ДИҢГЕЗ ЖАНЫ
Шаяртып һәм назлап әйтелә торган бу сүз, кызыл флотчының өстенә кия торган буй-буй тельняшкасына бирелгән кушамат, флотчылар телендә инде күптән бирле йөри һәм ул Бөек Ватан сугышында үзенә яңа мәгънә тапты — бик күпне һәм, барыннан да бигрәк, героиканы аңлата ул. Тузанлы Одесса окопларында, Ленинград төбендәге мәһабәт нарат урманнарында, Москва янындагы көртле кырларда, Севастополь буендагы тау урманнарының чәбәләнеп үскән вак кына куаклыклары арасында — барсында да, барсында да миңа “диңгез җаны”ның аклы зәңгәрле буй-буй юлларын күрергә туры килде, болай гына ачылып киткән төсле күренгән шинель, ватник, кыска тун, яки гимнастерка якасы астыннан аның йөрәккә ягымлы буй-буй сызыкларын күреп калдым мин. Сугыш морякны нинди генә формага киендермәсен, шул форма астыннан “диңгез жаны”н киеп кую бер җирдә дә язылмаган законга, традициягә әйләнде, һәм, сугышта туган һәрбер традиция төсле, “диңгез җаны” да, әлеге безнең буй-буй тельняшкабыз да, бик күп нәрсәләрне аңлата. Бу инде гражданнар сугышы чорыннан ук, революциянең бөркеттәй матросларыннан ук шулай булып килә: әгәр дә фронтның берәр өлешендә куркынычлык туа икән, Кызыл Флот үзенең егетләрен ярга чыгара һәм моряклар иң кыен шартларда күкрәк киереп дошманга каршы басалар. Фронтларда аларны әнә шул аклы-зәңгәрле буй-буй тельняшкаларыннан таныйлар, бу күлмәк аларның киң күкрәкләрен— морякның дошманга нәфрәт һәм ачу белән яна торган җанын — вакыты-вакыты белән котыргыч эшләрне эшләп ташларга кодрәте җитүче, паниканы һәм ыңырашуны белмәүче җанны, большевикның, комсомолецның, Ватан баласының намуслы һәм тугры җанын күрсәтеп тора.
Диңгез җаны — бу тәвәккәллек, тапкырлык, үз сүзле батырлык һәм беркайчан да какшамый торган ныклык. Бу — матросның ирке чикләнмәгән шуклыгы, үлемнән курыкмау, әллә кайчангы моряк ярсуы, дошманга карата чатнап торган нәфрәт. Диңгез җаны, ул — һәртөрле мәкерләрдән пак булган сугышчан дуслык, яралы иптәшеңне коткарырга хәзер тору, сугышта иптәшеңә ярдәм итү, командирны, комиссарыңны күкрәк киереп саклау. Диңгез җаны, ул — һәрвакыт һәм һәр җирдә алдынгы булырга омтылучы кешеләрнең югары дәрәҗәле мин-минлекләре. Үз-үзенә ышанган шат күңелле кеше — аның бөтен җирдә юлы уңучан, шуңа күрә ул үзе белән үзе азрак мавыга да белә, ул кайчакта азрак ис китәрергә дә ярата, азрак ялтыраудан да ерак тормый, азрак кызыл сүзләр дә сөйли белә — диңгез җаны әнә шундый кешенең үзенә хас гаҗәеп ягымлылыгы ул. Бу “азрак” та бернинди гөнаһ та юк. Бу калкып күренеп торуның, җиңел генә балкып ялтырарга тырышуның сәбәбе бер, яхшы һәм гади сәбәп: үз тасмаң белән үзең горурлана белү, үз корабың, үзеңнең “кызыл флотчы” дигән исемең, гражданнар сугышы вакытындагы матросларның легендар даныннан төрелгән исемең белән горурлана белү генә бу.
Диңгез җаны — тормышны тирән мәхәббәт белән сөю ул. Куркак тормышны сөйми — ул аны югалтудан гына курка. Куркак үз тормышы өчен көрәшми: ул тик аны каравыллап кына тора. Куркак һәрвакыт пассив — әнә шул хәрәкәтчәнлекнең юклыгы аның кызганыч һәм беркемгә дә кирәге булмаган тормышын харап итә дә. Киресенчә, батыр кеше тормышын дәртле һәм хәрәкәтчән ярату белән ярата белә. Ул аның өчен каһарман ирләрчә көрәшә һәм ул белә: сугышта исән калуның иң яхшы сәбәбе — дошманга караганда батыррак булу, хәйләкәрерәк булу, тизрәк селкенү. Диңгез җаны — бу тагын җиңүгә омтылу. Морякның көче — тотып булмый торган көч ул, каныгып ята торган көч, теләккә юнәлдерелгән көч. Әнә шуның өчен дә шул дошманнар коры җирдәге морякларны “кара болытлар” дип, “кара шайтаннар” дип атыйлар да инде. Әгәр дә моряклар атакага баралар икән — алар инде бары тик бер генә исәп белән — дошманны ничек итеп булса да кисеп ташлау исәбе белән генә баралар. Әгәр дә алар оборонада икән — алар үзләренең искиткеч ныклыклары, дошманның башына да керә алмаслык ныклыклары белән соңгы чиккә чаклы тотып торалар. Әгәр дә инде моряклар һәлак булалар икән, алар шундый итеп һәлак булалар ки, бу һәлакәттән дошман үзе куркуга төшә: моряк үзенең алдында күпме дошманны күрсә, шуның барсын да үзе белән ияртеп үлемгә алып кереп китә. Җиңү тамырларының берсе анда — тәвәккәл, кыю һәм мәгърур диңгез җанында.
НАГАНЛЫ ФЕДЯ
Севастопольне штурмлау кызганнан-кызып барган көннәрнең берсендә, фронтка шәһәрдән өстәмә көчләр килде. Базаларда, портларда калган кызыл флотчылар, үз теләкләре белән язылып киткән япь-яшь егетләр һәм карт эшчеләр, терелеп чыккан (яки терелеп чыккан төсле булып күренергә тырышучы) яралылар — сугышырга азмы-күпме сәләте булган кешеләрнең барсы да — грузовикларга сикереп менделәр дә, өзлексез ярылып торган снарядлар астында, тау юлы буенча ыргылып, монда, окопларга тулдылар. Ул көнне Өченче диңгезчеләр полкында немец атакаларының хисабын исәпләп торучы булмады. Бишенчеме, алтынчымы атакадан сон, моряклар үзләре шундагы бер биеклеккә контратакага ташландылар, чөнки немецлар аннан полкны кырыйлатып ут белән коендырып торалар иде.
Траншеяларның берсеннән, суык пулемет яныннан, безнең кызылфлотчылар совет сугышчысының үле гәүдәсен табып алдылар. Үлгән сугышчының башында каска, өстендә яшел гимнастерка иде. Документларын карау өчен якасын чишеп жибәргәннән соң, без аның өстендә безгә бик таныш булган буй- буй тельняшка күрдек, һәм тигезсез сугыш булып узган урынны күзләребез белән күзәтеп алганнан соң, тавышсыз-тынсыз гына баш киемнәребезне салдык без. Тирә-юньдә фашистларның үләксәләре аунап яталар — пулеметның бөтен расчеты һәм, күрәсен, ничек тә булса аларга ярдәм күрсәтү нияте белән килгән тагын берәү. Унтер офицерның күкрәгендә немец штыгы кадалып тора. Морякның бер кулында немец гранатасы кысылып калган, бөтен пулялары фашистларга озатылып беткән автомат аның янында аунап ята иде. Билендәге каешы астына кобурасына җыйнак кына итеп икенче бер каеш кисәге белән беркетелгән наган кыстырылган. һәм шунда, арадан кемдер, әкрен генә итеп:
— Бу, мөгаен, теге... наганлы Федя булса кирәк, — дип куйды. Өченче полкка ул нәкъ шул контратака алдыннан килеп чыккан һәм ул егетне күргән кешеләр аны бик күп чәнечкеле сүзләргә сәбәп булган шул наганы буенча төсмерләп калганнар. Грузовиктан сикереп төшүе белән үк ул, Өченче полк моряклары артыннан йөгерә-йөгерә, туп-туры сугышка кереп киткән. Беренче минутларда аны иң алда барганын күреп калганнар: наган тоткан кулын болгый-болгый, ул, артына борылып, нидер кычкыргалаган һәм бу минутта аның яшь йөзе атака дәрте белән янып торган. Соңыннан тагын кемнеңдер күзенә чалынган: егетнең кулында немец винтовкасы булган ул чакта һәм ул аны, штыгы белән алга таба сузып, туп-туры басып, бер ялгызы немецларның пулемет ояларына киткән. Хәзер инде бу гәүдәне, ул үзе сугышып алган пулеметы яныннан һәм уннарча немец үләксәсе арасыннан табып алганнан соң, кызылфлотчылар моңарчы берәүгә дә таныш булмаган әлеге Кара диңгез егетенең сугышта нәрсәләр эшләгәнлеген яхшы беләләр һәм ул билгесез егет Севастополь оборонасының тарихына да “Наганлы Федя” дигән исем астында кереп калды. Аның фамилиясе ничек булганны белә алмадылар: документлары канга буялып беткән, йөзе бик якыннан кисеп узган пулялардан танымаслык булып чәрдәкләнгән иде. Аның турында бернәрсә генә билгеле: ул — моряк. Аның шулай булуын буй-буй тельняшкасы Һәм тельняшка астындагы күкрәктә дошманга ярсулы ачу белән яна торган батыр диңгез җаны, күкрәк тартмасыннан чайкалып атылганчы шулай янган диңгез җаны күрсәтеп тора иде.
МУШКАСЫЗ ТУП
Һәрбер корабның мактанып сөйли торган нинди дә булса үзенә бер аерым ягы булганлыгы, экипаждагы морякларның шуның белән горулануы һәм кунаклар алдында мактанырга яратуы мәгълүм нәрсә. Бу аерымлык — яки йөк стрелкасының килешсез очу аппаратына ошап һәм, шунлыктан, “күбәләк канаты” дип аталуына кайтып калырга мөмкин, яки корабның борныннан алып койрыгына чаклы сузыла торган үзенә бер төрле штормовой коридоры булуда исәпләнә һәм мондый коридорлардан инде син, нинди генә давыллы көн булмасын, кайда басуыңны сизмичә үтеп йөри аласың. Кайчакта бу аерымлык — флотта беренче елын хезмәт итүенә карамастан, йөзү буенча дөнья чемпионы исемен алган яшь кызылфлотчы, ә кайчакта исә, киресенчә, флотта Нахимов чорларыннан бирле хезмәт итеп ак төкләр басып бетергән карт плотник. Ярдагы моряклар часте бөтен ягыннан корабка ошый. Полковник Жидилов командалыгы астында, Севастополь төбендә хәрәкәт итүче моряклар пехотасы бригадасында мактанып сөйли торган шулай ук аерым бернәрсә бар: бу — аларның “мушкасыз туплары”.
Бу туп турында телдә шул чаклы күп легенда йөри иде ки, монын кайсысы хәкыйкать булып, кайсысы флотчының беркайчан да сүнми торган мактанчыклыгы икәнлеген аңлар да хәл юк, кайда монда соклану туктый, ә кайда бу гади булмаган тупны үзләре уйлап чыгара алмаган күрше частьларның күрә алмаулары башлана— шулай ук әйтеп булмый. Кемдер мине полковникның әлеге тупны Севастополь оборонасы музееннан алуы турында ышандырырга тырышты. Кайсысыдыр арттырып ук җибәрде, әлеге “мушкасыз туп”ның, Куликов кырында, Мамай гаскәрләрен сыйлаган туп булганлыгын исбат итәргә маташты, тик ул чакта утлы коралларның булмавын исенә төшереп булса кирәк, шунда ук тәүбәгә килде, моның шулай икәнлеге тарихи дәлилләр белән расланган нәрсә түгел, ләкин тупның Кырымга Потемкин белән китерелгәнлеге бәхәссез нәрсә, ди башлады. Ишетелгән сүзләр миндә бик зур кызыксыну уяттылар, ниһаять, мин “мушкасыз туп”ны үз күзләрем белән карап кайту һәм аның турында төгәл белешмәләрне жыю нияте белән, махсус рәвештә бригадага киттем.
Ул могжиза турында булган белешмәләрне мин сезгә түбәндә китереп үтәм һәм китергән белешмәләремнең дөреслегенә үземнең репутациям белән җавап бирәм. Кайдадыр шунда, Евпаториядә, металлом складларының берсендә, полковник Жидилов дүрт туп таба. Чибәр генә туплар булалар болар — һәрберсе үзенең коточкыч зур тәгәрмәчләрендә, һәрберсенең көпшәсе, хәтта йозагына чаклы исән була. Полковникның игътибарын юнәлткән иң кыйммәтле яклары шунда: аларга 76 миллиметрлы зенитка снарядлары бик җайлы ярый торган була, ә бу снарядлар бригадада буа буарлык күп булалар. Кимчелекле яклары — аларның беркадәр искерә төшүләренә (1900 нче елгы образец) һәм прицеллары булмауга кайтып кала. Беренче кимчелек полковникны куркытмый. Сугышта коралның бөтен төрләре эшкә ярый, мәсьәлә бары тик аны куллана белүдә генә, ди полковник.
Бу тупларга снарядлар ярыйлар һәм алар ата алалар икән, димәк, аларның эше немецларга ату, ә файдасыз рәвештә складта күгәреп яту түгел. Икенче сәбәп —тупларның прицеллары булмау һәм бу кыргый борынгылык янына хәзерге заман тупларының туры килмәүләре — шулай ук аны куркытмый. Полковник кайбер кешеләрнең техникадан зарлануларын ишеткән вакытта, һәрвакыт борынгы һәм зирәк әйтелгән мәкаль белән җавап бирә торган була: “начар инструментлар юк, начар штурманнар гына бар”. Һәм ул кулланырга уйланылган “әлеге туплар өчен прицелның бөтенләй кирәк булмаганлыгын шунда ук бик һәйбәт итеп күрсәтеп тә бирә.
Тупларның берсен буш мәйданчыкка тартып чыгаралар. Язмышының кинәт үзгәрүенә гаҗәпләнгәндәй итеп һәм бөтен лафеты белән бер селкенеп алып, карт тугг килешсез борынын үзеннән ике йөз метрлар чамасында торган ватык грузовикка борып куя. Полковниктан алдан ук өйрәнеп куйган наводчик, тупның төбенә килеп чүгәли дә, телескоп аша караган төсле итеп, көпшә аркылы карап, лафет сабына тотынган морякларга команда бирә башлый.
— Уңгарак... тагын да уңгарак әзрәк. Хәзер инде әз генә сулга таба. Стоп!
Йозак чылт итеп ябыла, патрон эчтә кала һәм карт туп, үз кыланышына үзе аптырагандай итеп, бер ухылдап куя: грузовик чайкала һәм шунда ук тетелеп әйләнеп төшә. Нәкъ әнә шул рәвешчә, дүрт “мушкасыз туп”ның дүртесе дә, соңыннан, Темишево шоссесыннан узучы немец машиналарын бер-бер артлы чүкеп торалар. Бригаданың китү юлын каплап тору өчен әлеге тупларны күзгә күренмәс урыннарга яшереп куялар да, алар шуннан җай гына эшләп, пехота төягән тугыз немец машинасын әйләндереп салалар һәм өстәвенә тагын машиналардан сикереп өлгергән җәяүле гаскәрләрне туры наводкадан шрапнель белән коендыралар. Немец танкларын да әнә шул тәртип белән бәргәләп алалар алар һәм соңгы “мушкасыз туп”ның итальяннар каберлеге төбендә эшләгән эше дә нәкъ шул тәртиптә була. Бу тупларның өчесе сугышта һәлак булып калалар, таулар аркылы кичкәндә алар[1]ны калдырып китәргә туры килә, чөнки тракторлар яңарак типтагы тупларны күчереп бушый алмыйлар. Ә дүртенчесен исә полковник ничек булса да Севастопольгә китереп җиткерү ягын карый. Монда аңа яңа бурыч йөкләнә: тупка күчеп йөреп эшләргә кушалар.
Немецларның окопларыннан ике йөз, өч йөз метрлар җиргә алып килеп, күренми торган урынга урнаштыралар да, безнең төп артиллерия немецларны сыйлый башлагач, гомуми шау-шуга кушылып, якыннан торып ул да үзенең снарядларын сибәргә керешә. Кечкенә, ләкин үткен снарядлар немец траншеяларының өстенә үк яварга тотыналар һәм бу снарядлар яңгыры, җеннәре чыккан немецлар “мушкасыз туп”ның кайда икәнлеген белгәнче шул рәвешчә дәвам итә. Немецлар аны белеп алганнан соң, мескеннең үзенә дә снаряд һәм мина яңгыры ява башлый. Моряклар төнлә белән “мушкасыз туп”ны җир астыннан казып алалар да, тартып алып барып, тавышсыз-тынсыз гына икенче җиргә, немецларга тагын да якынрак урынга китереп утырталар, шулай ук үзләренә дә шәп кенә итеп оялар казып куялар. Немецлар тагын бу мәңгелек тупнын “күчтәнәчләрен” гаҗәпләнә- гаҗәпләнә каршы ала башлыйлар — һәм шулай итеп бөтенесе яңадан башлана... Ү
зләренең сөеклеләре турында үзенә бер эчке горурлык белән сөйләп, бригаданың военкомы бригада комиссары Ехалков миңа түбәндәгеләрне әйтте:
— Алтын, туп түгел! Аңа дип немецлар берьюлы йөз иллешәр снаряд әрәм итәләр, ә аңа пычак та булмый. Расчеты блиндажда тәмәке тартып утыра, ә аңа, күгәрченкәйгә, берни түгел. Үзең уйлап кара: прицелы юк, панорамасы юк, ватыла торган детальләре юк, штурвальчиклары юк. Көпшә дә тәгәрмәч. Ә боларны бары тик өстенә туры килеп төшсә генә ва- тырга була. Кайчан туры килеп төшәр әле, ә кыйпылчыкларга ул селкенеп тә карамый ичмасам... Аңлашыламы?
Чынлап та, барсы да аңлашыла иде миңа.