ДӘРҖИЯ АППАКОВА ӘКИЯТЛӘРЕ
☆
ИСКЕ ЧИЛӘК
Бар иде, ди, яши иде, ди, дүрт стена.
Ул стеналарны түбә каплап торган чакта, ул урынны келәт дип атыйлар иде, ди. Хәзер инде аның исеме дә калмаган. Хәзер инде монда ташландык нәрсәләр генә өелеп тора. Монда һичкем дә керми, бары тик, ара-тирә, җил генә кереп чыккалап йөри. Менә бер көйне стеналарның берсенә — доң! — итеп күгәреп беткән иске чиләк килеп бәрелде. Ул чүп-чар өеменең уртасына ук килеп төште дә.
—Ооооох! — дип түбәнгә таба тәгәрәде. Кинәт жил очып керде, сызгырды, бөтерелде һәм ташландык чиләкнең хәсрәте өстеннән көлә-көлә биергә тотынды. Иске нәрсәләргә жан кереп китте; чыңлап, шалтырап, кыштыртап алдылар алар. Иске ишек тоткасы:
— Ах, мин сезне күрүгә ни тикле шат! —дип кычкырып куйды.
— Мин үз арабызда кемнең дә булса, үз ишебездән берәүнең булуын күптән телидер идем. Сөйләгез әле зинһар, сез ничек монда килеп эләктегез?— диде. Чиләк “доң!” итеп авыр сулап куйды.
— Мин шул тикле каты бәрелдем, әле дә булса аңыма килә алмыйм.
— Алай булгач, минем баштан үткәннәрне тыңламыйсызмы? — диде ишек тоткасы. Минем хәл күпләргә гыйбрәт булырлык. Мин балалар бүлмәсенә керә торган ишекнең тоткасы идем. Аны бизәп матурлап торадыр идем. Ишекнең мин иң кирәкле җире, миннән башка ул ачыла да, ябыла да алмыйдыр иде. Минем башыма хуҗабызның улы Алеша гына җитте. Фу, нинди начар малай иде ул, Алеша. Җирән чәчле! Кып-кызыл битле! Ул сипкелләрен, сипкелләрен күрсәгез иде! Әйтерсең лә битенә ясмык чәчкәннәр инде менә...
Аның бармаклары да һәрвакыт я балчыкка, я вареньяга буялган була торган иде.
— Үткән эшкә Салават! Лыгырдап торасы да юк! — дип кычкырды кухня мужигы тимер кисәү. Ул ишек тоткасы ише ак сөякләрне һич тә ошатмый иде. Шунд1 ук шешә шыңшырга тотынды. Ул да үзен бик кимсетелгәннәрдән саный иде. Алеша аның эченә керосин салган, җитмәсә тагы авызына үлгән тычканны тыгызлап керткән.
— Доң! — итте чиләк.
— Әйе, менә карагыз сез, без нинди ташландыклар өеме арасында ятабыз. Тирәбездә ялангач стеналардан башка берни дә юк. Ә, электә, минем тышым зәңгәр эмальга буялган иде, чарчакланып җемелди торган кристаллар белән бизәлгән иде минем эчләрем. Әйтерсең лә, кышкы айлы кич иде минем күренешем.
— Сөеклем, чиләк! Сез үзегезнең матурлылыгызны ничек югалттыгыз, соң? —дип сорады ишек тоткасы.
— Барсына да Алеша гаепле,— диде чиләк.
— Әйе, әйе. Шул сипкелле малай.
Бер вакыт ул өйдә бер үзе генә калды. Кулына таяк алды да, минем кабыргаларымны санарга тотынды — доң, доң, доң! Ә иптәшләре кухня буенча маршка атлап йөрергә тотындылар.
Бер, ике, сул белән, сул белән! Мин бик тиз аңымны югалттым. Соңыннан нәрсә булгандыр, — хәтерли алмыйм. Аңыма килгәндә, минем эчемдә саф чиста су урынына, миңа шакшы лакан суы сала башладылар...
Әйе, яшь чагыңда чиста да буласың, картайгач кадерең китә. Доң! итәләр дә чүплеккә ташлыйлар.
— Шулай, гомер итү, диңгез кичүдән кыенрак, — дип куйды кисәү. Шул вакыт стена артында тавышлар ишетелде, һәм келәт эченә малайлар кереп тулдылар. Алар берьюлы:
— Менә кая табыш! Мондагы тимер-томыр бер танкка җитәрлек! — дип хор белән кычкырдылар. Балалар иске әйберләрне носилкага төяп, тимер юл станциясенә илттеләр һәм склад дежурныена тапшырдылар. Складта нәрсәләр генә юк иде. Менә бакыр шәмдәл. Ул үзенең сынган аягын кәкерәйтеп салган да яньчелгән тимер мич янында утыра. Менә иске кровать. Аның кабыргаларын сындырганнар. Шуңа күрә, аңар аз гына кагылсаң, бер туктаусыз шыгырдарга тотына. Тегендә — күгәргән дагалар; монда — борынсыз тимер чәйнекләр; менә — консерв савытлары. Ә бер кырыйда, солдатлар шикелле тезелеп, шешәләр басып торалар.
— Доң! — итеп шыңгырдап куйды чиләк.
— Билгеле инде бу чүп-чарны шәһәргә алып барып чокырга ташларлар. Мин безне дә шулап белән алып бармагайлары дип куркам... Беттең дигән сүз...
— Ах, бу нинди куркыныч! — дип кычкырды ишек тоткасы. Сафта торган шешәләрнең берсе:
— Сөйләмә инде, бетте баш! — дип куйды. Чүп-чарлар төне буе шаулашып чыктылар. Фикер йөрттеләр, сатулаштылар, уйладылар — юрадылар, һәркайсының, монда боларны нәрсә өчен җыйганнарын беләселәре килде.
Менә, иртүк эшчеләр килеп керделәр. Төяү-ташу башланды. Барлык вагоннарны ташландыклар белән төяп тутырдылар. Шуннан... шуннан сон су трубалары, ләгәннәр, кроватьлар, ишек тоткалары, чиләкләр зур шәһәргә, аннан заводка һәм мичкә барып керделәр. Анда инде, корыч йомычкалар, чуен кисәкләре яталар иде. Аларны кыздырдылар, эреттеләр, әйләндерделәр, болгаттылар, әле өскә, әле түбәнгә ыргыттылар.
— Ох! Хәзер эрим...—диде иске чиләк, һәм шунда ук кызып, эреп акты. Аңына килгәндә инде ул шыңгырдап тора торган, көчле һәм нык иде. Ул бит корыч белән юкка гына бер рәттән кайнамады ла! Аны тарттылар, суздылар, кисәкләләделәр, шомарттылар да ниндидер нәрсәләр ясадылар.
— Мин нәрсә соң инде хәзер? — дип шак катты иске чиләк.
— Мине граната дип атыйлар. Нинди дә булса берәр кадерле нәрсәдермен ахырсы. Күрәсең, ящикларга ничек итеп саклык белән генә салалар үземне, — диде. Ящикларны бик тиз генә вагоннарга төяделәр дә, яңадан юлга алып чыгып киттеләр. Озак бардылар. Ямь-яшел далаларны уздылар, биек таулар кырыеннан үттеләр, кырлар, елгалар буен кичтеләр. һәм кинәт куе урман эчендә туктадылар. Ә анда: бббух — бабах! Трах-та-та-та-та-та! Бум-бух! Сызгыру. Шартлау. Күк күкрәү, һава шаулый. Агачлар авалар. Аяк астында җир тетри. Яшик янына сугышчы килә. Аның күкрәгендә Кызыл Йолдыз. Адымнары җитез.
Ул иптәшләренә таба борыла да:
— Сугышчылар! Әнә теге авылда, кырыйдагы өйгә дошман оялаган. Аны аннан көйдереп чыгарырга кирәк. Ягез әле, гранаталар алыгыз. Алар нәкъ кирәк вакытта килеп җиткәннәр! — ди.
Граната сугышчыга күз төшерә. Аның бу егетне элек кая күргәне бар соң? Мондый, очы югарыга күтәрелеп торган борынны кайда күрде соң ул? Ул ясмык-ясмык сипкелләр кемнең борыннарында иде соң?
— Алеша! — дип кычкырып җибәрде граната һәм шунда ук аның җылы кулларын сизде. Шатлыктан аның күзләре яшьләнде, һәм ишетелер-ишетелмәс кенә итеп,
— Эх, сии бит таяк белән минем кабыргаларымны санаган идең. Син ул вакытта бер акылсыз малай идең, ә мин чиләк идем! — диде.
— Хәзер мин граната, ә син сугышчы. Шунысы кызык, син минем белән ни эшләмәкче буласың?
Менә отряд тапталган бодай өстеннән алга таба үрмәләде. Отрядның башында — Алеша, ә аның кулында граната. Үрмәлиләр һәм як-якка күз төшерәләр, кая булса да дошман качып ятмыймы?
— Иптәш! Бодай камылларын кыштырдатма! Дошманның ишетеп алуы бар, — ди Алеша.
Бераз китеп өлгермиләр, Алеша яңадан: —
Башларыгызны ия төшегез! — ди. Менә авылга да якынлаштылар. Яшелчә бакчалары да күренә. Кинәт кемнеңдер шатлыклы тавышы чыңлап китте:
Эх, далам, син нинди иркен, Нинди бушсыц, нинди киң...
Граната әйләнеп карады, караса — шешә! Алешаның кесәсеннән башын чыгарган да, эре генә булып карап утыра.
— Исәнме, якташ?— диде граната. Кара әле безнең хуҗабызга, нинди егет булган? Мин аның мине таяк белән кыйнавын кичерәм...
Әллә мине танымыйсыңмы? Мин бит электәге чиләк. Ә син шешә идең һаман да, шешә булып калгансың?
— Сау гынамы, күрше? Шешәсен мин һаман да шешә, тик минем эчемдәге су, гади су түгел. Утлы су! — диде шешә.
Шул вакытта отряд читән кырыена барып җитә. Ә анда йорт кырыенда танк тора һәм тупларыннан ата. Алеша:
— Өчегез уңнан! Өчегез сулдан!— дип команда бирә. Өчегез арттан килеп бәрегез! — ди дә, үзе шуыша-шуыша танкка каршы китә. Өй тәрәзәләреннән пулеметтан аталар. Алеша бернәрсәгә дә карамастан, батырланып алга шуыша да алга шуыша. Менә ул сикереп торды да кулындагы шешәсен танк өстенә ыргытты. Дзззин — бүлк! — итеп шешә теткәләнеп китте, танк өстен ак ялкын чорнап алды. Танк эченнән еланнар шикелле булып дошманнар чыга башладылар.
— Хәзер эш миндә тора! Тизрәк!— диде граната, хуҗамын ашыктырды, һәм шешә артыннан ук ыргытылды.
— Трах-трах!— килде ул бөтен көченә һәм кайнар тимер кыйпыл- чыклары булып дошман өстенә сибелде; кайсысының кулына, кайберенең маңгаена, кайберенең аягына барып кадалды. Алеша бер кырыйда бик рәхәтләнеп басып торды һәм гранатаны мактады:
— Шул кирәк аларга! — диде.
СӨМБЕЛ
Кара әле, пупылдык кошына. Ул ничек тырт-тырт килеп әрле-бирле йөри! Бераз гына алга китә дә, як-ягына карана, әйтерсең кемнәндер курка. Ә башындагы таҗы әле җил- бәзә кебек киерелеп китә, әле ябыла торган пәкесыман ябылып җыела. Менә дигән матур таҗ! Тик кайчандыр бу кошның башында кикриге булмаган. Моннан бик күп, бик күп еллар элек Сөмбел исемле бер ятим кыз яшәгән Дип сөйлиләр. Аны күп вакытта каберлектә күрә торган булганнар. Ул анда, үзенең үлгән ата-анасын искә төшереп, елый торган булган.
Менә бер вакыт Сөмбел янына бер яшь хатын килеп чыккан. Аның өстендәге ефәк күлмәге тирәк яфрагы төсле кыштыр-кыштыр килә торган булган. Хәтфә бөркәнчеге ялт иткән лаклы читекләренә кадәр салынып торган.
— Ятим кыз, — дигән ул хатын.
— Елап кына, үлгәннәрне кире кайтарып булмый. Әйдә, миңа торырга кил. Мин сиңа җылы почмак бирермен, ашатырмын, ә син шуның өчен миңа җырлап җанымны рәхәтләндерерсең. Синең бит тавышын бик яхшы.
Сөмбел башын күтәреп карый да, ул хатынның Байбикә икәнлеген таный. Ул, аның өендә этләрнең дә плау белән туенуларын, тавыкларының алтын йомыркалар салуын да ишеткән. Менә яхшы тормыш кайда булыр!
Кыз риза булу белән, Байбикә аны үз өенә алып киткән. Нинди киң ишек алды! Ләкин ул зур балчык читлеккә ошаган. Аны биек балчык коймалар уратып алган. Бу читлек эчендә гөлчәчәк куаклары чәчәк атып утыра, арыклар чылтырап ага; ә яшел чикләвек агачларының яфраклары астында бераз күтәренке итеп ял итә торган урын ясалган. Аның өстенә ал хәтфә паласлар ябылган, саргылт алтын төстәге одеял һәм атлас мендәрләр түшәлгән. Менә шул ефәк һәм мамык тавына хуҗа хатын Байбикә менгән чакта, аны күрер өчен аяк очына күтәрелеп карарга кирәк булган.
Байбикә:
— Җырла! дип кычкыра. Сөмбел биеклек каршына басып җырлый. Аңа җырлаган вакытында ашарга бирмиләр. Имеш, җырлый торган кешегә тук булу ярамый. Тавыш начар чыга, имеш. Өйдән кунаклар көне буе өзелмәгәнгә күрә аңа иртәдән алып кичкә кадәр җырларга туры килә. Бар да йокыга яткач кына, төнлә генә туктарга туры килә. Күп вакытта ул көн буена шул тикле арый, ач көенчә үк йокыга тала. Тик, аңа рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмиләр, иртүк уяталар да:
— Җырла! — дип кычкыралар. Шулай итеп Сөмбел күзләрен тырнап ачуга, үзенең хезмәт көнен башлый. Аның тавышы курай тавышы кебек яңгырый. Аның җырын тыңлау өчен ишек алдына кошлар җыелалар. Җил дә койма артына яшеренә, агач яфракларын шаулатмый. Аның җырына сандугачлар кушылалар, бу вакытта әйтерсең лә бөтен дөнья тын калган шикелле булып тоела. Ләкин Сөмбел үзенең аякта басып тора алмаслык хәлдә булуын сизә. Бер вакыт ул хуҗа хатыны Байбикәдән:
— Миңа каберлеккә барырга рөхсәт итегез әле? Мин анда бераз утырсам? үземә бераз көч җыяр идем, — дип сорый.
Хуҗа хатын:
— Сиңа үлекләр янында бернәрсә дә калмаган. Мин хәзер кунакка китәм, өйдә тик кенә утыр. Кара аны, бер кая да барырга уйлыйсы булма! Югыйсә сиңа начар булыр— дип кунакка китә. Өйдә бер үзе генә калгач, Сөмбел чәчләрен юарга уйлый. Чәч толымнарын таратып сүтә, чәчен әйрән белән чылата да, учакка су җылытырга куя. Су җылынганчы, чәчләрен бер толым итеп бәйли дә, арык янына килеп утыра. Аңа күңелсез, ул җырлап җибәрә. Түбәдә пупылдыклар утыралар.
— Әгәр дә минем күзләремнән яшь чыга торган булса, мин елар идем,— ди бер пупылдык.
— Мин дә, мин дә, — ди икенчесе.
— Бүген аның җыры тагы да сагышлырак. Кызның бик зур кайгысы бардыр ахырсы. Сөмбел яшь белән тыгылган күзләрен кошларга таба күтәреп карый да, тагы да моңлырак итеп җырларга керешә.
— Сөекле пупылдыклар! Минем ирекле кошларым. Сез рәхәтләнеп очасыз һәм якты кояшлы көннең рәхәте белән җилкенәсез. Сезгә Байбикә хуҗа була алмый. Сезгә дөньяда яшәү нинди җиңел, — ди ул.
Сөмбел хужа хатынның кайтып керүен дә сизми кала. Ул аның янына ук килеп җиткән икән:
— Ах, син әшәке кыз! — дип кычкыра хуҗа хатын.
— Син үзеңнең начар тормышың турында зарланырга уйладыңмы? Менә мин ничек зарланырга кирәкне аңлатыйм .әле сиңа! Ул кулыма зур чуен кувшинны ала да, Сөмбелгә бәрмәкче булып кизәнә. Сөмбел үзенең йөзен саклау өчен кулларын күтәрүе була, аның куллары шунда ук канат булып әвереләләр. Башына бик матур тузгып торган таҗ үсеп чыга. Ул арыкка күз төшерә, аннан үзенең матур шәүләсен күрүгә, йөрәге рәхәтләнеп китә.
— Ой! Кара мин нинди матур пунылдык булдым! Байбикәнең балчык читлегендә яшәгәнче, ирекле кош булып яшәү яхшырак бит, — дип уйлый ул. Канатларын җилпеп җибәрә дә, йорт эченнән күтәрелеп пупылдык- лар өеренә барып кушыла. Хуҗа хатын:
— Тукта әле, мин сине барыбер тотармын, тотармын да мәчегә ашатырмын! Мин сине таҗыңнан танырмын! — ди. Шул көннән башлап Байбикә аны тотмакчы булып эзли башлый. Бер карт пупылдык:
— Эх, безнең барыбызда да, Сөмбелнеке төсле таҗлар булса иде, — ди. Ул Бакытта бу җен карчыгы безнең сөекле Сөмбелебез — сеңлебез артыннан куа да, аны таный да алмас иде, — ди.
Барлык пупылдыклар:
— Әй, чыннан да шулай булса нинди яхшы булыр иде, — диешәләр.
Карт пупылдык:
— “Тырышкан — табар” диләр кешеләр, без дә бәхетебезне сынап карыйк, бәлкем берәр нәрсә чыгар, — ди.
Үзе елга кырыена очып китә. Пупылдыклар, башларын су белән чылаталар да, тәпиләре белән тырнап, башларын тарарга тотыналар. Тырныйлар, уалар, тарыйлар, юалар. Кичкә «таба аларның башларындагы йонлы канатлар күпереп чыгалар. Алар тагын маңгайларын су белән чылатып, яңадан тырнарга, тарарга керешәләр. Иртә белән инде аларның башларында матур-матур җилбәзәләр утырып торалар.
— Гаҗәп яхшы булды! — ди карт пупылдык. Шул көннән башлап пупылдыклар кикрикле булып калдылар. Шулай да алар, шушы көнгә тикле бай хатыннан куркып йөриләр. Күрәсеңме, атлыйлар, атлаган саен як-якларына караналар. Әйтемсең лә, менә хәзер чуен кувшин килеп чыга да, аларның башларына ыргытыла. Ләкин юкка куркалар. Байбикә кебек ерткыч кешеләр бездә күптән юк инде.