АВЫЛНЫ АЛУ
(“Тегермән янында” дигән повестьтән өзек)
Украинаның тугайлыклары, бер-бер артлы тезелеп киткән таулары, уем- уем куаклыклары һәм тау итәкләреннән чылтырап аккан гүзәл чишмәләре сугышның уңышлы баруына ярдәм итәләр. Ул чишмәләр бер-беренә кушылып, елан шикелле борыла-сарыла алга сузылалар да, ниһаять, Десна елгасына килеп коелалар...
Аның буйларында утырган Украина авыллары, аерым төзелгән совхоз йортлары, бигрәк тә Бурно поселкасы карар өчен завыклы. Ул тауларның барсының да үзләренә күрә тарихлары бар һәм ул тарихи урыннар зур сугыш панорамасының аерым кисәкләре булып тора. Сугыштан элек андагы яшьләр шул елга буйларына, куаклыклар арасына чыгып, җиләк, бөрлегән һәм чия кебек табигать байлыкларын җыя иделәр, чәчәкле гөлләрдән букетлар ясадылар. Алар куаклар арасында хор белән ерлап җибәргәндә, гүзәл тавышлары су буйларын яңрата, агач яфракларын тирбәтә, болын буйларын җанландыра иде.
Алар тормыш шатлыгына ия булып, киң сулыш алып яшәделәр. Кош-корт гаиләсе, киң колхоз кырларыннан үзләренә азык хәзерләп, шунда бала үстерүдән, нәсел үрчетүдән үзенә ямь тапты. Әнә шул сәбәпле алар үз тормышларыннан риза булып матур сайрадылар, гүзәл чыр-чулары тирә-якка яңрады, кешеләр һәм кошлар арасында туганлык, дуслык һәм якташлык артып, тормыш дәрте көннән-көн көчәйде, һәр атнада булмаса да, куп ял көннәрендә болын буйлары, урман эчләре яшьләрнең җырларын тыңлады. Җәй көннәрендә һәр таң саен кошларның сайравын ишетте.
Эшләр шулай күңелле генә барганда, сугыш тормышны үзгәртте:
Бер елмая кояш, тагын сүнә,
Тагын чыга, тагын югала.
Иртәгесен тормыш гүзәл булса,
Кичләрендә тагын чуала...
Немец бандитларының илебезгә басып керүләре аркасында бу гүзәл авылларның тормыш һәм көнкүрешләре үзгәрде, авыл сугыш көннәре кичерде, анда кискен борылыш ясалды, немец анда яшәүчеләрнең бәхетенә тап төшерде, анда булган гүзәл кош тавышлары, матур җыр авазлары урнына явыз немецларның ерткыч хайван кебек улаулары хөкем сөрә башлады. Яшел үләннәр, яшел яфраклар өстенә төшкән терекөмеш шикелле чык тамчылары урнына күз яше һәм кан тамчылары тама башлады. Каты туп тавышлары яңрау белән кошлар да сайрауларыннан туктап, көнчыгышка таба очтылар. Куаклыклар буе, кыр һәм шәһәрләр ерткыч фашистлар белән тулды, шуңа күрә җирле халыкка тормыш калмады, ләкин бу күренешләр вакытлы иде. Яз кояшы карау белән, һәр җирдә булган кебек, Бурно авылындагы күренешләр дә үзгәрде: куаклыклар эчендә яңа көчләр пәйда булды, халыкның бердәмлеге, күндәмлеге, көчле инициативасы, бөек маршалның даһи җитәкчелеге аркасында, искиткеч көчкә әйләнде, кораллы партизаннар биредәге урманнарга яңадан хуҗа булдылар, алар дошманга башлангыч отпорны биреп, кабер казый тордылар, ә илебезнең Кызыл Армиясе килеп, Гитлер палачларын шунда күмделәр, Кавказ һәм Украина кырлары дошман эчен мәңге чыга алмаслык кабер базына әверелде. Бер-бер артлы тезелгән кавалерия дивизияләре, танк, пулемет осталары, туп, миномет белгечләре Һәм чиксез санда күп булган җәяүле гаскәрләр, сугыш машиналарыннан ут яудырып, дошманга каршы һөҗүмгә киттеләр, алар канга каршы кан җавабын бирделәр...
Сугыш башларында армия белән бергә артка чиккән Бурно халкы:
“Без кайтырбыз... Без кайтмасак, балалар кайтыр...” дигән сүзләр белән үсәр агачларга тамга салып киткән иделәр, шулар арасында, Бурно авылында туып картайган Сазонов дигән берсе, учына туфрак алып: “Син минем анам, син мине тудырдың, син мине туйдырдың. Мин кайтырмын” дигән иде. Һәм ул шулай булды да.
Алар кайттылар, ләкин йортлар яндырылган, сарайлар җимерелгән, нигез ташлары ишелгән иде. Исән калган кайберәүләр подвалларда, базларда һәм землянкаларда яшиләр. Партизан Сазоновның 35 ел гомер иткән карчыгы белән күз нуры булган гүзәл кызы Галина җимерелгән иске мунчада тора иделәр...
Аларның елаудан күз яшьләре кипкән, ачлыктан йөзләре саргайган, куркудан күңелләре боеккан һәм үлем куркынычы астында яшәп йөрәкләре талган авыл халкының күбесе немец төрмәләренә салынган, кайберәүләре, урамнарда асылган, каторга хезмәтләренә җибәрелгән... авыл җансыз, кайчандыр гөрләп торган урамнар хәзер сүнгән, өйләрнең жимерек нигезләре ялгыз, мич морҗалары кызганыч бер төс белән хуҗаларын көтәләр. Авылга якыная төшеп бинокльдән караганда, авылның хәрабә хәле күз алдына килеп баса. Авыл янындагы чокырлар, юл буйлары, чишмә тирәләре немец үләксәләре, җимерелгән сугыш машиналары белән тулган. Лейтенант Камал Шагеевның подразделениесе зур омтылыш белән алга табан кузгалды. Алар арасында Гитлер бандитларына карата аеруча зәһәрле үч теләге белән кузгалган партизан Сазонов та бар иде. Сугыш кызганнан-кыза барды. Сызылып кына таң атканда, Бурно авылы утлы боҗра эченә алынды.
Дошман өстенә бомбалар, снарядлар яңгыр кебек яудылар. Автомат, миномет һәм “Катюша” утлары, тузан катыш ут өермәләре ясап, дошман сафларын туздыра тордылар. Исән калган кайбер дошман солдатлары тизрәк сыпырту нияте белән вокзалга йөгерсәләр дә анда аларны көчле ут каршылады. Ятаклар кичтән йомшак җәелсәләр дә, йокыдан аларны каты уятты. Талап алынган тавык ашлары тәмле пешкән булса да, тамакларына агу булып урнашты.
Ягылган мунчаларның кызулыклары дошманнын тәнен көйдерде. Утлы божра аларны төрле яктан кыса башлады. Ләкин, дошман тиз генә бирелергә теләмәде. Ул, соңгы көчен куеп, каршы торып карады. Соңгы атакаларга күчте...
Шуны сизгән командир Камал:
— Качучы да өмет белән кача, куучы да шул ук теләктә, ләкин теләкләре башка йөрәктә, шуңа күрә без тизрәк ирешергә кирәк теләккә, — дип һөҗүмне тагын да көчәйтергә команда бирде. Ул һаман саен:
— Алга, иптәшләр, алга! Дошман сафлары сирәкләнә,—дип кабатлый...
Һәркем җиңү дәрте белән яна, күлмәкләр сыгып ташларлык булып тиргә манчылган, тузаннан битләр каралган, шуңа да карамастан, һәрбер солдат алга омтыла...
Бу һөҗүм чорында кайбер сугышчылар, үсеп җиткән чәчәк кебек, егылдылар, кайберәүләр героик рәвештә көрәшеп, үз бурычларын үти-үти шәһит киттеләр. Партизан Сазонов та яраланды, ләкин ул туктап калмады, һаман барды, һаман атты, һаман сугышты. Инде авылга җиттек дигәндә генә аның хәле китте, ул тәмам какшады һәм авыл башындагы беренче өйгә килеп җиткәч, аның ишелгән нигез ташын кочаклап, — Исәнме, авылым! — дип аның ташлары өстенә егылды. Командир Камал, аңа ярдәм итәргә теләп хәлең сорашса да, карттан җавап булмады. Дөресе, ул нәрсәдер әйтергә теләгән иде, ләкин аңын җыя алмады, аның тормышы киселде. Моны күргән Камалның ачуы тагын да кабарды, тир һәм тузан белән капланган йөзе үзгәрде. Шунда ул каты тавыш белән:
— Ура, иптәшләр! Атакага! — дип кычкырды. Штурм белән кузгалып киткән һәм штык сугышына чапкан сугыш батырлары, немецларны тар-мар итеп, кыска гына вакыт эчендә авылны дошманнан әрчеделәр. Урам чатлары саен тәгәрәп яткан немец үләксәләре һәм аларның тәненнән аккан пычрак каннары туфракка буялып, юл буйларын сазлыкка әйләндерде...
Бурно сугышы әнә шулай бетте. Вакыт узу белән туп тавышлары сирәгәйде, соңга таба ул тавышлар бөтенләй басылды. Землянка, подвал һәм базлардан чыккан җирле халыклар:
— Рәхмәт сезгә, яшәгез! — дип кызыл армеецларны кочакладылар һәм үз балалары кебек күкрәкләренә кысып-кысып сөйделәр. Шулар арасында Сазоновның карчыгы белән кызы Галина да бар иде.
Алар карт Сазоновның авыл башында үлеп калуын ишеткәч, моң белән бер-беренә карадылар, аларның күзләреннән яшь тамчылары, энҗе бөртекләре кебек, тәгәрәп, бит алмалары буенча актылар. Ләкин алар ялгыз түгел иделәр. Сугышчылар аларны уртага алдылар һәм күңелле сүзләр белән юатырга тырыштылар. Шунда Галина тирән итеп сулады да:
— Әткәем, син безне ташладың, ах, бәгърем! — дип әнкәсенә сарылды. Бу сүзләрне ишеткән Камал, Галина янына килеп, аның кара күзләре һәм яшь белән чыланган озын керфекләренә карады да, шомырт кебек кара бөдрә чәчләрен сыйпады:
— Елама, акыллым. Сугыш корбансыз булмый. Әткәңнең үлүе никадәр кызганыч булса да, аның Ватан өчен булган бөек хезмәтләре миллион халыкның күз яшьләрен туктатырга сәбәпче булды. Авыр тормыш кайгысыннан сезнең күз яшегез аккан иде, бу яшь тамчыларыгыз соңгысы булыр. Моннан соң ул акмас. Сезне Ватан, әнкәгез кебек үк, тәрбия итәр.
Сезгә әткәгезнең соңгы сәламен һәм дошманнан үч алырга кушкан таләбен тапшырам. Әткәгез сезгә бәхет таңын тудырды...
Әнә күрәсеңме, авылыгызда бердән-бер исән калган таш чиркәү башына кызыл байрак күтәрелде... Ул бит безнең бөек жиңүләрнен гүзәл символы булып җилферди. Дошман тиздән бетәчәк. Галина, кайгы катыш шатланып, елмайды һәом командирның күзләренә карады. Йомшак искән җил аның бөдрә чәчләрен сыйпап уза иде.
— Рәхмәт! — диде Галина, — мине дә үзегез белән алыгыз, иптәш командир. Әткәемнең кушкан васыятьләрен үтәп, дошманнан үч алыйк! Бу сүзләрне тыңлап торган ана, кызы янына килде дә:
— Яшә, кызым! Әткәң бәхет таңын тудырды, ә син бөтен Украина өстенә шатлык кояшы чыгар, — дип Галинаны күкрәгенә кысып сөйде.
Хәрәкәттәге армия.