Логотип Казан Утлары
Публицистика

БРОНЕБОИЩИК ВӘЛИЕВ

Чал Днепр ялкын белән капланган. Немец самолетлары кичүне бик каты бомбага тоталар. Днепрга миналар һәм снарядлар өзлексез явып тора иде. Ләкин сугышчыларыбызның алга, һөҗүмгә омтылышын һич нәрсә дә сындыра алмады. Дошман танклары, аның контратакалары совет баһадирларының нык торучанлыгына бәрелеп җимерелделәр. Бронебойщик Габдулла Вәлиев биредә 42 сәгать буе постыннан китмәде. һичбер ял күрмичә, 42 сәгать буе өзлексез сугышты ул. Үзенең иптәшләре белән бергә, Вәлиев немецларның 12 контратакасын кире кайтарды. Шушы сугышларда ул дошманның ике пулемет ноктасын бастырды һәм тугыз дошман солдатының башына җитте.

Бу — Вәлиевнең беренче тапкыр гына батырлык күрсәтүе түгел иде инде. Ул күп каты сугышларда булды һәм һәрберсендә жиңеп чыкты. Шулай бер вакыт, кич белән, немецлар безнең позицияләргә кискен атакага ташландылар. Бу участокны бронебойщиклар взводы саклый иде. Алар дошманны көчле ут давылы белән каршыладылар. Бик каты сугыш башланып китте. Зур югалтуларына да карамастан, гитлерчылар туктаусыз алга ыргылалар иде. Сугышның иң кызып барган вакытында Вәлиевнең кулы яраланды һәм бронебойкасы сафтан чыкты. Ләкин ул каушап калмады. Аның кул астында танкка каршы кулланыла торган гранаталар бар иде. Вәлиев, күз ачып йомганчы, гранаталарны эшкә җибәрә башлады. Дошман өстенә бер-бер артлы 5 граната очты һәм моның нәтиҗәсе булып 73 фашист дөмекте. Взвод дошманның өч атакасын кире кайтарды.

Сугыш кырында 300 гә якын гитлерчының үле гәүдәсе аунап: калды. Икенче бер сугышта Вәлиев, үзенең бронебойкасыннан атып, немецларның дүрт пулемет ноктасын юк итте. Днепрны кичү вакытында аеруча зур батырлыклар күрсәткән өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

21 яшьлек татар егете Габдулла Вәлиев кардәш Украина өчен менә шулай, үз-үзен аямыйча, сугыша. Ватанга биргән хәрби антын, татар халкының наказын менә шулай, намус белән үти.