рәхәтләнү алып калабыз.
...Урам ташларына карлар ява,
Кар томалый чана юлларын,
Карда шуа-шуа Алсу килә
Җиң эченә тыккан кулларын...
Жилгә каршы җылы сулышлары
Туңып бөдерә чәчен ак ясый,
Юл буенча аны тирги-тирги,
Сүгенә-сүгенә кайта Газзәсе.
Шагыйрьнең үлем алдыннан язган һәм аның ижатында гына түгел, ә бәлки бөтен татар совет поэзиясендә монументаль бер истәлек булып утырган “Киләчәккә хатлар”ы — Такташның, реаль совет чынлыгына нык аяк баскан хәлдә, үзенең бөркеттәй карашын килер елларга ташларга кодерәте җиткәнлеген дә күрсәтеп тора.
Чынлап та шагыйрьнең:
Без үткәннең каты җиңелүе
Бүгенгенең җиңеп килүе
— Көрәшендә, Артык ашкынулы
Хисләр уты белән янабыз;
Без яңа җир, Яңа кеше өчен
Җирдә зур дау алып барабыз...
Без беләбез сезнең киләчәкне,
Без беләбез сезнең киләсен,
Без беләбез алгы көрәшләрнең
Безгә җиңү алып бирәсеп,
дигән юлларын укыганда, үзең дә, аның белән бергә кушылып, көрәшеп яшәүнең тәмам сизенүдән канатланасың һәм һәртөрле вак-төяк исәп-хисаплардан, “бүре законнары”ннан азат булган Кешенең, баш хәреф белән языла торган Кешенең, мәгърур яңгырый торган Кешенең кодрәтенә, җир өстендә Такташ мәрхум хыял иткән җәннәт сала ала торган Кешенең кодерәтенә сокланасың!
Капитализмнан коммунизмга күчү чоры шагыйре буларак, Такташның бөек мәгънәсе шунда ки, ул каршылыклар аша үтеп килеп, үз-үзенә һәм кешеләргә ялганламыйча ачык йөрәк белән килеп, жирдәге хәкыйкатьне табып һәм аны җырлап үлде. Бу хәкыйкать— миллионлаган хезмәт ияләренең үз язмышларына үзләре хуҗа булуда.
V. БЕРНИЧӘ СҮЗ-ШИГЫРЬНЕҢ ТЕХНИКАСЫ ТУРЫНДА
Фәлсәфи һәм идея бөтенлегенә һич тә зарар китермичә, киресенчә, шуның елән бергә бәйләп, Такташ шигыренең тышкы формасын яңарту, аны ирекле формага, сөйләү формасына кую өстендә дә күп кенә эшләүчеләрнең берсе булды. Фәлсәфи һәм эчтәлек мотивларының үзгәрүе белән бергә, шагыйрьнең сурәтләү һәм җанландыру чаралары да өзлексез үзгәрә, кешеләрнең реаль көнкүрешләренә якынлашканнан якынлаша килде. Мәхәббәт мотивын гына алып карыйк. Мәңгелек бернәрсә һәм сыйнфый калыпларга бик үк сыймый торган төсле булып күренгән бу психологик категория Такташның дөньяга карашы үзгәрә килү белән бик нык үзгәрешләр кичерә. Әгәр Такташ, иҗатының беренче чорында, мәхәббәт тотучы кызны сурәтләгәндә, реаль чынбарлыктан ерак торган краскаларда:
“Пәри кызы! Ник чыктың да юлларыма,
Утлы кызыл гөлләр тотып кулларына?
Гөлләреңне ыргытып бер елмайдың да,
Ник яшерендең төренеп таң нурларына”
дип җырласа, соңгы чорында язылган “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасында ул аны:
“Яшьлек, гомерең кыска синең,
Шундый кыска булып тоела,
Кичен чәчәк аткан була
Ә танында инде коела.
Мәхәббәт,
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомерен бирә,
Аның хисе белән янарга...” дип, кешеләр йөрәгенә якын булган гомуми моң итеп җырлый. Монда инде мәхәббәт “утлы кызыл гөлләр ташлап” алдалап китүче пәри кызының бер минутлык сихри балкуы булып кына калмый, шагыйрь монда мәхәббәтне ярты гомерне суырып ала торган реаль бер категория итеп сурәтли, ләкин чынлыкта исә ул әле ярты гомер белән генә дә чикләнеп калмый, берәүләрдә сүнсә, икенчеләрдә дөрләп кабынып китә...
Шигырьнең тышкы аттрибутларын аның эчке мелодиясенә, ритмикасына, бигрәк тә мәгънә бөтенлегенә буйсындыруда Такташ үзенә бер революция ясады. Моның мисалларын анда күпләп-күпләп табарга була.
Мәсәлән, “Үтеп барышлый” да шагыйрь поезд тәрәзәсеннән табигатьне күзәтеп бара һәм монда сүзләрнең тиз алмашынуы, картиналарның кинәт үзгәрүләре, чынлап та, поезд белән баргандагы чын иллюзияне тудыра.
Юл буенда йомылып йоклап яткан
Урман чәчәкләре сискәнеп
Уяналар... Поезд килгән якка
Керфекләрен ачып карыйлар.
Ул китүгә тагын тыналар,
Урман тынлыгына чумалар...
Монда без колак күнегеп беткән иске рифмаларны ишетмибез, аларда, барыннан да элек, эчке мелодия һәм бирелгән картинаның чынлыгы яши. Яки менә безнең барыбызга да бик таныш булган, Такташның гомер юлы өчен лейтмотив булып яткан һәм, шулай буларак, күбәүләр тарафыннан цитата итеп китерелә торган юлларны:
...Ак каенга асылып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга.
Югарыга таба юл алдым
Менгән саен җирнең матурлыгын
Яктылыгын күбрәк күрә алдым,
юлларын алып карыйк. Иҗекләр саны буенча килеп, безнең кайбер яшь шагыйрьләребез эшләгәнчә, бармак сындыра-сындыра иҗек саный башласак, без бу куплетны һәм моңа охшашлы башка бик күп куплетларны бернинди күнегелгән формага да буйсындыра алмыйбыз. Хәлбуки анда ничаклы бөтенлек һәм ритмик яктан ничаклы оригиналлык бар. Менгән саен күбрәкне күрә бару, горизонтның киңрәк ачыла баруы шигырьдәге кабатлану аркылы үсә һәм тулылана бара, һәм, шунлыктан, андагы бер караганда артык юл төсле булып күренгән “югарыга таба юл алдым” шигырьнең динамикасын көчәйтә торган искиткеч оригинал бер алым булып кала.
Аннан соң “югарыга таба юл алу” — ошатылган предметлар арасындагы кардәшлекне, туганлыкны билгеләү ягыннан да классик үрнәк булып тора. Каенга үрмәләп менү һәм тормышта яктыга, югарыга таба юл ала бару — болар икесе дә реаль төшенчәләрдән гыйбарәт булган һәм үзләренә аерым яши торган нәрсәләр — икесе бер тигез дәрәҗәдәге гражданлык хокукы белән бергә килеп кушылгач, укучыда гаять зур һәм уртак эмоциональ тәм тудыралар.
Мондый искиткеч оригинал һәм шул вакытта логика дөреслеге белән әйтелгән юлларны укыганнан соң, “рифма” яки “аралаш рифма” дигән булып юк кына бер фикерне мунчала шикелле чәйни торган безнең кайбер яшьрәк шагыйрьләребезгә: — Ник соң сез Такташтан өйрәнмисез? — дип кычкырасы килә.
VI. УЛ МОНДА — БЕЗНЕҢ АРАБЫЗДА
Күктән әкрен генә булып тәңкә-тәңкә карлар ява башласа, яки кышкы суык һич тә уйламаганда килеп тәрәзәмә бизәкләр ясап китсә, яки яз көне җитеп авыл урамнарында яшел каз бәбкәләре күрсәм, мин Такташ мәрхумне аеруча нык сагынам. Дөньяда, табигатьтә аның хыялын уйнатмаган нәрсә генә булды икән? — белмим. Ләкин аерым нәрсәләрне, табигатьнең аерым күренешләрен ул аеруча нык ярата торган иде. Кыш көне кар яуганны барыбыз да күргәнебез бар, ләкин таш шәһәр өстендә ашыкмыйча гына очып йөри торган бу “кышкы күбәләк”ләрнең лирик җылылыгын кайсыбызның Такташ мәрхум төсле итеп җырлый алганы бар соң?
Аннары менә безнең кайсыбыз гына малай вакытында каз бәбкәләре сакламаган? Ләкин каз бәбкәләрен кем шулай, Такташ төсле, лепердәп торган терелеге белән җырлаганы бар? Гази Кашшаф иптәшнең Такташ үлүгә 10 ел тулуга карата язган мәкаләсендә: “Аның (Такташның) сүзләре аша табигать үзе сөйли, табигатьнең шаянлыгы сурәтләнә кебек” дигән юллары, чынлап та, аңа бик тә туры килә. Ә минем үземчә, Такташны Такташ иткән изге нәрсәләрнең берсе һәм иң изгерәге — аның шул табигатьне, кешеләр табигатен, тойгылар табигатен дөрес бирә белүендә дә.
Дөресен әйтим, табигатьнең аерым кисәкләрен, аларда яшеренгән эчке матурлыкны мин үзем Такташ әсәрләре аркылы яңадан бер кат күрә башладым. Җәмгыять күренешләрен сурәтләгәндә Такташ талантлы шагыйрь була белсә, табигать күренешләрен сурәтләгәндә ул художник булып мавыга белде. Шуңа күрә менә кыш җитеп, жиргә тәңкә-тәңкә карлар ява башладымы, минем үземә шуннан, кар бөртекләре арасыннан кинәт Такташ килеп чыгар төсле булып тоела. Менә ул киң читле шляпасын бераз күтәреп җибәрә, зур зәңгәр күзләре белән дөньяга сокланып карап тора, аннары аның калын иреннәре хәрәкәткә киләләр, йөзенә самими елмаю балкып чыга һәм Такташ урам уртасында туктап безгә шигырь сөйли:
Сыйныфларның соңгы бәрелешүе
Якынлашып килгән көннәрдән,
Мин беренче кеше булып бугай,
Сезнең чорга хәбәр җибәрәм...
Тавышым ерак еллар күкрәгендә
Яңгырын алсын! Хатым сиңа җылы хисләремне
Алып барсын! Әйе, без аның жылы хисләрен, үзебезнең хисләр белән кушып, киләчәк буыннарга алып барабыз.
Бүген — Бөек Ватан сугышы фронтларында явыз дошманга каршы сугышып йөри торган татар солдатлары — Тукай, Такташ шигырьләрен укып авызланган ул яшьләр — башка бик күп нәрсәләр белән берлектә, “Такташ бабаларының” җылы хатларын ул хыял иткән матур киләчәккә исән-сау алып барып җиткерү өчен дә көрәшәләр. Такташның тәне салкын җир кочагында ятса да, аның мәңге сүнмәс рухы безнең белән, безнең арабызда йөри, ул безнең солдатларыбыз арасына кереп, алар белән сугыш кырына поход чыга, аларны көрәшкә өнди, аларны безнең җирнең чәчәкләрен һәм йомшак күңелле әниләрен сөяргә өйрәтә.
Авиация өлкән лейтенанты Мостафа Ногъман иптәш госпитальдә дәваланып яткан җиреннән әнкәсенә хат язып, хатының башында эпиграф итеп Такташның түбәндәге юлларын китерә:
...Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Ярый әле мине тапкансың
Озын төннәр буе йокламыйча
Җырлар җырлый-җырлый баккансың.
Синең авыр кара тормышында
Ярдәмчең булмадым-булуын.
Ләкин... Авыр көрәш, бөек еллар өчен
Кирәк булган минем тууым...
Димәк, Такташ җир астында түгел, Такташ үлмәгән, ул монда, ул безнең арада, ул безнең солдатларның әниләренә язган хатларында яши...
Фронтовик язучы Хатип Госман иптәш фронттан язган очеркларының берсендә түбәндәге характерлы эпизодны китерә: “... Кыр аэродромнарыннан берсе. Ике орденлы батыр капитан Хәсән Ибатуллин белән салмак кына сөйләшәбез. Ул әледән-әле күккә күзен сала. Лачынның йөрәге зәңгәр биеклеккә ашкына. Ул, бераз уйланып тора да, кинәт сагышлы гына итеп әйтеп куя:
— Тукай белән Такташ! Алар минем сөекле шагыйрьләрем иде. Алар һәрвакыт өстәлемдә иделәр... Тукайлар, Такташлар рухы белән тәрбияләнеп үскән бу батыр очучы бер үзе дошманның 8 самолетын, иптәшләре белән берлектә тагын 3 самолетын бәреп төшерде”.
Күрәсез, Такташ Казан урамнарында, дусларының йөрәкләрендә, көтепханә шүрлекләрендә генә калмый, ул батыр совет очучысының күңеленә ияреп күккә менә. Ләкин бу менүендә инде ул ак болытлар арасында очып йөрүче мифик газраиль белән сугышу өчен түгел, ә бәлки кешелек дөньясының реаль газраильләре, фәннең, культураның, мәрмәр сәнгать сарайларының ишекләрен бикләргә маташучы, тормышны тоташ кара төнгә әйләндерергә омтылучы газраильләр белән — Гитлер бандалары белән көрәшү өчен менә. Орденлы капитан Ишеев, Татгосиздат сотруднигы Сәгыйть Фәйзуллинга язган хатында, дошманны көнбатышка таба куып баручы совет солдатларының уртак күтәренке настроениесен сөйләп килә-килә дә, ниһаять, Такташ шуклыгына мөрәҗәгать итеп,
“Ярый, җир безнеке булыр,
Моннан шагыйрь узды.
Ачулансак,
Шлем кидертербез айга да” дип тәмамлый. Шулай итеп, безнең җирдә туган, бездәге социал давылларны кичергән, кеше акылы белән түгел, үз акылы, үз хисләре аша кичергән, ялгыша-ялгыша килеп, ниһаять, мәңгелек хакыйкатьне төшенгән һәм безнен киребез турында:
Ах, мин бу жир өстен артык сөйдем бугай,
Артык сөйдем аның гөлләрен.
Һәрбер буйга житкән каен кызын
Усак егетеннән көнләдем” дип җырлый алган шагыйрь, безнең Такташ, безнең Һади абый, безнең Сыркыды егете бүген әнә шул жир өчен сугыша, тәне белән сугышмаса, рухы белән сугыша. Һәм әнә шул җир, Такташ мәрхум сөйгән җир имин булсын өчен, аның өстендә яз көннәрендә каз бәбкәләре пипелдәп йөрсен өчен, аның өстендә Такташ мәрхум ярата торган Тамбов урманнары шаулап торсын өчен, аның өстендә алсу таңнар һәм моңсу шәфәкълар янып торсын өчен, һәм иң әһәмиятлесе: аның өстендә кешеләр, дәртле, ялкынлы, хисле кешеләр яшәсеннәр өчен — безнең солдатларыбыз дошман өстенә поход баралар һәм алар белән бергә Такташ та бара.