ИКЕ ДУС
Тар гына окопта ике егет, ике дус, бер-беренә якын ук килеп сыенышып, команда көтеп ята. Команда булу белән үк алар, урыннарыннан сикереп торып, алга ташланачаклар. Каршыдагы тимер чыбык киртәне үтәчәкләр һәм, башка бик күпләр белән бергә, шәһәргә бәреп керәчәкләр. Шәһәр алынырга, немец-фашист коллыгыннан азат ителергә тиеш. Бөек Маршалның приказы шундый. Төньяктан салкын җил исә. Ул, каты кар бөртекләрен себереп, окоп эченә куып кертә, аларны дусларның битләренә, күзләренә сибә, якаларына, җиң эчләренә тутыра. һавада снарядлар, миналар сызгыра. Алар дусларның баш очыннан улап үтәләр дә, шәһәр ныгытмалары өстенә төшеп, бик каты шартлап ярылалар. Бер читтә тотлыга-тотлы- га пулеметлар такылдый:
— Штурмга тагын утыз гына минут, — ди дусларның берсе, кызылармеец Әнвәр Мамаев.
— Без бер окопта ятабыз. Бергә җылырак та, күңеллерәк тә. Хәзергә әле бераз тундыра, ә бераздан безгә тирләргә туры килер. Әйе, тирләргә туры килер, дускай.
Ул, берничә секундка сөйләвеннән туктап, артиллерия тавышына колак сала. Канәгатьләнеп әйтеп куя:
— Яхшы бәрәләр.
Аннары ул автоматына кунган бер кар бөртекләрен җиң белән себереп төшерә дә, сүзендә дәвам итә:
— Менә нәрсә, Виктор дус, әллә без моннан соң бергә булабыз, әллә юк, — төрле хәлләрнең булуы мөмкин. Шуның өчен дә минем сиңа бер сүз әйтәсем килә. Син миңа тагын сәер карыйсың. Фәлсәфә сатарга тели инде бу дисең. Юк, дускай, фәлсәфә урыны түгел бу. Фәлсәфәне без ял иткәндә, чәй янында сатарбыз...
Нәкъ шул минутта һавада дошман минасы сызгыра. Дуслар бу тавышны аңнары белән сизүдән бигрәк, инстинктлары белән сизеп алып, сөйләшүдән туктыйлар һәм окоп төбенә сыенарак төшәләр.
Мина алардан бер читкә, кар эченә төшеп шартлый. Дуслар өстенә боз кисәкләре, каты туфрак өерләре сибелә. Ләкин дуслар башларын күтәрмиләр. Чөнки һавада икенче миңа сызгыра. Ансы арырак, ераккарак төшеп ярыла. Дуслар окопына аның бары җиле генә килеп бәрелә. Дуслар башларын күтәрәләр. Урыннарыннан тормый гына кагыналар.
— Үтеп китте, — ди Виктор Масловский.
— Әйе, ул безгә монда фәлсәфә урыны түгел икәнлеген әйтеп үтеп китте, — ди Әнвәр елмаеп.
— Менә нәрсә, Виктор дус, бәлки безгә Белоруссия җиренә аяк басарга насыйп булыр. Бассак, синең анаң янына керербез. Кем белә, бәлки син кайчан да булса бер Башкортстанга барып чыгарсың. Мә, адресымны кесәңә тык. Онытма, Чишмә районы, Калмаш авылы. Әтием белән әнием сине үз улы кебек каршы алыр. Әгәр икебез дә исән калсак, дускай, сугыштан соң кунакка барышырбыз. Син мине бал белән кунак итәрсең, ә мин сине кымыз белән сыйлармын...
Менә хәзер команда булачак.
Әйдә, дускай без бүген дә отрядта беренче булырга ант итик. Дуслык өчен, халыкларның дуслыгы өчен тагын бер үбешик... Менә инде команда. Әйдә, дускай, күтәрелик...
Һәм алар, автоматларын кысып тотып, урыннарыннан сикереп торалар да, отрядтагы башка егетләр белән бергә “ура” кычкырып, штурмга ташланалар.
Н-че часть инде Великие Луки шәһәре эчендә каты сугышлар алып бара. Дошманны дзотлардан, йортлардан, подваллардан бәреп чыгара, урам артыннан урамны, квартал артыннан кварталны азат итә.
Дошман һәр йорттан, һәр почмактан ут ача. Безнең подразделениеләрнең хәрәкәтен туктатырга тырыша. Ләкин безнең сугышчылар аларны йортлардан куып чыгаралар, дзотларын шартлаталар, блиндажларын астын-өскә китерәләр.
Частьның бер взводы алдында еш кына ике дус күренә. Алар команда булу белән, беренче булып, урыннарыннан сикереп торалар, каршыдагы йортка атылып барып җитәләр, гранаталарын ишекләргә, тәрәзәләргә тондыралар. Гранаталар шартлый. Шуннан соң егетләр дә йортка атылып барып керәләр. Автоматлар тәкелди. Кай минутларда алар билләрендәге хәнҗәрләрен тартып чыгаралар. Хәнҗәр йөзләре немец башы очында яшен кебек ялтырап китә.
Алар үлекләр аша атлап узалар да, стеналар артына посып, икенче йортларга ут ачалар. Кай сәгатьләрдә алар тынып калалар. Шундый сәгатьләрнең берсендә Виктор Масловский узган эшләргә йомгак ясап ала.
— Менә нәрсә, Мамай дус, — ди ул, — без синең белән күпме генә йортларга, блиндажларга беренче булып бәреп кермәдек. Без синең белән икәү ике дистәдән артык немецны кырдык. Кем хисабына күпме туры килгәнен санамадык. Өченче көн без икәү бер йорттан кызылармеецны азат иттек. Алар, елашып, безнең муеннарыбызга ташландылар. Немец коллыгының коточкыч икәнен син үз күзең белән күрдең...
Моннан бер атна элек син дүрт фрицны пленга алып кайттың. Аның берсе майор, берсе врач булып чыкты. Бүген син бер үзең бөтен взвод күз алдында алты немецны үтердең.
Иптәшләр әйтәләр: “Аның коралы бәхетле, — диләр. — Әгәр аңа таяк бирсәң, аның таягы да атачак”, диләр.
Юк, эш коралда гына түгел, ә батырлыкта, осталыкта. Мин еш кына синең батырлыгыңа, осталыгыңа сокланып карыйм. Ләкин батырлыгыңнан башка синдә тагын ниндидер бер сокландыргыч сыйфат бар.
Нәрсә ул? Нәрсәдән гыйбарәт? Минем аңа жавап таба алганым юк...
Штурм дәвам итә. Пехота кинәт алга барудан туктый. Немецлар, ике дзоттан торып, җәтмәле ут ачалар. Алга баруның темпың бер генә минутка да туктатырга ярамый. Ирешелгән уңышларның юкка чыгуы, күрше подразделениеләрнең авырлыкта калуы бик мөмкин. Дзотларны җимерергә, юк итәргә кирәк. Ике дус моны үзләре теләп алалар. Алар, өсләрендәге ак халатларын салып ташлап, кулларына гранаталар бәйләме тотып, үрмәләп китәләр. Үрмәләп китәр алдыннан подразделение командиры аларның икесенең дә кулларын каты итеп кыса:
— Хәерле юл сезгә, дусларым!
Дзоттагы немецлар үзләренә таба үрмәләп килүче Әнвәрне бик тиз күреп алалар. Пулемет утын аңа юнәлтәләр. Пулялар аның баш очыннан сызгырып узып китә. Әнвәр таш артына поса. Аннары әкрен генә башын күтәрә, ләкин немец пулеметының яңа очереды, сызгырып, ташка килеп бәрелә. Таш меңнәрчә вак-вак кисәкләр сибә. Әнвәр таш артыннан болай гына, ансат кына торып китә алмаслыгын сизеп ала.
Шуның өчен дә ул хәйләгә керешә. Каскасын хәнҗәренә эләктереп, яткан килеш, әкрен генә күтәрә. Пулялар касканы тишеп үтәләр. Каска җиргә әйләнеп төшә. Немецлар аны бетердек дип уйлыйлар, пулемет утын яңадан пехотага күчерәләр. Шуны гына көткән Әнвәр, пружина шикелле, атылып сикереп тора да ачыклыкны йөгереп үтә һәм җимерек стена артына барып сыена.
Шуннан соң инде аны безнең пехота да, дзоттагы немецлар да күздән югалталар. Берничә минуттан соң ул дзотның арт ягыннан үрмәләп килеп чыга. Җитез генә шуышып, дзот амбразурасы янына килә. Кулындагы гранаталар бәйләмен дзот эченә ыргытырга дип күтәрә. Шунда ул амбразураның тимер челтәр белән томаланганын күреп ала. Аны җимерми торып, гранатаны ташларга мөмкин түгел.
Ул кинәт арты белән әйләнә дә, яткан килеш кенә, амбразура челтәренә аягы белән тибә. Челтәр ертыла, һәм шул ертык аша дзот эченә гранаталар очалар... Шуннан соң инде дзоттагы пулемет кинәт тына, ә андагы немецларның куркып кычкырган ачы тавышлары шартлау аша аз гына ишетелеп кала. Озакламый икенче дзот та шартлатыла. Пехота яңадан күтәрелә, яңадан алга китә. Алар арасында яңадан ике дусның шат тавышы яңгырап ишетелә...
* * *
Алар команда пунктының җимерек ишеген ачып керергә дә өлгермиләр, батальон командиры янына бер пленный фрицны китерәләр. Ул, рус сүзләрен боза-боза, каушап һәм калтыранып сөйләп бирә: деподагы немец солдатларының пленга бирелергә теләкләре юк түгел икән.
— Иптәш Мамаев, бу фриц белән барып пленга бирелүчеләрне алып кайтыгыз, — ди командир.
Мамаев, пленныйны үз алдыннан Җибәреп, чыгып китә. Командир телефон трубкасын кулына ала да, бу турыда ротага белдерә һәм аларның һәрбер хәрәкәтен хәбәр итеп торырга куша. Командир телефон трубкасын куя, ишек төбендә басып торган Виктор Масловскийга күтәрелеп карый.
— Кызылармеец Масловский, мин сезнең икегезгә командованиенең рәхмәтен белдерергә чакырган идем. Күрәсез, хәзергә сезгә генә белдерергә туры килә... Әкрен генә телефон гыжлый. Телефонист аның сүзен бүлә:
— Иптәш майор, Мамаев белән пленный дошман территориясенә якынлашалар.
Бер минуттан ул тагын тапшыра:
— Дошман территориясенә кереп китеп, күздән югалганнар.
Шуннан соң Мамаев турындагы хәбәрләр өзелә. Телефонист минут саен кабатлап сорый:
— Мамаев күренмиме?
Аңа: “Юк”, — дип жавап бирәләр. Майор, борчылып, телефон трубкасын берничә мәртәбә үзе ала. Ләкин Мамаев турында бер генә дә җылы хәбәр килми. “Юк, бетте,— дип уйлый майор. — Командованиенең рәхмәтен дә ишетми калды”.
Ә Мамаевның дусы Виктор Масловский, патрон запасларын тутырып, гранаталар тагып, аны эзләргә чыгып китә. Ләкин бер сәгатьтән Мамаев үзе әйләнеп кайта.
— Иптәш майор, приказыгыз үтәлде, — ди ул һаман да шул ук шат һәм яңгыравык тавышы белән.
— Барлыгы өч йөз немец. Барсы да коралларын ташладылар. Майор сүзсез-нисез генә аның янына килә дә, кочып алып, каты итеп үбә. Хәзер инде Великие Луки шәһәре үзенең яраларын төзәтә. Ул азат ителгән совет шәһәре. Аның өстендә кызыл байрак җилферди. Лавать елгасы да, ничектер моңа кадәр булмаганча, тулып, ташып ага. Елга буйлап бер яшь егет килә. Язгы кояш нурлары, аның күкрәгендәге Кызыл Байрак орденына төшеп, чагылып-чагылып китә. Егет елгага карый. Менә алар, кайчандыр Виктор белән бергә, шушы елга аша шуышып үткәннәр иде. Ул вакыт кыш иде, елга бозланып каткан иде. Виктор да аның белән бергә иде. Ә хәзер ул ерак госпитальдә дәваланып ята һәм аңа сагынычлы хатлар яза. „Син миннән көлмә, Мамай дус, — ди ул.
— Синең сокландыргыч икенче сыйфатыңны таптым мин. Синдә тышкы матурлык кына түгел, эчке матурлык та бар. Ул синең намуслылыгың, яхшы күңеллелегең һәм Ватан өчен, иптәшләрең өчен җаныңны да, тәнеңне дә бирергә хәзер торуың. Ул синең бер үк вакыт чамасыз мәхәббәткә һәм нәфрәткә ия булуың. Ә бу иң бөек һәм иң матур сыйфатларның берсе. Мамаев та аны сагынып көтә. Ул кайтыр. Алар яңадан бер сафка басып сугышырлар, анын Белоруссиясенә барып чыгарлар һәм Ватанны дошманнан арчуга үзләренең бөтен көчләрен, бөтен батырлыкларын бирерләр.
Хәрәкәттәге Армия.