МӘРЬЯМ РАХМАНКУЛОВАНЫҢ ПОРТРЕТЫ
1
1915 нче елның язында, Казанның караңгы һәм тын урамнарының берсендә, башкалардан аерылып торган зур гына бер йортның тәрәзәләреннән ут балкып тора иде. Бу кичне анда ул вакытта гадәткә кереп киткән шәрык кичәсе оештырылган иде. Халык күп. Студентлар, реальное училище укучылары, приказчиклар белән беррәттән, монда яшь сәүдәгәрләр, “Мөхәммәдия” һәм “Галия” шәкертләре дә еш-еш кына күренгәли. “Сайяр” труппасы артистлары катнашы белән оештырылган бу кичәдә, халыкка таныш булган Мөхәммәт Яушев, Заһидулла Яруллиннарның чыгышыннан соң, сәхнәгә зәңгәр күзле, ак чырайлы, сары чәчләрен зәңгәр тасма белән үреп куйган яшь кенә бер кыз килеп чыкты. Ул, матур күзләре белән, бер халыкка карап, бер читкәрәк борылып, бер агарып, бер яңадан алсуланып, кул чаб\ ларның серен аңларга тырышкан кебек, басып калды. Шул заманның алдынгы яшьләре, сәхнәгә яшь бер көчнең, татар кызының чыгуын тәбрикләп, кул чабалар, ә кайбер кара фикерле Печән базары татарлары, чырайларын сытып, бу “оятсыз кызлы” эчләреннән каһәрләп утыралар иде. Яшь кыз җырны башлап та өлгермәде, һәр яктан:
— Бу кем? Кем оятсызы бу? — Солтан Рахманкулый сеңлесе,— дигән сорау һәм җаваплар залдагы халык арасында таралып та өлгерде. Нечкә күңелдән, яшь күкрәктән чыккан матур, моңлы тавыш, җилле яңгырдан соң балкыган рәхимле кояш нуры кебек, дулкынланган залны тынычландырды. Күзләр сары чәчле, зәңгәр күзле сөйкемле яшь кызга текәлделәр, бөтен зал тигез ритм белән тын ала башлады. Сөекле шагыйрь Габдулла Тукай сүзләре белән җырланган “Зиләйлюк” бик күпләрнең фикерләрен әллә кая — еракларга алып китте. Бу минутта Тукай һәм яшь җырчы кызның моңлы тавышыннан башка дөньяда бернәрсә дә калмаган төсле булды. Җыр тукталды. Кинәт башланган кул чабулардан җырчы кыз хәтта сискәнеп китте. Хәзергә кадәр барсын да оныткан җырчы кыз, кинәт, яңадан уянгандай булды, хәтта, ул үзендә әллә нинди бер курку да сизде. Сәхнәдән йөгереп чыгарга теләде, ләкин концертлы алып баручы кешенең аңар елмаеп каршы кил/е аны тотып калды. Ул бераз тынычланды һәм, ак тешләрен күрсәтер-күрсәтмәс, елмаеп куйды.
— Мәрьям туташ хәзер “Кара Урман” көен җырлый,—дигән сүздән соң, сары чәчле кыз тагын, сәхнәдәге якты утларны да, тамашачыларның йолдызлар кебек ялтыраган күзләрен дә күрмәс булды. Бары тик үзенең калтырап чыккан тавышын гына сизә иде ул. И Мәрьям Рахманкулованың бу беренче концертыннан соң 27 ел вакыт узды. Татар халкының сөеп тыңлый торган жырчысы, менә бүген минеям алдымда утыра. Аның бала чагындагы сөекле йөзе хәзер дә әле үзенең матурлыгын югалтмаган диярлек. Аның, көлтә төсле, сары чәчләре, зәңгәр тасма белән бизәлмәгән булса да, һаман шулай яшьлек таңын хәтерләтәләр. Шулай ук, зәңгәр күзләре дә сүрелмәгәннәр әле. Хәзер инде аның үз кызы Ләлә артисткалык тормышының беренче адымына басып, улы Тәфкил туган илебезне таптаучы хәшәрәт гитлерчыларны кыйнау өчен фронтка киткән булса да, Мәрьям Рахманкулова үзен әле һаман яшь сәнгать эшчесе итеп хис итә.
Минем:
— Мәрьям ханым, сезнең музыка юлына кереп китүегезгә, жырчы булуыгызга нәрсә сәбәп булды? — дигән соравыма каршы ул бераз уйланып, төрле сәбәпләр табарга тырышып та, булдыра алмагач:
— Үзем дә белмим. Әллә ничек булды инде шунда,— дип жавап бирә. Үз вакытында “Ак юл” һәм “Аң” журналларында хикәяләре басылып исеме танылган, татарча-русча сүзлек бастырып чыгарган Солтан Рахманкулый, татарның классик шагыйре Габдулла Тукай белән якын дус була. Мәрьямгә 10 —11 яшьләр вакытында Габдулла Тукай еш кына Солтан Рахманкулыйларга килгәләп йөри. Йомшак күңелле, зирәк табигатьле кечкенә Мәрьям, шагыйрь Тукайның күзенә чалынмыйча кала алмый. Аның шигырьләрен яттан укый ул — шагыйрьнең күңелен таба. Аның “Зиләйлюк”, “Әллюки”, “Анам кабере янында”, “И туган тел” дигән шигырьләрен җырлап та күрсәтә. Бәлки шунда Габдулла Тукай, дусы Солтан Рахманкулыйга, „бу акыллы кызны җырчы итәргә кирәк" дип киңәш биргәндер. Зуррак булган булса бәлки ул, Тукай абыйсы белән ачыктан-ачык сөйләшкән дә булыр иде, ләкин бүген 27 елдан соң, Мәрьям шагыйрь белән ике арада булган андый беседаларны исенә төшерә алмый. Хәтердә калганы шул: 15 нче елгы шәрык кичәләрендә ясаган беренче чыгышыннан соң, аны, Аптовлар мәктәбенең хуҗасы, “кыз башың белән сәхнәгә чыгып, ирләр алдында җырлап, мәктәпне хурлаганың өчен” дип укудан куып чыгара. Мәктәптәй куылу хурлыгы Мәрьямнең әнисе Мәстүрә апа өчен, аның туганнары өчен, бигрәк тә аның үзе өчен бик зур кайгы булса да, Мәрьям шәрык кичәләрендә, балалар арасында җырлаудан туктамый, киресенчә, үзенең тавышын тагын да үстерә, җырын үткенәйтә төшә.
III
1917 нче елның көзендә киң Россия иле буйлап ирек җиле исте. Бөек Октябрь Социалистик Революциясе аңа хәтле таркау һәм тар бүлмәләрдә үсеп азаплана торган музыка һәм җыр сәнгатен зур һәм кояшлы залларга күчерде. Ишекләр киң ачылды, тәрәзәләрдәге калын пәрдәләр күтәрелделәр — иске кара фикерләрдән сәнгать дөньясы арына башлады. Барлык сәнгать көчләре, мастерлар “бөтен сәнгать фронт өчен!” лозунгысы астында берләштеләр, үзләренең талант көчләрен туган илне интервентлардан һәм акгвардияче бандитлардан саклап калуга юнәлдерделәр. Мәрьям Рахманкулова да, башкалар кебек үк, үзенең моңлы тавышын туган илнең матур киләчәге өчен көрәшүче кызылармеецларга бүләк итте. Ул Мамадыш һәм Зөя шәһәрләрендә концертлар оештырды, драм түгәрәкләрдә катнашты. Аның “Ямьле Агыйдел”, “Сандугач-күгәрчен” көйләрен җырлавы татар һәм башкырт кызылармеецларына аеруча ошады, ул көйләр аларны зур геройлыкларга илһамландырдылар. Бу көйләрне Казан, Оренбург, Уфа кебек шәһәрләрдә сугышка китүче татар һәм башкырт кызылармеецларының җырлап китүләре әле дә минем хәтеремдә саклана. Гражданнар сугышы бетте, немец оккупантлары Украинадан куылдылар, сатлык акгвардеец офицер-генераллар кайсысы кырылды, кайсысы эмиграциягә качты, туган ил сугыш авырлыкларыннан арына башлады. Гасырлар буе изелеп килгән татар халкы да, башка милләтләр кебек, үзенең һәрьяклап үсүенә киң мөмкинлекләр алды. Революциягә кадәр ишекләре бары тик бай балалары өчен генә ачык булган Казандагы Гуммерт музыка мәктәбе татар һәм башка милләт яшьләрендә җылы кочак белән каршы алды. Мәрьям Рахманкулова да, күпләр белән беррәттән, шул мәктәпкә укырга керә. Башта ул фортепиано классында укып, аннан соң Татарстанның атказанган артисткасы Екатерина Георгиевна Ковельковада зур тырышлык белән җыр өйрәнә башлый.
IV
Үзенең тавыш техникасын яхшырта һәм музыка культурасын үзләштерә барган саен, Мәрьям Рахманкуловада татар халык көйләренең тирән серенә төшенү көчәйгәннән-көчәя бара. Татар халык моңы белән Европа культурасын бергә бәйләп үзләштерүдә Мәрьям Рахманкулованың иҗаты гаять матур үрнәк булып тора. 1927 нче елдан алып 1934 нче елга кадәр, без аны радиокомитетта җырчы һәм музыкаль редактор Вазыйфаларын үтәүче итеп беләбез. Ул чорда Мәрьям Рахманкулова, татар музыка сәнгатендә беренче буларак, Европа һәм рус музыкасының йолдызлары булган Бетховен, Шуберт, Чайковскийларның әсәрләрен татарча сүзләргә тәрҗемә итеп, киң катлау татар радиотыңлаучыларына җиткезә. Ул вакыттагы татар совет композиторларының Салих Сәйдәшевтән башкалары әле уку, өйрәнү дәверендә генә булганга, көннең сорауларына жавап бирердәй әсәрләр җитешеп бетмәгәнлектән, Мәрьям Рахманкулова рус совет композиторларының һәм Европаның революцион әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп җырлый. Болар арасында “Коминтерн”, “Ударниклар маршы”, “Карманьоло”ларны күосәтергә була. Бөек даһи Владимир Ильич Ленинның иң яраткан рус халык көе “Замучен тяжелой неволен” җырын татар халкы беренче мәртәбә үз телендә Мәрьям Рахманкулова башкаруында ишетә. Тәрҗемә өлкәсендә Мәрьям Рахманкулова зур эш күрсәтә. Аның тарафыннан тәрҗемә ителгән җырларның саны 50 гә якын, һәр халыкның үзенә хас булган музыка телен, аның бөтен буяуларын саклап тәрҗемә итү, һичшиксез, зур хезмәт. Минем Мәрьям Рахманкулова белән якыннан танышуым 1930 нчы елны булды. Ул вакытта мин яңарак яза. башлаган өйрәнчек композитор идем әле. Үземнең кыюсызлык белән язган беренче көйләремә дөрес бәя бирүдә Мәрьям Рахманкулова минем, зур киңәшчем булды. Шул вакыттан бирле безнең арада зур иҗат дуслыгы башланды. Мансур Музафаров та, мин дә Мәрьям Рахманкулова өчен көйләр яза башладык. Язган көйләребезне ул җырласа, безнең өчен һичшиксез зур сөенеч була иде, һәм безнең күп көйләребезнең беренче башкаручысы Мәрьям Рахманкулова булды. Популяр көйләремнең берсе булган “Яшьлек җырын” Мәрьям Рахманкулова беренче җырлаган көнне мин матур истәлек итеп хәтерлим. Мәрьям Рахманкулованың татар музыка сәнгате алдындагы зур хезмәтләренең берсе булып, аның татар совет композиторларына үсәргә ярдәм итүен дә исәпләргә кирәк.
V
1934 нче елны, татар совет музыка сәнгатенең үсүенә зур бер этәргеч буларак, Татарстан Совнаркомы һәм ВКП (б) Өлкә Комитеты карары буенча, Москва консерваториясе каршында Татар Дәүләт Опера студиясе оештырыла. Татарстанның күп кенә музыка көчләре белән беррәттән, Мәрьям Рахманкулова да, үзенең музыка белемен тагын да арттыру максаты белән, Москвага, студиягә, укырга китә. 1934 нче елның 20 нче январе минем хәтердә бик ачык калган. Консерваториянең 40 нчы номерлы зур аудиториясе. Кич. Зур түгәрәк өстәл читендә исемнәре бөтен Советлар Мәрьям Рахманкулованын портреты 79 Союзына билгеле булган профессорлар утыралар. Ул кичне көн тәртибендә Казаннан килгән музыка көчләрен тыңлап, аларны оештыру һәм укыту, методика мәсьәләләрен хәл кылу мәсьәләсе тора иде. Башкалар кебек үк, Мәрьям Рахманкулова да, сорауларга җавап биргәннән соң, җырлап күрсәтте. Профессорлар коллегиясе Мәрьям Рахманкуловага аеруча әһәмият бирде. Музыка осталарын Мәрьям Рахманкулованың җырлау техникасы һәАм тавыш культурасы аеруча кызыктырды һәм аны профессор Елизавета Федоровна Петренкога беркеттеләр. Мәрьям Рахманкулованың тавыш диапозоны зур булу, тембрының йомшак булуы консерватория профессорларын бик нык кызыктырды. Өзлексез яхшы күрсәткечләр белән, бөтен консерватория җырчы студентлары арасында беренче булып, Мәрьям Рахманкулова студияне 1938 нче елны тәмамлап чыкты. Мәрьям Рахманкулова консерваториядә җыр техникасын гына түгел, башка бик күп музыка фәннәрен дә үзләштерде. Ул композиторлык классында укый, һәм берничә оригиналь көйләр тудырырга да өлгерә. Мәрьям ханым Рахманкулова турында сөйләгәндә, аның тормыш иптәше Сәет Шиһабетдиновны искә алмый кала алмыйм. Искиткеч йомшак күңелле, сизгер йөрәкле Сәет абый Мәрьям Рахманкулованың үсүендә зур сәбәп булып тора. 1922 нче еллардан алып, ул Мәрьямгә укырга, үсәргә бөтен мөмкинлекләрне тудырды. Мәрьям Рахманкулованың Москвада укыган чорында өч балага ата да, ана да булып, аларны тәрбияли, үзенең “сөекле аппагына” борчылырга урын калдырмый. Бүген ул фашистик варварларга каршы сугышып йөри. Мәрьям ханым белән без аны искә төшерәбез, Мәрьям ханымның редикулендә Сәет абыйдан килгән хат ята. Ул хатны мин укып чыгам. Никадәр җылылык, безнең җиңеп чыгуыбызга никадәр зур ышаныч бар анда! Ул һаман Мәрьямгә эшендә уңышлык тели һәм хатның ахырында Мәрьям Рахманкулованың пластинкага җырлаган көйләрен командование кешеләре белән бергә тыңлаганлыкларын һәм полковникның сугыш беткәч тә “обязательно” Мәрьямне күреп, аның, кулын кысачагын яза.
VII
Мәрьям Рахманкулова 1939 нчы елдан бирле Татар Дәүләт Опера һәм Балет театрының алдынгы җырчыларыннан берсе булып исәпләнә...
“Качкын” операсында — Бикә, “Галиябану”да — яучы карчык, “Евгений Онегин”да — Няня, “Риголетто” да — Мадлена, “Башмагым” да — Җиһан, “Алтынчәч”тә — Тугзак ана һәм “Кармен”да — Кармен образлары, һичшиксез, мастерлык белән тудырылган, образлар. Болар арасында зур вокаль техникасы, уен мастерлыгы сорый торган образлар итеп Н. Җиһановның Тугзагын һәм Карменны күрсәтергә була. Күзләре сукырайтылган» аяк табаннары ярылган, көмеш чәчләре тузган Тугзак ананың әллә кайдан— таулар арасыннан җырлап сәхнәгә килеп керүен күреп, никадәр зур тәэсир алган тамашачы, җитез, шаян, мәкерле чегән кызы Карменны күргәч, Мәрьям Рахманкулованың никадәр зур талант иясе булуын яхшы аңлый. Мәрьям ханым Рахманкулова үзенең тавышы белән тиешенчә идарә итә белә. Бу аның иң зур әһәмиятле ягы. Җыр культурасының зур булуы аркасында, ул һәрбер башкарыла торган әсәрнең төп эчтәлеген дөрес аңлап, аны үзенең тавышы, мимикасы белән халыкка җиткезә ала. Әгәр дә татар һәм башкырт халык көйләрен җырлаганда, халыкның яхшы һәм музыкаль яктан кыйммәтле алымнарын дөрес кулланса, татар яки рус композиторларының әсәрләрен җырлаганда, ул әсәрләрнең чын эчтәлеге белән бергә авторның үзенә хас булган стилен таба ала. Җыр техникасының гаять бай булуы аркасында, татар халык көйләре өчен хас булган төрле вак бизәк (милизма) ләрне тиешле дәрәҗәдә файдаланып, кай вакытларда тагын да баетып җырлый алса» композитор әсәрләренә килгәндә» язылганча дөрес язарга мөмкин. Җәүдәт Фәйзи булмаган кайбер нечкә детальләрне кушып башкара белә. Тавыш диапозонының зур булуы аркасында, ул һәрбер әсәрне тигез тавыш белән үти. Техник авырлыклар аны, әлбәттә, куркытмыйлар. Җырлаган вакытта ул сүзнең әйтелүенә, дикциягә зур әһәмият бирә һәм, җырның эчтәлегенә карап, сүз басымнарын дөрес таба ала. Мәрьям Рахманкулова һәрбер көй өстендә озак эзләнүләр белән эшли. Шуның нәтиҗәсендә, өстән генә караганда әллә ни ис китәрлек булмаган җыр да колакларны иркәләрдәй гаҗәп матур булып яңгырый. Татар халкының моңы белән тәрбияләнгән, музыка культурасын тулысынча үзләштергән Мәрьям Рахманкулованы, кай вакытларда үзе белгән музыка әсәрләре генә канәгатьләндерә алмаган төсле булалар. Аның тойгыга бай күңеле нәрсәдер яңаны җырлыйсы килә. Шул вакытларда ул үзенең тойгыларына җавап бирерлек шигырьләр ала да, аларга үзе музыка яза. Нәтиҗәдә без аның “Кичке җыр”, “Ил уллары”, “Озату” исемле уңышлы гына көйләрен дә беләбез. Бу көйләр үзләренең оригиналь булулары белән безнең колакка нәфис тойгы бирәләр, йөрәкләрдә соклану кузгаталар. 26 еллык җырчылык иҗатына йомгак төсен алган яхшы концертында, без Мәрьям Рахманкулованы, беренче мәртәбә сәхнәгә чыккан чагында чәчен үргән зәңгәр тасмага бераз гына кырау төшкән төстәге матур күлмәктән күрдек. Табигый матур таралган чәче, тыйнак кына модада тегелгән һәм үзенә килешеп тора торган күлмәге, аякларындагы кара туфлиләре, билендәге көмешсыман юка поясы — болар бар да аның сөйкемле йөзен тагын да ачыкландыралар иде. Аның тышкы күренеше дә саф һәм матур эчтәлекле җыры белән тулы гармониядә тора төсле. Тыңлаучының колакларын гына түгел, күзләрен дә иркәли белерлек тышкы кием культурасын үзләштерүдә дә Мәрьям Рахманкулова күп артисткаларга үрнәк була ала. Татарстанның атказанган артисткасы, коммунистлар партиясе члены, шәһәр советы депутаты, зур җырчы, талантлы артистка, Татарстанның музыка сәнгате мастеры, актив җәмәгать эшчесе, яхшы иптәш, йомшак күңелле ана һәм бөек Советлар Союзының гражданкасы — Мәрьям ханым Рахманкулованың тормыш юлы әнә шулай һәм ул киләчәктә дә шулай дәвам итәр.