Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫЗЫЛ СУГЫШЧЫГА

Җиңеп чыккач туган илем зур сынауны,

Тар-мар иткәч үлем алып килгән яуны;

Соңгы тупның тавышы тынгач ил өстендә,

Яңгырагач җиңү маршы җир өстендә;

Мәңгелеккә үч алынгач дошманнардан,

Түләтелгәч һәр тамчыга мең тамчы кан;

Төзәлгәчтән илнең тирән яралары,

Яшәргәчтән тапталган кыр-яланнары;

Күк йөзендә кан шәүләсе юылгачтан,

Чәчәкләрдән күккә ал нур сузылгачтан;

Йезләрениән курку киткәч балаларның,

Керфегендә! яшьләр кипкәч аналарның;

Яңгырагач кошлар та|вышы далаларда,

Тыныч суккан чүкеч тавышы калаларда;

Шулай данлы тәмам иткәч сугышны без,

Шул вакытта сиңа, кызыл сугышчыбыз,

Корьичтан да корыч һәйкәл без корырбыз,

Ул Һәйкәлгә үткен кылыч тоттырырбыз

Һәм куярбыз аны яңа чиккә илтеп,

Һәр дүрт яктан күренә торгаң, биек итеп.

Торыр шунда күтәреп ул мәгърур башын,

Ерак ташлап кисәтүле күз карашың,

«Тагын кемнәр йөри анда?» дигән төсле,

Дәһшәтле бер хәрәкәткә килгән төсле.

Күргән чакта дуслар аны таңга калыр,

Әгәр аны дошман күрсә, курку алыр:

Хәтерләп ул узганнарны шул чагында,

Катып калыр куркуыннан алмый тын да.