ӘХТӘМОВНЫҢ ҖАВАБЫ
- Украинаның җәйге тын төне. Бөек шагыйрь Гоголь нәкъ менә шушы төн турында җырлагандыр төсле. Ул шундый серле.
Йолдызлар, алма агачларының яфракларын аралап, безгә карыйлар. Бу ике татар малае нәрсә турында сөйләшә икән, дип белергә телиләр ахырсы алар. Ә бездә сүзнең очы-кырые юк. Алма агачы төбендә, икебез бер шинель астында рәхәтләнеп сузылып ятканбыз да, үткәннәр, хәзергеләр һәм киләчәкләр турында төкәнмәс гәп куертабыз. ...
Безнең Идел буенда да алмагачлары май аенда ап-ак чәчәк аталар. Безнең Идел буенда да көзнең алтын көннәрендә кечкенә сеңелләр үзләренең абыйларын-кызарып пешкән алмалар белән сыйларга яраталар. Бик ерак ич безнең туган ил. Сагынып көтә анда нечкә бил.
Без үзебез дә өзелеп сагынабыз Идел һәм Кама буйларын, иркәләнеп борылып аккан Мишә суларын...
Ә шулай да без үзебезне данлы Украина җирендә дә үз өебездә дип хис итәбез. Без аның шау чәчәккә күмелгән алма бакчалары белән зур гармониядәге ак өйле хуторларын яраттык. Без аның йомшак агышлы, нечкә тойгылы җырларын яраттык. Без аның мәңге шат көләргә дин үскән сылу кызларын яраттык. Яратмаска мөмкинме соң? Бөек Украина туфрагын азат итү өчен аңар Идел-Дошман күзен ачырмаган,
Күренгәнне качырмаган,
Мушкасына элеп алган,
Әйләндереп жпргә салган
Үткер күзле, ут йөрәкле
Әхтәмовка мактау һәм дан!
Йорт улларының да каны сеңде. Ерак Татарстан егетләре батырлыкта башкалардан калышмадылар. Алар, киң Ватаныбыздагы бүтән милләтләрнең гайрәтле уллары белән бергәләп, Украинаның безгә якын тирән шахталарын, шәһәр һәм хуторларын яңадан азат һәм шат тормышка кайтарып, дошманны аяусыз куып, үч давылы булып, алга агылалар. Шуларның берсе турында, бөтен фронтта даны яңгыраучы снайпер өлкән лейтенант Әхтәмов турында сүз бара бүген. Үзе азат иткән хуторның алма бакчасында төн үткәргән чагында үзенең Казанын сагынып, аның театрларын һәм композиторларын сорашкан Хәлим иптәш турында язарга телим мин бүген.
2. Ул 24 яшендә генә әле. Ләкин аның тормышы нинди бай. Том-том китаплар өчен материал бирерлек. Бөек Ватан сугышы елларында ничаклы үскән бу егет. Сүнмәс дан билгесе булып, аның күкрәген ике Кызыл Йолдыз ордены, бер Кызыл Байрак ордены һәм Гвардия значогы бизи.
“Батыр егет яу күрке” дигән бабайлар. Кайсы гына фронтта булса да, нинди генә постка куелса да, Әхтәмов үзенең дә, иптәшләренең дә йөзенә кызыллык китермәде. Ул батальон командирында связъной иде, взводта командир ярдәмчесе иде, — рота командирлыгына күтәрелде, үзенең тырышлыгы, хәрби эшне күңел биреп өйрәнүе аркасында, Кызыл Армия офицеры дигән мактаулы исемне алды. Еш кына үлем белән күзгә күз карашырга туры килде аңар. Ләкин ул өрекмәде.
Кыюлыкка кушылса осталык, Үлем үзе поса бер читкә, Дошман көче куркынычлы түгел Елдам куллы батыр егеткә — дип әйтеп була Әхтәмов турында. Әхтәмов берничә тапкыр каты яраланды. Ләкин күп кан агып тәне хәлсезләнгән чакларда да аның йөрәгендә чиксез көчле үч тойгысы дөрләде. Ул бер генә нәрсә теләде — тизрәк терелергә дә, тизрәк яңадан сугыш эченә керергә һәм фрицларны күбрәк дөмектерергә...
- Узган елның август башында иде бу. Разведкада чагында сержант Әхтәмов белән кызылармеец Абдульманов өстенә унөч немец ташланды. Әхтәмов, күз ачып йомганчы, граната бәрде. Унөчтән биш калды.
Берсен Әхтәмов приклад белән тончыктырды. Икесенә штык кадады. Икесен Абдульманов дөмектерде. Шул ук көнне бер немец снайперы Әхтәмсвның сул аягын яралады. Ләкин Хәлим сугыш кырын ташлап китмәде. Иптәшләре аңар шунда гына перевязка ясадылар. Әхтәмов, яшеренеп, сабырлык белән күзәтеп ятты һәм кичкырын инде теге немецның да башына җитте. Әхтәмовның снайперлык хисабы әнә шулай башланып китте. Бу хисапның кәннән-көн арта баруы Әхтәмовның үз-үзенә ышанычын арттырды, ләкин аның башын әйләндермәде. Армыйча-талмыйча ул үзенең осталыгын күтәрде, дошманны эләктерү өчен мең төрле хәйлә кулланырга өйрәнде.
— Бер вакытны, — ди, Әхтәмов сөйли, — су буенда бер үгез үлән ашап йөри. Немец блиндажын яшел үлән белән маскировать иткәннәр. Үгез амбразура турына килә. Бер атудан аны егып ташлыйм. Үгез аркылы бернәрсә дә күренмәс булганга күрә, немецлар аны таяк белән төрткәли башлыйлар. Кузгата алмыйлар. Байтак вакыт үтә. Кич җитә башлый. Блиндаждан 4 немец чыгып, үгезне өстерәргә тотыналар.
Дүрт атуда дүртесен дөмектерәм. Билгеле, үгез кызганыч. Немец үгезгә тормый; Ну бит аны барыбер үтергән булырлар иде! — дип сүзен бетерә Хәлим. Снайперлык хисабы башланып нәкъ 4 ай үткәч, 1942 елның 8 нче декабрендә Әхтәмов үтергән фрицларның саны 151 гә тулды. Шул көнне ул партия билеты алды. Кыю егет бу моментта ничектер каушап калды. Әйтәсе килгән кайнар сүзләр каядыр югалды. Ул тик бер генә җөмлә белән канәгатьләнде:
— Немецларны тагын да күбрәк кырырмын...
* * *
Әхтәмов үзенең сүзендә торды. Днепрның сул ягында ул 417 немецны чәнчелдергән иде, хәзер инде үзенең изге эшен Днепрның уң ягында дәвам иттерә. Безнең туфрагыбызны немец дигән нәҗес таптый әле. Ул безнең шәһәр һәм авылларыбызны яндыра. Сеңелләребезне мыскыл итеп бәхетсезгә калдыра. Аларны еланнар иленә — соры Германиягә куа. Сабый балаларыбызны бензинга манып шырпы сыза. Шуларнын бөтенесе өчен Әхтәмов үч ала. Илебездә соңгы фриц юк ителмичә, үч суынмас. Снайпер винтовкасы ял итмәс. Егет йөрәге тынычланып типмәс.
—“Йөз немецны дөмектергәч, туктап калма. Йөз дә беренчесен мушкаңа ал. Йөз түбән капландырып төшер мәлгунне!” дигән иде татар халкы үзенең сәлам хатында. Бу хатка Әхтәмов лаеклы җавап бирде. Әле яңа телеграмма килде. Хәлим Әхтәмов 457 нче мәлгунне капландырып төшергән.
Кадерле укучым! Син, тирән канәгатьләнү тойгысына бирелеп бу сан белән танышканда, ул сан инде тагын арткан булыр.
Хәрәкәттәге армия.