ИДЕЛ БУЕ ТАТАРЛАРЫ АРАСЫНДА ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫ УКЫТУ ЭШЛӘРЕ
Х7Х йөзнең икенче яртысы һәм XX йөз башларындагы архив материаллары буенча Патша Россиясе чорында Идел буе татарлары арасында хатын-кызларны укыту эшләре, көнчыгыш Россиянең башка халыкларындагы төсле үк, башлангыч бер төстә генә булды. Татар хатын-кызлары мулла өйләрендә, абстайларда, яки бераз бәхетлерәк очракта, башлангыч дини мәктәпләрдә генә укый алалар иде, анда да язу эшенә өйрәтү мәкруһ күрелде, гомумән, язу эше алып барылмады, арифметика яки башка гомуми, белем бирү турында сөйләп тә торасы юк.
Татар кызларына махсус белем бирү мәктәпләре гомумән юк иде һәм андыйларны ачу турында патша хөкүмәте дә, шулай ук татар буржуа җәмгыяте дә кайгыртмады. Бары тик XX нче йөзнең башында, 1905 нче елгы резолюциянең йогынтысы астында, татарлар Казанда казна исәбеннән бер кызлар гимназиясе яки укытучылар семинариясе ачып җибәрү турында мәсьәлә күтәрә башлыйлар. Татар морзаларының, татар байларының кызлары рус гимназияләренә яки югары хатын-кызлар курсларына кереп укысалар да, аларның саны күп булмый һәм андый уку йортларын тәмам төгәлләп чыгучылар бармак белән генә санарлык булалар. Мәсәлән, шундыйлардан 1913 нче елда, Москвада хатын-кызлар өчен булган медицина курсларында 6, Тәтешнең кызлар гимназиясендә 9 татар кызы укый.
Күпчелек массада татар хатын-кызларының өлешенә өй эшләре карау, бала багу, кер юу, аш-су әзерләү, биш вакыт намаз, ә хезмәт ияләре хатын-кызлары өчен, саналып үтелгән йорт эшләреннән тыш, ирләр белән берлектә крестьян хуҗалыгында арып- талып эшләү тора. Исламның өйрәтүе буенча, татар хатын-кызлары семьяда булсын, җәмгыятьтә булсын, ирләр белән тигез хокуклы була алмый. Ислам, хатын-кыз ирләргә караганда физик яктан да, шулай ук акылы ягыннан кимчелеклерәк, шунлыктан, ул бөтен эштә иренә буйсынган булырга, аның бөтен әйткәннәрен һичбер каршылыксыз үтәп торырга тиеш, дип раслый. XX нче йөзнең башына чаклы татар хатын-кызларына җәмәгать урыннарында — театрда, җыелышларда, төрле күңел ачу урыннарында ачык йөз белән күренергә, кешегә белдереп газета-журнал укырга, фән, сәнгать белән кызыксынырга, хезмәткә керергә рөхсәт ителми.
Хатын-кыз теге яки бу эш буенча үзенең фикерен әйтә алмый, образлап әйтсәк, җәмгыять организмының яртысы параличланган хәлдә калдырыла. Татар хатын-кызының язмышы, барлык шәрык илләрендәге хатын-кызларның язмышы белән бер төсле буларак, аның үзеннән башка хәл ителә. Иргә чыгуына чаклы аның язмышын ата-анасы хәл итсә, иргә чыгуыннан соң аның тулы властьлы хуҗасы булып ире кала. Татар хатын-кызы буйсынырга, бары тик буйсынырга гына тиеш.
Шәригать кушканнан аз гына читкәрәк атласа, аны төрле-төрле җәфаларга, мыскыллауларга, бәхетсезлекләргә дучар итәләр. Хатын-кызлар артыннан, күләгә төсле, күзәтеп йөрүдә беренче рольне мөселман руханилары башкаралар. Ислам тарихын өйрәтүчеләрнең әйтүләренә карагайда, ислам килеп туган чорларда әле хатын-кыз үзенең җәмгыять тормышындагы ирегенә үзе хуҗа була, ягъни “өй төрмәсендә” тоткын саналмый.
Электә хатын-кызлар ирләр белән берлектә мәчеткә йөри алалар, походларда, сугышларда катнашалар, яралы солдатларны дәвалыйлар. Ислам тарихын өйрәнүчеләрнең раславына караганда, бу тәртипләр барсы да хәлифәлек Әмавилар (661—750 еллар) кулына күчкәннән соң үзгәрәләр. Деспотлык нигезендә эш итүче бу династия борынгы иркенчелекнең бөтен нигезләрен аяк астына салып таптый. Тормышта женси тотнаксызлык, йөгәнсезлек китә, хатын-кызның хәле тамырыннан үзгәрә, хатын-кыз ирләр кабаласына төшә. Хатын-кызның йөзен каплап йөрү гөрефе дә әнә нәкъ шул вакытта туып кала. Хатын-кыз иренең колына әйләнә, эксплоатациягә корылган феодализм, капитализм төзелешләре бу тәртипне бары тик ныгыталар гына . Кыз балага 11—12 яшеннән үк инде ир-ат кулындагы курчак итеп карый башлыйлар, хатын-кыз икенче бер ир кешегә йөзен күрсәтмәскә, аның белән сөйләшмәскә, исәнләшмәскә, аңа елмаймаска тиеш була. Татар халкының атаклы шагыйре Габдулла Тукай татар хатын-кызының кара язмышына бик нык ачынып җырлады. Татар шигъриятенең зур мастеры, гаять көчле дәрт, мәхәббәт һәм нәфрәт шагыйре Габдулла Тукай татар хатын-кызының авыр язмышын җәмәгатьчелек алдында ачып салу һәм аңа ничек булса да жиңеллек, ирек даулау юлында бик зур рух көче белән эшләде. Татар хатын-кызының ачы язмышын татар-башкырт шагыйре Мәҗит Гафури да үзенең 1908 нче елда язылган “Татар хатыны” дигән шигырендә бик ачык күрсәтте. Бу шигырьдә Деспот ир һәм мәрхәмәтсез мулла имчәк балалы бәхетсез татар хатынының палачлары итеп сурәтләнәләр. Ире хатынын эт итеп кыйный, ә мулла исә хатынның шикаятен кабул итми. Хатын-кызның авыр язмышын чагылдырган әсәрләр борынгы татар әдәбиятында да күп кенә. Аларның кайберләрен күрсәтеп үтәргә дә була. Мөхиттинев— “МазлумаларУсадова Хәтимә — “Залим тырнагында саф күңел”, Рашиди Г. Г. “Хәсрәтле хатын”. Шул ук язучының “Бәхетсез карчык” дигән әсәрләре һәм башкалар. Мондый әсәрләрнең хәтта исемнәре генә дә татар хатын-кызларының хәлләре ничек булу турында әйтеп тора. Аларның кайберләре үзләренең сюжетларын турыдан-туры чынбарлык фактларыннан алалар. Семьяның авыр хәле, ачлык, нужа һәм төрле мәхрүмлекләр беренче чиратта хатын-кыз башына төшәләр. Бөтен бәхетсезлекнең, караңгылыкның авырлыгы яше җитмәгән зәгыйфь кыз бала өстенә төшкән фаҗигале хәлләр дә еш кына очырый. Мәсәлән, 1906 нчы елның 3 нче ноябрендә, “Идел хәбәрчесе” исемле Казан газетасында түбәндәге коточыргыч бер факт языла. “Тәтеш өязенең берничә иң караңгы, ярлы татар авылларында аталарының үз кызларын сатып җибәрү хәлләре булган. Аталары ул кызларны ерак, ят һәм бу тирәдә берәүгә дә таныш булмаган якка, Кавказ ягына сатып җибәрәләр. Хатынлыккамы яки коллыккамы— ансы билгеле түгел, ләкин ата-аналары бу эшне балаларын башкача беркайчан да күрә алмаячакларын тулысынча аңлап эшләгәннәр. 12 яшьтән алып 17 яшькә чаклы, барлыгы 8 кыз бала сатыла, бәяләре — 100 белән 150 сумнар тирәсендә була. Бу бәхетсез кызларның ата-аналары күптән үк инде үзләренең семьяларын туйдыралмый азапланган балалар, ә семьялары бик зур була. Башкача котылуны көтәргә ышаныч калмый. ... Үзләрен һәм семьяларын ач үлемнән коткару өчен, әнә шулай итеп, алар үз балаларын үзләре ачлык корбаны итеп сатарга карар кылалар”. * * * XX нче йөзнең башларыннан башлап хатын-кызның хәлен үзгәртү кирәклек турындагы мәсьәлә азмы- күпме куела башлый. 1905 ел революциясеннән соң дөньяга туган татар газеталарында татар хатын-кызының хәлен яхшырту, аңа белем бирү юлларын ачу турында мәкаләләр һәм хәбәрләр басыла башлый.
Бу нәрсә, әлбәттә, җәмгыять тормышы шартларының үзгәрүе нәтиҗәсендә, рус һәм көнбатыш Европа культуралары тәэсире астында, татарлар арасында шул вакытта килеп туган җәмәгатьчелек хәрәкәте — җәдитчелек йогынтысы астында килеп чыга. Җәдитчелек хәрәкәте тормышта, көнкүрештә иске феодализм калдыкларына каршы юнәлтелгән бер хәрәкәт булып үсә һәм җәдитчеләр татар хатын-кызының җәмгыятьтә тоткан хәлен яхшырту проблемасын билгеле бер дәрәҗәдә хәл итү мәсьәләсен дә куялар.
“Йолдыз” газетасының 1915 нче ел, 13 нче мартта чыккан санында бер мәкалә бирелеп, татарлар моңа чаклы хатын-кыз мәсьәләсен һәм теоретик һәм практик яктан хәл кыла алмаулары белән бик нык оттырдылар, дигән фикер үткәрелә. Автор, татар хатын-кызларына белем һәм заманга лаеклы тәрбия бирүнең зарур бер эш булып торганлыгын әйтә. Әгәр шулай булмый икән, ди автор, безнең милләтебез ярлыланачак һәм яшәү сәләтен бөтенләйгә югалтып, әкренләп корып бетәчәк, дип кискен, ләкин хаклы нәтижәне чыгара. Ләкин татар җәмгыятенең үз эчендә бик күп төрле һәм катлаулы көрәшләр бара.
Җәдитчеләр алып килгән прогрессив хәрәкәткә кадимчеләр һәр яклап аяк чалырга тырышалар. XX нче йөзнең башында, җәдитчеләр хәрәкә тенең тәэсире астында, үз хокукларын яулап татар хатын-кызы үзе дә тавыш бирә башлый. Алдынгырак фикерле татар газеталары хатын-кызларның яшерәк һәм аңлырак өлешеннән килгән хатларны, мәкаләләрне үзләренең битләрендә күтәреп чыгалар. “Әльислах” газетасының 1908 нче елда чыккан 23 нче санында көчләп кияүгә бирелгән яшь бер татар хатынының хаты басыла. Бу хат хатын-кыз кичергән бөтен фаҗиганы, йөрәкнең ачынулы сызлавын, иреккә, белемгә сусауның ни дәрәҗәдә көчле булганлыгын шактый тулы итеп сөйләп бирә торган бер документ.
Шаригать законнары кушканынча, татар хатын-кызына гарәп телендәге язуны таный алырлык дәрәҗәдә генә белем бирелә. Татарлар яши торган шәһәрләрдә һәм зуры рак татар авылларында кызлар өчен дини мәктәпләр ачылалар. Бу мәктәпләрдә укыту эшләре мәхәллә муллаларыньң хатыннары кулында булып, андагы укытул гадәттә, мәктәп яшендәге кыз балаларны муллаларның түбән өйләренә, сарык бәрәннәре янына, өй алларына җыеп, шунда гарәп һәм фарсы китаплары белән берничә сәгать башларын әйләндереп чыгарудан гыйбарәт була, һичбер төрле укыту программасы, дәрес бирү системасы булмый. Ислам шаригате законнарын ятлаудан һәм, кайбер чакларда, вак-төяк кул эше тотудан башка, мондый мәктәпләрдә бер төрле дә фән, дөнья гыйлемнәре өйрәтелми. Монда татар кызларының иң мавыгып укыган китаплары Йосыф-Зөләйха, Таһир-Зөһрә һәм Гали батыр турындагы әкиятләрдән тора, моның өстенә тагын “Иман шарты “Бәдвам”, “Кисек баш” һәм “Кырык Хәдис” китаплары өстәлә. һәм, әлеге китаплардан тыш, кызларга коллык, буйсынучанлык, „хатын-кызның чәче озын, акылы кыска дигән иске мораль, озак еллардан бирле яшәп килгән чикләнү традицияләре тукыла. Мондый мәктәпләрдә нинди дә булса ир затының торуы гаеп санала, ир укытучының булуы турында әйтмибез дә инде. Шушы нигездә кайчакта кызыклы-кызыклы гына хәлләр дә килеп чыккалый. Мәсәлән, “Камско- Волжская речь” дигән газета үзенен 1912 нче ел, 16 нчы ноябрьда чыккан номерында түбәндәге фактларны китерә: бер авылда, татар кызлары Идел буе татарлары арасында хатын-кызларны укыту эшләре 6 укыту өчен бер сукыр хәлфә китерелә, ләкин бу сукыр хәлфәне кызлардан бүлмә тактасы, ширма белән бүлеп, шуның артыннан укытырга әҗбүр итәләр. Икенче бер кызлар әктәбендә мулла кызларны үзе икенче өйдән торып, труба аркылы укытуны үткәрә. Шулай итеп, ирләрдән курку культы әнә нинди анекдотка ошашлы әкәмәтләрне тудыра.
1905 нче елгы революция чорында, башка бик күп төрле прогрессив хәрәкәтләр белән берлектә, хатын-кыз мәктәпләренә яңалыклар кертү өчен дә киң генә хәрәкәт җәелә. Кайбер газеталар, шул исәптән, мәсәлән, лКояш“ газетасы татар хатын-кызлары мәктәпләренә яңа укыту тәртибе кертүне һәм гомуми белемнәрне бирүнең кирәклеген яклап чыга. Шулай ук бу проблеманы җәдитчеләр (куәтлиләр һәм һәр яклап тормышка үткәрү чарасын күрәләр.
Вакытның үтүе белән, аерым шәһәрләрдә хатын-кызлар өчен яңарак типтагы мәктәпләр ачыла башлый. Мәсәлән, 1909 нчы елның сентябрендә Троицкий каласында татар кызлары өчен яңа методка корылган мәктәп ачыла. Шулай ук бу типтагы мәктәпләр соңга табарак Оренбург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә дә күренәләр. Беренче империалистик сугыш елларында татар хатын-кызларыннан мөгаллимәләр хәзерләү өчен хосуси мәктәпләр ачыла башлыйлар. 1915 нче елда, Троицкий каласында, Россиядә беренче буларак, татар хатын-кызларыннан мөгаллимәләр хәзерләү мәктәбе ачыла. Шул ук 1915 нче елда Бөгелмә өязенең, Кара-кашлы авылында язучы һәм мөгаллимә Фатыйма-Фәридә ханым исемендә хатын-кызлар мәдрәсәсе ачыла. Хатын-кызлар өчен ачылган яңа тип мәктәпләрнең күпчелеге Казанда тупланган була. Казанда аларның саны 8-9 га җитеп, арада иң мәшһүре булып Аитова мәктәбе санала. Соңыннан бу мәктәпне Аитова гимназиясе дип атап йөртүчеләр дә була. Аитова мәктәбе 1910 нчы елның сентябрендә ачылып, анда, беренче кышны барлыгы 85 кыз бала укый. Мәктәпкә шәһәр расходлары өчен җыелган фондтан ярдәм күрсәтелә. Бу мәктәптә инде татар кызларына рус теле дә укытыла башлый, бу нәрсә үзе генә дә әлеге мәктәпнең яңа юнәлештәге мәктәп икәнен ачык күрсәтсә кирәк. Шулай ук кызларның малайлар белән катнаш мәктәпләре ачыла башлауны да бу чорларның характерлы бер ягы итеп карарга кирәк. Татар байларының күпчелеге моны һичбер колакка керми торган һәм гафу ителүе мөмкин булмаган начар эш итеп карыйлар.
Сайдашев, Яхин, Апанаев төсле кешеләр татар кызлары белән татар малайларын бергә укыту мөмкин булмаган бер хәл, дип белдереп чыгалар. Хатын-кызлар өчен татар-рус мәктәпләренең килеп чыгу тарихына аерым тукталырга кирәк. Аларның килеп чыгу тарихы 19 йөзнең 70 нче елларына туры килә. 1872 нче елны, татар-башкырт һәм кыргыз мәктәпләре инспекторы В. В. Радлов Казан округының уку-укыту эшләре попечителенә, коллежский регистратор Абсалямовның хатыны Казанда татар хатын-кызлары өчен татар-рус мәктәбе ачарга теләгәнлеген белдерә. Абсалямова үзе рус телен бик яхшы үзләштергән була һәм билгеле бер вакыттан соң мөгаллимәлеккә экзамен тотарга суз бирә. В. В. Радлов татар кызларын русча укытуга тарту мөмкинлегенә үзе шикләнеп караса да, Абсалямованың инициативасын аяк астына салып таптамас өчен, аның теләгенә булышчанлык күрсәтә. Шулай итеп, мәктәп эшли башлый.
Беренче елны анда барсы 10—12 кыз укыса, соңга таба әкренләп арта һәм 1907 нче елны бу сан 53 кә җитә. Татар кызлары өчен икенче ру мәктәбе 1906 нчы елны Яңа бистәдә ачылса да, озак яши алмый, шул елны ук бу мәхәлләнең реакцион байлары, руханилары, мәчеткә халыкны җыеп һәм төрлечә үгетләп, әлеге мәктәпне яптырырга карар кылалар һәм ул мәктәп 1907 нче елның 10 январенда Казан уку-укыту эшләре округының кушуы буенча ябыла.
XX нче йөзнең башында инде татар кызлары өчен татар-рус мәктәпләре бер Казанда гына түгел, ә бәлки башка урыннарда да ачылгалый башлыйлар.
1907 нче елда Сарапуль өязендә, Ижбобый авылында шушындый ук мәктәп эшли башлый
VI
* * *
Югарыда сөйләгәннәрдән мәгълүм ки, татарларда хатын-кызларга белем бирү эше, болай үзе әкрен булса да, һаман тәрәккый итә, алга бара.
Феодализм схоластикасына корылган дини-шаригать җолалары әкренләп фәнни һәм рус-европеистик типтагы укыту белән алмашына киләләр. Бу хәрәкәт 1905 нче елгы революциядән соң аеруча жанланып китә. Татарлар арасында, татар хатын-кызлары өчен татар-рус мәктәпләре ачылуны, гәрчә бик читенлек белән уздырылса да, уңай бер адым итеп санарга кирәк. Әлеге татар-рус мәктәпләре аркылы, рус телен өйрәнү аркылы, татар хатын-кызлары әкеренләп рус культурасы һәм гомуми культура белән таныша башлыйлар.
Хезмәт сөючән татар хатыны Абсалямова үзенең дусларын — татар хатын-кызларын рус культурасы рухында өйрәтә башлауда беренче пионерлык ролен үти. Югарыда сөйләгәннәрдән патша хөкүмәтенең һәм шулай ук реакцион татар байларының татар хатын-кызларына белем бирүгә һәм, кисәкчә алганда, русча-татарча укыту эшенә керешкән алдынгы кешеләрнең эшләренә тиешенчә ярдәм итмәгәнлекләре күренә.
1906 нчы елны, Нижний-Новогородта уздырылган Россия мөсельманнары съездында татарлар тора торган шәһәрләрдә хатын-кызлар өчен мөгәллимәләр хәзерли торган махсус семинарияләр ачу турында карар кабул ителсә дә, бу карар тормышка ашмый. Ә 1914 —1917 нче елгы сугыш бу юнәлештә башланган хәрәкәтне зәгыйфьли.
Февраль революциясе татар хатын-кызына белем бирү буенча берни дә эшләми. Бары тик бөек Октябрь революциясе генә татар хатын-кызына тулы азатлык, аңа ирләр белән бер тигез хокук бирә, аны гасырлар буенча буып килгән коллык җепләрен өзеп ташлый. Бөек Октябрь Социалистик революциясеннән соң татар хатын-кызы зур омтылыш белән фән-белем дөньясына ташлана. Фән, культура, сәнгать аның шәхси тормышын, семья тормышын һәм җәмгыятьтә тоткан урынын матурлый башлый.
Тормыш тулылана, аңлы һәм бәхетле тормышка әйләнә. Хәзерге көндә татар хатын-кызы, бөек Советлар Союзының башка хатын-кызлары һәм ирләре белән берлектә, яңа һәм бәхетле тормышны төзешүдә катнаша.