СИНЕҢ ХАКЫҢ БАР
Күзләреңне тутырып карыйсың,
Йөрәгемә уктай кадыйсың.
Ук булса да күзең карасы,
Сызлатмый ул йөрәк ярасын.
Күз караңа манып җыр язам,
Тыңларсыңмы, бәгърем, җырласам?
Күкрәгемдә ямьле яз минем,
Йөрәгем нечкә кыллы саз минем.
Керфекләрең белән, иркәм, син,
Йөрәк кылларыма чиртәсең.
Ишетмисең тик син ерактан
Яшрен мелодиясен йөрәкнең.
Күкрәгемә ятып тыңла әле
Ярсу йөрәгемнең җырларын.
Ишетмәссең, Гайшәм — миләүшәм.
Тик рәсемең белән сөйләшәм.
Ялгызым мин блиндажымда,
Рәсемең генә минем янымда.
Аның белән утка кердем мин,
Фронтларда сугышып йөрдем мин...
Аның белән илһамландым мин,
Герой булып медаль алдым мин.
Кайткач күкрәгеңә асармын,
Үз кулымнан герой ясармын.
Аны алдым синең хакыңда,
Анда синең дә бит хакың бар.
Хәрәкәттәге Армия