ҮЧ АЛЫНЫР
Күз күрмәгән каты көрәш барды,
Туктатмады утлы давыл да,
Казып алдык жирдән дошманны без,
Килеп кердек туган авылга.
Авыл яна. Яна туган жирләр,
Туган өйләр утка чорналган,
Шартлап сына өрлек матчалары,
Ишелеп төшә жиргә чормалар.
Капка ачам яшьлек бишегемә.
Утны кисеп эчкә үтәм мин,
Ил басучы, ләгыйн дошманнарның
Палачлыгын тагын күрәм мин.
Ләкин ышанасым килми күзләремә,
Әллә бабам, әллә шәүләсе?
Бусагага башын куйган килеш
Кан эчендә ята гәүдәсе.
* * *
Автоматым кулыма тоткан килеш
Туган нигеземә тезләнеп,
Кабатлыймын изге антымны мин,
Алга текәп яшьле күзләрем.
Кая да кача алмас дошман бездән,
Җир читеннән эзләп табарбыз,
Барлык илләр мәйданында тиздән
Гадел хөкем аңа ясарбыз.
Зәңгәр күккә үрелә төнге ялкын,
Корбаннар каныдай кызыл ул,
Үч алырга явыз дошманнардан,
Үч алырга чакыра безне ул.