Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАНАТЛЫ БАТЫР

Сугыш башланды. Шул көнне үк Хәсән һавага күтәрелде. Ул эскадрилья командиры иде, тугыз истребителен дошманга каршы көнбатышка таба алып китте. Түбәндә көмеш чулпылар белән ука тасмаларны хәтерләткән күлләр һәм аларга агып төшә торган елгалар, төтенсыман һава пәрдәсе аркылы тылсымлы булып күренгән ак шәһәрләр, яшел авыллар калды. Алар өстенә җирдән дә, күктән дә дошман килә иде. Хәсәннең үткен күзләре каршыдагы кук диңгезенең бөтен почмакларын капшарлап баралар.

Менә еракта, күк зәңгәрлегенә сибелеп, салмак кына талпынып торган кара нокталар күренде. Хәсән радио аркылы: Игътибар. Алда дошман, — диде. Кара нокталар, бик тизлек белән кабарынып, канат җәйделәр.

 Хәсәннең йөрәген көчле бер дулкын чайкалдырып үтте: аның дошман белән үз гомерендә беренче башлан кара-каршы очрашуы иде. Ул, бу салмак дулкынны куып җибәреп, ихтыярын туплап алды һәм үзенең самолетына ябышып үскән корыч бер кешегә әйләнде.

Унҗиде Юнкерс—88 якындагы заводны бомбага тотарга киләләр иде. Хәсән эскадрильясе алар арасына давыл булып барып керде һәм аларның тәртибен туздырып ташлады. 26 самолет, һавада бергә уралышып, сугыша башладылар. Хисапсыз күп пулеметларның утлы эз калдыргыч пулялары сугышучыларның кояшта ялтырап-ялтырап киткән кылычларын хәтерләтәләр иде. Хәсән, үзенең ике истребителе белән бергәләп, Юнкерска өч яктан берьюлы атака ясады. Безнең лачыннар, канатлы хәшәрәт өстенә кадалып төшеп, аны үзләренең утлы борыннары белән чукып, умырып үттеләр. Үлем җәрәхәтен алган хәшәрәт, әйтерсең миңгерәүләнеп китте, бер уңга, бер сулга чайкалды, шул заман ук аның мотор өлешен, котырынып, ялкын чолгап алды.

Юнкерс, свастикалы коерыгын һавада соңгы кабат болгады да, ялкын чаршавын бөркәнеп, түбәнгә атылды. Аңардан һавада сасы төтен генә сызылып калды. Дәртләнеп киткән батырлар тагын ике Юнкерсны бәреп төшерделәр. Дошманны дәһшәт алды. Ул, кире борылып, көнбатышка кача башлады. Завод коткарылды.

Хәсән, эскадрильясы белән, завод өстеннән түгәрәк ясап үтте, аның корыч карлыгачлары, канат очлары белән сызып, болытларда эшчеләргә тәбрик язып калдырдылар. Шушы сугыштан алып, Хәсән өчен кайнар көннәр башланды. Көз иде. Хәсән, ялгыз разведка ясап, 30 минут эчендә йөзләрчә километрларны иңләп, кире аэродром өстенә әйләнеп кайтты. Утырырга исәпләп, самолетының тәпиләрен чыгарды, самолетның үзен сөзәкләп түбәнәю хәленә куйды. Аэродром...

 Югарыдан караганда, аны һичкем дә аэродром дип уйламас. Ул оста яшеренгән. Әмма сак булырга кирәк. Аэродромга утырган чагында, дошманның сагалап торуы һәм аэродромның кайдалыгын белеп калуы мөмкин. Хатип Госман Хәсән уңга карады, — тыныч иде. Ул сул якны карарга жыенды. Шул чак, кинәт самолет яныннан бер учма утлы пулялар сызгырып үттеләр. Аны сулдан ике Мессершмитт-110 атакалый иде. Бу истребительләрнең һәрберсендә икешәр пулемет, Хәсән бер үзе. Хәсәнне бу каушатмады. Ул самолетының тәпиләрен бик житезлек белән генә җыеп алды да, яшен чаткысыдай атлыгып, яңадан югарыга күтәрелеп китте.

Болар күзе алдында аэродромга утырырга ярамый. Боларга каршы ялгызың көрәшүе дә читен. Миңа ярдәм өчен, болар күзе алдында, түбәндәге иптәшләр дә күтәрелә алмыйлар. Шулай булгач, мин боларны, ияртеп, 10—15 километр читкә алып китим. Аннан иптәшләр күтәрелеп, миңа ярдәмгә барырлар. Бергәләп, боларга кирәкләрен бирербез...

Хәсән шулай уйлады да, немецларның ян ягыннан килеп, аларны кискен рәвештә атакалап, шул уңайдан аэродром өстеннән түбәнгә таба кадалып очып үтте һәм каршыдагы болытлар арасына кереп югалды.

10—15 километрлар үткәч, немецлар бәлки аерылып калганнардыр дип, ул артына каерылып карады. Юк, бәйләнчек немецлар һаман ияреп киләләр иде. Хәсәннең күңлендә ачу кайнады. Ул, кискен борылыш ясап, немецлар өстенә күтәрелде дә, аларны тагын атакалап үтте. Озакка сузылган авыр сугыш башланып китте. Хәсән, сугыша-сугыша, иптәшләрен шушы урында көтәргә булды. Алар килмәделәр. Алар, күк йөзе дошман күзләреннән арынгач, һавага күтәрелделәр. Күк диңгезен буйдан-буйга үтеп, Хәсәнне эзләделәр. Ләкин таба алмадылар. Ахырда, аны немецлар атып төшергәннәрдер, ул кая да булса төшеп һәлак булгандыр, дигән нәтижә ясап, кире аэродромга кайтып төштеләр. Хәсән дә өметен өзде. Бу немецлардан котылыр өчен, бердәнбер чара булып, аларны Н. шәһәрендәге зениткалар өстенә алып бару калды. Хәсән, сугыша-сугыша, Н. шәһәренә юл ярды. Әммә, Хәсәннең тагын да авыррак хәлне күрәсе булган икән: һич көтмәгәндә, каршыдан тагын ике немец самолеты сикереп чыкты. Дошман Хәсән өстенә арттан да, алдан да килә иде инде. Хәсән читкә тайпылмады. Алдагыларны барган шәпкә атакалады. Алар читкә сирпелделәр. Ләкин тиздән, дүртесе бергә килеп, һәрьяклап атакаларга тотындылар.

Хәсән, алар белән ярсый-ярсый сугышып, аларның котырынган утларын телеп, шәһәр ягына, һаман шәһәр ягына омтылды. Шәһәр өстенә килеп чыктылар. Фашист самолетлары тирәсендә бик тизлек белән ак йомгаклар чуарлана башладылар. Хәсән сөенеп: Зениткалар!— диде. Аңа дәрт кереп китте. Ул, әйләнеп килеп, фашист самолетына һәлак иткеч ут удары ясады. Тәрегә ошаган, нечкә сынлы Мессер мәтәлеп китте; мәтәлеп китте һәм кинәт аңар ут кабынды. Ул дөрләп барган канат очы белән зәңгәр һавада ыслы сызык сызып, кисәүгә ошап, түбәнгә кадалды. Шул чагында икенче фашистның пулялары Хәсән карлыгачының май савытларын өзгәләп үттеләр. Хәсәннең битенә кайнар май бөркелде. Аның күзлекләре караңгыланып киттеләр, битләре пешеп, ачыта башладылар. Фашистлар аерылып калдылар. Хәсәнгә һичкичегүсез утырырга кирәк иде. Ул түбәндә урган арыш кырын күрде һәм урман ягыннан әйләнеп, кыр өстенә сөзәкләп төшә башлады. Кинәт аның каршысына гына ике телефон баганасы һәм баганадан баганага сузылган чыбыклар йөзеп килеп чыктылар. Алар котырынган тизлек белән самолетка каршы чабалар, тагын берничә секунд — һәм самолет, чыбыкларга бәрелеп, катастрофага очраячак иде...

Хәсәннең фикере яшен тизлеге белән эшләде. Самолетны чыбыклар өстеннән алып китәргә хәзер соң, аның күтәрелү өчен көче җитәрлек түгел, ә мотор туарылган иде. Хәсәннең хәтер хәзинәсеннән һич уйламаганда, ике сан сикереп чыкты: Самолет биеклеге 4 метр, телефон баганаларыныкы 7 метр... Астан үтәргә! — һәм шушы карар аның язмышын хәл итте.

Самолет ике багана арасына тартылган чыбык астыннан, атылган ук шикелле сызылып үтеп, кыр өстеннән йөгереп китте. Аэродромнан Хәсәннең самолетын карарга килделәр. Дошман пулялары самолетны алтмыш җиде җирдән тишеп чыкканнар иде... Бу вакыт кайнар җәй көннәре иде инде. Хәсән үз эскадрильясына килгән яшьләрне өйрәтү, тәрбияләү эшенә кызулап тотынды. Ул өйрәтә һәм үзе: Корыч утта чыныга дигәннәр, өйрәнергә, аннан соң дошман белән сугышларда чыныгу алырга кирәк,— ди иде.

...Хәсән өч самолет белән дошман аэродромын карап кайтырга разведкага бара. Сул ягында яшь егет Опухтин. Озак та үтмәде, алар алдында — түбәндә фашистлар тоткын иткән шәһәрнең ап-ак күрнеше ачылып китте. Бу шәһәрдә дошманның берсе көнчыгыш якта, икенчесе көнбатыш якта урнашкан ике аэродромы бар иде. Хәсән, дошман баш-күз алганчы, бурычның читенрәк өлешен башкарырга, ягъни башта көнбатыш яктагы аэродромны карап үтәргә булды. Шәһәрнең төньягы буйлап, көнбатыш яктагы аэродром өстенә таба юнәлеш алды. Фашистлар сискәнеп киттеләр: зениткалар һавага карап өрә һәм ут төкерә башладылар. Дошман истребительләренең дә каршы чыгуын көтәргә кирәк иде. Шундый хәлдә сул яктагы Опухтин куркуга бирелде. Командир тирәсендә оешыбрак бару кирәк булган бер минутта, киресенчә, аерылып, болытларга сыена, үзебезнекеләр ягына таба борыла башлады. Хәсән, сул ягында куркыныч тууга карамастан, юнәлешен үзгәртмичә, аэродром өстенә барып чыкты һәм, зениткалар уты арасында һаваны ера-ера очып, дошман аэродромын үзе теләгән кадәр карап үтте.

...К. шәһәре өстендә ярсулы һава сугышлары — һавада хуҗа булып калу өчен көрәш бара иде. Монда еш-еш кына 150 шәр самолет катнашкан сугышлар була иде. Хәсән, 8 самолет ияртеп, К. шәһәре күгендә 1.500 метр биеклектә торган болытлар өстенә килеп чыктьы Килеп чыкты һәм дошманнар белән йөзгә йөз очрашты. Ул, атака өчен сигнал бирергә хәзерләнеп, тирә-ягын караса, аптырап калды: аның алтьь самолеты, дошманнан качып, болыт арасына төшеп киткәннәр иде. Ялгыз калган Хәсәнгә немецлар як-яктан килеп ябырылдылар. Шул арада аның дусты Латышев, немецлар көтүенә лачындай ташланып, аны дошманнар тырнагыннан йолып алды. Алар икәүләп, ак болытларга кереп чумдылар. Хәсән, болытлар арасына таралган самолетларын җыеп алып, аэродромга юнәлде.

...Яшьләр командир хөкеме алдына бастылар. Командир җәза бирсә, җикеренсә, анысы әлләни авыр булмас иде. Ә менә ул гаепләү сүзләрен сабыр һәм үткен итеп сөйли, әнә шунысы йөрәкне телеп үтә.

— Дошманнан шулай качарга ярыймыный. Син кача башласаң, ул дәртләнә. Кемдә дәрт — шуңарда көч. Ә дәртең булу өчен, — Хәсән йөрәк турысына кулын салып күрсәтте,— менә монда горурлыгың булырга кирәк. Задор кирәк. Ә сездә, иптәшләр?!.

Һәммәсе дә башларын иеп тын утыралар иде, җавап бирүче булмады. Хәсән:

— Миңа сорауларыгыз бармы? — диде. Сорау да булмады. Яшьләр бик тирән, бик җитди уйларга баткан иделәр...

Хәсәнгә безнең гаскәрләрне һавадан 30 минут дәвамында саклап тору бурычы куелды. Ул алты истребителе белән һавага күтәрелде. Истребительләрне әлеге яшьләр алып баралар иде. Хәсән каршыдан дошманның алты Мессере килүен күрде. Уңга карады — уңнан да алты, сулга карады — сулдан да алты Мессер, барлыгьи дошманның унсигез истребителе килә иде. Хәсән, дошманга ис җыярга ирек бирмичә, кинәт атакаларга карар итте һәм радио аркылы:

— Атакага! — дип, эскадрильясың Хатип Госман беренче алты Мессер өстенә алып китте. Дошман арасына, беренче булып, Хәсән үзе күкрәп барып керде һәм атаканың беренче секундларында ук бер Мессерга үлем ярасы ясады. Мессер, бораудай бөтерелеп, түбәнгә ыргылды. Командирларының үрнәге белән дәртләнгән яшьләр мессерлар өстенә каныгып ябырылдылар. Тагын ике дошман самолеты йөз түбән китте. Бу сугыш халык яши торган пункт өстенә туры килде. Хәсәннең сугыш практикасында бу әле беренче иде. Ул түбәнгә карады. Анда халык чаба, йөгерешә, безнекеләрнең уңышларын күреп, куллар болгыйлар, ыгы-зыгы киләләр. Хәсәнгә бу күренеш яна дәрт кертеп җибәрде. Ул, бер Мессерны төбәп алып, яңа рух һәм яңа көч белән аны атакага алды.

Немец, качып, ак болытка сузылып кереп китте. Хәсән аның артыннан бастырып кереп, аны ак болыттан куып чыгарды һәм, бөтен халык күзе алдында, әдәм көлкесе итеп, пыр туздырып, күктән бәреп төшерде. Алты совет лачынының унсигез фашист истребителенә каршы бу атаклы сугышы тулысынча безнекеләрнең җиңүе белән тәмамланды. Егерме биш минутлык сугыш нәтиҗәсендә, безнекеләр алты немец самолетын бәреп төшерделәр, ә үзләре инә кадәре дә зарар күрмичә, аэродромга кайтып төштеләр. Бу сугышта Хәсән командалыгында аның үзе тәрбияләгән очучылардан Опухтин, Федотов, Латышев, Скачков һәм Головков катнаштылар. Аэродромга кайтып төшкәч, полк командиры Хәсәнне гаять гүзәл җиңү белән тәбрикләп, аңар яңа гына кабул ителгән телеграмманы китереп тоттырды. Бу— генерал-майор Хрюкинның Хәсәнне һәм аның иптәшләрен яңа данлыклы җиңү белән котлау телеграммасы иде.

Татар халкының канатлы, батыр улы капитан Хәсән Минһаҗ улы Ибәтул-лин Ватан сугышының ел ярымы эчендә 278 сугышчан очыш ясады. Ялгызы гына дошманның 8 самолетын, ә иптәшләре белән бергәләп, тагын 3 самолетын бәреп төшерде. Ул, немец-фашист басып алучыларга каршы сугышларда күрсәткән зур батырлыклары өчен, Ленин ордены һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде.