Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИКСӘН БЕРЕНЧЕ

I

Табигать аңа кара кошның үткен күзен биргән. Ферганә иңкеленең эссе кояшы аны кечкенә очкыннан да кабынып китә торган кайнар холыклы, кызу канлы тәвәккәл егет итеп тәрбияләп үстергән иде. Кичке зәңгәрлек иңгән тау итәкләрендә аның дәртле җыры яңгырый, йөзем куаклары арасыннан аңа кара күзләр сокланып калалар. Егетнең ялкынлы күңеле, яшьлек дәрте белән канатланып, күккә күтәрелә, аның әллә ниләр эшлисе, аның бөтен дөньяны берьюлы кочаклап аласы килә иде...

Кинәт, аяз көнне кара өермә килеп бәрелгәндәй, Ферганә буйларына дәһшәтле сугыш хәбәре таралды. Йөзем бакчалары моңланып биек тауларның теге ягында бүленеп калдылар, зәңгәр күктә мәһабәт бер олылык белән хәрәкәтсез йөзеп торган кара кошлар күренмәс булды. Кызыл вагоннар аны, җырлый-җырлый, киң далалар аша чаптырып уздылар. Тагын бераздан егетнең кайнар битенә диңгездәй зәңгәрләнеп утырган калын урманнарның дымсу һавасы сирпелеп калды. Көньяк егете күз җитмәслек бу киңлекне, бу тиңсез табигать байлыгын карап туя алмый, аның күңеле рәхәт бер канәгатьләнү белән дулкынланып,

— Нинди иркен минем туган илем... — дип җырлый иде. Ләкин, аның бу ямьле туган иленең бер читеннән, кара болыт шикелле, дошман явы басып кергән, аның шомлы кара сөреме бөтен ил өстенә таралган иде. Таҗик егете Насыйр Юнусов, үкереп торган олы сугыш кырына үзенең кайнар яшьлеге белән тыелгысыз дәртен алып килде. Аның кара күзләре бу яңа дөньяга, берьюлы күреп бетерергә теләгәндәй, комсызланып һәм бераз гаҗәпсенеп карыйлар иде. Чал мыеклы, кырыс чырайлы олысымак командирлар, немецлар тылында үз ишек алдындагы шикелле теләсә нишләп йөри торган, акыл ирешмәслек кыюлыклары һәм үткенлекләре белән көнләштерә һәм кызыктыра торган үткен күзле җитез разведчиклар, күкрәгенә орден таккан салмак табигатьле, тыныч чырайлы снайперлар... Насыйрның тынгысыз күңеле кинәт кенә, киң далага килеп чыккан ярсулы яшь тай шикелле, берьюлы төрле якка омтыла, ул берьюлы зирәк разведчикка да, салкын табигатьле снайперга да ошарга тели, аның шул ук вакытта карт командирлар шикелле олысымак буласы да килә иде. Ул алга киткән җиңәр, артка калган үләр дип, барсына да өлгерергә ашыга, кайнар атака вакытларында да иң алга чәчерәп чыккан Юнусов була иде. Ахырда бу кайнар егетнең дә олы сугыш юлында үз сукмагы табылды. Бер вакытны күзәтүчеләр, бу яктан күренми торган иңкелдә немецлар бодай чабалар, дип кайтып әйттеләр. Мондагы дзотлардан ул немецларга атып булмый иде. Юнусов, иңкел ягына бер генә күз төшереп алды да, кул пулеметын кыстырып, бер читтәге калку өстенә йөгерде. Немецлар аны күрергә дә өлгерә алмадылар, ул пулеметын калку өстенә көйләп, чалгычыларны кырдыра да башлады. Ул кайнарланып, ашкынып, кычкыра-кычкыра атты. Исән калган немецлар, үлекләре белән чалгыларын ташлап, өсләренә карчыга ташланган чебешләр шикелле, ай-вай салып чәчелешеп беттеләр. Юнусов куанычыннан кычкырып җибәрде.

— Әй, карагыз әле, немец үтердем! Биш немец үтердем! Куак артыннан аны күзәтеп көлемсерәп торган комиссар Насыйрның аркасыннан сөеп,

— Менә шулай, менә монысы егетлек! — диде. Аннан соң алар комиссар белән куаклар арасына кереп киттеләр. Комиссар аңа:

— Синең күзләрең үткен, кулларың нык. Әгәр син снайпер булсаң?—диде.

— Снайпер! Элек бик сирәк ишетергә туры килгән бу серле исем Насыйрны моңарчы да мавыктыра, сабыр холыклы, ашыкмаучан снайперларга ул сокланып, ихтирам белән карый торган иде. Йөзем бакчалары арасында узган бала чакның алсу офык буйлары шикелле күңелне иркәләүчән тын кичләре сабый хыялның канатланып бик ерактан борынгы дөньяларда очкан чаклары искә төште. Ул тыңлаган кичке әкиятләрдәге борынгы таҗик мәргәннәре дә очып бара торган аккошның үзенә тидермичә. аның бер генә каурыйсын атып төшерә торганнар иде... Юк, ул гына да кызыктырмый иде Насыйрны. Совет авылларын фашистлардан коткарган чагында, ана матур сынлы рус кызларының дарга асылган салкын гәүдәләрен, фашистлар кулыннан үткән сабый балаларның хәрәкәтсез битләрендә бозланып каткан күз яшьләрен бик күп күрергә туры килде. Шундый чакта аның тәне кайнарланып китә, ачулы күзләре очкынланып ялтырый башлыйлар, аның шул балаларны үтерергә кулы барган фашист хайваннарны ачуы басылганчы буып-буып ыргытасы килә торган иде. Ул снайпер булды. Командирлар һәм кызылармеецлар арасында аның исемен ихтирам белән телгә ала башладылар. Ләкин аңа байтак фашистның башына җиткәннән соң да әле, үзенең кайнарлыгын йөгәнләр өчен, тагын бик күп көч куярга туры килде. Бер вакытны Юнусов, немецлар белән ике арадагы сазлыкка яшеренеп, үләннәр арасыннан күзәтеп ятканда, немец дзотларыннан бер солдат чыгып, артка таба йөгерде. Юнусовның бармаклары ашыгып курокны басты. Немец егылды. Бераз тынып торганнан соң, дзот юлы турысында тагын берәүнең каскалы башы күренде. Немец, берни дә булмаган шикелле, салмак кына атлап, үлгән иптәше янына таба бара иде. Юнусов, үтереп калырга ашыгып, тагын атып җибәрде. Ләкин ул селкенергә дә өлгерми калды, немец снайперының кайнар пулясы чыелдап килеп аның чикәсен кистереп узды. Ул, шунда гына төшенде, немец снайперы аны блиндаж юлыннан таяк башына киерткән буш каска йөртеп алдаган икән. Ул үлүдән курыкмый, ләкин немец, снайперының аны үтердем дип, аннан өстен чыктым дип шатлануы Насыйрны кимсетә, гарьләндерә иде.

Бу хәлне ишеткәннән соң өлкән сержант Железняков аңа:

— Немецны ахмак дип уйларга ярамый. Ул бозау шикелле тупас булса да, юха еланнан да эчкерлерәк, - диде.

II

Бу көнне дә Юнусов, гадәтенчә таң алдыннан ук торып, иптәше белән үләннәр арасына яшеренеп ятты. Сулда өсте чәчәкле үләннәр белән капланган алдакчы сазлык, аннан уңдарак — кечкенә генә калку урын, шуннан немецларның ныгытмалары башланып китә иде. Әле берни дә күренми. Оптик прицельнең түгәрәк күзендә акрын искән җил белән яфраклар селкенеп куя, ара-тирә озын үләннәр атынгалый. Немецлар өстеннән, коерыкларын богалап, караксыман як-ягына карана-карана, тынгысыз саесканнар очып узгалый. Кояш төшкә үк авышты. Алар һаман көтәләр иде әле. Менә калкулык артыннан, көрәкләр күтәреп, берничә немец солдаты килеп чыкты. Алар, нидер көткән шикелле, туктап калдылар. Куак төбендә түземсезләнеп яткан казак егете Агабаевның пышылдаганы ишетелде:

— Насыйр, тегеләрне күрәсеңме? Юнусов аңа җавап бирмәде, ул тынын да алмыйча күзәтә иде. Болар кемне көтәләр икән? Солдатлар кинәт смирно бастылар. Күрше блиндаждан, калку козыреклы фуражка кигән озын гәүдәле бер офицер чыкканы күренде. Ул нидер әйтте, ике солдат бөгелә-сыгыла жир үлчәргә тотындылар. Алар кулындагы тасма, кояшта ялык-йолык килеп, ялтырап китә иде. Офицер солдатларга кулындагы таягы белән кай жирдән үлчәргә икәнен күрсәтте дә, бинокльдән безнең якны күзәтә башлады. Менә бинокльнең кара күзләре, куак төпләрен капшанып узганнан соң, нидер сизеш ән шикелле, Юнусовлар яшеренгән түмгәкләргә килеп тукталды.

— Күрә микән бу, юкмы икән? Юк, офицер аларны күрә алмады бугай. Бинокльнең күзләре безнең сулдагы ут нокталарына таба борылды. Агабаев түземсезләнеп тагын дәшеп куйды:

— Их, Насыйр, синең өчен минем бармакларым түзә алмый башлады инде. Нәрсә көтәсең икән соң син?

— Сөйләштермә! — диде ул аңар. Юнусовның бу ваемсыз офицердан озаграк көлеп каласы, аның язмышы Насыйр кулында булудан, аның әнә шул мушка өстенә генә эленеп торуыннан хозурланасы килә, аннан соң, ул аны үзенә бер тантаналы үтерү белән үтерергә җыена иде. Ниһаять, офицер безнең якта нидер күрде булса кирәк. Кинәг җанланып китте, якындагы бер унтер-офицерга кулын сузып, нидер күрсәтә башлады.

— Вакыт! — диде Насыйр. Прицельнең кара тәресе офицерның нәкъ йөрәге турысына килеп, туктауга, түмгәк өстендә кечкенә генә сыек төтен бөркелеп куйды. Офицер, кулын айкап, кинәт бөгелеп төште. Немецлар аһ-ваһ килеп арлы-бирле йөгерешә, нишләргә белмичә кайнаша башладылар. Унтер-офицер, шашын калган солдатларга нидер кычкыра-кычкыра, офицер мәетен, сыйрагыннан эләктереп алып, дзотка таба сөйри башлады. Юнусов башын чайкап көлеп җибәрде:

— Ай-яй, ишәк шикелле аңгыра икән бу немец! Түмгәк артында тагын берәү гөпелдәп китте. Унтер-офицер, кинәт сискәнеп куйды да, урталай бөгәрләнеп, офицер өстенә килеп ауды. Бу хәлгә шак катып калган фашист солдатларын Агабаевның пулеметы, утлы инә белән тектерә башлап, берсе артыннан берсен җиргә аударырга тотынды. Немецлар соңгарак калып булса да шашынып ата башладылар. Бу вакытта Юнусов икенче урынга яшеренеп өлгергән иде. Ул, куак артында, сузылып яткан килеш, кечкенә дәфтәрендәге озын исемлеккә тагын ике юл өстәде:

Бер баш офицер... Бер баш унтер... Кичен блиндажга кайтканда, иптәшләре Насыйрның аяк басуыннан ук, аның йөзендә ай белән кояш уйнаудан ук снайпер авының бүген бигрәк тә уңышлы чыгуын сизеп алдылар.

— Я, атаңа хат язабызмы инде? Юнусов елмаеп башын селекте. Юк, хат язар вакыт җитенкерәмәгән иде әле. Аның бу турыда әтисенә үзенең дә күптән үк хат язасы килеп йөри. Тик хәзер үк түгел, бераздан. Бу хат язылганчы ул үтергән немецлар аз дигәндә сиксән бишкә туларга тиеш. Менә ул вакытта язсаң да ярый ичмасам. Бу аның әтисенә зур куаныч булыр, аның бу хатын бөтен авыл буенча йөртеп укырлар.

III Бирге яктагы урман кырыеннан каршыдагы авыл хәрабалары күренеп тора. Кайда әрем баскан өй нигезләре, кирпеч стена калдыклары, кайда утырган көенә үк янып күмергә әйләнгән гарип агачлар. Шәрә урам уртасында, кемнедер каргаган шикелле, башын аска игән бердән-бер кое сиртмәсе. Бары аргы очтагы чокыр кырыенда гына берничә өйсыман нәрсә бар. Немецлар аларның да хуҗаларын куып чыгарып, идән ас[1]ларына дзотлар, блиндажлар корганнар. Авыл халкыннан исән калган берничә карт-карчык белән бала-чагалар авылдан аргы чокырларда, әрәмәләр арасында яшиләр. Төннәрен тын чагында ул яктан ач этләр улаганы, кара төндә балалар елаганы, исерек немецлар кычкырганы ишетелеп куя. Бер көнне кичен авылның бирге очындагы дзоттан исерек бер хатын- кыз җырлаганы ишетелә башлады. Бу шомлы тавыш һәммәсен дә сискәндереп җибәрде. Немецлар ягында рус җырын ишетү, бу — ата-баба каберен, немецлар өй саен йөреп суеп чыккан сабыйлар рухын мәсхәрәләү, бу — туып-үскән җирнең туфрагын хурлау иде. Нәләт төшкән бу әшәке тавыш елан сызгыруы шикелле шомлы, ул үзәккә үтеп, күңелләрне җәрәхәтли, йөрәкне телгәли иде. Ярым караңгы блиндаж эчендә авыр һәм пошынулы бер сорау ишетелде:

— Кем булыр бу?..

— Мин беләм, — диде бер сугышчы.

— Настя ул, бозык хатын... Аның турында разведчиклардан моңа кадәр дә ишеткәннәре бар иде. Кеше битлеге астына яшеренеп, туган иленең җылы канаты астында туенып үскән бу елан баласы, дошман килеп чыгу белән кешелек кабыгын салып, шакшы тәнен немецларга саткан, алар белән сөйрәлергә тотынган булган. Олы тынлыкны ул җыр һаман борчый, аңа кешеләр күңеле генә түгел, төнге тынлыкка чумган калын урман үзе дә рәнҗи, күктәге йолдызлар аңа ачудан зәһәрләнеп калтыраналар шикелле. Берәүне дә йокы алмый иде. Ял итәргә җыенган сугышчылар, берәм-берәм торып, кечкенә лампадан тәмәке көйрәтәләр, ярым караңгыда сәкенең әле бер буенда, әле икенчесендә, ут төймәсе булып, тәмәке уты кабынып китә иде. Авыр тынлыктан соң, сәкенең түр почмагыннан ачулы бер тавыш ишетелде. — Ана эт!

— Аны исән йөртү хурлык! Тәмәке төтекләре тагын кабынышып куйдылар. Тынгысызланып сәке тактасы шыгырдап алды, аннан Юнусов тавышы ишетелде.

— Атып үтерергә! Пычак белән бугазлап ташларга!

Өч сугышчы, тавыш-тынсыз торып, өсләренә киделәр. Аларның берсе өстәл янына килеп,

— Рөхсәт итегез, иптәш өлкән сержант! — диде. Өлкән сержант, башын учлап, нидер уйлап утыра иде. Ул күтәрелеп карады.

— Кай төштән узарга уйлыйсыз?

— Мина кырыннан узасы булыр. Башка юл юк бит... Анда чыгарга бүтән юл юк, ә мина кырыннан узу, — ул инде адым саен яшеренеп яткан мәкерле үлемнең өстенә басып узу дигән сүз иде. Дөрес, дзотны артиллериядән атып та җимертергә мөмкин, яисә, таң атканны көтеп алып, бүтән берәр чарасын күрергә була. Ләкин ул дзотка иң якын торган, ул хурлыклы тавышны иң беренче булып ишеткән бу сугышчылар, хатынның бу хурлыгын аның йөрәк каны белән юдыруны үз эшләре дип, аны ничек кенә кыен булса да алар үзләре башкарырга тиеш дип кисәтеп куйганнар иде. Өлкән сержантның тавышы борчулы ишетелде.

— Тагын бер уйлап карагыз... Чыга алуыгызга ышанасызмы? Аңа өч егет берьюлы:

— Ышанабыз! — диделәр. Блиндажда бик озак көттеләр. Вакыт бер дә узмый, шушы караңгылык шикелле бик авыр, бик акрын сөйрәлә иде. Менә немецлар ягында бик каты бер гөрселдәү башланды. Блиндаж тәрәзәсеннән кызыл яшен шәүләсе чагылып үтте. Немецлар котырынып ут ачтылар... Ләкин икенче кичне әлеге хыянәтче жыр тагын ишетелә башлады. Узган төндә барган өч егет бүтән дзотны җимертеп кайтканнар булып чыкты. Немецлар хәзер ул сатлык җаннан рус халкының милли хисен мыскыл итү өчен файдаланалар иде. Бу төн дә йокысыз узды. Төн буена берәү дә сүз ачмады. Шулай да аларның барсында да бер уй, әларның һәммәсенең дә йөрәге бер үк нәфрәт уты белән ялкынлана, үч алырга юллар эзли иде. Таң алдыннан Юнусов торып винтовкасын алды. Иптәшләре аны сүзсез генә озатып калдылар. Бу вакытта немецлар ягы тынган булса да, әлеге тавыш, күңелне җәберләп, әле һаман да колак төбендә яңгыраган кебек иде. Юнусов немецларга якын гына бер урында яшеренеп өлгергәндә таң да беленде, кояш күтәрелә башлады. Менә аның колагына дошман ягында землянка ишеге ачылган кебек ишетелеп китте. Ул ялгышмаган икән, блиндаж юлында чуар яулыклы хатын- кыз башы күренде. Юнусов куанып,

Шул, шул!—диде. Насыйрның моңарчы каушауны белмәгән бармаклары, бераз дулкынлана төшеп, көтеп калдылар. Ләкин чуар яулыклы хатын, гүя нидер сизенгән шикелле, кинәт кенә җиргә егылды, пычрак өстеннән дүрт аякланып мүкәли башлады. Аның чуар яулыгы бер генә күренеп калды да, калку артына кереп, бөтенләй югалды. Юнусов, нишләргә кирәгән әле үзе дә аңлап җиткермәстән, сикереп торып, инеш буенча уңга таба йөгерергә тотынды. Алгы сызыктагы сугышчылар, бу хәлгә гаҗәпләнеп, башларын чайкап калалар иде. Шулай да алар тиз төшенделәр. Безнең пулеметлар, дошманны алдап тору өчен, немецлар өстенә баш калкыта алмаслык ут ачтылар. Юнусов, йөгереп барган килешенә, текә ярдан тәгәрәп төшеп бил тиңентен инеш тармагын ерып, чыкты, пычрак сазны аркылып, куаклар арасына кереп югалды. Икенче сулышта ул инде өйләр каршындагы калкулык кырыеннан үрмәли иде. Юк, инде монсында Насыйр ялгышмаска тиеш иде. Аның иптәшләре үлемгә хөкем иткән хатын, туган ил каршындагы хыянәтенең авырлыгын күтәрергә хәле җитмәгәндәй бөкерәеп, башын түбән игән хәлдә, немец солдаты алдыннан кырыйдагы ялгыз өйгә таба атлый иде. Менә, ул сиртмәле коедан узды, өйләр җимереге артында беразга күмелеп торды да тагын калыкты. Ул үз өенә таба, актык сулышына таба, асылырга барган шикелле, көчләнеп кенә сөйрәлә иде. Калку өстендәге тәбәнәк куак Юну[1]совны куе яфраклары белән күләгәләп торды. Анын сиксән беренче дошманы хәзер бу урыннан шактый ерак, ләкин Насыйрның күзе үткен, куллары нык, нәфрәт белән агуланган пулясы дошманның нәкъ йөрәгенә барып кадалача гына аның тузан кадәр дә шиге юк иде. Прицельнең аяусыз түгәрәк күзе, үлем күләгәсе булып, хыянәтче хатынның һәр адымын, сагалап барды. Чуар яулыклы хатын, теләр-теләмәс кенә кырыйдагы йортка борылып, беренче баскычка менде. Юнусов бармагын курокка куйды.

— Үземнең туган илем исеме белән, сабыйларның гөнаһсыз күз-яшьләре өчен, мөртәд хатынга, туган илен мыскыл иткән бәдбәхәткә...

Огонь! Икенче баскычка аяк баскан хатын, йөрәгенә үткен хәнҗәр кадалгансыман, кыргый тавыш белән чырыйлап, ишек алдына тәгәрәп төште. Якындагы урманнар, мылтык тавышын горур һәм вакарьле аваз белән яңгыратып куйдылар. Насыйр Юнусов җиңел атлап, Сырь-Дәрьяның соргылт дулкыннары, Ферганә иңкеленең хуш исле эссе җилләре, кайнар йөрәкле бер егетнең сиксән беренче дошманын үтерүе турында күңеленнән җырлый-җырлый иптәшләре янына кайтты. Кичен аның көрәштәш иптәшләре, калын урман канатына сыенып утырган кечкенә блиндажда сукыр лампа янына җыелышып, кояшлы Тажикстан иленә бик озын хат яздылар. Рәхмәт белән мәхәббәтнең саф энҗеләреннән чигелгән ул сәлам хаты: Хөрмәтле Юнус ага! дип башлана иде.