Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГЫШЧАН НӘФРӘТ ҖЫРЛАРЫ

Шагыйрь Муса Җәлилнең Тупчы анты исемендә шигырьләр җыентыгы басылып чыгу алдында тора. Бу җыентык меңнәрчә укучыларның йөрәкләренә сеңәчәк моң һәм дәрт, горурлык һәм мәхәббәт, сагыш һәм нәфрәт белән тулы. Аның бу җыентыгы — озак еллар буе йөрәктә тирбәлгән, күңелдә формалашып килгән тойгыларның, нечкә хисләрнең сугышчан музыкасы булып яңгырый.

Без беләбез,

Безне каршылар

Тагын әле бик күп давыллар.

Без сугышырбыз тагын, тагын да

Кояшлы көн өчен лачындай.

Бу юлларны М. Җәлил 1928 нче елда ук язган иде. Монда шагыйрьнең зирәклеге генә түгел, туган илен, халкын сөюе дә, сугышып алынган „кояшлы көн“нең якты нурлары һаман көрәш бакчасында балкып торсын өчен кайгырту да чагыла. Ул чын мәгънәсендә патриот шагыйрь. Ләкин бу патриотизм тар мәгънәдә, абстракт рәвештә, ябыштырылган бизәк төсендә ялтырамый. Ул шагыйрьнең көрәш тарихын аңлап, халыкның героик тормыш юлын шигыри сиземләп эш итүенә, гадел хезмәтенә үрелеп үскән. Ул патриотизмның тамыры тирәнгә, еракка сузылган, шуңа күрә дә советлар илендәге ирекле тормыш, бәхетле яшәү, барлык авырлыкларны җиңеп, һаман алга омтылу — кайнар мәхәббәт белән, мокаддәс теләкләр белән сурәтләнәләр. Шагыйрь үзенең горурлык хисләрен, яшьлек дәртлелеген шигыри фантазия иркенә бирә һәм эмоциональ яктан көчле политик лирика тудыра. Шушындый көчле патриотизм үз чиратында утлы нәфрәт белән бергә бара, нәфрәт ялкыны дошман өстенә дәһшәтле рәвештә бөркелә. Без җыентыкны тирән дулкынлану белән укып чыгабыз һәм укыган саен югарыдагы фикер күңелгә нык урнаша. Шагыйрьнең Ватанга булган мәхәббәте һәм дошманнарга каршы юнәлгән нәфрәте еллар буенча үсеп, тирәнәеп килә. Ватан сугышы башлангач, бу мәхәббәт һәм нәфрәт темалары яңа сыйфатлар, сугышчан эпитетлар белән бай. Аргамагым, әйдә канатлан да, Җил булып оч сугыш кырына. Җырым утын корыч сөяге итеп, Мин китердем хәзер кулыма, ди автор һәм ватан сугышы кырларында халкыбызның ачы нәфрәте дошман өстенә туплар булып яуганын сурәтләргә керешә. Ул шул ачы нәфрәт ялкыны белән янып, үзе дә сугышларда катнаша. Ут эчендә язылган сугышчан лирика ватан сугышында катнашучы батыр патриотларның хисләрен тулы, дөрес һәм аерым бер моң белән сурәтлиләр. Безнең сугышчыларның керсез күңелләре, мораль чисталыклары, бөек идеяләр, мокаддәс теләкләр белән утка, ялкынга барып керүләре бик күп шигырьләрдә биреләләр һәм дәһшәтле сугыш картиналарын күз алдына бастыралар.

Канат җәеп үлем куркынычы

Торган саен окоп алдымда.

Мин көчлерәк тоям ирек тәмен, Я

шәү дәртен кайнар канымда.

Күзләрдә яшь,

Белом, алар горур

Яшәү хисе белән яшьләнгән.

Нәрсә артык җирдә

Илне саклап

Тар окопта батыр яшәүдән?!

Бу юлларда сугышучы совет халкының күркәм кешелек сыйфатлары реалистик тулылыкта бирелә. Сугыш— уен түгел, үлем күз каршында кулларын сузып торганда, ирекнең тәме, яшәргә омтылу хисе тагын да куәтлерек була, һәм шул хис ирекне таптап узарга омтылган дошманга каршы нәфрәт давылы булып үсә. Шуңа күрә батыр көрәшче яраланганнан соң да, ярасы өчен артык сызланмый, сугыш кырыннан аерылып калуы өчен әрни. Муса Җәлил Госпитальдән исемле шигырендә бу хисне гаять көчле һәм дулкынландырырлык итеп гәүдәләндергән:

Илемдәге бәхег тапый каплап

Агыла кара кан-яшь болыты.

Шулай булгач, ничек тынсын йөрәк,

Ничек сүнсен аның бу уты?

Яраланган кешенең хисләре, тойгылары да, ачыну, күз яшьләре дә — бәхетле тормышка, ирекле яшәүгә омтылуны, сугышу дәртен һәм үч алу ялкынын чагылдыралар. Шагыйрь үзенең лирикасын ант сүзлӘре белән тәмамлый. Бу ант — сүз матурлыгы өчен куелган корама түгел, бу үз бурычыңны, йөрәгең белән аңлаудан, мокаддәс юлыңны ачык күрүдән килеп чыккан, саф тойгылардан ташыган ихтияри көч, чиксез куәтнең омтылышы.

Ил!

Алдыңда синен мин ант итәм.

Шаһид булсын кулым ярасы.

Гитлер явын тар-мар итми торып,

Якты күрмәс күзем карасы.

М. Җәлил халык көченә, Ватанның куәтенә бик нык ышана һәм

Котырган эт безнең корыч сафка

Таш маңгаен бәреп ярачак.

Безнен өскә аткан урыныннан

Ялкынында үзе яначак,

кебек юлларда бу ышанычны көр аваз белән яңгырата, шул ук вакытта, җиңүнең тиз һәм җиңел генә бирелмәгәнен дә белә. Көрәш корбан сорый, сугыш аяусыз һәм мәрхәмәтсез, Якты бәхетебезне. Бирмәс өчен ерткыч кулына — бик нык сугышырга, бик авыр сынаулар кичерергә кирәк. Бу көрәштә үлеп калырга да мөмкин. Ләкин ватан сугышы үлем темасын бөтенләй икенче яктылыкта хәл итте. Үлемне җиңеп алга бару, илгә, ватанга, халыкка үлемсезлек китерү мәгънәсендә аңга урнаштырды, сугышып үлү — тормышның дәвамы, балаларның, ата-аналарның киләчәге, тарихи казанышларның тагын да чәчәк атуы, җимешләнүе өчен зарури акт булып аңлашыла башлады. Бу аңны М. Җәлил дә шигъри образлар аша сурәтләп бирә һәм:

Егылганда алга егылырмын

Киртә булып дошман юлына.

Татлы булыр йокы...

Тормышымны

Батырларча бирсәм ил өчен.

Тормыш дустым — синең йөрәгендә

Дәвам итсә йөрәк тибешем", — ди ул. Җыентык бик күп темаларны эченә ала һәм катлаулы тормышның барлык почмакларын, җылы лирика аша, сугышучы совет кешесенең эмоциональ кичерешләре аша гәүдәләндерә. Шигырьләрнең сәнгатьча эшләнеше яхшы, ләкин яхшы сүзе генә лирик әсәрләрнең көчен төсмерләп бетерә алмыйлар. Сугыш чорында шагыйрь үзенең осталыгын тагы да югары күтәргән, хисләрен тагы да үтемлерәк эшли алган, һәрбер шигырьнең үзенә хас аһәңен, музыкаль авазын биргән, вакыйгаларга ятышлы моңлылыкны, көч һәм дәртлелекпе күрсәтеп, отышлы эпитетлар, шигыри алымнар кулланган. Каска исемле кыска гына бер лирик шигырь моның ачык мисале булып тора. Анда шагыйрь, җансыз тимерне, янчелгән баш киемен көчле шигыриять югарылыгына күтәреп, шул. югарылыкта сугышчының бай табигатең, ихтияри көчен чагылдырган. Шул шигъри матурлык укучының күңеленә сеңеп кала, канәгатьләнү тойгысы урнаша.