Логотип Казан Утлары
Публицистика

"ЖИҢҮЧЕЛӘРГӘ СӘЛАМ"

1

Шәйхи Маннур җиңүчеләрне тәбрик итә. Бу тәбрикләүдә чын күңелдән әйтелгән көчле сүзләр аша өмет, омтылыш, дошманны тар-мар итүгә ярсыну яңгырый. Җиңүчеләр исеменә әйтелгән сәламнәр, явыз фашизмга каршы кайнаган үч, нәфрәт ялкыннарына кушылып ишетеләләр:

Яндырылган өй базыннан чыгып,

Үбә сезне халык кочаклап.

Үбә сезне,

Елый һәм шатлана,

Коткарганга канлы кычыткан.

Йөрәкләрдә безнең үч давыллый,

Ул үч сезгә гайрәт китерсен...

Шагыйрьнең дошманны җиңүгә булган ышанычы, халык ышанычы төсле үк, көчле, җиңү көнен ул барлык тамырлары белән сизеп тора. Ләкин җиңү юлы авыр, канлы икәнен, ул бәйрәмнең үзлегеннән генә килмәячәген дә тирәннән аңлый һәм бөтен күкрәк көчен, акыл көчен фашистларны тар-мар итү өчен тупларга кирәклеген җырлый. Немец юлбасарларына каршы тиңдәшсез көрәш алып барган совет халкы, бер ел эчендә, үзе дә нык кына танымаслык булып үзгәрде. Ул тагы да җитдиләнде, аяусызланды, сугышчан гуманизм логикасын күңеленә салып, рәхимсез һәм дәһшәтле көч булып дошман өстеиә ябырылды. Фашистларның ерткычлыгы совет халкының йөрәгендә һичбер сүрелмәслек үч алу ялкынын, сугышчан нәфрәт утын кабызды. Сугыш һаман кызган саен, шәһәр һәм авыллар немец

III.

Маннур. Җиңүчеләргә сәлам. Казан. Татгосиздат. Матур әдәбият секторы. 1912. 54 бит. Бәясе 1 сум. канэчкечләренең тырнакларыннан азат ителгән саен — дошманның кабахәтлеге ачыграк күренә бара, совет халкының үч алу хисе аның саен куера, нәфрәте тирәнәя бара. Ш. Маннурның шигырьләр җыентыгы әнә шул уртак һәм төп мотивларны шигыри калыпка салып, шигъри образлар аша гәүдәләндерүе белән кыйммәтле һәм кирәкле әсәр. Ватанны, халыкны сөю, патриотизм тирән һәм киң мәгънәләрдә яктыртыла, совет халкының көрәшенә бәйләнеп, аның хак, изге омтылышына нигезләнеп, батырлык үрнәкләрендә тагы да үскән һәм алга киткән төстә гәүдәләндерелә. Ватан өчен, халык өчен, бәхетле тормыш өчен, җиңү бәйрәмен ашкынып көткән сабыр ярларның матур киләчәге өчен, актык тамчы канына чаклы көрәш алып барган старшина Курмаев образында без патриотизмның бөек үрнәген, тормышка булган мәхәббәтнең чиксез тирәнлеген күрәбез: Көч-хәл белән егет кулын сузды һәм гранатын алын биленнән...

Күкрәгенең нәкъ астына куйды,

 Калка биреп, яткан җиреннән.

...Һәлак булды шулай халык улы,

Атылды ул метеор шикелле.

Ләкин аның бөек үлеме дә

Ун дошманга үлем китерде.

Ш. Маннурның бу җыентыгы патриотизм турында сөйли. Ләкин патриотизм кабарынкы сүзләргә төренгән коры мактану төсендә яктыртылмый, ул изге ватанның һәрбер конкрет кешесе, көрәшчесе образында, туган илнең бәхет һәм яктылыгы өчен җаныңны кызганмый утка керү эпизодларында, халыкны, дус-ишләреңне, йөргән җирләреңне өзелеп сөю һәм аларны сагыну мотивларында сурәтләнә. Их, йөрергә иде шушы төндә, Шул йолдызлар күктә сүнгәнче. Икәү бергә язгы таң иркендә Сөйләшәсе сүзләр беткәнче, кебек юлларда сугышчы батырның тирән хисләре, илгә булган кайнар мәхәббәте, моңы, сагышы чагыла. Җыентык бөтен килеш ватан сугышына багышланган һәм сугышның көндәлеген, аерым эпизодларын, җиңү дәрте белән янып йөргән данлыклы геройларын җыйнак юлларда, көчле һәм утлы сүзләр белән күз алдына бастыра, һәм шулай ук без бу юлларда немец фашистларының кансызлыкларына, ерткычлыкларына каршы юнәлтелгән һәм кайнар нәфрәт белән сугарылган ачу тавышын да ишетәбез. Монда гади чынбарлык, сугышның рәхимсез көндәлеге, җитди ритмы бирелә. Монда шагыйрь поэтик фантазиядән, нечкә хисләр, моңлы лирикадан шактый ераклашып, йөрәкне шаян дәртлелек хисләре белән күмә торган гүзәллектән авыр көннәр атмосферасына алып керә:

Авыр көннәр кичерә ватан анам,

Авыр көннәр сугыш утында.

Шуның өчен дә җитдилек, тәмле сүзләр, нәфрәтле җөмләләр монда өстенлек алалар, җан тетрәткеч вакыйгалар күңел нечкәлеген дәһшәтле үч алу тойгысы белән чорныйлар. Немец канэчкечләренең оятсыз мәкерлелекләре каты күңелле һәм аяусыз булуны үзеннән-үзе китереп чыгара. Газиз аналарның, бишектәге балаларның каннары белән коенган, совет халкының намусын, тормышын, хисен мәсхәрәләгән фашистларның вахшилекләре һичшиксез тамырларда аккан каннарны катырып калдырырлык. Тиңе булмаган кансызлыкны тасвир иткәннән соң, Маннур да:

Мондый вәхшилеккә

Акыл җитми исем табарга.

Исеме дә юк моның,

Тиңе дә юк.

Җан тетрәнә моны язарга, дип тәмамлый һәм чыннан да кешелек дөньясы әле ул вәхшилекнең тапкыр исемен таба алганы юк, чөнки, тарих әле андый кансызлыкның, мәкер һәм оятсыз үлем башбаштаклыгының тиңен белми. Менә болар барсы да Маннур җыентыгына аерым бер төс бирәләр. Шигырьләр — җитдилек, дәһшәтле чынбарлык логикасы кушкан гадилек һәм урыиы-урыны белән публицистик корылык һәм усаллык тонында яңгырыйлар. Шуны да әйтергә кирәк, шагыйрьнең фронттан язып җибәргән парчалары, шигырьләре, үзләренең фикер һәм конкрет вакыйга бирүләре белән дә, хислелек һәм моңсулыклары белән дә аеруча көчле тәэсир калдыралар. Шофер Һәм малай балладасы, Язгы сәламнәр кебек берничә эпизодны эченә алган шигырьләр циклы җыентыкның иң уңышлы өлешен тәшкил итәләр. Шофер һәм малай балладасы Маннурның иҗат үсешендәге һәм эзләнүендәге яңа бер момент. Ватан сугышып эпик төстә бирергә омтылып, укучының акыл һәм хисенә азык бирә торган материаллар белән сыгындыру, үзенә башка бер шигыри калыпка салып, фольклорга тартым сыйфатта тасвирлау — балладаны уңышлы, отышлы иткән. Аңардан халык стиле аңкый:

Ниндидер бер уйда югалган...

Беләсе иде аның уйларын,

Яшь егетнең татлы моңнарын.

Юлдашлары ялга талганда,

Ник йокламый көзге таңнарда,

Ни өчен ул болан тын калган?

Ш. Маннур соңгы елларда халык фантазиясе тудырган җимешләрне аеруча нык өйрәнә һәм бу өйрәнү аның иҗатына үзенең матур тәэсирен ясамый калмый. Аның Бибкәй матур балладасы һ. б. шундый фольклор мотивларына, фольклор алымнарына тартым әсәрләре иҗатның нык нигезгә утырып үсә баруын күрсәтәләр һәм без шагыйрьне моның өчен тәбрик итәбез. Шагыйрьдә фикер һәм хис эшчәнлсге бар, ул фронт шартларында да җитди төстә иҗат эзләнүләре белән шөгыльләнерлек көчле ихтыяр таба һәм болар аның хәзерге ватан сугышының киң эпик полотноларын бирүенә өметне көчәйтә.