Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН — СТАЛИН БАЙРАГЫ БЕЛӘН

Ленин үлүгә унтугыз ел тулды, ләкин Ленинның бөек эше, якты юлы, даһи фикерләре, чиксез мирасы һичкайчан үлмәячәк. Ленинизм — Советлар Союзы халыкларының тарихи казанышларында яши, совет халыкларының практик эшләрендә чәчәк ата. Ленинның эшен даһиларча дәвам иттерүче иптәш Сталин җитәкчелеге астында Советлар иле хезмәт һәм көрәштә тиңсез уңышлыкларга ирешме. Советлар иле көчле индустриаль колхоз дәүләтенә, ныклы, какшамаслык һәм теләсә нинди сынауларны кичерә алырлык социалистик ватанга әверелде. Ленинизм — чиксез бай мирас, ул — мәңгелек чишмә. Анда кешелек дөньясы тудырган иң бөек революцион, гыйльми фикерләр, бөек идеяләр туплана. Миллионнарча совет халыклары Ленинның өйрәтүләрен — ленинизмны практик эштә кулланып, социалистик җәмгыять төзәргә, дәүләт белән идарә итәргә өйрәнделәр. 1941 нче елның 7 нче ноябренда Кызыл Армия парадында иптәш СталинМоннан 23 ел элек булган шикелле үк, хәзер дә, бөек Ленинның рухы һәм аның җинү- чән байрагы безне ватан сугышына рухландыра диде. Ленинизм — иптәш Сталинның даһи эшләрендә тулысы белән балкый. Сталин — ул бүгенге Ленин. Ленин һәм Сталин Советлар Союзы халыкларының йөрәкләрендә иң мөкаддәс урын алдылар. Барлык совет халыкларының иҗат көчләре шушы бөек исемнәр белән бәйләнеп чәчәк атты. Аларның бөек образлары миллионнарны кыюлык, батырлык, тапкырлык үрнәкләрен күрсәтүгә китерде. Ленин үлүгә унтугыз ел үтү көнен, Советлар Союзы халыклары, немец фашистларына һәм аларның иярчен нәренә каршы каты көрәш шартларында уздыралар. Сугыш совет строеның көчләренә һәм ныклыгына каты сынау булды. Узган елны безнең дәүләтебез үз өстенә төшкән сынаулардан намус белән үтте. Узган ел эчендә совет халкы һәм Кызыл Армия, үзенең юлбашчысы һәм полководецы иптәш Сталин җитәкчелегендә, сугышның барышын үзгәрттеләр һәм тагын да зуррак булган яңа уңышлар өчен нигез әзерләделәр. Узган ел Совет власте яшәүнең иң авыр чорында ленинизмның тантанасы елы булды. (А. С. Щербаков).

Бөек ватан сугышы ялкыннарында Ленин-Сталин даһилыгы белән төзелгән совет дәүләте тагынд да ныгыды. Ленин-Сталин оештырган данлыклы Кызыл Армиянең көчле ударларын фашист урдалары үз җилкәләрендә татыйлар. Кызыл Армиянең таң калырлык чиксез батырлыкларында Советлар Союзы халыкларының куәте чагыла, аларның үз ватаннарын, үз ирекләрен саклап калуга юнәлгән көчле омтылышлары гәүдәләнә. Кызыл Армия хәзер инициативаны ныклы рәвештә үз кулына алды. Ул киң фронт буйлап һөҗүмгә күчте, меңнәрчә авылларны, колхозларны, шәһәрләрне немец юлбасарларыннан азат итте, миллионнарча совет халыкларын немец ерткычларының җәбер-золымнарыннан һәм коллыктан коткарды; фашист урдаларының җанлы һәм техник көчләрен күпләп-күпләп юкка чыгарды. Сталинград төбендә, Төньяк Кавказ, Дон буйларында, Көньяк һәм Көнбатыш юнәлешләрдә, Ленинград шәһәренең камалуын җимерүдә — Кызыл Армия сугышлар тарихында мисале булмаган соклангыч мастерлыклар күрсәтте. Кызыл Армиянең хәрәкәтендә совет халыкла 8 Ленин — Сталин байрагы белән рының дошманны жиңүгә ашкынуы, дәртлелеге, гайрәте сурәтләнә. Фронт һәм тыл бер үк сулыш белән сулап, гитлерчыларны бөтенләйгә жир йөзеннән себереп түгү теләге белән яналар. Фронт һәм тыл Ленин-Сталинның бөек байраган югары күтәреп, изге юлдан, ташкын кебек, жиңүгә таба омтылалар. Мәңгелек дан белән күмелгән Ленин-Сталинның көрәш байрагы халык кулында горур җилферди. Сугышчан байрак белән даһи полководец Сталин җитәкчелеге астында, барлык совет халкы, Кызыл Армия яңа сугышларга керергә хәзер тора. Ирек, бәхетнең нәрсә икәнен тирәннән аңлаган, властьны үз кулына алган халык бу көрәштә дә җиңүче булып чыгачак, дошман ни чаклы гына мәкерле һәм усал булмасын, совет халкы аны юк итәчәк. Барлык совет халкының көче хәзер явыз дошманны жиңү өчен тупланган. Совет халыкларының ватанга булган чиксез мәхәббәте, дошманга карата булган нәфрәте, яңадан-яңа патриотик хәрәкәт тудыра. Ленин-Сталин партиясе тирәсенә оешкан совет халкы үзенең патриотик көченең чиксезлеген күрсәтте. Җиңү дәрте белән канатланган Совет халкы Кызыл Армияне коралландыру максаты белән танк колонналары, самолетлар төзү өчен акча тупладылар, тылда хезмәт үрнәкләренең могҗизаларын күрсәтеп, яңа урыннарда социалистик промышленностьның куәтле учакларын кабыздылар. Совет халкы партия һәм хөкүмәт тарафыннан куелган бурычларны уңышлы рәвештә тормышка ашыру өчен барлык сәләтен туплады. Шушы көчле патриотик хәрәкәттә совет интеллигенциясенең дә роле зур. Акыл, талант, мастерлык көчен совет интеллигентлары тулысы белән ватанны саклауга, фашизмга каршы көрәшүгә юнәлде рәләр. Бу эштә Ленин тарафыннан куелган принциплар совет сәнгате өчен якты маяк булды. Ватан сугышы шартларында совет әдәбияты һәм сәнгате партияле әдәбият һәм сәнгать буларак тагын да үсте, яңа үрнәкләр белән баеды. Партиялелек, дөреслек, халыкчанлык принципларыннан тыш совет сәнгате һәм әдәбияты булырга мөмкин түгел. Совет әдәбияты һәм сәнгате илебезнең героик көрәшеннән, патриотик хәрәкәтеннән читтә яши алмый. Шуның өчен дә сәнгать һәм әдәбият мастерлары бөек гражданлык идеяләрен тирәнтен һәм дөрес рәвештә чагылдырып, гомуми халык интересларын күзәтә торган дәртле һәм тирән хисле әсәрләр бирергә тиешләр. Совет художникларының бурычы зур. Алар, чын-чыннан югары ходожестволы сәнгать-әдәбият әсәрләре үрнәкләрендә, совет халкының көрәшкә булган ихтыярын тагын да ныграк чыныктырырга, җиңүгә булган ялкынлы омтылышын тагын да ныграк үстерергә, батырлык, тапкырлык сыйфатларын тагын да тирәнәйтергә һәм дошманга каршы юнәлгән нәфрәтен һичбер сүрелмәслек итеп кабындырырга тиешләр.