ШИГЫРЬЛӘР
Ленин, Ленин! Ленин. Ленин!
Син, мәңге балкырга
Иркен, киң җиргә таң булып аттың!
Ватан каршында, дөнья каршында
Алтын тарихның капкасын ачтың!
Ленин, Ленин! Син, бу киң җирләрдә
Күккә баш сузып, тау булып үстең!
Таш койма булып азгын жилләргә,
Каһарман булып көрәшләр үттең!
Син — көчле давыл, туктамас давыл,
Иштең, көл иттең патша дарларын!
Бөтен көдрәтең, ялкындай жаның,
Һәм гакыл көчең безгә багладың!
Син — горур океан, зөбәрҗәт океан,
Мәңге балкучан, мәңге мөкаддәс,—
Сине як-яктан чолгатып алган
Алтын яр булып кадер, мәхәббәт!
Үттек данлы чор, бәхет, рәхәтләр,
Үттек минутлар-еллар ташкынын!
Син ватан җирен бизәп-чәчәкләп
Җанда, бәгырьдә һаман балкыдың.
Үттек тау-ярлар, иңкел, калкулар,
Үттек коточкыч сугыш мәйданын,—
Кичте кан-ялкын, кичте кар-буран
Безгә көч биреп — синең байрагың!
Үлмәс, һич үлмәс ленинчыл ватан,
Ватан безгә көч, гомер һәм бәхет!
Синең рух белән, бар газиз балаң
Ыргый дошманга дәһшәтен чәчеп!
Үлмәс, һич үлмәс сугышчан халык,
Син юк... ләкин без—без үксез түгел.
Канлы дошманга куркыныч салып,
Ыргый байрагын, васыятең, сүзең.
Еллар елына
Хуш, бөек чор, ялкын, төтеннәрдә
Тыны кысылып, канга чумган ел!
Ун яшь өстәп чәчәк гомерләргә,
Ак чал булып, чәчкә кунган ел!
Хуш, беек чор, сугыш шау-шуларын
Бронепоезд кебек кичкән ел!
Үлмәс шанын, яктың, балкуларың
Йөрәкләргә чәчеп киткән ел!
Үтсен еллар, үтсен гасыр, гасыр —
Кайсы ал-гөл, кайсы нур булып,
Җирдә ләкин синең даның калыр
Тауга ошап, — көчле, зур булып!
Янгын булып яндың ялкынланып,
Ал кан булып җиргә актың син,
Сугышчылар белән ярсып барып,
Көнбатышка капка ачтың син!
Калыр даның үлмәс батырларга,
Алтын ядкар төсле сакланып,
Сталинград белән гасырларча
Чәчләрегез чәчкә багланып!
Калыр даның, сугыш мәйданында
Ак буран-кар белән жилләнеп,
Шаулы Терек, казак сахрасында Дарья —
Донда горур тирбәлеп.
Декабрь, 1942 ел.