Логотип Казан Утлары
Трагедия

МӘРЬЯМ

Трагедия 5 пәрдәдә

КАТНАШАЛАР:

1. Б у л а т — батальон командиры.

2. Мәрьям — полк мәктәбендә немец теле укыту чысы, соңыннан шәфкать туташы.

3. Суфия — врач.

4. Андрей — карт колхозчы.

5. Прасковья — аның хатыны.

6. И а н — уллары.

7. Маруся — киленнәре.

8. Туш — кызылармеец.

9. Захар — счетовод.

10. Сәфәрьян — фельдшер, әрмән.

11. Һанс фон Грумбах — немец офицеры.

12. И о һ а н - ефрейтор.

13. Б е й б с т — солдат.

14. Лыков — акгвардияче эмигрант князь.

15. федор — крестьян.

16. Марфа — хатыны.

17. Панька— крестьян.

18. Илдус — Булатның улы.

19. Орденарец. Кызыл гаскәр, немец солдатлары, халык

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Элекке лагерь урыны. Агачлык. Чәнечкеле тимер чыбыклар. Бер кырые белән медпункт почмагы. Агач арасыннан күл аркылы авыл күренә. Вакыт кич. Офыкта кояшның соңгы шәүлә чәре. Пәрдә ерактагы туп тавышлары астында ачыла. Медпунктның күчү вакыты күренә. Врач Суфия медикамент тартмасы күтәреп чыга. Сәфәрьян аларны каядыр машинага төяү өчен ташый. Сәфәрьян (килә). Соңгы тартмамы? Бусыда медикаментмы?

Суфия (биреп). Әйе. Шушы килеш өскә генә сал, ерак барасы, түгел. Сәфәрьян (мыгырданып көйләп). Бир дә армуд, бир дә кишмиш, Пишмиш шапталү... (Кулын тыгып, кан консервасын алып). Нәрсә бу? Универсаль. Донор Мәрьям Ихсанова.

(Тантана белән ачык тәрәзә аркылы. Мәрьямгә өндәшеп, ярым көйләп.) Әман-әман, сән нә гүрдең, Мәрьям җан? Сәнең каның мәниң кулда, гөлем җан.

Суфия. Ярар, Мәрьямнең кулын тотма, тартмаңны сал да йөгер шоферга. Боерык: хәзер кузгалырга!

Сәфәрьян. Данке зерр!

Суфия. Данке зерр... Ярый әле шул Мәрьямнән немецча укып калдың. Сәфәрьян (күтәреп китә, китә). Рус телен укыдым, латин телен укыдым, төрекчә дә беләм, немецча да маташтырам. Әйтимме? Әрмән теленә берсе дә җитми. Гөлем җан, гөлеп җан, Әман, әман, ярим мәниң. (Чыга.) Суфия (көлеп). Әй бу кайгысыз җан. Прасковья керә. Прасковья. Әй ходаем, үзләре күченеп яталар, үзләре шунда да көлешеп, җырлап йөриләр. Моны кара инде, нинди күңелле лагерь иде бит, буп-буш калды. Инде сездән дә аерылабызмени?

Суфия. Зыян юк. Монда блиндажга гына күчәбез бит. Әле күрешә йөрербез, Прасковья апа. (Куен дәфтәрен чыгарып, ниндидер цифрлар яза башлый.)

Прасковья. Шулай инде, менә күренеп кенә торган җир... Я кая, Мәрьямкәй? Әзерме бала?

Суфия. Бар да әзер. Әнә үзе дә чыга Мәрьямең.

Илдусны күтәргән Мәрьям чыга. Бер кулында юл чемоданы.

Мәрьям. Әйдә, Илдус. Әнә Прасковья апа сине көтә. Тү-тү... китәргә.

Прасковья. Я менә, кара инде бу баланы. Ятасы биредә, анасы анда әллә кемдә ирдә. Кая алып китәләр инде аны? Ялар анда бер грузовик. Әйдә, Илдусчигем, кил, җаным.

Илдус (кире Мәрьямгә китеп, тезләрен коча). Япа!

Суфия. Кара, бусы да аңа ияләнеп беткән бит әле.

Мәрьям (Илдуска). Менә сиңа күчтәнәч, төшермә, ярыймы? Монсы юлга, монсын хәзер үзең аша. (Үбеп.) Я, хәзер бар инде, атасына ошаган малай!

Суфия (Илдусны кулына алып). Әйе, ярый әле анама ошамаганмын, бөтенләй дә яратмаган булыр идең... диген.

Мәрьям (Илдусның иякләрен кыскалап). Юк, кара инде чыннап кына күзләрен, тач Булат абый.

Суфия (Илдусны күтәреп). Ә шулаймы? Булат абыена ошаганмы мин? Булат абыең бик үз булса, вакытында аңа кияүгә чыгалар аны, диген. Менә хәзер инде, кеше баласын ярат. Әле җитмәсә аннан да колак кагасың, диген... Я бар инде, сиңа тылда тынычрак булыр. (Баланы Прасковьяга бирә.)

Мәрьям. Нәрсәләре бар да шунда. Инде сиңа ышандым, зинһар бик җайлы урынга гына утыртып, үзең озатышып җибәрә күр инде, Прасковья апа.

Прасковья. Ничек озатышмаска? Ятасы Булат бит аның. Үзебездә фатир тордылар бит. Ә беләсезме, ничек ул сезне сөя иде, Мәрьямкәй.

 Суфия. Әһә! Мәрьям (сүзне борып). Метрика белешмәсе анда, бакча мөдире кулында. Әйтерсең... Прасковья. Яхшы. Китим. Я, Мәрьямкәй... (Кочаклап.) Нинди ярата идек сине. Шундый яшь кенә кыз, син дә фронт кешесе булдың... Исән бул. (Үбә.) Исән булыгыз, врач. (Илдусны әйберләре белән алып чыгып китә.)

Мәрьям (кулын селки). Илдус! Кара ничек ул миңа кулын изи... Әллә барыйммы?

 Суфия. Озатышыргамы? Юк, юк. Кая өлгерәсең!

Мәрьям. Балалар да китте... Я инде. Шулай ук шушында чаклы килерләр микәнни? Әллә нигә бер дә күңел ышанмый, Суфия апа.

Суфия. Ышанмыймы? Син әле сугышта булмаганга күрә генә шулай ул. Менә хәзер шәфкать туташы булдың, барына да ышанырсың.

Мәрьям (каранып). Я, бу жир нинди тулы шикелле иде, әллә ничек кинәт буп-буш булды да калды.

Суфия. Сиңа шулай тоела гына ул. Я, кызый, син бар нәрсәне дә салдыңмы?

Мәрьям (уйга батып). Ә? Суфия. Тагы уйга батты. Китапларыңны онытмадыңмы? Генрих Гейнеңне?

Мәрьям (каенга караган килеш, башын селкеп). Ул да калды...

Суфия. Тукта, нәрсә турында сөйлисең син? Нәрсә калды?

Мәрьям (уянып, гафу үтенгән кебек). Юк, менә бу каенны әйтәм...

Суфия. Каенны әйтәсең? Ә үзең кызардың. Бер дә каен булмады бу, Булат абыеңны уйлыйсың.

Мәрьям. Булат абыйны? Суфия. Соң аны булмыйча, ничә мәртәбә син аны шул каен төбендә көттердең бит, я? Әллә белми дисең?

Мәрьям. Ул өйләнгән кеше инде.

Суфия. Өйләнде, аерылды. Ансы исәп түгел.

Мәрьям. Мин аның янына каен төбенә чыкмадым да.

Суфия. Чыкмадың? Их, Мәрьям, Мәрьям. Мин моңарчы сине бик җебек, бик юаш кыз гына дип уйлый идем, әле яңа төшенә башладым. Каты серле икән син. Әйт, шул каен төбендә утырганым юк, диген?

Мәрьям. Ике ялгыз бер берен таба диләр, Суфия апа. Менә хәзер тагын каеным ялгыз кала...

Суфия (сәгатен карап). Алай да кичегәбез, булмады бу Сәфәрьян белән. Үзем барыйм. Син шунда көт. (Китә.)

Якында автомат мылтык тавышы ишетелеп китә.

Мәрьям (сискәнеп карап). Кемдер бире килә. Тукта... Бу ул! Иван белән. Булат белән Иван һәм орденарец керә.

 Булат (атыш булган якка карап). Ишетәмсең? Иванов, хәзер бар, бу эшне белеп кил, кайсы жене маташтыра моны?

Иван. Була, иптәш командир. (Китә.)

Булат (артыннан). Мин бире булырмын. (Каранып.) Тукта, болар әле китмәдемени?

Мәрьям. Булат абый...

Булат. Мәрьям? Ничек? Син дә бире? Медпункт та китмәдемени әле? (Телефонны алып.) Алло. Штабны бирегез. (Мәрьямгә.) Балалар киттеме?

Мәрьям. Әйе. Хәзер генә әле Илдусны озаттык. Булат (коры һәм каты). Хәзер генә? Бик соң! Ә боерык кайчан бирелгән иде?

Мәрьям. Машиналары соңлады, Булат абый. Булат. Яхшы, ә сез үзегез? Сезгә балалар белән тылга китәргә тәкъдим ителгән иде, сез ни өчен монда? (Телефонга.) Алло!

Мәрьям (үз алдына). Ул хәзер миңа сез дип эндәшә? (Ана.) Булат абый... Булат (бүлеп). Иптәш Ихсанова, иң элек сезнең белән Булат абый түгел, батальон командиры сөйләшә. Икенчедән, сез инде бездә укытучы түгел, киткән булырга тиеш идегез. (Телефонга.) Тыңлыйм, иптәш полковник. Ә? Уң флангда дисез? Әйе, анда генерал Чигаев... Ничек? Аның чигүен мин каплап торырга тиешме? Ә? Нәрсә булып чыга ул аннан? Әйе, кушканыгызча, икенче сызыкка урынлашып ятам... Алло! Шайтаныма өздегезме? (Читтәрәк басып торган орденарецка) Орденарец!

 Орденарец якын килә.

Бар әйт, 1-нче, 2-нче роталар сугыш хәзерлегендә уң флангада торсыннар, 3-нче рота авыл астында торсын. Тиз!

Орденарец. Була, иптәш командир, 3-нче ротага авыл астында торырга. (Китә.)

Булат (тагын телефонга). Кайсыгыз өзде тагын, җен алгыры. Ә?

Мәрьям (үз алдына). Я рәбби. Гомердә бслай сөйләшмәгән кеше. Нишләгән ул?

Булат (телефонга). Әйе... (Мәрьямгә.) Чакыр военврачны. Кая ул?

Мәрьям. Шофер артыннан китте.

Булат. Судка бирергә ул шоферны... Алло. (Мәрьямгә.) Син миңа ни әйтмәкче буласың?

Мәрьям. Мин сезгә булышлык итә алмыйммы?

Булат. Булышлык... Җыен әйдә. Хәзер штабка китәсең.

Мәрьям. Штабка, ни өчен?

Булат. Немец теле белгән кеше кирәк.

Мәрьям. Мин анда бармас идем, Булат абый.

Булат. Отказ итәсең?

Мәрьям. Юк, мин медпункт белән китмәкче идем. Мин курслар бетердем.

Булат. Шәфкать туташы... Синме? Шушы характерың белән?

Мәрьям (җәберсенеп). Ничек инде, шушы характерым белән?

Булат. Шушы юашлыгың белән. Юк, юк, син анда ярамыйсың.

Мәрьям. Булат абый, белмим сез ни өчен, минем белән шулай каты сөйләшәсез. Юаш дип мине тормышымда бер мәртәбә мәхрүм иттеләр, инде бу юлы да мәхрүм буласым килми.

Булат. Бусы тагы ни? Кайда, кем сине мәхрүм итте?

Мәрьям (оялып). Хәер... (Үз алдына.) Нәрсә әйттем мин?

Булат. Ах бу миңа каратамы? (Үз алдына.) Үзе кып-кызыл булдьи Нәрсә өчен бу? Теге вакытны, мин аның белән йөри башлап та, Җиһанга өйләнүем өченме?... Димәк?... (Аңа.) Юк, юк, Мәрьям, син әлбәттә штабта файдалырак булырсың.

Мәрьям. Мин Суфия апага вәгъдә бирдем. Мин вәгъдәсез була алмыйм.

Булат (йомшарып). Вәгъдәсез була алмыйсың? Әйе, әйе... Дөрес.. Мин синең белән катырак сөйләштем, кичер мине, Мәрьям. Мин беләм, син вәгъдәдә тора торган намуслы кыз. Синең белән мондый тонда сөйләшергә ярамый. Алай да, уйла әле син... Автомобиль боргысы ишетелә.

Мәрьям (кулын биреп). Мине чакыралар. Хушыгыз, Булат абый.

 Булат (кулын алып).

Мәрьям. Син мине бик үк санламыйсың да •48 Н. Исәнбәт ахрысы?

Мәрьям. Санлау? Юк, мин артык хөрмәтле күрәм сезне, Булат абый. Бәлки... бу минем ялгышуымдыр? Хушыгыз! (Китә.)

Булат. Мәрьям! (Ялгыз.) Китте... Юкка мин сине ул чаклы юаш дип уйлаганмын. Хөрмәт? Гаҗәп! Иван керә. Булат (Иванга). Я нәрсә ул анда?

Иван. Авыл астында дошман, иптәш командир.

Булат. Дошман? Кайдан анда дошман? Десант?

Иван. Әйе. Алар силос башнясында. Булат. Ах җен алгыры! Таш бина бит әле ул?

Иван. Таш кына түгел, бетон, иптәш командир.

Б у л а т. Бетон? Алар өчен әзер ДОТ! Күпме чамасы соң алар?

Иван. Йөзләп бар ахрысы. Авылга сукмаслармы?

Булат (үз алдына). Авыл астында безнекеләр. Десант куркыныч түгел, менә уң флангыдан Чигаев чигенә күрмәсен, шул куркыныч. Көрәк күтәргән Маруся керә. Маруся. Исәнмесез! Кемне күрәм мин? Иван!

Булат. Әһә, Марусямы бу? Блиндаждан киләсең бит син? Урнаштымы анда безнекеләр?

Маруся. Әйе, иптәш командир, ничек инде бу? Без әле аны казып та бетермәдек, анда инде сезнекеләр...

Булат. Бигрәк тә яхшы. Менә күрәсез, блиндаж хәзер үк эшкә ярады.

Иван (Булатка). Миңа хатынымны күрергә мөмкинме?

Булат. Ярый. Бер минут сезгә. Хәзер үк минем артымнан барып җит! Иван. Була, иптәш командир.

Булат китә.

Маруся. Әйт, Иван, бу ни бу? Иван. Бернәрсә дә юк...

Маруся. Юк түгел, син миннән яшерәсең. Якында нинди атыш булды?

Иван. Ә ул башняда гына... Десант.

Маруся. Башняда десант?.. Бу сиңа бернәрсә дә түгел?.. (Көрәге кулыннан төшә.)

Иван. Я, я, беренче төшүләремени? Командир шунда китте, хәзер кырабыз аларны.

Маруся (көрәген кадап). Юк. Мин дә монда калмыйм. Хәзер генә медпункт машинасын очраттым. Мәрьям дә сестра булып китте.

Иван (аны тотып). Син дә сестра булыргамы? Уйларсың, нинди медичка!

Маруся. Сестра булмасам, ата беләм. Ник мин синең белән бер фронтта була алмыйм?

Иван. Фронт дисең? Ә бу авыл? Колхоз маллары? Синең склад? Безнең картлар... Синең бригадаң? Ничек? Барын да ташлап китәсең? Кирәкме син монда, түгелме?

Маруся. Ах, Иван, син миңа чынлап ачуланасың... Ләкин, бу җир бит сугыш асты. Кичә безнең сарык фермасын да тылга кудылар. Мин нишләргә дә белмим.

Иван. Шулай булгач, иң яхшысы: син үз постыңа кит, мин үз постыма китим. Прасковья, соңыннан Андрей керәләр.

Прасковья. Ай минем Иванкаем, Иванкаем! (Килеп кочаклый.) Авылның бер башында немецлар ди. Без ике арада калдыкмени? Әйт, бу ни, бу ни?

Иван. Тукта әле, берни булмаган. (Башыннан сыйпый.)

Прасковья. Минем эчем янмыймени? Өебез, йорт-җиребез шунда. Ул-бу хәл булса, карт көнебездә кая барырбыз? Иван, Иван...

Иван. Әле без монда. Инде мин булмасам, менә, уттай киленең бар. (Марусяга.) Ул-бу хәл булса, боларны сиңа җитәкләргә туры киләчәк, Маруся?

Маруся. Төшенәм, Иван.

Андрей (кереп, карчыгын күреп). Кирәкми, урыны түгел. (Иванга) Нихәл, улым? Син аңа карама, мин аны тота алмый калдым...

Иван. Я, я, тынычлан, әни, минем вакытым чыкты.

Андрей (Прасковьяга). Улыңа кыен итәсең син. Бар, улым, бар! Әйдә карчык.

Иван. Киттем мин, Маруся.

Маруся. Ярый, бар... Иван (бер-ике атлап, туктап). Әле күрешербез...

Маруся. Әй кыланмасана, бар!

Иван. Сау бул! (Китә.)

Маруся (кинәт). Тукта, үбешмәдек тә... Сине әллә тиз күреп була, әллә юк... (Йөгереп барып, кочаклап үбеп). Бар, җен...

Иван. Ха-ха-ха. Менә шулай ярый. (Ашыгып югала)

Маруся (артыннан бармагын селкеп, кычкырып). Ләкин аны бел, кулым гына бушасын, барыбер артыңнан барып җитәм, Иван!

Андрей. Рәхмәт, килен. Хә-хә-хә. Мин инде елаш, тавыш була икән дип кенә курыккан идем. (Карчыгына) Ә син... Фи, карчык, фи... Кешеләр сугыша, ике арага син килеп керәсең. Анай имеш. Кемгә саныйсың син Иванны? Җитәклә шуны, килен.

Прасковья. Ярар, ярар. Мине карама, әнә өеңне кара, мин үзем дә кайтырмын. (Ашыгып китеп бара.)

Андрей. У-у-у... Хәйләкәр карчык. Мич янында ах-та вах, үзенә кирәк тә артыннан җил җитми аның. Капкадан чыгып чапты бит... Әйдә, әйдә. Китәләр. Көрәкләр күтәргән Федор, Марфа, Панькалар керәләр. Федор (Маруся артыннан).

Маруся! Ай-яй кәҗә майларын чыгардың син. Манчып алган шикелле булдым. (Иңсәсен сикертә.) Панька (аның күлмәген тотып карап). Ятагы, бер дә чыкмаган. Менә Марфа түти бер мунча кертеп чабар да бетәр. Федор. Нәрсәгә ашыга соң ул? Әллә бер-бер эш бармы?

Марфа. Ашыгыр шул. Маруся приказ йөртә торган хатын ул; син түгел.

Федор (тәмәке кәгазе ерта башлап). Приказда түгел ул, җаный, приказны аны син дә миңа бик йөртәсең, хатын. Ә ул тота да үзе башлап участокка керә дә китә.

Панька. Син Маруся да, Маруся ди торгач, Марфа түтине ачуландырып куйма тагы.

Марфа. Сөйли инде шунда.

Федор. Ник сөйләмәскә? Кешенең хатыны да туры килсә килә, валлаһи. Кыр эшенә дә өлгерә, окобына да. Ә менә минем Марфаны ал, аны аяк киенгәндә дә кызулатырга ярамый: ялгыш уңы урынына сулын кия дә китә.

Марфа. Әй, юкны чәйнәп тормасана. Тартырга ук утырды. Әнә аталар, әйдә кайт. Еракта туп тавышы.

Федор. Ятмагае, ата бирсен. Башта гына куркыныч иде ул. Хәзер аңа тавыклар да күнеп беткән инде. Рас. Әнә минем чуар әтәчне генә кара. Тегендә туп аталар, ә ул, чуклы балак, киерелә дә хатыннарын чакыра. Тавыкларын дигәнем... Син соң, тавык та түгел ләбаса, паника кубарасың. Ашыгып, телефон чыбыкларын җыя, җыя бер элемтәче кереп үтә башлый. Панька (авыл ягына карап, кинәт торып). Чабышалар бит, туктагыз әле. Әллә бер-бер нәрсә бармы?

Марфа. И, илаһым, анда чабыш, монда чыбыкка кадәр сүтеп алалар, ә болар юлда әкият сөйләп, тарты рга утырдылар. Әй! Нәрсә ул?

Кинәт берничә каты шартлау. Паника.

Федор. Я алла! Бу ни?..

Панька. Йөгер, авылга аталар!

Федор (Марфага). Тор, әнә күрәсеңме, яна! Явыл өстендә кызыл ялкын күтәрелә. Ягачларга ут шәүләсе төшә.

Марфа. Ятакаем, безнең өй яна! Үлсәм үләрмен, барам, Федор!..

Панька (Марфаны тотып). Бик күренмә!

Марфа. Ә?

Панька. Ышыктарак тор, аталар... Бик күренмә.

Марфа. Күрә торып өй яндыртабызмени?... Ой, Федор...

Федор. Кая анда барасың?.. Күрмисеңмени, күпердә немецлар! Тыңлыйлар. Ятыш көчәя.

Панька (тыңлап). Безнекеләр атамы?

Федор. Ә мин беләммени?

Марфа (куркып). Кем ул килә?

Панька (карап, танырга тырышып). Счетовод.

Марфа. Захар! Захар (керә). Бу кем? Федор? Кая сез болай? Явылга булса, уйламагыз да. Янда немецлар.

Панька. Немецлар? Кайда халык? Захар. Кая анда халык! Суеш!..

Марфа. Ә председатель? Захар. Председательме? Яттылар аны. (Кулын селти.)

Марфа. Кит аннан! Ни өчен? Захар. Ни өчен? Кызык кеше!

Федор. Ямбар ачкычын бирмәгәндер.

Панька. Юк, шунда сугышып үлгән инде ул. (Чыгып югала.)

Марфа (Федорга). Менә. Монда әтәч сөйләп утырасың, нәләт. Күрдеңме әнә, әтәчеңне дә алып чыга алмадың! Әй, гомер иткән өйләрем!.. Нигә яндыралар? Ни өчен, ни өчен? (Кычкырып елый.)

Захар. Ә син бик кычкырма! Синеке генә янамени?

Марфа. Ә сиңа барыбермени?

Захар. Янсын, бетсен! Шуның өчен дә сугыш!

Марфа. Син нәрсә? Сөйлиләр иде, син элек нархист булгансың дип... Шул өянәгеңмени?

Федор. Нархист түгел, анархист диген. Дөрес сөйләмисең, баба!

Марфа. Булмагае. Ник алай әйтә ул? Әнә, балалар бакчасы яна. (Захарга.) Синең ата-бабаңнан калган утар. Куанычмы бу сиңа?..

Захар. Утар. Аңламыйсың син, хатын кеше, эх... (Үз күкрәген суга.) Менә монда яна! Бунт!

Панька керә.

Федор (Паникага). Я нәрсә анда?

Панька. Кая. Анда барып буламени?..

Федор. Десант диме, ни ди?

Панька. Башта десант кына иде, ди, аны безнекеләр кырганнар. Хәзер тегеләр флангыдан бәргәннәр. Әнә бит, аларны биредәге батальон гына тотып тора.

Захар. Булат! Шул гына харап иттерде әнә авылны. Аңа чигенергә кушылган, ә ул фронт тотып маташкан була. Хәзер авыл да китте, үзен дә турыйлар.

Марфа (авылга карап). Өйләрем. Сандык әйберләрем! Күрә торып! Ой! (Елый.)

Федор (Паникага). Кем белән сөйләштең син?

Панька. Шофер белән. Балаларны алып киткән иде ич? Машинасына бәргәннәр.

Марфа. Нәрсә сөйлисең син! Ә балалар?

Панька. Кайсы үлгән, кайсы кая... Кем белсен!

Марфа. Балаларга аталар! Әй хода, нишли бу кешеләр?

Захар. Шуның өчен дә сугыш!

Марфа. Һи, нәләт пәрие! (Аңардан читкә китә.)

Федор. Тссс, тыңлагыз әле. Мотор тавышы басылды бит.

Панька. Авылдан инде үттеләр.

Федор. Ә?

Захар. Димәк, без калдык... Үтте фронт!

Федор. Ничек үтте? Без җиңелдекмени? Нәрсә сөйлисең син?

Захар. Соң билгеле. Панька. Бердә билгеле түгел. Уң флангылар гына чигенде, без хәзер ике арада.

Захар. Ә мин әйтәм, чигендек түгел, җиңелдек.

Панька. Ә мин әйтәм, син үҗәт! Инде җиңеләбез икән, аңа синең ише үҗәтләр гаепле!

Захар. Ә мин әйтәм, сез гаепле! Син күз буяучы! Әйберне үз исеме белән атарга куркасың!

Панька. Синнән курыкмыйммы мин тагы? Туфаннан калган! Мамонт!

Захар. Ах, бу син... (Өстенә килә.)

Федор. Я җитте сезгә! Янасы янды, инде монда сезнең кычкырышыгыз калды?

Марфа. Туктагыз әле... Атакаем, кемне китерәләр?..

Прасковья белән Маруся тагын бер ике кеше яраланган Андрей картны күтәреп кертәләр.

Маруся. Яткырыгыз, куегыз бире.

Марфа. Я алла. Андрей дәдәй.

Прасковья (такмаклап елый). минем мескен бәхетсез картым. Кадерлем минем, бер генә кара. Карт күкрәгендә нинди эз соң ул? Нинди рәхимсез ярасын салды?

Маруся (Андрейнең ярасын бәйли). Су бирегез, су!

Прасковья. Нәрсә торам мин, ай алла. (Су бирә.)

Марфа. Күзләрен ача, я ходай.

 Маруся. Атай! Без яныңда, атай! Хәлең бармы синең? Без балаларыңа бер генә сүз әйт!

Андрей. Балаларым!.. (Акрын, бүленеп-бүленеп сөйли.) Якын килегез... Карагыз мине... Барыгыз да таныйсыздыр... Мин Андрей булам. Шушында мин туып... шушында мин гомер иткән. Мин генә түгел, минем балаларым да монда торганнар. Аллага шөкер, алтмыш биш ел гомер иттем. Я әйтегез, мин сезнең кайсыгызны таладым? Кемнең хакын ашадым? Бар да. Андрей бабай, син андый кеше түгел.

Андрей. Мин үз икмәгемне шушы кулларым белән эшләп ашадым. Мин кеше ашаттым. Менә шул кеше... Мине аттылар.

Марфа. Ни өчен, бабакай?

Маруся. Үзем әйтеп бирәм: кеше өстенә күрсәтмәде. Мине мыскыл ителүдән саклады. Менә ни өчен.

Марфа. Нинди картны аттылар бит. И җансызлар, и җансызлар!

Захар. Сугыш! Бер кемгә дә үпкә юк!..

Маруся. Үпкә булмаса ачу бар!

Андрей. Балалар!.. Бу хурлыкка риза булудан, безгә үлем артык. Торыгыз! Балта, сәнәк ни бар — барын да алыгыз, күтәрелегез!.. Бу җир безнеке! Аның өчен сугышыгыз. Кулыңны бир, Прасковья... Ах, ах!. Бәхил бул, карчык!

Прасковья. Бәхил, бәхил!

Андрей. Бәхил булыгыз миннән... (Үлә.) Бар да. Бәхил.

Федор. Үлде? (Ирләр бүрекләрен салалар, чукыналар.)

Прасковья (такмаклап елый). Әй туганнарым, әйтегез миңа, кая соң минем якты кояшым? Нинди гыйфрит ул кояшымны җиңде?

Маруся. Үлде. Минем өчен, безнең өчен үлде. (Кулыннан алып) Синең васыятеңне онытмабыз, бабакай. Ант итеп әйтәм, мин алар алдына тезләнеп үлгәнче, сугышып үләчәкмен. Бар да. Гүзәл ант иттең, Маруся.

Маруся. Менә ул үлде. Соңгы сүзен ишеттегез. Алдыгызда ята. Я, ни көтә соң сезне? Авылыбыз янды. Кем саклар хатыннарыгызны? Балаларыгызны? Торыгыз, ирләр, төшегез алдыбыздан, берегез юл башласын. Мин сугышка чыгам. Мин партизан.

Панька. Рас әйттең, Маруся. Безгә кайтыр юл юк. Бер генә юл бар: партизан булып артларына төшү, армиягә булышу. Тавышлар. Дөрес, дөрес. Захар. Немецка каршы барасыз? Сез? Кораллы армия каршы тора алмады. Инде сезме каршы торасыз? Шушы буш кул беләнме? Шушы хатыннармы?

Маруся. Әйе, менә мин хатын. Буш куллы. Алай да баш ияргә теләмим. Син ир кеше, менә кил, кил дә мине көч белән ал, Захар. Тере килеш ал!

Федор. Әһә, ал! Гомердә син аны ала алмыйсың да. У-у.. Тырнагы белән буа, теше белән өзә ул сине.

Маруся. Ләкин мин әле буш кул ук түгел, минем бу да бар. (Андрей картны носилка итеп күтәреп килгән винтовканы астыннан алып, әйләнеп.) Я ирләр, ни уйладыгыз? Хәзер бирегә дә җитәчәкләр! Федор. Авыл яндыралар!.. Шуның белән безне кырып беттек дип уйлыйлармы? Юк әле, бирелмибез! Үлсәк тә сугышып үләбез! Барабыз, Маруся.

Панька. Безнең кебекләр урман тулы, җыелабыз.

Маруся. Торыгыз берегез алдан, безгә башчы булсын.

Марфа (Захарга күрсәтеп). Менә бер кемгә дә баш ими торган анархист. Кара син, нинди эре сөякле. Күрсәт менә гайрәтеңне. Чык алга, бул син баш.

Захар. Партизан булыргамы? Файдасыз эш. (Кулын селтәп агач, арасына кереп китә.)

Марфа. Һи, соловей разбойник!

Панька. Экземпляр! Псих!..

Федор. Китә бирсен. Маруся, монда синнән дә лаек кеше юк. Мин аксаграк кеше, алай да файда итәрмен. Мин синең артыңнан. (Килеп баса.) Бар да. Маруся, без синең артыңнан. Кая илтсәң дә илт, барабыз!

Маруся. Берегез дә комшанмыйсызмы? Ярый, мин торыйм. Әйдәгез, кем безнең белән, минем артымнан! (Картны күтәреп чыга башлыйлар.)

Панька. Китәбез китүен, туктагыз әле. (Туктыйлар.) Теге мамонтны җибәрдек бит, ялгыш итмәдекме? Сатмасмы ул безне?..

ПӘРДӘ ТӨШӘ

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

Блиндаж эче. Уңга-сулга юллар һәм землянкага итекләр. Баганалар. Күчмә ятак. Пычкы аяк урындыклар (алар өешенә такта салганда ятак ясала). Тартмадан ясалган өстәл. Калай консервы өстендә ике шәм яна. Спиртовка, стерилизатор һәм операция кораллары. Җирдә медикамент тартмалары. Монда медпункт. Сәхнә төбендә җир өстенә чыга торган баскыч. Ул ике буынлы. Аның югарысында траншея аркылы күренгән кечкенә күк кисәге! Аннан төшкән кояш яктысы түгәрәк булып баскыч төбенә төшкән. Спиртовка янында Суфия булыша. Өстән ашыгып Мәрьям төшә. Шәфкать туташы киемендә. Кулында ак калай чиләк белән су.

Мәрьям. Суфия апа... (Чиләкне куя.)

Суфия. Булдымы? Ни бар анда өстә, Мәрьям?

Мәрьям. Суфия апа... Без бөтенләй алгы сызыкта.

Суфия (сискәнеп). Алгы?... (Үзен кулга алып аңа.) Я, булса?

Мәрьям. Шул... Мин гомердә уйламаган идем. Әллә ничек... Бу бик ят.

Суфия. Башта гына шулай тоела ул. Менә ич, нәрсәсе ят? Алгы траншеяга бардың, су да алып кайттың...

Мәрьям. Әйе. Ә беләсеңме нәрсә? Аннан безнең лагерь урманы күренә.

Суфия. Билгеле. Менә бит бу блиндаж, шул Марусялар казыган бит инде.

Мәрьям (сөлге белән савытлар сөртергә тотынып). Әйе. Ишетәмсең? Өченче ходтан безнекеләр ата.

Суфия (тыңлый). Әйе. Тышта тонык кына очкыч тавышы Ә монсы нәрсә?

Мәрьям (тыңлап). Миссершмидт.

 Суфия. Миссершмидт... Син хәзер дошман очкычларын тавышларыннан ук аера башладың...

Мәрьям. Өч көннән бирле без ут, төтен эчендә. Өч көн аяк өстендә, черем дә итмичә!

Суфия. Бик яхшы. Менә син кыю булырга тырыша идең.

Мәрьям. Тырыша идем, ә хәзер... Юк инде.

Суфия. Тырышмыйсың да?..

Мәрьям. Әйе. Мин тырышмыйча ук кыю булырга тиешле.

Суфия. Гаҗәп. Син үзгәрдең, Мәрьям. Дөресен генә әйткәндә, мин синнән уңмам дип уйлаган идем.

Мәрьям. Мин синең яныңда курыкмыйм. Син шундый, ничек дип әйтим, ирләр шикелле.

Суфия. Кулың терсәктән кире кан эчендә булсын да ирләр шикелле булма, җебеп тор.

Мәрьям. Юк, син ирләр шикелле генә дә түгел. Мин ирләрне һәрвакыт батыр, кыю халык дип уйлый идем. Ир кешенең елаганын гомердә күргәнем юк иде, Суфия апа. Ә монда? Менә ул килә. Яралы... Һәрбер тамчы каны аккан саен ул шундый тилмереп синең күзеңә карый, бердәнбер өмете син.

Суфия. Ә син аңа сиздермичә генә артыңа әйләнәсең дә үзең дә елыйсың...

Мәрьям. Елыйсың, үзең аны юатырга тырышасың. Ул хәтта синең бер җылы сүзеңә мохтаҗ. Уйлап кара: ир кеше хатын-кыз юатуына мохтаҗ.

Суфия. Ә син ничек уйладың?

Мәрьям. Юк... Алар бит безне балага саныйлар. Ә үзләре...

Суфия. Бала шикеллеме? (Көлеп.) Яй, Мәрьям. Имән шикелле таза ир булсаң да яралангач күңел нечкәрә шул ул.

Мәрьям (аз гына паузадан соң). Суфия апа...

Суфия. Нәрсә?

Мәрьям. Безнең лагерь алар кулында бит...

Суфия. Шуннан?

Мәрьям. Нишләде икән Маруся? Илдус? Әгәр алар... Янда калган булса? Суфия. Бик мөмкин.

Мәрьям. Бик мөмкин?... Янда мин чокыр башында бер бала үлеге күрдем... Яй! Ерактан ул миңа Илдус шикелле тоелып китте... Юк, барыбер, бушагач та барып карыйм мин аны. Суфия апа? Әгәр чыннан да ул булса?

Суфия. Приборны бире куй, Мәрьям.

Мәрьям. Менә, мин немец телен өйрәндем. Татар кызы булып культурага ия булам дип уйладым. Ә бире... Я әйт, нәрсә бу?.. (Прибор кулыннан төшә.) Суфия (алып биреп). Мә. Онытма, Мәрьям, безнең эштә иң беренче шарт— салкын канлы булу.

Мәрьям (алып). Мин салкын канымны саклый алмадым, гафу ит. Әйе, без — синең белән мин—медицина кешеләре. Кеше тереклеген коткарабыз. Кан эченнән. Кемлегенә дә карамастан. Я? Моннан да олы, моннан да изге ни эш бар? Юк бит. Ләкин без дә шул дошман кулына төшә калсак? Ялар безне дә карап тормаслар бит.

Суфия. Ә ни өчен соң минем билемдә бу кобур? Мин һәрминутта бу скальпельне револьверга алыштырырга әзер, Мәрьям. Баскычта кеше күләгәләре.

Мәрьям. Тукта, Сәфәрьян килә... Сәфәрьян белән бер санитар носилкада кызылгаскәр киемендә һушсыз Иоһанны алып төшәләр. Мәрьям аларга төшәргә булыша. Китереп урынга салалар.

Мәрьям (йөзен ачып, куркып). Яй... Кан! (Йөзен бора.)

Суфия (коры). Мәрьям, ычкындыр якасын. Кайда соң ярасы? (Карый.) Менә, җилкәдә. Мина ватыгы артерияне кискән. Күрәсез, аңын җуйган. Кан җибәрәбез. Мәрьям, аппаратны әзерлә, ә без Сәфәрьян белән бәйләп алыйк. Тиз генә кулларын юып спиртлыйлар, Иоһан янында булашалар. Мәрьям аппарат хәзерли.

Суфия (боерып). Дарулы марля. Бәйлә. Жгутны җибәр, Сәфәрьян. (Пульсын тыңлый.) Кайсы командадан?

Сәфәрьян. Әман. Сөйләшерлек түгел иде, Суфия ханум. Кая соң моның документы? (Тенти.)

Суфия. Регистрация соңыннан. Ян беләген. (Мәрьямгә.) Универсаль. Әзерме? Мәрьям (китереп). Әзер. Суфия (укый). Универсаль дөрес... Белеп кал, син үз каныңны бирәсең, Мәрьям.

Мәрьям. Беләм...

Суфия (Сәфәрьянга). Яктыга тот беләген. (Тамырын эзли.) Менә ул тамыр. Башла. (Кан җибәрәләр.)

Мәрьям (Сәфәрьянга). Син бар, ялт ит, бәхетле кеше. Үзем җибәрим.

Сәфәрьян. Яй, сине тапкан анага мең рәхмәт, Мәрьям җан.

Мәрьям. Нинди кызганыч. Кем икән ул? (Кан җибәрә.)

Суфия. Кем генә булмасын, ул үз тереклеге өчен Сәфәрьян белән сиңа мәңгегә бурычлы булачак. Бу ирнең йөрәгендә синең каның тибәчәк, Мәрьям. Чигәсен бер кулы белән басып, бер кулы белән мылтыгын сөйрәп ашыгып Туш килеп төшә. Туш. Ни!

Суфия. Акырын. Нәрсә бар, иптәш сугышчы? Туш. Күрәсез, каным ага... (Мәрьямгә юнәлеп.) Үтенәм, сез бәйләгез мине, иптәш Ихсанова. Лй-яй-яй! Кая соң машинагыз? Сезне хәзер биредән чигендерәләр.

Суфия. Боерык бирелсә чигәрбез. Бар, Мәрьям. Мәрьям Тушка булышырга бара.

Туш. Боерык? Кая анда боерык! Командир үзе дә анда исән калды микән инде.

Мәрьям. Булат абыймы? Ул биредәмени?

Туш. Булат абый!.. Сезгә ул монда... Булат абый! Беләсезме сез, ике флангыда да немецлар. Ярты батальон да кеше калмады, ә ул һаман безнең кул белән немецны тотарга...

Сәфәрьян. Шулай булгач бу сиңа начармени, иптәш сугышчы?

Туш. Әйе. Шуның өчен дә бит менә фронт авызына да каптыгыз. Бөтенләй дә калып куйсагыз, анда булыр шәп. (Мәрьямгә.)

Ни! Нәрсә сез? Иоды белән?

Мәрьям. Булыгыз ир шикелле.

Туш. Мин ир шикелле. Мин бәлки үлеп барам... Күрәсез, алай да аяк өстендә. Я, нәрсә бар?

Мәрьям. Бернәрсә юк.

Туш. Ничек бернәрсә юк? Минем башыма ядрә тигән.

Кан. Ә сез...

Мәрьям. Чак кына чыеп киткән. (Сәфәръянга.) Дөресме, иптәш Сәфәрьян? Сәфәрьян (карап алып). Әман, әман!

Туш. Ягъни? Син латинча сөйләмә миңа, ачык әйт. Миңа биредә ятырга туры килмимени?

Сәфәрьян. Ятырга? Шушы яра беләнме?

Туш. Ышанмыйм мин сезгә. (Мәрьямгә.) Иптәш Ихсанова. Сез әйтегез. Я? Мондый яралыларны, сез бит гадәттә... (Акырын.) Я, танышлык хөрмәтенә.

Мәрьям (тулап ук акрын). Иптәш Туш... Китегез! (Яңадан аппаратка килә)

Сәфәрьян. Сез нәрсә, егет? Иһи. Безгә мондый яра белән килмиләр, иптәш. Туш. Килмиләрме? Мин анда алгы сафта егылып калыйммы?

Сәфәрьян. Егылсаң җир күтәрер; җир күтәрмәсә без күтәреп алып чыгарбыз. Шуның өчен дә сугыш. Бар, бар.

Туш. Әйе, монда җир астында сөйләшергә җиңел ул... Врачлар! Адәмгә үлмичә торып бер вакытта да ышанмыйлар. Гомумән, дөньяда иң бюрократ халык...

Суфия (торып). Иптәш Туш. Хәзер чыгып китегез. Яки... (Телефон шалтырый, аны алып.) Медпункт, әйе. Машинабыз китте. Әйе, алып чыгарга, яки юк итәргә? Күптән кушылган? Юк, безгә батальон командиры чигенү турында берни дә әйтмәде. Була, иптәш полковник. Хәзер. (Әйләнеп.) Иптәшләр... Генерал Чигаев уңнан чигенеп киткән, безне камаганнар. Хәзер бушатырга медпунктны. (Телефон аппаратын тартып өзә.)

Туш. Әйттем бит мин.

Мәрьям. Суфия апа. Ә бу кешене? Бу канны?

Суфия. Туктатырга? Җиткән. Ябыгыз өстенә шинелен. (Тушка.) Я сез? Хәзер китегез үз бүлегегезгә.

Туш (тора торып). Була, иптәш врач. (Әйләнеп.) Ә сезгә булышчы кирәкмиме? (Аңа беркем дә җавап барма. Приборларны җыя башлыйлар) Туш (баскыч өстенә менгән саен адымы әкеренәя, әйләнеп). Хушыгыз... (Өстә аягы гына күренә. Туктады) Ай-яй! (Кинәт иелеп, аларга йөзен күрсәтә.) Һөҗүм. (Тагын карап алып, бик куркып, ашыгып баскычтан кире төшә.) Командир... Ах, ах! (Тышта очкыч тавышы һәм якында шартлау.)

Суфия. Нәрсә бар?

Туш. Ишеттегезме? һавадан бәрделәр!.. Аны!

Мәрьям (каушап). Булат абый?..

Суфия (Сәфәрьянга). Коткарырга кирәк.

Сәфәрьян (автомат мылтык ала). Киттек, Суфия ханум. Тушка, Ал мылтыгыңны. Чык миңа булышырга, иптәш.

 Булат (өстә блиндаж авызында күренә. Артыннан эзәрләп килүче ике-өч немецка граната ыргытып). Мә! (Шартлау һәм егылулары күренеп кала.)

Туш. Командир! (Иц элек ул кире төшә. Аннан арты белән Булат төшә башлый. Пистолетын тышка төзәгән, ата.)

Булат (тышка). Ах этләр, ә? (Сәфәрьянга.) Тор шунда, егет. Ядрәң җитәрлекме синең? Сәфәрьян автоматын тышка каратып бер тезе белән баскычка тезләнгән килеш тора.

Булат (төшә, өстендә плащ. Йөзе качкан. Борын тишекләре өрелгән. Киң сулыш ала.) Сез биредә? Мәрьям? Суфия ханым? Алыгыз приборларны! Медикаментларны! Бәлки әле сезне коткарып булыро (Иоһанга туктап.) Бу кем? Тереме ул?

Суфия. Һушсыз. Булат (йөзенә карап). Безнең командада мондый кеше юк. Кем ул? Суфия. Бер документсыз.

Булат (Тушны күреп). Ә син, иптәш Туш? Син ничек бире? Хәзер күтәр, алып чык моны.

Туш. Алып чыгарга?... Була, иптәш командир. Мәрьям (агарып). Ай, Булат абый... Сезнең җиңегездән кан.

Булат (экргңен күтәреп карап). Кан?..

Суфия. Сез яралы. Мәрьям, жгут! Булат (әкрен күтәреп). Юк, юк... Алыгыз бар аласы нәрсәне. Киттек. Җир астыннан алгы ход урман авызына. Шәмне өреп сүндерә. Әйберләр күтәреп алдан китә. Аның артыннан Суфия, аннан Сәфәрьян автомат мылтык, телефон аппаратлары шикелле нәрсәләр күтәргән.

Т у ш. Я мин?.. Ничек алып чыгыйм мин моны? Ул бит атламый да.

Сәфәрьян. Ничек алып чыгарга? Билгеле, аркага алырга. Син нәрсә, иптәш? Бездә хатыннар да аны алып чыга. Бир мылтыгыңны, чыгара алмасаң, әйләнеп килермен. Мылтыгын ала да ашыгып уңга үтә, тышта мотор тавышлары.

Туш (тыңлап). Яхшы әле мин монда эләктем. (Иоһанга.)

Я? Тереме? Уян. Күрәсең, киләләр... Каласың! Киттек... Синең өчен пленга калыйммы мин? Ә чынлап та? Мин моны калдырып кына китсәм?

Иоһан (күзен ачып, кузгалмый яткан җиреннән). Мир ис тэс кальт.

Туш (куркып). Саташамы, кемчә сөйли ул? (Аңа.) Я, я. Ач күзеңне тизерәк. Киттек...

Иоһан (тулай ук яткан килеш). А? Вас заген зи?

 Туш (коты очып). Бу... немец. Ә мин — коралсыз.

И о һ а н (яртылай торып, аңа карап). Вэр биет ду? Ваһин гәйст ду?

Туш (аңа). Якын килмә! Якын килмә!. Ят! Ят!. Мин хәзер... (Уңга качып китә.)

И о һ а н. Якын килмә диме? Тукта, Аһ... Нинди бире суык. Кайда мин?.. (Тормакчы була.) Ай алла. Менә. Кан җибәргәннәр. (Беләген карый.) Әйе, әйе... Менә. (Консерваны карый.) Руслар. Гаҗәп. Ә нәрсәсе ул кадәр гаҗәп? Мин алар ягында. (Консерваны укый.)

Мәрьям Ихсанова... Ихсанова? Хатын-кыз? Ә? Өстә баскыч өстенә күләгәләр төшә.

Лыков (эчкә кычкыра). Әй, кем бар блиндажда? Чык.

Иоһан (куркып). Безнекеләрме бу? Лыков тавышы. Җавап юк, маен һер. (Тагын эчкә кычкыра. Эй, үзебезчә эндәшеп әйтәм, бомба ыргытыла, чык. Бирел немецка.

Иоһан (яртылай торып аңа). Биредә мин — мин немец. һанс тавышы. Кем ул? Кабатла.

И о һ а н. Мин яралы. Мин немец солдаты. Һанс тавышы. Син үзең генәме? И оһан (немецча). Мин үзем генә. Һанс тавышы. Тукта. (Баскычта күренәләр?) Фу, нинди караңгы. (Кесә фонаре белән ут төшереп командасына боерып.) Команда, форвертс! Нах унтен!.. һальт! Баскычтан алты солдат төшеп баса. Ярттагы икәвесе патрон ящигы күтәргән. Куялар. Яртларыннан һанс белән Лыков төшә. Һанс. Кая ул? (Фонарен борып.) Анда?

Иоһан. Маен һер һанс Фон Грумбах! Һанс.

Иоһан. Бу синме?

Иоһан. Мин, маен һер.

Һанс. Нәрсә бу? Син яралы? Әйт: кая бирегә качкан командир?

Иоһан. Командир? Һанс. Син аны күрмәдеңмени?

Иоһан. Мин тик күземне генә ачтым, алай дабире кемдер булды. һанс. Булды? Кая ул? Иоһан. Ахрысы болай үтте.

Лыков (куркып). Ул бире? Биредә ишек... Сак булыгыз. Бәлки ул анда... һанс. Я, я... Нәрсә сез, князь... Патша офицеры. Батыррак булыгыз. (Аягы белән төртеп?) Бу ни? Шәмме? Алып яндырыгыз, князь. (Лыков кабыза. Командага боерып.) Һальт! Күрәсез җир асты юлын? Хәзер кызыл командирны тотып китерергә. Өчегез — рехтс ум. Өчегез — линкс ум. Марш! Озат, князь.

Лыков. Цу Бэфэель. (Солдатлар белән чыга.) һанс (Иоһанга тукталып). Әй. Я? Нәрсә булды соң сиңа? (Банканы күреп, күтәреп карап). Ахыры аңа кан җибәргәннәр. Я тор. Нәрсә, сиңа еврей каны җибәрделәрме, калтырыйсың? Кузгал!  Миңа салкын. Салкын безнең Гамбургда.  Сез ни дисез? Сез кая? кая китәсез сез?

Иоһан. Миңа суык, маен һер.

 Һ а н с. Суыкмы? Хәзер җылытам мин сине. Начар торасың син.

Иоһан. Мин яралы, маен һ а н с. Ә син үз аягыңда. Иоһан. Мин кичәдән бирле ашамаган. һ а н с. /Ашамаган? /Аның урынына менә күбенгәнче кан эчтең? Иоһан. Ләкин мин канымны да түктем.

Һ а н с. Түктең, шуның өчен дә син» солдат. Бәлки син госпитальгә сорый торгансың. Ләкин без аны болай да рәтләрбез. (Команда бирә.) Я? Ангетретен! Рехтс ум! Им шрит марш! һальт! Күтәр шул патрон тартмасын. Я? Иоһан (иелә. Бер-ике мәртәбә күтәрмәк була. Тартма кулыннан шуып төшә.) /Артык хәлем юк, маен һер. (Хәлсезләнеп төшеп утыра.) Һ а н с. /Аягыңа да тора алмыйсың. Иоһан (тора. Хәлсезләнеп). Кызганыгыз, иске дустыгызны...

Һ а н с. Кызгану — көчсезлек. Син мине мыскыл итәсең, Иоһан. Я? Ничек үтәдең кушканны? Кызыллар аттымы? Тотылдыңмы син?

Иоһан. Кызыллар? Ни өчен кызыллар?

Һ а н с. Белмим ни өчен. Без сине русча белә дип дошман тылына чыгардык. Ә син беренче сүзеңдә үк тотылдың.

Иоһан. Мин ут астында калдым. Мин кем ядрәсе тигәнендә белмим, маен һер. (Баганага тотынып.) Миңа утырырга мөмкинме?

Һ а н с. Начар үтәдең син уставны, Иоһан. Ярый бәхетең, миңа эләктең. Ничек куша дисциплинар устав? Иоһан башын аска төшерә. Бар поварга, сиңа консервы бирер. Аннан соң... Бу уңышсызлыгыңны каплау өчен сәфәргә әзерлән.

Иоһан. Рәхмәт, маен һер... (Читкә.) Жулик! (Чыга,) Бейбст Захарны кертә. Захар. Исәнмесез.

Бейбст. Плен, маен һер.

Һ а н с. Кайда тоттыгыз? Бейбст. Күпердән ерак түгел.

Һ а н с. Аһа? Төнлә шартлатылган күпер янында? Кем ул?

Бейбст. Менә монда язылган. һан с (кәгазьне карап). Кондаковка. Захар... (Аңа.) Коммунист?

Захар. Юк. (Кулын болгап.) Нихт коммунист. Һанс. Партизан?

Захар. Нихт партизан.

Һ а н с. Ышанабыз... Ник син монда?

Бейбст. Башлык белергә тели: ник син бу якка калдың?

Захар (Һанска карап). Никме? Чөнки... Чөнки монда... (Бармагын бөгә башлап.) Европа, техника, культура һәм... (Кулын киң җәеп.) абсолют иркенлек.

Һ а н с. Нәрсә сөйли? Тинтәкме ул? (Аңа.) Кем соң син?

Захар. Индивидум. Һ а н с (гаҗәпләнеп). Индивидиум. Ә кем атты минем артымнан?

Б е й б с т (Захарга). Синнән сорыйлар: авылдан чыкканда кем арттан граната ыргытты? Син? Захар. Менә инде нәкъ мин ул кеше түгел. Мин бу якка үз теләвем белән калдым.

Һ а н с. Үз теләвең белән? Бик гүзәл. Ул чагында, мин уйлыйм, сез. Исәнбәт сүздә генә түгел, эштә дә бөек Германиягә буйсынган булырсыз. Хәзер безгә сезнең хезмәтегез кирәк.

Захар. Ләкин мин гаскәри түгел. Ничек ул хезмәт?

Һанс. Кечкенә хезмәт... Биредә партизаннар башлыгы хатын бар. Яшко знайт?

Захар. Яшко?

Һанс. Әйе. Яшко. Не знайт?

Захар. Ә кем белгән аны. Алар бит кушамат исем белән йөриләр.

Һанс. Ә кая партизаннар? Знайт?

Захар (башын кире селки). Һанс. Не знайт?

Захар. Беләсем дә килми. Мин алар белән түгел. Күрәсез...

Һанс (салкынаеп). Ул чагында безгә бернәрсә дә китермәде синең буйсынган булуың.

Захар (Бейбстка). Ул мине аңламады. Әйтегез аңа: мин буйсынган, ләкин агент түгел.

Бейбст (Һанска). Ул агент түгел...

Захар (дәвам итеп). Әйе. Мин киң кеше. Шуның өчен дә мин сезнең якта. Тыгыз миңа СССР да. (Җилкәсен күрсәтә.) Менә монда тау баскан шикелле. (Бейбст акрын гына Һанс колагына тәрәтемә итә.)

Һанс. Беттеме? Захар. Барсын да әйттем. Мин туры кеше. Һанс. Яхшы. Ләкин турылыкны эштә сынарга кирәк. Рәхим итеп алыгыз шул тартманы. Арткы ылауга гына илтсәгез лә. (Бейбсткә.)

Бейбст. Ул аны яхшы алып барсын!.. Әгәр арткы олауныкы булмаса, тагын бире китерт. Аңладыңмы?

Бейбст. Субутейль, маен һер. (Захарга.) Күтәр шул тартманы. Захар. Ни өчен? Бейбст. Аңламадыңмени?. Чыгарырга кирәк.

Захар атрон тартмасын күтәр мәкче була. Күкрәгенә алып.) Ләкин... Бу бит...

Һанс. Бейбст, куеп бир җилкәсенә.

Бейбст (җилкәсенә куя). Тот, тот. Нәрсә син тау баскан шикелле? Төшерергә ярамый. Хәтәрле.

Захар. Ип... (һанска.) Әфәндем. Бу бит...

Һанс (пистолетын аның йөзенә тотып). Мәрхәмәт итегез... Мин сезнең белән ахрысы культуралы мөгамәлә кылам?

Бейбст. Атла, рус. Захар менә башлый.

Бейбст кала төшә.

Һанс (Бейбстка). Күрдең, син аны ничек? Партизан!.. (Сәгатен карап.) Кичкә чаклы ташытырга, ашарына селедка. Эчәренә бер тамчы да су бирмәскә.

Бейбст. Субутейль! (Захар артыннан чыга.) Алты солдат белән Лыков әйләнеп килә. Лыков берничә борчылган чалбар, гимнастерка шикелле нәрсә күтәргән. Аларны китереп Һанс алдына сала. Югарыдан кулына консервы белән колбаса тотып ашый-ашый Иоһан төшә. Ул күңелле.

Һанс (киемнәргә карап алып, йөзен күтәреп). Ә кая командиир?

Л ы к о в. Командир юк, маен һер.

Һанс. Качырдыгыз? Тота алмадыгыз, сарыклар. Ә кораллар?

Лыков. Бер корал да калмаган... Ут ныгытмалары шартлатылган, маен һер. _ Һанс. Бу ни? Бөтен китергәнегез шушы керле гимнастеркалармы?

Лыков. Әйе. Үлекләр өстеннән җыйдык. Яннан анда тагын берничә калган бала бар.

Һ а н с. Тере балалармы? Плен итеп игълан итәм. Команда, штиллгетанден! Өләшеп бир аларга, бу нәрсәләрне, князь! Лыков парлап алларына салып чыга. Һальт! (Иоһанга.) Син капкалап алдың, рәтләндең, ефрейтор?

И о һ а н. Әйе, маен һер.

Һ а н с. Тыңла, команда, тыңла, ефрейтор. Хәзер шушы Кызыл Армия киемнәрен киенергә, теге плен балаларны кулларыгызга җитәкләргә, дошман ягына үрмәләү ясарга. Иоһан, миңа тел алып кайтасың! Команданың шатлык йөзе бердән сүнә. Кайсы чалбар, кайсы итек тоткан килеш тукталып кала. Иоһанның консервысы кулыннан өстәлгә төшә.

Иоһан (туктап торып). Цу Бэфэель маен Һер. (Үз алдына.) Каныкты, каптым мин моңа. (Команда биреп.) Команда. Марш. Чыгалар.

ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ

Төн. Иске лагерь арты. Чәнечкеле тимер чыбык сузылган. Ара-тирә ракета һәм прожектор уйнавы. Чокыр буйлап, акрын гына шуышып Иван белән Туш керә.

Туш (Иванны тотып, акырын пытылдап). Иван... Бик эчкә кердек... Без алар җирендә.

И в а н. Син алар җирендә түгел, үз җиреңдә. Оныттың әллә? Шуыш!' (Шуыша. Ракета.)

Туш (тагын тотып). Бөтенләй яп-якты.

Иван. Күреп кал, әнә ул башня. Туш (тотып). Юк, юк...

Иван. Калтырыйсың син? Әйт, блиндажда калып дүрт немец белән син сугыштыңмы? Әллә син безне алдадыңмы? Герой!

Туш. Я, без икәү монда юкка һәлак булдык ди... Ул геройлыкмени?

Иван (аның йөзенә текәлеп караганнан соң). Ярый... Бир батареяны. (Батареяны алып агач төбенә яшерә. Шнур шүреләрен үз янына ала. Син биредән күзәт. Килә башласалар миңа әйт... Аңладыңмы? Балтырыннан фин пычагын чыгарып тешенә каба. Кулына кайчы ала да шуа башлый.

Туш (аягыннан тотып). Шаштыңмы син?... Кисеп керәсең?

Иван (йөзе белән аңа әйләнә. Пычак капкан килеш теш арасыннан). Аны кара!.. (Чәнечкеле тимер чыбыкларга табан шуып китә.)

Туш. Кузгала да алмыйм... Нишлим? Иван барып җитеп, чалкан ятып тимер чыбыкны кисә башлый. Шыгырдаган тавыш.

Туш. Бөтен чыбыклар селкенә. Ай-ай. Каяндыр җиңелчә аткан тавыш. Ядрә сызгыруы. Менә! Иван да Туш та тына.

Туш (үзен сыйпап). Тимәде... Аны аттылар! Ә? Әйттем мин аңа. Юк,, юк; янына барыр хәлем юк... (Китмәкче була.)

Иван (якында башы күтәрелә. Пышылдап). Туш!..

Туш. Исән! Киттек, киттек!

Иван. Тагын чак кына кисәсе. Аннан бреш!

Туш (аны өстери). Сизелдек.... Зинһар дим, киттек!

Иван (аны тотып, кисәтеп, йөзенә туры карап, теш арасыннан).. Туш! Ал шушы ботакны!

Туш. Я, нишләтәсең?... (Ботакны ала.)

Иван. Мин кисәм. Син шушы турыдан тимер чыбыкка бәр. Туш (өрәге-очып). Нәрсә кушасың син.... Иван. Әйе, каян кискәнне белмәсеннәр... Ят чокырга. Бәр!

Туш. Син мине аттырырга... Иван. Ә безгә тапшырылган эш? Шулай эшлисең. (Теш арасыннан.) Ишеттеңме? (Тагын шуып китә. Тагы кискен тавыш.)

Туш. Уфф, йөрәгемне кисә... Бәрсәм мин үләм, бәрмәсәм дә мин үләм. Ботагы белән тимер читәнгә суга. Ул гырылдап китә. Тимер чыбык артында калкуда плащ ябынган немец солдаты күренә. Күрде! Немец! (Ботакны кая куярга белмичә.) Кая яшерим? Янына салмакчы була. Ботагы ялгыш тимер чыбыкка бәрелә дә шыңгырап китә. Немей сискәнеп мылтык төзи. Ай! Җиргә сеңә. Прожектор яктысында немецның артында Иванның пычак белән кизәнгәне, немецның да ауганы күренеп кала. Иван аның сумкасын салдырып алып чыбык аркылы акрынгына эндәшә.

Иван. Туш, бармы син? Туш (башын күтәреп). Син Иван?.. Кайда мин? Кайда теге?

Иван. Менә ал сумкасын. Чыбык аркылы суза. Тушның калтыраган куллары сузылып ала. Иван җирдән шуышып юк була.

Туш. Ул идеме? Нәрсә тоттырдм ул? Шартлагыч түгелме? (Сумканы әмиргә куя. Цөрелдәп.) Ух, салкын. Бөтен тәнем тирли. Үләмме, нишлим мин? Бөрешеп ята. Каяндыр җир астыннан тонык кына моң белән музыка ишетелеп тора. Ул да тына.

Туш (бер яктан кыштырдаган тавышка кинәт башын күтәреп).. (Бик куркып.) Һәлак булдык. Бу яктан... Әйттем, мин әйттем. Ах, ах! Бөкерәеп качып китә. Чәнечкеле тимер чыбыкның бу ягыннан автоматлар тоткан ике немец солдаты килеп чыга. Берсе төзәргә тели, икенчесе аны тотып ымлый. Тушның артыннан үтәләр. Тынлык. Ракета уйнавы. Чыбыкның киселгән урыныннан акрын гына шуып Иван килеп чыга. Иван (башын күтәреп, кулындагы шүресен сүтә-сүтә). Рәтләдем. Мондамы син, Туш? Хәзер шушы батареяны гына ялгыйм да... Яннан... Я, тая башла. Ялгыйм. Туш? Кая ул? (Каранып.) Сумка биредә. (Ала.) Үзе кая соң? Туш? (Тыңлый. Бер якка карап). Кем анда? Юк, бу Туш түгел... Ялгадым. Шнурны батареягә ялгый. Сәхнә төбендә агачлар артында каты шартлау һәм гөлт итеп кызыл ялкын күтәрелә дә кара төтен белән капланып сүнә.

Иван (һава дулкыны белән авып). Ах! Һушы китә. Тынлык. Кыр сестрасы киемендә Мәрьям шуышып килә. Мәрьям. Җирләр ауды... Бу ни? Я кая чаклы килдем мин. Бире... (Каранып.) Китим тизрәк... (Иванны күреп.) Монда кеше. Бу кем? Безнеке түгелме бу? (Үрелеп карый.) Ә?

Иван Андреевич. Бу ничек?... уйламаган җирдән... Үлгәнме әллә ул?.. (Кулын тотып, пульсын эзли.) Юк, юк... (Аңа.)

Иван Андреевич! Исеңә кил!

Мин Ихсанова. (Үз үзенә.) Ничек исенә китерим?

Иван Андреевич. (Үз үзенә.) Юк, теләсә ни булсын, бу җәһәннәмдә сине калдыра алмыйм... (Сумкасын ала, кулбашына кулын салып тотып, яртылай аркасына алган килеш алып китә.)

* * *

 Якълан. Ягач астында яртылай ачык яшел чатыр. Янда медпункт. Таң яктырган вакыт. Мәрьям чатыр алдында баскан да эчтә йоклаган Иванга караган килеш тора. Суфия кечкенә өстәл артында.

Суфия (карточкаларын барлап, Мәрьямгә). Йоклыймы? Ярый, син дә ял итеп ал, Мәрьямкәй. Әле дә булса ышанмый торам, ни көчең белән алып кайта алдың син аны? Бик авыр булгандыр?

Мәрьям. Башта гына авыр булды. Янда чишмә бар ич. Шунда җитеп, салкын су белән йөзен юып сулар эчергәч, үзем дә тындым. Бөтенләй айныды.

Суфия. Аннан сон, үз аягы белән килдеме? (Телефонны шыкылдатып.) Штабны бирегез. (Мәрьямгә.) Итәгеңдә тигәнәкме ул? Азрак төзән әле, төсең дә киткән. Менә одеколон. (Этәрә.) Мәрьям. Рәхмәт. (Төзәтенә)

Суфия (шыкылдата). Штаб! Командир андамы? Юк? (Куя.) Булат абыеңны шатландырыйм дигән идем.

Мәрьям. Нишләр икән ул, апа?

Суфия. Кем? Булатмы?

Мәрьям. Юк, Иванов... Терелер микән ул?

Суфия. Хәзер карыйбыз. (Иван янына бара. Аңа.) Тыныч булыгыз. (Түшеннән градусникны ала.) Каты йоклый... (Градусникны карап.) Күрәмсең?

Мәрьям (алып карап). Утыз җиде инде бу. Баягыдан төшкән.

Суфия. Язып куйыйк. (Утырып карточкасына яза.) Җиңел контузия. Температурасы... (Мәрьямгә.) Ә-ә, безнең биредә су да бетеп киткән икән. Юк, юк, син кузгалма, хәл җый. Мин үзем генә... (Савыт алып чатыр артына үтә.)

Мәрьям (тыңлап). Йоклый... Кара биредә ничек тын. Кайвакыт бөтенләй фронт шикелле дә түгел. (Моңаеп авыз эченнән бер татар көе көйли.) Иван (йокысында). Маруся...

Маруся. Мәрьям (үз алдына). Саташа? (Торып, аңарга ерак түгел баскан килеш.) Ә? Ни бар, Иван? Иван (һаман саташып). Ах, син... биредәмени?

Мәрьям. Биредә, Иван. Иван. Син мине... Сөясең, Маруся?

Мәрьям. Әлбәттә. Бүтәнчә ничек?

Иван. Мине генә... Әйе, әйе... Син мине беркемгә дә алмаштырмыйсың...

Мәрьям. Менә инде. Бу синең башыңа каян килде?

Иван. Әни көтә торгандыр... Киттек...

Мәрьям. Киттек, сөеклем. (Якын килеп.) Аз гына ял ит. Тынычлан... Китәбез...

Иван. Яхшы... яхшы бу, ә?

Мәрьям. Я, тынычлан, бәгърем... (Чәчен сыйпый.) Тагын йоклап китте. Менә инде, мин аның өчен Маруся да булдым. Тирлиме ул? Инде шуның белән генә айныса... Очкыч гүләве. Нрткы күктә бер совет очкычы белән ике мессершмитт йөзеп чыга. Сугыш.

Мәрьям (югары карап). Тукта, бу безнеке. Ах нишлиләр! Ике дошманга бер үзе!.. Менә ул ташланды. Менә, менә! Элек шулай берсен. Бер миссершмитт түбән төшә. һай егет! Инде бергә бер калдыгыз... Я, я. Инде бусын да! Суфия (тавыш ишетелә). Күрәмсең, Мәрьям? Мәрьям (һава сугышын күзәтеп). Ә? Нишли ул? Пропеллеры белән кисә. Очкыч миссершмиттне җитеп пропеллеры белән коерыгын кисә. Ыжылдау һәм төтен. Һәр ике очкыч янып төшә.

Мәрьям (йөзе үзгәреп). Ах. Бу ни? Икесе дә янды.

Суфия (керә). Нинди кыю үлем.

Мәрьям. Юк, юк. Ул парашюттан сикерде. Әнә, әнә. Суфия апа?... Нишли бу кеше...

Суфия. Үле иде, тере булды. Күрәсең, үлемне дә җиңгән нәрсә бар: соң чиккә чаклы үз ихтыярлы булу. Сәхнә чаралары җитешмәгән тәкъдирдә, бу очкычлар сугышын тавыш аркылы гына бирергә мөмкин.

Мәрьям. Ихтыяр. Әдәм ихтыяры. Күкләр, җирләр аңа буйсынган. Нинди мәһабәтле көч ул. (Кызуланып Суфияның кулыннан тотып.)

Суфия апа. Без дә аңа ия түгелмени? Менә, мәсәлән, син?

Суфия. Комбат килде, Мәрьям...

Булат керә.

Булат. Исәнмесез. (Мәрьямгә.) Я? Моңа ошаган нәрсә дә булса кайда күргәнең бар, Мәрьям?...

Мәрьям. Булат абый. Сез аны белмисезме, кем ул?

Булат. Юк. Орденарец шунда китте, хәзер белербез. Кая сезнең Сәфәрьян?

Суфия. Яралыларны төяп китте. Ул кирәк идемени?

Булат. Әйе. Күзәтүдән ике кешем кайтмады. Сәфәрьянны анда шартлау булган җиргә җибәрергә дигән идем. Бирегә бүген төнлә бер кеше дә китерелмәдеме?

Суфия. Берәү бар. Сезнең командадан Иванов.

Булат. Иван Ивановмы? Ник әйтми торасыз соң? Биредәме ул?

Суфия. Менә ята үзе. (Чатырның почмагын ачып, өскә кайтарып. Ятакта яткан Иван күренә.)

Булат. Тфү, җен. Чыннан да үзе. Кайчаннан бирле мин аны эзлим. Ул монда йоклап ята, башнялар җимерүче. Нәрсә ул? Контуженмы? Кем китерде аны, Сәфәрьянмы?

Суфия. Юк, моны Мәрьям туташыбыз алып кайтты.

Булат. Мәрьям? Чыннандамы? Каян китердең син аны? Мәрьям (төзәя төшеп, уңайсызланып тамак кырып). Иске лагерь яныннан, иптәш командир. Булат (гаҗәпләнеп). Иске лагерь яныннан? Ничек? Алайса, син аны дошман сызыгыннан күтәреп алып чыккан? (Кулыннан тотып) Шушы кечкенә кулларың белән, шул чаклы каһәрманлык эшләдең. Я, я, оялма. Мәрьям аның кулыннан ычкынып чигенә, уңайсызланып китә башлый. Булат боерып. Тукта, кая чигенеп барасың син? Кем мин синең өчен? Тор яктыга, тын бул! Мәрьям катып кала. Булат аның йөзенә текәлеп карый. Житди. Гаҗәп. Уйламаган идем, юкка гына күздән качкан буласың. Кайнап торган кыю кыз икәнсең. (Кинәт кулын кысып.) Рәхмәт сиңа, Мәрьям.

Мәрьям (тартынып). Юк, юк, Булат абый... Нигә инде... Орденарец керә.

Булат. Әһә, менә орденарец та. Я, ни бар? Орденарец. Безнең очучы суга төшкән. Ашыгыч ярдәм кирәк.

Булат. Уттан суга төшкән! Димәк, ул исән?

Суфия. Чыгардылармы үзен? Орденарец. Чыгарылды, ләкин әле үз исендә түгел.

Мәрьям (Суфияга). Барыйммы?

 Суфия. Юк, юк, бар уңганлыкны да син үзеңә генә алма. Иванны күтәреп алып кайтуың да җитәр. Сез сөйләшә торыгыз, мин хәзер барып киләм. (Орденарец белән китә.)

Булат (башын селкеп Мәрьямгә). Ничек шул лагерь янына чаклы ук бара алдың син, ә?

Мәрьям. Мин.... Нәрсә? Үзебезнең яткан җирне сагындым, Булат абый. Ә ул... күренеп тора. Төн. Ай яктысы. Мин һаман барам, үзем һаман Илдус турында уйлыйм. Беләсезме, мин анда... (Кинәт аңына килгән шикелле булып.) Ай! Булат. Илдус турында?

Мәрьям. Юк, сез мине гафу итегез, Булат абый. Хәсрәтегезне искә төшердем. Нлай да, беләсезме нәрсә, Илдусның югалуына минем күңелем бер дә ышанмый. Табылыр кебек ул, Булат абый. Булат. Рәхмәт, Мәрьям. (Кулын кыса.) Син безнең өчен шундый зур эш. эшләдең, иң элек үз тарафымнан сине кечкенә булса да бүләкләмичә үтә алмыйм.

(Кулындагы балдагын салып.) Йә, Мәрьям, күрсәткән баһадирлыгың өчең; сиңа булган җылы хисләремнең билгесе өчен, һәммәсе өчен дә бу сиңа булсын. Үз исемем сугылган балдак; кабул итеп ал, Мәрьям.

Мәрьям. Бер дә кирәк түгел, Булат абый. Сез болай да миңа бик яхшы.

Булат. Юк, юк. Күрәсең ничек ул бу бармагыңа килешә. Менә.

Мәрьям. Төсегез итеп алам, ләкин эшләгән эшемнең билгесе итеп түгел. Ул эш бик кечкенә.

Булат. Кечкенәме зурмы, ансын без үзебез белербез. Нәтиҗәсе менә күз алдыбызда. Ә инде бу моментта аны коткару... (Иванга туктап.) Син аның үзен генә таптыңмы?

Мәрьям. Әйе, аннан менә бу сумка. (Бирә.)

Булат. Нх, бу да бармени? (Алып.) Юк, адәм түгел, җен бу кеше. Күрәмсең кан? Суеп алган! (Актара.) Карта, документлар, рапорт, бар да безгә кирәк нәрсә. Бусы ниндидер тапшырылмаган хат ахрысы.

Укый тор, Мәрьям. Мәрьям (алып адресын укый). Иоһан Мюнхерга. Берлин, Гамбург стриттән. Иван (селкенеп). А-а-а. (Күзен ача.) Булат (Мәрьямгә) Кара, кара. Селкенә түгелме ул?

Мәрьям. Хәзер. (Хатны күкрәгенә тыгып, Иванга барып) Кәефегез ничек, су теләмисезме, иптәш Иванов?

Иван. Су?.. Ай-яй тирләгәнмен? Ә-ә-ә... Мин кайда ятам? Иптәш Ихсанова, синме бу?

Мәрьям. Мин.

Иван. Әйе, әйе... Исемә килми, тукта, мине син. алып килдең бит?

Мәрьям. Әйе. Булат (торып). Үз акылында ул.

Иван. Бар да исемә төште. Син минем коткаручым. Ни рәхмәтләр укыйм сиңа? (Кулыннан ала, үпмәкче була.)

Мәрьям. Кирәк түгел, иптәш... Иван. Ух, егет кыз син, Ихсанова. Әйт, ишеттеңме син ул шартлауны? Ә? Ишеттеңме?

Мәрьям. Мин якында идем. Әйе.

Иван. Яхшымы селкенде җир? Ничегерәк ул гөрст итте? Ә? Ай-яй.

Булат (баш очында торып). Чыннан да яхшы башкардың син моны, иптәш Иванов.

Иван. Ничек? Биредә иптәш командир?

Булат. Торма, торма, ят. Сиңа әле ярамый.

Иван. Ничек ярамый? Менә тора алам ич мин. Кара ничек, бер ярам да юкмыни?

Булат. Тукта кызуланма, утыр әле син. Беләсеңме анда нишләгәнеңне? Ярты лагерьны күтәрткәнсең бит. Без моннан бинокль белән карап та башняны урынында таба алмадык. Бомба базларын шартлаттың? Иван. Юк, бомба түгел, миналар, иптәш командир.

Булат. Ярый, беренче этап синең кулың белән үтәлде. Кая калды. Туш?

Иван. Туш, сезгә кайтмадымени ул?

Булат. Юк, син аны күрмәдеңме, Мәрьям?

Мәрьям. Юк.

Булат. Гаҗәп.

Иван. Хәер, бернәрсә дә югалтмадыгыз, иптәш командир. Куркак булып чыкты ул.

Булат. Я әйт: ничек тоясың син хәзер үзеңне?

Иван. Зарарсыз. Чак кына бер колагым тонык шикелле. Башка берни тоймыйм.

Булат. Тулай гынасы, синең дә бәхет, безнең дә бәхет. Я, ярый, тизрәк терел. Врач рөхсәт иткәч тә штабка барырсың. Сиңа бәйләнгән зур эш бар.

Иван. Хәзер әйтергә ярамыймыни? Нинди эш?

Булат. Я, ансын анда сөйләшербез.

Иван. Ул чагында нәрсә. Хәзер торам да штабка гына барам. (Торып баса.)

Булат. Млай дисәң монда да әйтергә була. Кайгы хәбәре түгел ул, шатлык хәбәре генә. Әйтче, син хәзер дошман тылында Яшка дигән бер партизаннар башлыгы бар икәнлеген беләсеңдер бит?

Иван. Әйе, ишеттем. Булат. Беләсеңме син аның кем икәнен? Иван. Кем?

Булат. Синең хатының Маруся.

Иван (гаҗәпләнеп). Маруся, Яшкамы?

Булат. Әйе, Яшка дигән кушамат аныкы икән. Алар йөзләп кеше.. Җимертәләр анда.

Иван. Минем, Марусям партизан башы!

Булат. Әйе. Бүген төнлә алардан кеше килде. Аларга тәҗрибәле бер җитәкче кирәк. Крестьяннар сине сорыйлар.

Иван. Минеме иптәш командир? Я, я, сез җибәрәсез бит?

Булат. Әйе, штабның карары шулай. Чөнки... (Кинәт нык.) Чөнки без иртәгә таңда аларны чолгыйбыз. Авылны кире алабыз...

Иван (кызуланып). Ул минем үз авылым. Ярты авыл безнең Ивановлар фамилиясендә...

Булат (дәвам итеп). Әйе. Хәзер анда безгә дошманны тылдан кисү өчен тәҗрибәле гаскәри җитәкче кирәк.

Иван. Сез җибәрсәгез, ул кеше мин булырмын, иптәш командир.

Булат. Әйе. Син тоткарсыз анда китәргә тиеш идең... Ләкин.... Күрәсең, иптәш, хәзер бу синең терелүеңә бәйләнгән.

Иван. Мин инде терелгән. Мин авыру да түгел... Иптәш командир.

Булат. Юк әле, синең әйтүең генә җитми, врач әйтүе кирәк.

Иван. Ничек врач? Менә ич, торам, йөрим... сезнең белән сөйләшәм.

Булат. Алай әле, күзгә бик нык күренмисең күренүен...

Иван. Нык, иптәш командир... Мин бик нык! Колагым да тонмый инде. Врач ул нәрсә димәс? Менә монда медсестра иптәш Ихсанова. Ул кул куеп җибәрә алмыймени? Мәрьям. Биредә врачның диагнозы бар. Иптәш... командир.

Булат. Кая ул? (Кәгазьне ала.)

Иван (Мәрьямгә акырын). Үтенәм сездән... Сез мине үлемнән коткардыгыз, инде коткарыгыз шул... врачтан да. Мин белән ул халыкны, берни дә тапмаса, тотар да псих дияр. Аннан... Ташкент астына китиммени мин? Булат (укып чыгып). Бик шәп. Лонда куркынычлы әллә нәрсә юк-югын.

Иван. Юкмы? Алайса мин хәзер үк китә аламмы? Кул куегыз, иптәш Ихсанова.

Булат. Сине тотып буламени инде хәзер! Ярый. Штабка барырсың. Бу кием ярамый. Сине тоткын ясарга кирәк. Тиешле документ, инструкцияне анда алырсың. (Телефон тонык кына шалтырый башлый.) Әһә, бу да булды. (Телефонны ала.) Кем бу? Военврачмы? Иван (үз алдына). Тагын врач. Эх, китеп кенә өлгерә алмадым бит.

Булат (телефонга). Кем, кем? Әһә, терелде диегез? Яхшы. Я, я? Ничек, ничек дисең? Телефонны немецлар өзгән дисеңме? Ә? Безнең постны урыныннан алганнармени? Полковникка хәбәр ителдеме? Я, я. Хәзер үзем анда барам. (Телефонны куя.)

Мәрьям. Нәрсә, постны алганнар дидеме?

Булат. Бер атыш та ишетелмәде бит. Ничек алар анда үтеп керә алганнар?

Иван. Безнекеләр булып киенеп үтмәгәннәрме?

Булат. Хәзер белербез. (Бер карарга килеп.) Иптәш Иванов, менә нәрсә: син хәзер бу сумканы ал, минем машинага утыр да штабка бар. Полковникка доклад бирерсең. Ул сине бөтен тиешле документлар белән тәэмин итәр. (Мәрьямгә.) Кәгазенә кул куеп бир, Мәрьям. Мә. (Бирә. Бер якка кычкырып.)

Шофер. (Җавап боргысы ишетелә. Шофер ягына.) Алып бар бу иптәшне. (Иванга.) Хуш. Уңыш телим. Армия белән өзлексез бәйләнештә буласың. Марусяга миннән сәлам. Мин үзем хәзер барып постны торгызам.

Иван. Була иптәш командир. Булат һәм Мәрьям белән күрешә дә китә, Мәрьям. Сез җәяү китәсезме?

Булат. Мин моннан туп-туры агач арасыннан заставага чыгам. (Каешын рәтли.) Я, Мәрьям. Врач хәзер кайтып җитәр. Син биредә ялгызың калып тора алырсыңмы?

Мәрьям. Ялгыз гына булырга, автомат мылтыгым бар ла минем. (Ала.) Күрәм, сез мине һаман юашка саныйсыз ахры.

Булат. Ах, юк. Бүгенге эшең аны күрсәтмәде. (Автоматны карап алып.) Яхшы тазарганмы ул? Ядрәләрең җитәрлекме? (Карап.) Ярарлык. (Бирә.) Нык тот. Кул астыңда телефон бар. Киттем, хуш, Мәрьям. (Ашыгып китә башлый.)

Мәрьям. Хушыгыз, Булат абый.

Булат (кинәт туктап, әйләнәгә күз салып). Алай да бу тирә... (Борылып килә.) Тукта, тагын элемтә ни өзелә калса, сиңа моны калдыра алам бит мин. (Сумкасын ача, почта күгәрчене ала.)

Мәрьям. Күгәрчен?

Булат. Әйе. Күрәсең ул кечкенә. Аны теләсә кая, хәтта җиң очына да яшереп була. Ул-бу хәл була икән, язып кына төрәсең дә менә бу аяк балдагына кыстырасың. Туп-туры штабка гына барып куначак.

Мәрьям. Рәхмәт, Булат абый.

Булат. Хуш, кыйммәтле Мәрьям. (Китә.)

Мәрьям. Хуш, Булат абый. (Күгәрченгә.) Я, менә без икәүдән икәү калдык, күгәрченем. Кара син нинди кечкенә. Миннән курыкмыйсыңмы син? Хәер лә, син дә фронтта беренче генә көн түгелдер. Менә син авылда бакча артында, тыныч кына бер түбә астында оя корып әтиле-әниле булып, гөр килеп көн иткән булыр идең. Кешеләр сине жылы ояңнан аерып, монда алып килделәр. Кара син нинди кечкенә. Үзеннең бер учка сыярлык кечкенә гәүдәң белән, кечкенә йөрәгең белән шул үлем очкычлары, шрапнельләр улаган күктә, төтен, ядрәләр арасында очасың. Күрәм, күрәм, синең канатың көчле, күзләрең кыю. Үткенлегең төсеңә чыккан. (Сөеп.) Без бит йөрәклеләр. (Үбә.) Без бит йөрәклеләр, бәгърем. Ә? Син ашарга эзлисеңме? Әллә ачыктың да инде? Юкмы? (Бармагын селкеп) Ә-ә. Син Булат абый кулына өйрәндең... Син аны яратасың. Әйе, син аңа ышандың, менә ул сине ташлап китте, сине миңа калдырды. (Үбә.) И җаным, кая гына яшерим сине? Кил-кил күкрәгемә. Кач менә йөрәгем янына гына. Ишетәмсең ул ничек тибә? Ул да бит синең генә чаклы... Ул да бит шулай... Синең кебек иркәләр дә гөрләр өчен ашкына. Кач бәгърем, кач. (Яшерә.) Минем кечкенә нәнием, юлдашым. Без икәү бергә булырбыз. Аннан соң Булат абыеңа минем сәламемне илтә барырсың. Йокла, иркәм. Йокладыңмы? Инде тынычландыңмы? (Тыңлап.) Тукта, кемнәр йөри анда? (Шатланып.) Үзебезнекеләр. Кызыл Армия киемендә Иоһан керә. Илдусны күтәргән.

Мәрьям (үз алдына). Бала күтәргән. Йөзе... Тукта. Бер-бер мәкер булмасын. (Автоматын алып, җиргә ятып,) Кем ул? Якын килмә, атам!

Иоһан. Атма, атма, туташ. Үзебезнеке. Мәрьям. Син кем? Кайсы часть? Әйт, яки...

Илдус. Апа! Мәрьям.

Илдус. Кечкенә Илдус. Син? (Автомат кулыннан төшә.)

Иоһан. Менә. Мин сезгә бала китерәм, ә сез... Котны алдыгыз. Атам да, атам... Алыгыз... (Илдусны аңа суза.)

Мәрьям. Илдус! (Үбә.) Кечкенә Илдус, син исән? Нинди бәхет! Хәзер әтиең ни чаклы куаначак! (Үбә.)

Иоһан (автоматны алып, кулын күтәреп). Команда! Урагыз чатырны! Ул тотылды. Ни бар барын да тиз генә алыгыз да киттек.

Мәрьямнең кулыннан эләктереп артка каера. Берничә немец валдан күтәрелеп чатырга ташланалар. Кайсы медикамент, кайсы нәрсә күтәреп чыга.

Мәрьям. Бу ни? Җибәр. Куй автоматны. (Аны тоталар.) Син кем? Безнеке түгел. Син... Тукта, кайда күрдем мин сине? Блиндажда? А-а, әйе. Бу син! Син!

Иоһан. Син плен, марш!

Мәрьям. Аh! Минем актык патронымны хәйлә белән кулымнан син алдың! Юк, алып китә алмассың син мине! Үтер!

Иоһан. Нык тотытыз. (Берсенә.) Марк, җитәклә бу баланы кулыннан. Марш алга. Марк аңа честь биреп, Илдусны җитәкләп, сәхнә төбенә юнәлә.

Иоһан (Илдусның аркасына мылтыкны төзәп, Мәрьямгә). Күрәмсең? Марш бала артыннан!

Мәрьям. Юк, син моны эшли алмассың. Алмассың, фриц. Ташланмакчы була. Аны җибәрмиләр.

Иоһан. Я син бала артыннан барасың, я ул хәзер үләчәк. Саныйм. Бер... Ике...

Мәрьям. Атма, кирәкми. Кирәкми. (Илдуска.) Я? Кемнәр кулына әсир итеп алып барасың син мине, бала, бала!

Китә.

Артыннан Иоһан һәм башкалар китә. Бар да вал артында югала. Ераклашкан мотор тавышлары. Каядыр эләгеп, кысылып калган телефон тонык кына шалтырап торуы ишетелә.

ПӘРДӘ төшә