Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХЕТ ҺӘМ АЗАТЛЫК ҖЫРЧЫСЫ

(Шәриф Камалның үлүенә бер ел тулу уңае белән) нык ышаныч белән көткән хәлдә, совет халыкларының ватан сугышы турында яңа романнар, сәхнә әсәрләре язарга хәзерләнгән хәлдә, — миңа озак яшәргә кирәк, язасы әйберләрем күп әле минем, дип дәртләнеп йөргән вакытта үлде.

Үлде...

Ләкин йөрәк һәм акыл һаман да әле аның үлүе белән килешә алмый. Менә хәзер аны сагынып, юксынып искә төшергән вакытта да, аның үлеме турында түгел, бәлки яшәве турында, тере Шәриф Камал турында сөйлисе килә. Татар әдәбиятының алтын хәзинәсенә Шәриф Камал әсәрләре дип кергән китаплар турында сөйлисе килә бүген. Гүя ул аларны хәзер генә язып бетергән дә, соңгы юлларында карасы да кибеп җитмәгән килеш:

— Укып карагыз әле, дусларым! Ничегрәк чыкты икән бу, — дигән төсле тәэсир тудыручы китаплар турында сөйлисе килә. Татар әдәбиятында Шәриф Камалга хәтле беркем дә, капитализм шартларында яшәгән хезмәт ияләренең Бүген без татар әдәбиятының бөек художнигын, үз иҗатында классик әдәби мирас белән хәзерге совет әдәбиятын бергә тоташтырган язучы Шәриф Камалны искә алабыз. Аның белән безнең араны бөтен бер ел, Сталинград, Орел һәм Днепр эпопеяләрен эченә алган һәм тарих китапларына кешелек дөньясының язмышын хәл иткән ел булып керәчәк данлы ел аерып тора. Ул бу җиңүләрне үткен итеп язганы юк...

Ул кыргый һәм явыз мещанлык мөнәсәбәтләре белән агуланган иске тормыш азапларын, һәрбер якты утны сүндерергә, һәрбер матхрлык гөленең тамырын чүп үләннәре белән каплап саргайтырга, кешенең бәхетенә, азатлыкка таба юнәлгән һәрбер омтылышын сындырырга тырышучы ударларны үз җилкәсендә татыган, үз башыннан кичергән һәм үзендә шуларга бирешмәслек көч тапкан язучы.

Бу турыда аның бер автобиографик новелласында язылган т[1]бәндәге юллар бик характерлы мисал була алалар:

Без бер вакыт, унлап кеше берлектә, Кавказ тимер юлында ремонт эшләдек, дип башлый ул аны. “Куянак исемле станциядән аз гына читтәрәк бер казармада тора идек, тимер юл белән поездда йөргәндә һәркемгә дә туры килә торгандыр: юл буенда, җансыз һәйкәл шикелле, хәрәкәтсез генә көрәк вә казылмаларына таянган хәлдә поездны озатып калучы бер төрле йолкынган гына кешеләр күзгә чагылып кала.

Менә инде шулар — юл төзәтүчеләр — безнең иптәшләр була.

 Көз иде. Эштән разый түгел идек, хак очсыз, акча арттырып булмый. Шулай да татарлар, өчәвебез дә бер сүздә булып, кышны монда үткәрергә исәпләдек. Без бер иптәшем белән китәргә дә уйлашкан идек, ләкин өченче, карт иптәшебез мәслихәт бирмәде.

— Хәзер, кышка каршы кая барасың инде? Җәй башында бергәләшеп кайтырбыз, ди, шәп булыр ичмасам... Без аны тыңладык: чын да, шулай шәп булыр кебек таптык. Эшлибез! Өмет эшләтә... Шатланып эшлибез. Гүя җәй башын акчабыз да була, илдә дә бик сагынган булалар, көннәр дә искиткеч шәп вә күңелле була. Хәтта инде ул вакыт бер дә җитешмәгән җир булмый, бар сәгадәт безне каршы алырга гына көтә. Көрәкне комга батырган саен үзеңне әллә нинди шатлыкларга табан бер баскыч күтәрелгән, казыма белән ташлы балчыкны каерган саен киләчәктәге бәхетләргә бер адым елышкан хис кыласың; рәхәтләнәсең, иркенләп сулыйсың, үзеңдә хәтсез көч вә әллә нишләрлек игътибар сизгән буласың....

Бәхетле киләчәккә ныклы ышаныч тойгысы үзендә хәтсез көч тудырган бу кеше — соңыннан татар халкының классик язучысы булып китә. Аның белән аралашкан кайбер иптәшләр шушы бөек Ватан сугышы башлангач, Шәриф абзыйның үз квартирында үз кулы белән мич чыгаруын күреп хәйран булганнар. Ләкин Шәриф Камалны тагын да якыннанрак белүчеләр өчен монда хайран калырлык бернәрсә дә юк.

Бу бик табигый. Сез аның кулларын гына күз алдыгызга китерегез. Тамырлары өскә бүрткән һәм буыннары җыерчыкланып, кабарып торган бу хәрәкәтчән куллар — чын-чынлап эшче куллар һәм аларда теләсә нинди эшне дә яратып эшләү әвәсе сизелеп тора иде.

Бу куллар белән ул хикәяләр, романнар, сәхнә әсәрләре язып кына чикләнмәгән, бәлки үзенең бөек замандашы һәм әдәби остазы Максим Горький шикелле үк таш та ваткан, җир дә казыган, Каспий промыслоларында балык та тоткан, тимер юлларда һәм шахталарда да эшләгән. Шәриф Камалның әдәби эшчәнле генә утыз ел тулу уңае белән басылган материаллар арасында шундый бер җөмлә бар:

Ул Москва — Казан тимер юлы төзелешендә кара эшче булып эшли. Бу вакытта әле ул 16 яшьтә генә була.

Уйлап укысаң бу бик характерлы һәм тирән мәгънәле җөмлә. Сүз туган илебездәге халыкларның һәм, шул җөмләдән, бөек рус халкының культура үзәге Москва белән татар культурасының үзәге Казан арасындагы юл турында бара бит. Шәриф Камал иҗатына азык биргән һәм зур революцияләр, сугышлар аркылы социализмның җиңүенә китергән тормыш юлы да шуннан башлана. Ул үз әсәрләрендә бөтен терелеге һәм катлаулыгы белән сурәтләнгән типик образларны да шушы хезмәт һәм көрәш мотивлары белән сугарылган тормышта таба. Москва белән Казан арасындагы тимер юл салынып берничә еллар үткәч, шунда кара эшче булып, аннан соң күмер шахталарында, забойщик булып һәм белем алу теләге белән Төркия, Мисыр илләрен гизеп, киң Рәсәйнең бик күп шәһәрләрендә эш эзләп йөргән Шәриф Камалның шигырьләре һәм хикәяләре басылып чыга башлый. Ул үзенең оригиналь эчтәлекле һәм искиткеч матур, җанлы телле новеллалары белән татар әдәбияты үсешендә бөтенләй яңа сәхифә ачып җибәрә.

Академик А. Толстойның  “Совет әдәбиятының егерме биш елыдигән темага ясаган докладында шундый бер фикер әйтелә.

Рус әдәбияты патша Россиясендәге халыкларның милли интеллигенциясендә җәмәгатьчелек фикренең формалашуына прогрессив йогынты ясый. Әгәр дә үткән гасыр уртасындагы һәм азагындагы иң күренекле милли эшчәннәрнең биографияләренә карасак, аларның алдынгы идеяләрне, тормыш һәм тарихны аңларга безнең классик әдәбияттан, Пушкиннан. Тургеневтан. Белинскийдан, Чернышевскийдан, Добролюбовтан, Герценнан, А. Толстойдан, Щедриннан, Островскийдан, Горькийдан өйрәнгәнлекләре ачык күренер.

Шуңар мисал итеп ул Казан татарларыннан Шәриф Камалның исемен атый. Моннан унбиш еллар элек, Шәриф Камалның Максим Горький белән очрашулары вакытында, без бу йогынтының ни дәрәҗә көчле һәм тирән булуы тагын да ачыграк сиздек.

Шул очрашуларның берсендә Шәриф абзый Максим Горькийга үзенең яшь вакытта Петрбургка баруын һәм анда университетка укырга керү теләге белән хыялланып йөрүен, ләкин теләгенә ирешә алмавын әйткәч, Горький үзенә сердәш кешене озак эзләп тә, ниһаять, тапкан төсле куанды һәм:

— Аның каравы тормыш университетлары ярыйсы булдылар, дигән мәгънәдә фикер әйтеп, Шәриф Камалга аеруча мөлаем карап куйды.

Чыннан да, Шәриф Камал кичергән тормыш аның өчен университет хезмәтен үтәде. Аның кайсы гына әсәрен алып карасагыз да, барсыннан да элек тормыш белән, кешеләр белән яхшы танышлык, гади күзгә күренмичә үтә торган нечкәлекләргә чаклы белүчән лек ярылып ята. Ул кешеләрнең хәрәкәтләрен, кичерешләрен, уйларын, үзара мөнәсәбәтләрен күрсәтәме, яки табигатьне сурәтлиме — дөреслекне, чынлыкны үзенә девиз итеп ала һәм шуның бөтен катлаулыгы белән, гажәп зур осталык белән җанландырып алдыңа бастыра.

Менә берничә мисал: ... Ул җитди һәм акырын тавыш белән Газизәне юаткан рәвештә сөйләргә тотынды:

— Мин сиңа тагын мондый сүзләр сөйләмәм... Минем күңелем борчыла, мин сине бит чынлап яратам. Синең матур чәчләрең, ачык, килешле маңгаең минем күзләремә рәхәт, җаныча җылы бирә... Мин сине сөям, күз нурым! Чиксез бәхетле булуыңны, чиксез сәгадәтеңне, чиксез зур булуыңны, күкләрдә очуыңны, кояш булуыңны күңелем телим Кич гаҗәеп гүзәл иде. Каралҗым күк йөзен аксыл җәүһәр кисәкләре төсле балкып торган хисапсыз шаян йолдызлар бизи, җирдә диңгез буйлап куе караңгылыкны ачыл җибәргән саргылт кызыл факеллар яна. Ерак-ераклардан, чит промыслоларда яндырылган шундый ук факелларның төнге һәм юаш утлары катангы диңгез буйлап су өстеннән күңелгә ягымлы йомшак нур сызыклары җибәреп торалар. Алар диңгез өстендә, гүя елмаялар, гүя көләләр...

— Эх, егетләр! — диде Гариф, — Менә хәзер диңгез уртасыннан торып җырлап җибәрәсе, дөнья яңгырасын, диңгез тибрәнсен, йолдызлар уянсын, бөтен дөнья шашып тыңласын иде...

Шәриф Камалның һәрнәрсәгә игътибар белән караучы үткен күзе табигатьтә, тормышта, кешеләр мөнәсәбәтендә якты, гүзәл, матур якларны бөтен тирәнлеге һәм сафлыгы белән күрә беләләр. Аның әсәрләрендә без хәзер бөек Ватан сугышы кы. ларында җиңелмәс көчен күрсәткән халыклар дуслыгының, сугышчан иптәшлекнең, бер-береңне үлемнән йолып алу өчен җан кызганмау дәрәҗәсендәге фидаилекнең ныклы тамырлары татар халкының йөрәгендә элек-электән үк үсеп килгәнлеген раслаучы үрнәкләрне табабыз.

Шуның бер мисалы итеп Акчарлаклар повестеннан бер өземтә китерергә мөмкин: Бер вакыт Исак, барак ишеген ачты да, аптыраган тавыш белән киреле- соңлы җикерергә тотынды:

— Чыгыгыз әйдә тизрәк! Неводка әйдә! Аркан ычкынган! Неводка тизрәк! Неводка, дим. Уят шуларны... Тизрәк әйдә! Давыл кузгалды!

...Гариф өч-дүрт иптәше белән алдан китте. Башкалар да кискен җилгә ян биребрәк, бөкрәйгән көе, тегеләр артына ялгандылар. Лабаз артыннан әйләнеп үткәч, кинәт бик газа- матлы күренеш алдына чыктылар. Диңгез кузгалган...

Күз күременчә зур су түтәлләре, ак күбекләр пошкырып, бер-берсен куа киләләр. Күктә каралҗым болытлар ага, диңгез артларын соры томан каплаган... Неводчылар янына иң элек барып экитүчеләр Сафа белән Гариф булды. Исак белән Шәрәфи агай һәм Абрам да анда иделәр. Гадәттән тыш аптырау, кычкырыш бара иде. Читтән биш-алты саженьнар эчтә невод көймәсе әллә ничә уңайга бәргәләнеп, чайкалып тора, көймәдә биш-алты кеше невод салучылар — йомычка кисәгенә ябышкан булдыксыз һәм кызганыч тараканнар шикелле аумаска, ычкынып китмәскә тырыша иделәр... Койрыктагы куршик бер кулы белән роль тоткасына ябышып, аяктан егылмаска тырыша, икенчесен бутап-бутап бар көче белән кычкыра, кемнедер сүгә. Гариф Шәрәфи карт янына барып,

— Нәрсә ул, ни булган? — диде. Теге салкын кан белән генә:

— Арканны ычкындырганнар, куршик тагын дүрт ишкәкче сорый, баручы юк. Эт-эткә, эт койрыкка җибәрә... — диде.

Гариф кинәт, кирәкле хәбәр ишеткән төсле, күзләрен уйнатып,

— Мин барам! диде һәм сикереп үк су янына йөгерде. Дулкын эчкә кайткан арада Гариф сикереп торып көймәгә ташланды һәм көймәнең читенә барып асылынды....

Көймәдәгеләр аны тартып алырга маташканда, тагын килеп дулкын бәрде дә, Гарифны муеныннан ук эләктерде; шулай да ычкынмыйча, аны көймәгә тартып алдылар. Аңар иярүчеләр дә тиз табылды, бер-бер артлы өч кеше, шундый ук маневрлар ясап, көймәгә керделәр. Җансыз сөяк кебек чайкалып торган шактый зур көймә, кирәкле кешеләрен алгач та җанланды, өч пар ишкәкне алты кеше бер уңайга күтәреп сала башлагач, ул килешсез бер җанвар кебек дулкыннар белән көрәшә-көрәшә эчкә таба үрмәләп китте.

Мин аңлы рәвештә бу өземтәне тулы күчердем. Чөнки монда безнең илдәге кешеләрдә революциядән соң, тулы куәте белән үсеп киткән иң яхшы традицияләр, ныклык, чыдамлык, тимер ихтыяр, теләсә нинди авырлыкны күмәк көч белән җиңеп чыгу сыйфатлары бик матур бирелгәннәр. Бу сыйфатлар Шәриф Камалның үзе өчен дә хас һәм аның шундый авыр, караңгы тормыш шартларында, якты, бәхетле киләчәккә өмет һәм ышаныч саклап, шул ышаныч белән башкаларны да дәртләндерә алу сәләте, әйләнә тирәдәге реакцион, вак милекче, черек мохитка йотылмау сәләте дә шуннан килә.

Максим Горький үзенең бер әсәрендә яшь чакларын хәтерләп болай ди:

Мин бу караңгы көчнең минем башымны нинди җиңеллек белән өзеп ташлый алачагын, йөрәкне пычырак табаны белән изә алачагын сиздем һәм тешләремне кысып, йозырыкла- рымны йомарлаган хәлдә, аның белән даулашырга, сугышырга һәрвакыт хәзер тордым.

Шариф Камалда да без шул ук характерны күрәбез. Әлбәттә бөек Октябрь революциясе кичеккән булса, бу характер гына аны башка бик күп талантларны һәлак иткән трагедияле язмыштан коткара алмас иде. Моның, шулай икәнлеген яшьләй һәлак булган Тукай, Ибраһим Башмаковлар мисале, коточкыч авыр шартларда читлектәге кош шикелле талпынып үлгән Каюм Насыри, Гафур Коләхметовлар мисале раслый. Татар әдәбиятының тагын бер бәхетле ягы итеп шуны әйтергә кирәк, классик әдәбиятыбызның иң күренекле көчләре, заманында бөек Тукай белән берлектә хәзерге әдәби телебезне тудыручылар — Мәжит Гафури, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзиләр Октябрь ревоюция- сеиең беренче көннәреннән үк халык сафында торып, актив көрәшкә катнашалар. Соңырак аларга үзенең “Чәчәкләр китерегез миңа!сы белән Фатих Әмирхан да килеп кушыла.

Шулай итеп, татар совет әдәбияты классик әдәби мирастан әсәрләр, тел хәзинәсе, художество осталыгы төсендәге байлык алу белән генә калмый, бәлки шул әсәрләрне иҗат иткән көчле талантлар үзләре килеп аңа үсәргә булыша башлыйлар. Бу яктан Шәриф Камал аеруча характерлы фигура булып тора. Ул элекке әдәбияттан килеп, большевиклар партиясенең члены булып эшләү дәрәжәсенә күтәрелә һәм иң зур күләмле әсәрләрен совет чорында яза. Татар совет чорында яза. Татар совет әдәбиятының 25—26 ел эчендә үткән юлын тикшергәндә без Ш.Камал иҗатында һәрбер этапны диярлек төсмерләүче үрнәкләр очратабыз.

Менә эшчеләрнең Ленин-Сталин партиясе җитәкчелегендә 1917 нче елда Совет власте өчен алып барган көрәшләрен яктыртучы Таң атканда романы. Менә авыл хуҗалыгын социалистик нигездә үзгәртеп кору вакыйгаларын күрсәткән Матур туганда романы. Менә капиталистик элементларга һәм капиталистик традицияләргә каршы көрәшне чагылдырган Ут драмасы. Менә Бандюг заводындагы эшчеләрнең дошманга каршы көрәшен сурәтләүче Таулар пьесасы һәм, ниһаять, хезмәткә социалистик мөнәсәбәт темасына язылган Томан арты пьесасы. Әгәр дә без бу әсәрләрдәге образларны һәм Шәриф Камалның алардан башка бик күп хикәяләрендә һәм Хаҗи әфәнде өйләнә комедиясендә бирелгән образларны бер рәткә тезеп күз алдына куйсак, татар халкының соңгы еллык тарихын художество чаралары белән күрсәткән бай һәм катлаулы, җанлы һәм монументаль иҗатны күрәчәкбез.

Шәриф Камал иҗаты социалистик төзелештә һәм фашизмга каршы канлы көрәшләрдә шундый гүзәл батырлык үрнәкләрен биргән татар халкының иң яхшы традицияләрен җырлый. Безнең, бабайлар бөек рус халкы белән кулга-кул тотынышып туган илебезне куәтле, ирекле һәм бәхетле ил ясар өчен гасырлар буенча көрәшкәннәр.

Алар кыргый җәнлек эзләрен генә күргән урманнар аркылы, түбәләре болытларга тиеп торган мәһабәт тауларны кисеп, юллар салганнар, шәһәрләр корганнар, тирән дәрьяларның ярларын күперләр белән тоташтырганнар. һәм туган илгә кайчан гына, кайдан гына нинди генә дошман басып керә башламасын, бердәм сафка басып, кулга корал тотып, сугыш кырына ташланганнар. Бу бердәм хезмәт, уртак походларда татар халкы бөек рус халкының ярдәме белән үзенең борынгы культурасын, мең еллык тарихы булган әдәбият һәм сәнгатен, тел хәзинәсен, яңа эчгәлек белән баетып, үстерә барган.

 Шушы бердәм хезмәт, бердәм, көрәш белән үткән гасырлар эчендә безнең халык үзендә азатлык һәм бәйсезлек бәхет һәм прогресс өчен батырларча көрәшү, илебезнең һәрбер халкына якын туган итеп карау, илебезнең дошманнарына тирән нәфрәт тойгыларын- тәрбияләгән. Шәриф Камал әнә шул гбөек традицияләргә ия булган татар халкының тугрылыклы улы. Шуңа күрә дә ул советлар илендәге халыкларны, шул җөмләдән татар халкын бетерүне үз алларына бурыч итеп куйган фашистларга җаны-тәне белән дошман иде. Бу турыда ул үзенең фикерен сугыштан күп еллар элек үк бөтен ачыклыгы белән әйтеп, раса дошманлыгына, кара вәхшилеккә өнди торган шакшы теорияле фишист чепухаларына дигән иде һәм шул вәхшиләргә каршы көрәшкә чакырган иде. һәрбер немецны башка халыкларга карата бүре мөнәсәбәтендә булырга, ике аяклы ерткычка әйләнергә өндәгән фашистик теорияләрнең иң кабахәт чаралары белән тормышка ашырылуын без бик күп фактлар буенча беләбез.

Күптән түгел Харьков шәһәрендә булып үткән суд процессы моны тагын да ачыграк күрсәтте. 1919 пчы елда Германиянең Марнен Вердер шәһәрендә, профессор семьясында туган Риц фамилияле немецның суд алдында сөйләгән биографиясе бу яктан аеруча гыйбрәтле:

1925 нче елдан башлап өч ел халык мәктәбендә укыдым, — ди ул.— Аннан соң гуманитар фәннәр университетында тугыз ел укып, имтихан биргәч, Кенигесберг униберситетына кереп хокук фәннәрен өйрәндем. Бер үк вакытта музыка белән шөгыльләндем. Шушы немец безнең илгә каршы сугышка килә һәм аз гына вакыт эчендә меңнәрчә совет кешеләрен, картларны, хатын-кызларны, яшь балаларны, больницалардагы авыруларны атып, газ машиналарында буып үтерүгә катнаша. Кеше һәм культура турында, кешеләр арасындагы хокук мөнәсәбәтләре турындагы фәннәр буенча югары белем алган, шуның өстәвенә профессор семьясында туып-үскән, хәтта музыка белән да шөгыльләнгән бу немец ничек шундый кан эчкеч палачка әйләнгән соң? Ничек аңларга моны?

Бу сорауга шул ук суд материалларында ачык ләм тулы жавап бар. Фашизм немец халкына хас пычрак сыйфатларны, элекке заманнарда орлыклары гына шытарга өлгергән явыз характерны, үзенең мещанлык-эгоистик теләкләре өчен көпә-көндез кеше талау һәм үтерү алдында тукталмый торган гадәт һәм холыкларны еллар буенча тәрбияләп үстергән, көчәйткән. Германия мәктәпләрендә, театрларында, матбугат һәм әдәбиятында әнә шул ерткычлык, палачлык тойгылары тукылган. Мондый ерткычны үгетләп, әдәпкә чакырып йомшарту, аз гына булса да кеше кыяфәтенә кертү мөмкин түгел. Аның белән, Маяковский әйткәнчә, штык һәм пуля теле белән генә сөйләшергә, шәфкатьсез ут көче белән генә аңлашырга мөмкин. Шуңа күрә дә Шәриф Камал бөек Ватан сугышының беренче көнендә үк үткен каләмен фашизмга каршы юнәлтеп, ялкынлы сүзләрен язды: Эт котырса үз башына була диләр. Котырынган фашист этләрен һич котылгысыз һәлакәт көтә. Бөтен социалистик илебезнең бөтен күмәк көче явыз дошманга ачу уты белән ялкынланган хәлдә, бары бер генә максатны күз алда тота, аның бөтен игътибары, бөтен омтылышы бер генә максатка төбәлгән: дошманны тар-мар китерү, жир йөзеннән аны юк итү! 1942 нче елда язган Марат исемле хикәясендә Шәриф Камал үзенең фашизмга каршы көйдергеч нәфрәтен колхозчы Хасиятулла картның улына әйткән сүзләре аркылы бирә:

Сөекле балам Марат! Мин беләм, синең йөрәгеңдә явыз дошманга каршы ачу утлары яна. Син бөек Ватан сугышына, фашист этләрне кыйнарга китәсең. Намус һәм каһәр белән син ул бурычны үтәрсең дип ышанам. Изегез, бетерегез кабахәт фашистны! Җир өстендә бер генә бөртеге дә калмасын мәлгунның! Мин телим: үземнең йөрәгемдә дошманга каршы кабынган ачу уты синең йөрәгеңдәге утка тоташып, дошманны бетергәнгә хәтле сүнми торган каһәр ялкыны тудырсын!

Бүген, татар әдәбиятының классик язучысы Шәриф Камалны искә алганда, без аның бу сүзләрендәге көчне тагын да тирәнрәк сизәбез. Бу сүзләрдә татар халкының якты морале, югары кешелек сыйфатлары, буыннан буынга күчеп үсә барган героик традицияләре яши. Без ватан сугышы фронтларындагы батырлыклары белән дөньяны хәйран калдырган якташларыбыз турында сөйләгәндә, үткән сугышлардагы батырларны да хәтерлибез һәм алар белән берлектә матур әдәбияттагы, шул жөмләдән, Шәриф Камал әсәрләрендәге образларны да искә төшерәбез. Безнең халыкка, совет кешеләренә хас рух бөеклеге, батырлык, туган ил каршындагы бурычны утәү юлында жан бирергә хәзер торучан фидаилек сыйфатлары Кызыл Армиянең уңышлы рәвештә алга, көнбатышка бару операцияләрендә меңнәрчә геройларны тудыра. Бу сыйфатларны тәрбияләүдә Шәриф Камал ижатының да зур катнашы бар. Аның иҗаты безнең сафларда бәхет һәм азатлык җыры булып яңгырый.