ВЛАДИМИР ИЛЬИЧ ТУРЫНДАГЫ ИСТӘЛЕКЛӘРЕМНӘН
Миңа Владимир Ильичның әнкәсе белән күп тапкырлар сөйләшергә, аның даһи улының тормышы һәм гадәтләре турында сорашырга туры килде. Мин аны күпме генә тыңласам да, анын сөекле улының балачагы һәм яшүсмер еллары турындагы, аның укуы, уеннары һәм гомумән бөтен тормышы турындагы истәлекләренең барсында да Владимир Ильичның характерындагы төп бер сыйфат кызыл җеп булып сузылып бара иде. Владимир Ильич үзе системалы рәвештә эзлекле, корыч дисциплиналы булу белән бергә, барлык кешеләрдән дә нәкъ шундый ук булуны таләп итә. Аның бүлмәсендә нык бер тәртип хөкем сөрә: бөтен нәрсә дә үз урынында тора, әгәр дә берәр әйбер кирәк булып алына икән, киредән ул нәкъ шул ук урынына куела; аның китаплары кечкенә генә бер китапханәгә тупланган, алар барсы да шүрлектә тезелеп торалар яки өстәл өстендә билгеле бер тәртиптә куелган булалар. Әгәр дә Владимир Ильич дәрес хәзерләү яки укыр өчен нинди дә булса китапны алса, соңыннан аны киредән шул ук урынына куя. Китап белән ул гомумән бик сак һәм пөхтә эш итә. Китап төпләнгән булса, ул аны чиста кәгазьгә тышлый, әгәр дә инде китап төпләнмәгән булса, укыр алдыннан, аның битләрен бик пөхтә итеп кисеп чыга. Владимир Ильич тыныч урынга урнашып, бик бирелеп укырга ярата, игътибарын китаптан читкә җибәрмәскә тырыша, үзенең эшенә комачаулаганны бзр дә сөйми. Мәктәптә укыган чагыннан ук, бик яшьләй, ул үзе өчен бер расписание төзеп, шуның буенча эшли, көнен бер дә бушка әрәм итми. Ул бөтен нәрсәне дә — укуын да, дәресләр хәзерлә- вен дә, китаплар укуын да, ял итүен дә, йөреп керүен дә, уйнау — күңел ачуын да — бөтенесен дә бик нык исәпкә ала. Аның расписаниесендә нәрсәгә һәм күпме вакыт бирелүе бик төгәл языла. Ул үзе төзегән расписаниесен һич бозмый, бары тик үзеннән булмаган, ләкин бик житди һәм зарурый сәбәпләр булганда гына аның теге яки бу ягын үзгәртә. Владимир Ильич кешеләргә карата һәрвакытта да бик яхшы могамәләле була. Аның кыз туганы Анна Ильична миңа мондый бер хәлне сөйләде. Владимир Ильич гимназиянең алтынчы классында укый торган чакны була бу. Ул өйдә бик бирелеп китап укып утыра. Шул чакта аның янына бер төркем иптәшләре килеп керә. Алар аны каядыр барырга димнәргә керешәләр. Владимир Ильич аларга чакырулары өчен рәхмәт укый һәм үзенең эш белән мәшгул икәнлеген, бара алмавын әйтә. Шуннан соң шунда бер кыз — гимназистка: “Безгә хәзер нишләргә кала инде?” дигәч, Владимир Ильич ачуланып: “Сезгә моннан чыгып китәргә кала“ди дә, тагын китабын укырга тотына. Барсы да уңайсызланалар, бүлмәдән акрын гына чыгып китәләр һәм аннан сон инде бер кем дә Владимир Ильичның көн тәртибен бозарга димнәргә базмый. Уйнаган, күңел ачкан чагында да уенның тәртибе төгәл итеп һәм жиренә җиткерелеп үтәлүен күзәтә, үзе белән уйнаучыны һәрвакытта да юлып алырга тырыша. Ул иптәшләре белән кузна, лапта, крокет, городки, горелки, фант һәм башка төрле уеннар уйный. Владимир Ильич булганда берәү дә уенның кагыйдәләрен бозарга, алдашырга батырчылык итми: андый кешене җитди һәм кырыс Володя шунда ук тотып, ала һәм гадәләтне шунда ук урнаштыра. Балачагындагы һәм яшүсмер елларындагы ул гадәтләр үсеп килә торган Владимир Ильичның характерының тумыштан килгән төп сыйфатлары булалар дияргә ярый. Гимназияне тәмам итеп, Университетка кергәч, ягъни инде егет булып җитешә башлагач, аның ул гадәтләре тагы да үсә, ныгый, алар аның үз-үзен тотуының бик нык уйланып төзелгән бер системасына әйләнәләр. Владимир Ильич тормышны — аңлы, мәгънәле, рухлы, тирән идеяле тормышны бөтен дәрте белән бирелеп ярата. Ул бушка, әрәмгә вакыт үткәрүне бер дә яратмый. Ул даими һәм нык эштән соң, кешенең миенә ял бирергә кирәклекне белә. Владимир Ильич һәр көнне билгеле бер сәгатьләрдә ял итә, елына ике-өч атна бер тоташтан ял итә. Ул чыгып йөреп керә, йоклый, йөри, көймәдә яки велосипедта йөри, су коена — гомумән, эштәге кебек үк, ныклап, мәгънәле итеп ял да итә. Ләкин елның бүтән вакытларында, бар нәрсәне дә белергә ашкына, фәннәрнең барлык системасын һәм бөтенесеннән дә битәр кеше турындагы фәнне үзләштерергә тырышып, системалы рәвештә һәм бик бирелеп эшли. Ул бөтен җирдә дә шундый нык изелеп килгән хезмәт ияләрен бәхетле һәм азат тормышка алып чыгу, хезмәт ияләренә иркен тормыш төзү өчен нык көрәшү өчен, кешелек җәмгыятенең тормышы белән идарә итә торган барлык законнарны белергә омтыла. Ул Университетта укытыла торган фәннәрне бик нык бирелеп, бик тырышып өйрәнә, алай гына да түгел, бу фәннәр белән генә дә чикләнми, бәлки иҗтимагый һәм башка фәннәрне үзлегеннән һәм тирәннән өйрәнә. Владимир Ильич философияне, социологияне, политик экономияне, статистиканы һәм табигатьне өйрәнү фәнен үзләштерүгә аеруча игътибар бирә; барлык заманнар һәм барлык халыкларның бөек кешеләре хезмәтләрен төп нөсхәләрендә укыр өчен, чит ил телләрен өйрәнә. Ул латин, грек, немец, француз, инглиз телләрен тулысынча үзләштерә, ә соңыннанрак итальян, поляк, украин һәм белорусе телләрен дә өйрәнеп ала. Гегель философиясен, Карл Маркс һәм Фридрих Энгельс хезмәтләрен тирәннән өйсәнергә керешкәч, Владимир Ильич диалектик метод белән фикер йөртергә тулысынча өйрәнә, классик политик экономияне һәм марксизмның бөтен системасын үзләштерә. Искиткеч сәләтле булган Владимир Ильич, бик яшь вакытыннан ук, бөтен гомере буенча нык план белән эшләргә, нык дисциплиналы булырга, үзенең вакытын белеп һәм файдалы кулланыр» а күнегүе аркасында, таңга калырлык рәвештә күп фәннәрне үзләштерә, гаять күп китаплар укып чыга, (Владимир Ильич укып чыккан китапларның барсын да зур бер бүлмәгә идәннән алып түшәмгә кадәр ясалган шүрлекләргә тезсәң, алай да урын җитмәс иде). Владимир Ильич Россиядәге бөтен революцион хәрәкәт белән җитәкчелек итә башлагач, партия эшендә дә гаять дисциплиналы һәм төгәл була. Ул үзенә дә, башка кешеләргә дә бик таләпчан була. Аның сүзе — закон була. Владимир Ильич нәрсә дип әйтсә— шуны эшли. Аның сүзе эшеннән һич аерылмый. Шуның аркасында Владимир Ильичның партия членнарына йогынтысы шундый көчле була да. Эшчеләр аны бөтен жаннары-тәннәре белән бирелеп яраталар, алар Владимир Ильич өчен утка да, суга да керергә хәзер торалар. Владимир Ильич 1917 елны чит илдән Петроградка кайткач, шунда ук бик зур эшкә чума. Аның көне, элеккечә үк, билгеле бер тәртипкә бүленгән була, ләкин хәзер инде ул ял итүне белми, еш кына ул төннәр буенча эшли: мәкаләләр яза, фабрикалар һәм заводлар вәкилләре белән беседалар ясый, алар белән практик эш юлларын тикшерә, аларга хәзерге моментның бурычларын һәм мәсьәләләрен, эшчеләр сыйнфының эше, аның интереслары өчен көрәш юлларын һәм методларын, Россиядәге социалистик революция өчен көрәшү мәсьәләләрен төшендерә. Владимир Ильичның системалы һәм эзлекле рәвештә эшли белүе аның чын-чыннан революцион көрәшенә монда да гаять зур ярдәм итә, әлбәттә. Октябрь революциясе булганнан соң, инде Халык Комиссарлары Советы Председателе булып эшли башлагач та Владимир Ильич шундый ук дисциплиналы һәм системалы эшли иде. Ул Председатель кабинетына да, Совнарком утырышларына да бер генә минут та кичекми килә иде. Ул башка кешеләрдән дә шундый ук төгәллекне таләп утә. Ул һәрвакытта да бик кыска гына һәм ачык аңлаешлы итеп сөйли. Бөтен карарларының да, приказларының да үтәлешен җаваплы рәвештә тикшереп баруны таләп итә иде. Үтәүне тикшерү Владимир Ильич вакытында башланды һәм бик нык тормышка ашырылып килде. Владимир Ильич берәр җитешсезлек булса, аның өчен кем гаепле икәнлеген, кемнең кем икәнлегенә карамастан тикшерүне һәм җавапка тартуны таләп итә торган иде. Шулай итеп һәрвакытта да дисциплиналы булырга, фәннәрне өйрәнү-үзләштерүдә нык бирелеп эшли белү, үз өстенә алган эшләрне үтәүдә төгәл булу, вакыттан оста файдалану, көнне дөрес билгеләп, дөрес файдалану — шушы гүзәл сыйфатлар барсы да Владимир Ильичта тумышыннан килгән кебек иделәр. Үзендә бу сыйфатларны үстерү, ныгыту өчен Владимир Ильич үзе өстендә гаҗәп күп эшли иде, һәм ул бу сыйфатларның үзенең даһи табигатенең өзлексез бер өлешләре булуына иреште дә. Без барыбыз да аның юлы белән барырга, аның шул гүзәл сыйфатларын үзләштерергә тырышырга, безгә үзе шундый уңышлы башлап җибәргән гаять зур булган социалистик революция эшен дәвам иттерергә кушып, васыять итеп калдырган бөек остазыбызга, дөньяның барлык изелгән халыкларының юлбашчысы һәм дустына ошарга омтылырга тиешбез. Бөек юлбашчыбыз — атабыз Сталин җитәкчелегендә Владимир Ильич Ленин юлы белән, өзлексез алга барыйк