КИРОВ ЯШИ!
Бу истәлекләрнең авторы — Софья Львовна Маркус 1905 елдан бирле большевиклар партиясе сафында эшләп килә. Ул безнең онытылмас Мироны чыбызнын семьясына бик якын торган кешеләрнең берсе (М. Л. Маркус —С. М. Кировның хатынының апасы).
Соңгы елларда С. Л. Маркус иптәш Ленинград шәһәрендәге Киров музеена жнтәкчелек иткән. Сергей Миронович Киров турында иин беренче тапкыр 1909 елны Владикавказга килгән чагымда, үземнең сеңлем Мария Львовнадан ишеттем. Ләкин ул чакта миңа Киров белән "танышырга туры килмәде.
Бераздан соң мин тагын Владикавказга килеп төштем. Вокзалда мине сеңлем — Мария Львовна каршы алды; без җәяүләп кенә шәһәргә юнәлдек. Менә шул чакта ул кинәт кенә миңа сөйли башлады:
— Хәтерлисеңме, мин сиңа үзебезнең яңа сотруднигыбыз — Сергей Миронович турында әйткән идем? — диде ул. — Мин аңарга тиздән апам монда килә, ул революционерка дип сөйләгәч, ул синең белән таныштыруымны үтенде. Яле, танышыгыз әле!
— Син нигә алай сөйләп йөрисең,— дим мин борчыла башладым, — ә ул мине тоттырса?
Мария Львовна мине тынычландырырга ашыкты:
— Ни юкны сөйлисең, ул үзе дә революционер бит, — диде. Шул ук көнне кичен без таныштык — ул кич минем хәтеремдә һич онытылмаслык булып урнашып калды. Без Мария Львовнаның өендә, өстәл янында, өчәү таң атканчы бик юзак сөйләшеп утырдык.
Сергей Миронович ул вакытта мин яшәгән Петербургтагы революцион хәрәкәт белән, студентларның настроениеләре белән, партия эшенең торышы белән аеруча кызыксынганы хәтеремдә.
Мин сөйлим, ә ул, ара-тирә сораулар бирә-бирә, бик игътибар белән тыңлый иде. Мин шул чакны ук аның характерлы бер ягын күрә алдым: аның үзе белән сөйләшүчене бик оста тыңлавы һәм сүзне үзе өчен кирәк булган якка юнәлтә белүе, һәм сүзен бик оста, үлчәп сөйләве мине таңга калдырды.
Сергей Миронович бик матур итеп көлә, бик оста һәм күңелле итеп шаярта иде. Аның шаяртулары һәм җанлы көлүе миңа бик яхшы тәэсир иттеләр.
1921 елның көзендә мине Кавказга — Таулылар республикасында, Грузиядә һәм Әзербайҗанда хатын-кызлар арасында эшләүне рәткә салырга җибәрделәр. Ул чакта Сергей Миронович Әзербайҗан Коммунистлар Партиясе Үзәк Комитеты секретаре булып эшли иде. Бакуда мин Кировлар өенә төштем һәм һәр кичне Сергей Мироновичны күрә торган идем. Без икебез дә эштән бик соң гына кайтабыз, аш ашаганнан соң ярты төн буенча диярлек сөйләшеп утыра идек. Менә шушында, Бакуда, мин беренче тапкыр Сергей Мироновичның речь сөйләгәнен ишеттем. Мин ул көнне һич тә онытачак түгелмен. Сергей Миронович халыкара күләмдәге ниндидер бик зур бер вакыйга уңае белән оештырылган митингта сөйләде.
Озын, зур зал, сәхнәдәге өстәл һәм рампа яныда баскан хәлендә речь сөйли торган Сергей Миронович бүгенге кебек күз алдымда тора. Ул речен ораторларның күбесе кебек гади генә башлады. Ләкин халык, сихерләнгәндәй, бик тиз арада тып-тын булып калды, барлык кешеләрнең күзе Сергей Мироновичка текәлде. Ул һәрбер сүзендә яңгырап торган чиксез көчле логикасы белән, тирән большевистик ышанганлыгы белән һәм принципиальлеге белән кешеләрне үзенә буйсындырды. Кировны тыңлый торган кешеләр аның ыргылып алга барырга чакыра торган җанлы, кызу һәм көчле фикерләреннән башка яшәмиләр иде инде. Аның реченең ахыры чын-чыннан искиткеч булды. Ул массалар белән өзлексез багланышта булган халык трибунының пафосы иде. Бу моментта миңа Киров ничектер үсеп, күз алдымда чиксез зураеп киткәя һәм залда анда аерым кешеләр түгел, бәлки ниндидер бер бердәм, бөтен зат утыра кебек булып күренде. Шунсы шиксез иде: әгәр дә бу моментта Киров безне ватаныбызның дошманнарына каршы сугышка алып китсә, без, бер генә минутка да икеләнмәстән, барыбыз да бер кешедән аның артыннан кузгалыр идек.
Киров массага менә шундый көчле йогынты ясый торган иде. Владимир Ильич Ленин үлгәннән соң Сергей Миронович белән очрашуым минем хәтеремдә бик нык урнашып калган. Ул кайгылы төннәрдә Сергей Мироновичның кичерешенең тирәнлеген сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Мин Сергей Миронович белән Москвада Серго Орджоникидзе квартирасында берничә тапкыр очраштым. Бөек Сталинның якын көрәштәшләре булган бу ике кешенең чиксез, дуслыгын дулкынланмыйча күзәтү мөмкин түгел иде. Мондый бер моментны хәтерлим — ул минем исемдә бик нык сакланган — Сергей Миронович белән сөйләшкәннән соң мин китәргә җыендым. Мине озатырга алар алгы бүлмәгә икәү дусларча кочакланышып чыктылар. Ике дусның —Сергей Миронович белән Серго Орджоникидзе- ның гадәттән тыш якын булулары турында уйлаганда минем күз алдыма һәрвакытта да шушы картина килеп баса. Сергей Миронович ВКП(б) ның Ленинград Өлкә һәм Шәһәр Комитетлары секретарьлары булып эшләгән вакытында мин берничә тапкыр Ленинградка килдем, һәр килүемдә дә мин Кировларга төшә торган идем.
Мин ул вакытларда Сергей Миронович белән якыннан очрашып, аны өн эче обстановкасында күрү бәхетенә ирешә алдым. Сергей Миронович бик үзенчә ял итә торган иде. Ул бик сирәк чакларда гына диванда ятып тора. Гадәттә ул үзенең көндәлек эшенә бәйләнеше булмаган нинди дә булса бүтән бернәрсә белән шөгыльләнеп ял итә иде. Сергей Миронович ял иткән чагында үзенең ау мылтыкларын тазартырга, верстакта нәрсә дә булса эшләргә, нәрсә дә булса юнарга, үзенең ау итекләрен тазартырга ярата иде.
Эш арасында ял иткәнндә Сергей Миронович безгә аучылык турында, үзенә ошаган китаплар турында сөйләргә ярата. Кайчакта ул үзе турында сөйләргә керешә һәм аның бу сөйләүләрендә көлке гаять күп була торган иде. Сергей Миронович гаҗәп оста сөйли белә иде. Кичен ул музыка тыңлап ял итәргә бик ярата. Радио буенча бирелә торган операларны аның кәефләнеп тыңлавын күрү үзе әллә ни тора иде. Көндезге ашны ашаганнан соң өстәлдән бар нәрсә дә җыештырылып алына һәм Сергей Миронович шушы аш өстәле артына ук эшкә утыра. Ул үзенә Смольныйдан китерелгән искиткеч күп материаллар һәм хатларны карап чыга, аларга кызыл һәм зәңгәр карандашлар белән билгеләр ясый, райком секретарьлары, хуҗалык работниклары, партия һәм совет работниклары белән телефон аркылы сөйләшә торган иде. Ул һәр төнне диярлек иптәш Сталин һәм Орджоникидзе белән телефон аша сөйләшә торган иде. Сергей Миронович ВКП(б) Өлкә Комитеты һәм Шәһәр Комитеты секретариатларына, бюро һәм пленум утырышларына бик нык хәзерләнеп бара. Ул бу утырышлар өчен хәзерләнгән материалларын барсын да баштай аяк укып чыга, аларга билгеләр сала, үзенең блок-нотына кирәк урыннарын күчереп язып ала торган иде.
Ул бер вакытны миңа:
— Докладның үзәген тотып алу — минем өчен иң авыры шул, — диде. Сергей Миронович һәрбер докладын да бик күп энергия биреп хәзерли; докладының планын бик нык уйлап чыга, гаять күп фактик һәм цифр материаллары туплый иде. Гдов сланецларын эшкәртүгә каршы торган ышанмаучылар һәм бу эшкә аяк чалып килгән корткычларга каршы Сергей Мироновичның нинди яык көрәшкәне бик яхшы билгеле. Мин мондый бер хәлне хәтерлим.
Бер көнне Сергей Миронович, кулына нәрсәдер тоткан килеш, минем яныма килде дә миңа бер сланец кисәген күрсәтеп:
— Бу нәрсә? Бу ташмы, әллә берәр минералмы? — дип сорады. Мин аптырап:
— Белмим, — дип җавап бирдем. Мин сланецны әле беренче тапкыр күрә идем. Сергей Миронович кабинетындагы камин янына килә төшеп:
— Я, сез ничек уйлыйсыз, ул янармы? — диде. Каминдагы утыннарга ут төртте дә, алар өстенә кулындагы сланецны салды. Сланец гаҗәп кызу яна башлады. Ә Сергей Миронович сланецның ничек янганына карап елмайды һәм:
— Ә “алар” сланец янмый диләр. Большевикларда ташлар да яналар шул, — дип куйды. Сергей Миронович иптәш Сталинга бик якын иде, ул иптәш Сталин турында искиткеч тирән мәхәббәт, хөрмәт белән, аны чиксез олылап сөйли торган иде. Сергей Миронович үзенә аерым бер хисләнү белән болай ди иде:
— Әгәр дә сез Иосиф Виссарионовичны мин белгән кебек белсәгез, Сталинның нинди кеше икәнлегенә төшенер идегез. Зур кеше ул, бөек юлбашчы ул. Сталин Лениннан соң безнең партиябезне тайпылышларга каршы нәкъ үз вакытында каршы юнәлтә белгән бөек кеше ул. Әгәр дә Сталин булмаса без социалистик төзелештә мондый искиткеч уңышларга һичбер вакытта да ирешә алмас идек. Ә нинди сизгер, нинди искиткеч тыйнак кеше ул. Сталинны белгән кеше аны яратмый булдыра алмый ул!
Сергей Миронович иптәш Сталинның телефонда үзен көтеп торуына һич тә юл куя алмый торган иде. Ул Москвадан булган телефон звоногын гади телефон звоногыннан һичбер ялгышмастан аера һәм шул вакытта ук телефон янына барып җитә. Ләкин моның өчен барыбер бераз вакыт кирәк була иде.
Шуннан соң Сергей Миронович иптәш Сталин шалтырату белән үк шул ук секундта ук телефон трубкасын кулына алырлык булсын өчен, аш бүлмәсенә шундый ук телефон куйдырды. Сергей Миронович ватаныбызның оборона куәтен ныгытуга, Кызыл Армиябез белән Кызыл Флотыбызны ныгытуга гадәттән тыш күп игътибар бирә иде. Ул сугышчылар белән командирларның хәрби һәм политик хәзерлекләрен даими рәвештә һәм бик нык күзәтеп бара, еш кына Кызыл Армия лагерьларына барып килә, ннспекцион атуларга йөри иде. Германиядә фашизм көчәя барган саен, бигрәк тә анда гитлерчылар өере власть башына менеп, фашистик агрессорларның хәрби һөҗүм итү куркынычлары турыдан-туры Советлар Союзына яный башлагач, Сергей Миронович аеруча басым белән болан диде: „Күз алдыбызда үсә барган сугыш куркынычы каршында без оборона мәсьәләләренә иң җитди һәм иң нык игътибар итәргә тиешбез...
“...Үзенең погромчылык идеологиясе, үзенең антисемитизмы, үзенең югары һәм түбән расалар турындагы сөйләнүләре, үзенең идеяләре даирәсе белән герман фашизмы рус кара груһчылары оешмаларына, Михаил Архангел партиясенә үтә кардәш булып тора”.
Сергей Миронович җир өстенә күтәрелгән фашизм болытлары кешелек дөньясы өчен нинди зур куркыныч тудырганлыгын күп тапкырлар аеруча басым белән әйтә һәм урта гасыр ерткычлары өстеннән алдагы көрәштә җиңеп чыганагыбызга тирәннән ышанганын белдерә килде.
Безнең көчебезгә, совет халкының көченә тулысынча ышанган, анык җиңелмәслегенә иман китергән Сергей Миронович фашистик агрессорларга каты кисәтү ясап болай ди торган иде: “Үзләренең өметсез эшләрен Советлар Союзы исәбенә рәтләргә тели торган барлык бәндәләребезнең фронтта дошманны тулысынча тар-мар итүне оештыра алачагыбызны белеп торсыннар”.
Җир өстенә фашизм болытлары күтәреләләр иде. Сергей Миронович бу кара болытлар таркатылмыйча торып, кешелек дөньясы тынычлык тапмасын алдан күрә белде. Фашистлар яллап җибәргән кабахәт үтерүче Сергей Мироновичның гомер юлын өзде, ләкин Дәһшәтле исем — Киров алып бара Ленинград батальоннарын. Фашистлар Сергей Миронович Кировны үтердек дип уйладылар, ләкин алар буген Ленинградны саклап сугышучы һәрбер патриотта, безнең изге совет җиреннән кабахәт фашист өерләрен себереп түгә торган сугышчылар һәм командирлар сафларында шушы бөек шәхес белән — С. М. Киров белән очрашалар, һәм ул аларга аяусыз үлем илтә.