Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУРЧАК ТЕАТРЫ

 

(Казан Дәүләт Курчак Театрына X ел тулу уңае белән)

Гади курчакны хәрәкәткә китерү аша мәгълүм бер темага тамаша күрсәтергә тырышу бик борынгыдан килгән сәнгать. Революциягә кадәр бу курчак уйнату эше, бигрәк тә, балаганнарда, базарларда таралган эш иде. Ул вакытта бу курчакны “Петрушка” дип атыйлар һәм аның уены, таяк белән кыйнашу, сүзләре дә курчак уйнатучының авызына сыбызгы кабып тупас, дорфа сөйләүләреннән тора иде. Революциядән соң бу төр сәнгать, дөньяда күрелмәгән рәвештә үсә, формасы белән катлаулы төскә керә һәм халык арасында, бигрәк тә, балалар арасында, популяр театр булып китә. Курчак театры өчен махсус пьесалар языла башлый һәм аның сәхнәсендә реаль вакыйгаларны чагылдырган матур әсәрләр туалар. Аның сәхнәсендә инде, “Петрушкалар” гына булмыйча, халык әкиятләрендәге геройлар гәүдәләнә. Рус һәм Европа класси кларының әсәрләрендәге образлар сәхнәгә баса: А. С. Пушкинның “Алтын әтәч”е, “Алтын балыг”ы, А. П. Чеховның “Каштанка”сы, Лев Толстойның балалар өчен язган әкиятләре, Крылов мәсалләре бер-бер артлы курчак театры сәхнәсендә урын ала башлыйлар.

Бу эшне иң югары баскычка күтәрүче, хәзерге үзәк Мәскәү Дәүләт Курчак Театрының житәкчесе С. Образцов була. Ул курчакларны акыл җитмәслек осталык белән хәрәкәткә китерүче артист. Аның кулындагы курчакның хәрәкәтләнүе, җанлылыгы, чын кеше, актер булдыра алмаслык уеннарны тудыра ала. Образцов техникасы СССР да күп таралып өлгергән курчак театрлары арасында бик тиз жәелеп китә, шуның нәтиҗәсендә, курчак театрлары сәхнәләрендә искиткеч эшләр эшләнә башлый. Курчак театры сәхнәсендә зур кешеләр уйный торган театр сәхнәсендә күрсәтелергә мөмкин булмаган эшләрне эшләп күрсәтеп була. Хәтта кинодагы мөмкинлекләрне дә курчак театры сәхнәсе мөмкинлекләре белән чагыштырып булмый. Бу сәхнәдә бөтен эшне күрсәтеп була. Мәсәлән: сәхнәдә барлык төрдәге хайваннар, ерткычлар, кошлар, еланнар, балыклар, бөҗәкләр, хәтта микробларның да катнашулары мөмкин. Вакыйгаларның, йортта, урманда, бакчада яки башка урыннарда гына түгел, башка сәхнәләрдә күрсәтергә мөмкин булмаган рәвештә, өстәл астында, шкаф тартмасы эчендә, су. эчендә, яфрак өстендә, нинди дә булса кош оясында яки шуларга ошашлы теләсә нинди урыннарда баруы да бик мөмкин. Берәр хайванны кырык кисәккә тураклау, зур-зур небоскребларны секунд эчендә хәрабә хәленә китерү, озын бер эшелонны күккә күтәртү һәм акылга сыймаслык башка бик күп кызыклы хәлләрне теләгәнчә итеп күрсәтергә мөмкин. Шуңа күрә, бу театр — формасы белән искиткеч һәм төзелеше белән бик гади бер театр. Бу театрдагы артист үзе ширма артында яшеренгән хәлдә кулына киертелгән курчакны хәрәкәтләндереп, ир кеше — баланы, хатын-кызны, киресенчә, хатын кеше — ирне, пьесада берничә рольне бер үзе башкарып чыга ала. Шушы рәвешчә, совет курчак театры гадәттән тыш тиз үсте һәм СССР да яшәүче барлык халыклар арасында киң күләмдә таралып китте. Хәзерге көндә Үзбәк, Грузин, Украина, Башкырт һәм башка республикаларда Дәүләт курчак театрлары яшәп киләләр. Безнең Татарстанда курчак театры 1932 нче елда төзелә. Ул әле беренче оешкан көннәрендә үзешчән түгәрәк рәвешендә генә була. Казан үзәк пионерлар клубында М. Л. Майская тарафыннан оештырылган бу театр, пионерлар һәм укучы балалар арасында бик тиз авторитет казанып ала һәм тиз арада Дәүләт Курчак театры итеп оештырылып җибәрелә. Театрны юлга салучы һәм аны оештыручы, бу эшнең техникасы белән таныш булган кеше — художник һәм режиссер — С. М. Мерзляков иптәш. Аның тарафыннан “Өч дус”, “Йөгерек-сикерек” шикелле пьесалар язылалар һәм сәхнәгә куелалар.

Шулай ук ул “Каз бәбкәсе”, “Алтын балык” исемле әсәрләрне дә сәхнәгә куя. Аның тырышлыгы аркасында театрның татар группасы төзелә. Шул вакытларда яшәгән яшь татар тамашачылары театрының артист-артисткаларыннан Мәрьям Хисамова, Фуат Таһиров, Рөкыя Хәбибуллина, Сара Вәлиуллииа, Вәли Гаффаров, Хәят Сабитова иптәшләр курчак театрына эшләргә керәләр һәм Мерзляков җитәкчелегендә курчак белән идарә итү техникасын үзләштерү эшенә керешәләр. Татар группасы төзелү белән, курчак театры өчен татарча оригинал әсәрләр дә булдыру кирәклеге алга килеп баса. Иң беренче булып Г. Тукайның “Кәҗә белән сарык” әсәре, Таһиров һәм Хәбибуллина иптәшләр тарафыннан сәхнәләштерелә. Русчадан “Өч дус”, А. П. Чеховның “Каштанка”сы тәрҗемә ителә. Яшь драматург Шаһиморатов Зәйни тарафыннан Г. Тукайның “Шүрәле”се сәхнәләштерелә. Язучы Г. Халик Садрый тарафыннан “Әкият” исемле пьеса язылып, сәхнәгә куела. 1934 нче елны театрның эше яңадан үсеп китә һәм бу үсеш талантлы режиссер, шушы эш буенча махсус белем алган Сәләх Хөсни иптәшнең художество эшләре җитәкчесе итеп билгеләнүенә бәйләнгән. Шулай ук, тәҗрибәле художник-скульптор П. П. Троицкийның шул елларда театрда эшли башлавы да бу уңышларга сәбәп була. Сәхнәдә кую өчен зур тәҗрибә сорый торган әсәрләрдән “Зур Иван”, “Әкият” шикелле әсәрләр куела башлау һичшиксез коллективның югары мастерлыкка ия булуын күрсәтеп тора. Курчак уйнатуда моңарчы өч төрле система яшәп килә, курчакларны сәхнә тартмасыннан өстә торып җепләр аша идарә итү. Бу система белән хәрәкәткә китерелүче курчакларны “Марионеткалар” дип йөртәләр. Мондый курчаклар күбесенчә биюгә генә оста булалар һәм сөйләү, җырлау шикелле эшләрне эшли алмыйлар. “Марионеткалар”ның курчак булу ягыннан уңай яклары шунда, алар сәхнәдә бөтен гәүдәләре белән күренә алалар һәм сәхнәнең идәненә басып хәрәкәт итәләр. Ләкин хәзерге вакытта бу системадагы курчаклар бик кулланылмыйлар, чөнки иң нык кулланыла торган курчаклар “Петрушкалар. Петрушкалар исә идәнсез сәхнәдә хәрәкәт итә торган курчаклар. Аларны идарә итү, сәхнәнең астыннан торып эшләнә. Шуңа күрә алар сәхнәдә билдән югары өлеш гәүдәләре белән генә күренәләр.

Петрушкаларның уңайлылыгы шунда, алар йөз хәрәкәтләренә, гәүдә һәм кул хәрәкәтләренә бай булалар. Аларның аяклары булса да, алар асылынып кына торалар, йөрү сәләтенә ия түгелләр. Бу төр курчакны артист кулына киертеп, бармаклар хәрәкәте аша идарә итә. Кайбер спектакльләрдә, марионеткалар белән петрушкаларның хәрәкәтләрен бергә кушып эшләүләр дә булгалый. Бу вакытта инде артистка, сәхнә тартмасының өстеннән дә, астыннан да идарә итәргә туры килә. Болай эшләү кайбер эффектларны тудырса да, идарә итү ягыннан бик кыен. Өченче төрле система, ул әле иң яңа система; монда инде курчаклар үзләренең бөгелеш рычагларына беркетелгән чыбыклар ярдәмендә хәрәкәтләнәләр. Мәсәлән, курчакның терсәкләренә рычаг рәвешендә каты тимер чыбыклар беркетелгән була. Бу чыбыкны актер, үзе аста торган хәлендә, өскә күтәрә, шуның аркасында курчакның куллары бер аска, бер өскә күтәрелеп хәрәкәт итә башлый. Мондый чыбыкларны курчакның муенына һәм башка хәрәкәткә килә алырлык урыннарына да беркетергә мөмкин. Шуның нәтиҗәсендә курчак сәхнәдә бик иркен хәрәкәт итә ала.

Икенчедән, курчакның гәүдәсен гадәттәгедән зуррак итеп эшләргә дә зур мөмкинлекләр туа. Тулаем алганда, бу системадагы курчаклар, техник мөмкинлекләр ягыннан иң өстен конструкцияле курчаклар булып тора. Ләкин бу курчак белән идарә итә белү артисттан зур осталыкны да сорый. Шуңа күрә, курчак белән идарә итүгә күнегеп җитмәгән кеше бу курчак белән эш итә алмый. Менә мондый иң югары конструкцияле курчак белән эш итүне бездә беренче булып режиссер С. Хөсни практикага кертә, пәм мондый курчаклар беренче мәртәбә Әкият постановкасында кулланыла. Бу эш театр коллективында иң катлаулы курчаклар белән дә эш итә алу дәрәҗәсенә күтәрелгән мастерлар җитешкәнен күрсәтеп тора. Шулай итеп, Казан Дәүләт Курчак театры коллективы үзенең иҗади эшендә үскәннән-үсеп баруын күрсәтте һәм 14-декабрьда ун еллык бәйрәмен үткәрде. Кеше белән курчакның сәхнәдә бергәләп эш итүен күрсәткән Зур Иван пьесасы да шундый иҗат юлында эзләнү постановкаларының берсе итеп саннарга кирәк. Монда инде сәхнәдә курчак кына уйнамыйча, кеше үзе дә курчак белән бергә сәхнәгә чыга. Бу бик кызыклы алым. Шуның белән бергә бик катлаулы бер эш. Монда мастерлыктан башка эш итү һич мөмкин түгел. Театрда мондый мастерлар булып, Рычков, Хисамова, Таһиров иптәшләр саналалар. Курчак театры күчмә рәвештә эшләү өчен иң уңайлы театрларның берсе.

Беренчедән, аның коллективында артистлар 6—7 кешедән генә тора. Декорацияләр дә күп түгел һәм җиңел. Шуңа күрә театр һәр ай саен унар мең кешегә үзенең постановкаларын күрсәтә ала. Театр Казан мәктәпләрендә постановкалар кую белән чикләнмичә, Татарстан районнарына, колхозларга да чыгып эш итә. Постановкалар балалар тарафыннан бик яхшы кабул ителәләр һәм аңа олылар да рәхәтләнеп киләләр. Ватан сугышы барган вакытта театр түбәндәге постановкаларны куйды: ЗУР Иван, Сугышчан Петрушка, Нәфрәт чәчәкләре, Немец генералы ничек итеп дуңгыз баласы белән сугышты.

Коллектив, постановка аша агитация алып бару белән бергә колхозларда үткәрелә торган политик, хуҗалык эшләренә дә булышлык күрсәтә. Бу кыю һәм җитез артист-артисткалар өчен, яңгырда, буранда көненә 20-30 километр ераклыкны үтеп, авыл саен постановкалар куеп йөрү берни түгел. Чөнки алар үз эшләренең нәтиҗәләрен күреп рухланалар. Ун еллыкка багышланып куелгйн Чуртан балык кушуы буенча әкияте— бу көнгә иң лаеклы постановка. Көлмәс һәм Куян ролендәге Хисамова, Патша ролендәге Вәлиуллина, Аю һәм генерал ролендәге Гаффаров, Анакай ролендәге Хәбибуллина иптәшләр соклангыч рәвештә яхшы уйнадылар. Емелья ролендәге Таһиров иптәш аеруча осталык күрсәтте.

Җансыз курчакларга җан бирүче, үз күңлендәге тойгыларны шул курчаклар аша тамашачыга җиткерә алучы, балаларны тәрбия итүдә яна әмәл тапкан җитез мастерларның, зур хезмәтләренә сокланмый калу мөмкин түгел. Шуның өчен дә театр коллективында хөкүмәтнең югары бүләген алган кешеләре дә бар. Артистка Мәрьям Хисамова Хезмәттәге батырлыгы өчен медале белән, күп кенә иптәшләр Татарстан хөкүмәте һәм Мәгариф Халык Комиссариатының почет грамоталары белән бүләкләнделәр. Театр үзенең ун еллык иҗат эшен дә нык үскәнлеген танытты.

Киләчәктә аның тагы да үсәчәгенә өмет багларга урын бар. Шуның белән бергә, алдагы көннәрдә татар группасында татар телендә яңа оргинал әсәрләр куелуын теләргә кала.