ТҮБӘН ОЧ
(“Авыл хикәяләре” циклыннан)
I
Мичтә чатыр-чотыр килеп ут яна, ут каршында чуен белән сөтле өйрә пешә, стенада Ворошиловның атка атланып төшкән портреты, ап-ак итеп юылган идәндә ике бала — Рөстәм белән Динә — уйнап йөри, кроватьта ике ак мендәр — ә берсе аның, менә кайчаннан бирле инде, тик тора. Ни өчен дисәң, аны баш астына салып ятучы кеше сугышка киткән, менә шушындый буранлы кичләрдә бу җылы мендәр аеруча күзгә ташлана...
Зәйнәпнең уйлары кинәт бүленде, тәрәзә төбендә өзлексез сызгырып торган җил тавышы аралаш, кемнеңдер ишек шакыганы ишетелә иде. Ишек ачарга дип чыккан Зәйнәпкә ияреп, өйгә агарып килә торган киң сакаллы, калын кашлы, зур гәүдәле мәһабәт бер карт керде. Аның ак сакалы тәрәзә төбендә улый торган кышкы кичкә бик тә килешеп тора һәм әгәр дә менә бу түгәрәк ак сакал булмаса, мең төрле уйларга батыра торган бу озын кичнең очына берәү дә, берәү дә барып чыга алмас иде төсле булып күренде Зәйнәпкә.
— Чат Җамалыйлардан кайтышым иде дә... хәлеңне белеп чыгыйм дидем. Карт, бияләйләрен салып мич буена куйды да, үзе алгарак узды, урындыкны идәннең нәкъ уртасына куеп, утырды, аннары серле рәвештә кинәт тынып калды.
— Өстеңне, сал, Җиһанша абзый. Менә хәзер ашым өлгерә, аш ашап китәрсең, — дип Зәйнәп аны түргә өндәде.
— Эш ашта түгел, — диде карт, бармаклары белән сакалын тараштыргалап алды, бераздан өстәде:
— Пешкән ашны ташлап чыгып киттем әле. Хәерниса әбиең артымнан кычкырып калды. Өстен чишенмәгән көйгә, өйнең нәкъ уртасында зур булып һәм тын гына утыручы бу карт — әллә кайдан күренеп тора — Зәйнәпкә ни турындадыр сөйләп китмәкче булып килгән, тик хәзергә ул сүзен башлап җибәрә алмыйча гына утыра иде. Йөгереп килеп аның янына сыенган кечкенә Динә ярдәм итте, картның теле ачылды:
— Баланы үстергәндә менә шулай туп шикелле итеп үстерәсең... Күз алдыннан ычкындырмыйсың. Ә үскәч, күреп тә өлгермисең, ул әллә кая, син теләмәгән якка тәгәри. Ул, баланы тез башына алып тирбәткән көйгә, озын сакалының очы белән аның муенын кытыклый-кытык- лый, бары тик аңа гына сөйләгән бер төс белән, әллә кайчан булып узган бер хәлне сөйләргә кереште:
— ...Синең анаң хәзер бик зур кеше, колхозның күз өстендәге кашы булгач та, ул чагында чүпрәккә төренгән чебеш кенә иде ул. Күршеләр бит—минем Касыйм белән бергә уйнап үстеләр алар. Бервакытны болар, Касыйм абыең белән икесе, урманга, җиләккә дип китәләр. Урманга бит. Икесе генә. Ә үзләре икесе бергә — урта бармак буе. Синең анаң — хет алды, хет арты, яшерми әйтәм — җиләкне бик ярата торган иде шул. Җиләген җиләк тә, урман-урман бит ул, күзеңне ачыбрак йөрмәдең, адаштым диген. Бармак башы чаклы балалар — яфрак астына керде юкка чыкты дигән сүз. Көндез булды, кич булды, балалар юк та юк — синең әниең белән Касыйм абыең. Сәхибә кодача йөгереп керде — синең әбиең була ансысы. Киттек эзләргә. Ары чаптык, бире килдек, юк балалар — синең әниең белән Касыйм абыең. Кичкә чаклы чабып йөреп, аптырашып кайтып килә идек, ни күзебез белән күрик, менә болар капка төбендә утыралар. Кызый— монсысы инде спнең әниең була — елап шешенеп беткән, ә тегесе, еламасын дип, аңа үзенең җиләген ашата икән. Җиләк кенәме соң. Урманда аның артыннан куып йөри- йөри аягын канатып бетергән малай. Ул кычкыра, ә кызый — спнең әниең— тавыш кире кайтып ишетелгән якка йөгерә икән, теге кычкыра, ә бу кирегә. Тегесе бер якка, ә бусы икенче якка... Ярый әле, кечерәк булса да, малай кеше бит... Касыйм абыең зиһенлерәк булып чыккан, югыйсә кызыйны — синең әниеңне — урманда бүреләр ашап киткән булырлар иде. Кеп-кечкенә баланы зур итеп, аның белән иренмичә сөйләшеп утырган Җиһанша карт — Зәйнәпләрнең иске күршесе — бу минутта Зәйнәпкә бик якын булып күренде, ул аңа балачагын искә төшерде, тәрәзә төбендә улаган җил тавышы кинәт ишетелми башлаган төсле булды. Ул арада сөтле өйрә дә өлгереп өстәлгә килеп утырды. Тышта буран котыра бирсен, өй эче рәхәт: аштан пар бөркелеп тора, мичтән өйгә йомшак җылы тарала, аксакаллы бабай әкият сөйли, ә балалар, колакларын шәңкәйтеп, тыңлап утыралар. Тик, ак сакаллы бабай бу кичтә әкият сөйләргә дип кенә килмәгән иде шул. Аштан олы түгел, дип өстәл янына утырса да, ул күп ашамады, кашыгын бер читкә куйды да, тирән генә көрсенеп:
— Юк, тамагымнан үтми, — дип кырт кисте. Зәйнәп, ничек булса да Җиһанша картның күңелендә нибарын аңларга теләп, әле алай - әле болай итеп сүз кушып караса да, карт калын кашлары астыннан лампа пыяласына текәлеп тын гына утыра бирде, ләм-мим дәшмәде. Карт ашамагач, Зәйнәп үзе дә әллә нп киләндереп ашый алмады, — картның күзләрендәге тынычсызлык әкеренләп аңа да күчә бара иде. Менә инде балалар да йоклап беттеләр, идәндә аларның уенчыклары аунап калды, тышта, тәрәзә төбендә буран улый, әллә нидә бер күрше Зөбәерләрнең этләре улап куя — хәерлегә генә булсын, өстәл өстендә ашалмаган сөтле өйрә суынып бара, ә өстәлнең ике ягында, ни турында да сөйләшмичә, бары тик әллә нидә бер авыр гына көрсенгәләп, Җиһанша карт һәм кечкенәдән аның аяк астында буталып, аның малае белән уйнап үскән Зәйнәп утыра. Байтак кына вакыт шулай дәшми-тынмый утырдылар алар — карт күңелендәге серен чишеп жибәрергә җайсызсынды, ә Зәйнәп исә, дәшергә сүзе булса да, олы кешедән узып, дәшмәде. Бераздан карт, утырган урыныннан кинәт торды да, мич буена куеп калдырган бияләйләренә таба атлады. Бары тик шунда гына Зәйнәп:
— Әллә берәр йомышың бар идеме соң, Җиһанша абзый? — дип сорап куйды. Карт, кулына бияләйләрен кигәч, тагын түргә килде, Зәйнәпнең күзләренә озак кына итеп карап торды.
— Йомышың бар идеме дип сорыйсың тагын. Үпкә һәм шелтә катыш, авыр гына дәшеп куйды ул. Бераз тынлыктан соң, өстәде:
— Андый сорауны төпсез ыштан киеп йөри торган малайга гына бирәләр, ә мин синең колагыңнан тартып үстергән Җиһанша абзаң булам. Әтиең мәрхүм белән бергә гомер итеп, бер табактан ашаган Җиһанша абзаң, мондый эт йөрмәслек төндә, синең яныңа килеп чыккан икән, син инде аның сөтле өйрә ашарга гына йөрмәгәнлеген үзең үк белергә тиеш идең. Зәйнәп картның кәефе китүен ачык белсә дә, уен-көлке белән төзәтеп җибәреп булмасмы, дигән өметтән чыгып, тормыйча, борылып ишеккә таба атлады. Өй эче тын, Зәйнәпнең авыр күләгәсе мичне, ишек төбенең бер өлешен каплап тора, карт шуннан файдаланып, тоткага ябышкан көйгә, китәргә дә-китмәскә дә белмичә, ишек төбендә басып калды. Берничә минут шулай тынып торганнан соң, ул тагын түргә таба атлады, Зәйнәпкә якын ук килде, аның иңбашына кулын салды:
— Кайчандыр икегез бер итеккә сыеп үскән балалар сез — үзең уйлап кара, кызый. Үзең дә менә балалар үстерәсең, яхшы булсыннар дип үстерәсең билгеле, кыек юлга кереп китеп, ил алдында рисвай булсын өчен түгел. Кыскасы — әрәм итәсе түгел иде малайны. Сүзең үтми торган кеше түгел син, әллә, мин әйтәм, уйлашып, киңәш-табыш итеп карыйбызмы?
— Киңәш-табышка каршы түгел мин, Җиһанша абзый, аннары тагын Касыймның электә кем булуын да яхшы беләм. Җиләк кенә ашатмады ул миңа, бер чакны, мин тегермән буасына бата башлагач, сикереп төшеп, үлемнән дә коткарды.
Бераз тынып торды Зәйнәп һәм кинәт аның күзләрендә әллә нинди дәртле очкыннар кабындылар:
— Синеңчә, мин, шуларны искә алып, шуның янына тагын борын җелекләрен дә искә алып, Касыймның совет власте алдындагы гаебен каплап калырга тиеш? Әйеме? Юк инде, Җиһанша абзый, комсомол безне аңа өйрәтмәде. Касыйм совет властена, безнең сугыштагы ирләребезгә дигән икмәкне аракыга алмаштырып эчсен имеш тә...
— Ике пот кына ич ул, кара әле. Тегермән буасы түгел лә инде, алла колы...
Алар икесе дә, берничә минут, бернинди сүз кушмыйча, күзгә-күз карашып тик кенә торганнан соң, Зәйнәп бу тик торудан туеп:
— Ярар, әгәр кирәк булса иртәгә мин үз сүземне әйтергә тырышырмын,— диде. Карт, шушы җавапны алганнан соң, бераз тынычланган кебек булып, өйдән чыгып китте.
— Сөтле өйрә ашамасаң, баллап чәй эчәрбез, нигә аңа ул чаклы аптырадың,— дип куйды. Тик Зәйнәпнең ерылып көлеп торуы картка ошамады, ул, бияләйләрен салып, җыелмаган табынга китереп куйды. Менә алар өстәл өстендә яталар — ул ачулы бияләйләр! Ләкин бу нәрсә Зәйнәпкә әллә ни тәэсир итмәгәнне күреп торган Җиһанша карт, баягыга караганда әкеренрәк һәм билгесез борчылу яшеренгән бер тавыш белән, сүзен дәвам итте:
— Иртәгә суд. Синең белән бергә борын җелеге киптереп үскән Касыйм, минем шильма, әллә кайдагы әләм-әтерәкләр белән бергә, иртәгә суд скамьясында утырачак. Кем күргән бу хәлне? Нәселебездә булган эш түгел. Алланың биргәненә шөкер, сакалым агарып суд дигән сүзне ишетмәдем мин.
— Ә менә Касыйм бик яшьләй ишетә аның каравы, — дип, балалык дусының кыек эше өчен ачыну катыш әрнеп, кырыс кына итеп әйтеп куйды Зәйнәп. Карт инде бөтенләй йомшаган иде, аның тавышы кысылып һәм калтыранып чыга башлады:
— Кара әле, кызый, әле эш бөтенләй узып бетмәгән. Без яшь чакта безнең Түбән очта моннан зурраклары да уза торган иде. Түбән оч шуның белән дан ул — үз кешесен һичбер вакытта да пычракка егып салмады. Имештер, ике пот арыш... Агып та бетә ул. Әле мин Чат Җамалый малае белән дә шул турыда сөйләшеп чыктым, ул да шулай ди, эшли белеп эшләгәндә, агып та бетә ул, ди. Зәйнәпнең тезелеп тешләре күренеп китте — ул Җиһанша картның сүзләреннән көлеп җибәрмичә булдыра алмады:
— Юк, Җиһанша абзый, бу бит агып бетмәгән, моны Касыйм үзе агызган. Аракы эчәсе килгән малаеңның, вот и тоткан да агызган. Күргәзмә суд клуб бинасында үткәрелгәнлектән, монда түбән очлар да, югары очлар да барсы да бар һәм шул күпләр арасында Җиһанша картның түгәрәк ак сакалы әллә кайдан, көрәк төсле булып, аерылып күренә иде. Ул, сөйләгән бер кешенең авызыннан сүзен тартып алырга теләгән төсле, гаять зур игътибар белән тыңлап торды. Баштарак карт үзенең улы Касыймның гаепләнүчеләр скамьясында утыруын күреп, гарьлегеннән бөтенесенә кул селтәп, кайтып китәргә уйласа да, аталык хисе үзенекен итте, ул мәсьәләнең ахырына чаклы көтәргә булды. Шуның белән бергә ул үзенең кичтән сөйләшкән кешеләренә, алар арасыннан бигрәк тә Зәйнәпкә өмет белән карый, нйчек кенә каты күңелле булмасын, балалык хисләре үзенекен итәр, дип ышана иде. Шулай да аңа, моңа чаклы бернинди дә яман аты чыкмаган мөгътәбәр кешегә, монда басып тору уңайлы түгел, кешеләр, малаеннан бигрәк, аның үзенә карыйлар төсле. Дөрес, арада “аттан ала да, кола да туа” дигән юату сүзләре дә ишетелгәли, ләкин, ничек кенә булмасын, атның монда гаебе юк, ат үз гомерендә тарта алган чаклы тарткан, аның хәзер кешеләрдән аклау сүзләре түгел, ә бәлки хөрмәт сүзләре ишетәсе килә иде. Нишләмәк кирәк, картайган көндә менә монда, бөтен Түбән очның күз алдында көрәктәй сакалыңны сәл- перәйтеп басып тору җиңел түгел шул. Суд тәртибе буенча, сөйләнәсе сөйләнеп һәм аңлашыласы аңлашылып беткәннән соң, суд председателе судның киңәшкә китүен белдерергә торганда гына, халык арасында бер кул күренде — бу Зәйнәп иде. Тыңлап утыручылар, ныграк калка төшеп, сәхнәгә күз ташладылар һәм бу текәлгән күзләр арасында иң нык текәлгәне — Җиһанша карт күзләре иде.
— Күзләрем аерып житкерми, кулында кәгазь-фәләне бармы? — дип шыпырт кына итеп сорап куйды ул үзенең күршесеннән. Теге “юк” дип җавап биргәч, карт тагын бераз тынычлангандай булып китте — димәк, кеше сүзе азрак, күбрәк йөрәк сүзе, ә картның фикеренчә, йөрәк иске дуслыкка каршы бара алмас. Менә Зәйнәп әкерен генә, ул әйтәчәк сүзне бүтән кеше әйтмәячәгенә нык ышанган бер кыяфәт белән, җайлап кына сүзгә кереште. Башта ул сугыш чорының җаваплы һәм кискен бер чор булуына, күп кенә яхшы егетләрнең сугыш кырына башларын салуларына, ләкин аңа карап колхозның эше туктамауга һәм туктамаячак икәнлегенә кагылды.
...Һәм кинәт ничәмә айлардан бирле баш астына салынмый торган ак мендәр килеп басты аның күз алдына. Ул — йомшак, ул — назлы истәлекләр белән бәйләнгән, ләкин, әгәр эшли белеп эшләмәгәндә, аның мәнге шулай, кул тимичә калу куркынычы бар. Йомшак мендәрләрнең ияләре тизрәк кайтсын өчен, болай гына түгел, җиңү белән кайтсыннар өчен, яшь семьяларның ятаклары тыгыз һәм җылы булсын өчендер бәлки, Зәйнәп ул көнне каты һәм салкын иде.
— ... Без аларны яшь кешеләр, аты-суы чыкмаган кешеләрнең балалары итеп почетлы эшкә — станциягә икмәк ташырга куйдык, ә алар нишләделәр?.. Государствога дигән икмәкне чәлдереп, аракыга алмаштырдылар. Аракы аларны исерткән, ә безнең түры сүзебез айнытырга тиеш. Колхоз правлениесенең ышанычын акламаучы ларга, колхозчыларның ышанычын акламаучыларга карата минем сүзем... Нәкъ шул вакытта залдагы халыкка күзе төшеп китте аның, алар арасында, барсыннан да аерылып, Җиһанша картның көрәк сакалы эленеп тора иде. — Алар тиешле җәзага тартылырга тиешләр! — диде Зәйнәп. һәм Җиһанша картның көрәк сакалы, шул минутта ук, эрегән төсле булып, күздән югалды.
1943 ел, январь.