ФРОНТОВИК ТАТАРЛАРГА ТАТАР ХАЛКЫННАН
Ак диңгездән алып Кара диңгезгә кадәр сузылган фронтларда туган илебезнең һәрбер карыш туфрагын җаннан кадерле күреп, күкрәк киереп саклаучы һәм һөҗүмгә күчкән гвардия полкларының һәм дивизияләренең алгы сафларында баручы татар егетләре!
Данлыклы Кызыл Армиябезгә XXV яшь тулган көнне, гаскәрләребезнең гүзәл җиңүләре көннәрендә татар халкы сезгә үзенең ялкынлы сәламен җибәрә. Татар халкының курку белмәс, артка чигенмәс намуслы уллары һәм кызлары! Сезне хәләл сөте белән туендырган, җылы кочагына сыендырган шәфкатьле аналарыгыз, сезгә үзләренең иң яхшы сыйфатларын биреп тәрбияләгән аталарыгыз, туктаусыз алга барырга һәм явыз дошманнан рәхимсез үч алырга үзләренең фатыйхаларын биреп, язгы кояш кебек якты сәламнәрен тапшыралар. Аталарыгызның каны йөрәкләрегездә дошманга карата мәңге сүнмәс нәфрәт уты булып янсын! Аналарыгызның мәхәббәте сезне дошман укларыннан сакласын!
Батырлыгы әкият итеп сөйләнерлек, көйгә салып җырланырлык баһадирлар! Сездән үрнәк алучы, сезнең белән горурланучы газиз балаларыгыз, үзләренең язмышларын, бәхетле киләчәкләрен сезнең кулга тапшырып, өмет һәм ышаныч белән тулы сәламнәрен язалар.
Алып йөрәкле, арсландай гайрәтле ирләр! Болытлар өстендә булсын, диңгездә булсын, тауда булсын, кырда булсын ерткычларга үлем кигерүче асыл егетләр! Сезнең нурлы йөзләрегезне йөрәкләренең якты түрендә кайнар мәхәббәт белән саклаучы сөекле ярларыгыз, исемнәрегезне телдә тәсбих итеп йөртүче күрше-колан, кардәш оруларыгыз — күкләрдәге йолдызлар санынча, дәрьялардагы сулар санынча күптән-күп сагынычлы сәламнәрен җибәрәләр. Совет илендәге барлык халыкларның вәкилләреннән торган батыр иптәшләрегезгә, юлдашларыгызга, олы һәм кече командирларыгызга — татар халкы үзенең иң яхшы теләкләрен, туганлык һәм дуслык сәламнәрен күндерә. Газиз улларыбыз һәм кызларыбыз! Сөекле ирләребез! Кадерле туганнарыбыз! Барлык татар халкының өмете сезгә текәлгән. Халык йөрәге сезнең белән тибә. Иртәнге сәгатьләрдә фронттан шатлыклы яңа хәбәрләр тыңлау өчен без барыбыз да бер үк минутта уянабыз. Безнең гаскәрләр уңышлы рәвештә алга баралар, туган җиребезне явыз дошманнан тазарталар, дигән күңелле хәбәрне ишеткән саен сулышларыбыз иркенәеп китә.
Без һәркайсыгызның ничек сугышуын күңел күзе белән күреп торабыз. Алмас кылычларыгыз дошман башларын кисеп тәгәрәткән саен, корыч ядрәләрегез җир күтәрмәс явызларның кара йөрәкләренә барып кадалган саен без хәтсез куанабыз, бөтен Фронтовик татарларга тагар халкыннан сәлам хат 17 ил белән җыелып чын күңелдән рәхмәтләр укыйбыз. Менә егерме ай инде, фронт сызыгында каты сугыш бара.
Рәхимсез сугыш бу. Канлы сугыш бу. Яшәү яки үлем сугышы бу. Бөтен Европадан җыеп китерелгән башкисәрләргә каршы, иң явыз, иң мәкерле, иң ерткыч дошманга каршы сугыш бу. Ләкин шушы туктаусыз гүләп торган ут давылы эчендә, өзлексез явып торган бомба, мина яңгыры астында, татар егетләре үзләренең якын туганнары белән бергәләп атакага ташланалар һәм юлбасарлар өерен туктаталар, кыралар, шәһәр артыннан шәһәрне, авыл артыннан авылны азат итеп алга баралар. Азатлык көрәшендәге барлык халыкларның уллары белән җан-тән бер булып, терсәккә терсәк, йөрәккә йөрәк тоташып атакага баручы татар егетләре! Сез үлемнән курыкмыйсыз, үлем үзе, сезнең ут астында корыч калкан кебек нык торуыгыздан өркеп, артка чигенә. Сез тормышны яратасыз һәм тормыш сездән аерылмас. Тормыш сезнең белән, халык сезнең белән, Сталин сезнең белән, иптәшләр! “Батыр егет — яу күрке”, дигәннәр борынгылар. Безнең якташыбыз — Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов әнә шундый күрекле егет. Безнең бер орудиебез урнашкан турыга дошманның дистәләрчә танклары килеп чыгалар. Туган ил өчен жаннарын да аямаучы безнең тупчылар бу тигезсез сугышта бер-бер артлы яраланалар. Туп янында Илдар бер ялгызы кала һәм тупны бер үзе корып, бер үзе төзәп, дошман танкларына каршы бер үзе ата башлый. Йөз дә сигез тапкыр ата ул. Немец танкларын ватык тимер өеменә әйләндереп, яндырып бетергәнче ата. “Батыр яуда беленер”, дигәннәр борынгылар. Бер үзе йөздән артык гитлерчыны кырып салган якташыбыз — Советлар Союзы Герое Салават Кәримев әнә шундый батыр егет. “Тәвәккәл таш ярыр”, дигәннәр безнең бабайлар. Кырык гитлерчыга каршы бер ялгызы сугышып, җиңеп чыккан якташыбыз — Советлар Союзы Герое Геннадий Гобәйдуллин әнә шундый тәвәккәл егет. Дан һәм рәхмәт халык баһадирларына! Бөек азатлык сугышында татар халкы эченнән күтәрелгән гайрәтле лачыннарга, мәргән укчыларга, тәвәккәл разведчикларга, дошманның техникасын һәм жанлы көчен аяусыз кыручы бронебойшикларга, зенитчыларга, ир йөрәкле тупчыларга, миномет һәм пулемет уты осталарына, тутыкмас кылычлы атлыларга, кыю танкистларга, тау һәм диңгез сугышы пәһлеваннарына, дошманны кыручыларның, аның коралын җимерүчеләрнең барсына дан һәм рәхмәт!
Рәхмәт һәм дан сиңа, большевик пулеметчы Әбрар Җәләлиев! Бер сугышта гына син йөздән артык фашистны кырып салуың белән, татар егетенең үз ватаны өчен изге көрәш кырында нинди батырлыкка, нинди гайрәткә сәләтле икәнен бөтен дөньяга таныттың. Д
ан һәм рәхмәт сиңа, дошманның 19 танкысын яндырып, кисәүгә әйләндергән Әхмәт Хәлимов!
Төньяк-Көнбатыш фронтта очучы Камалетдинов, үз самолеты дөрләп яна башлаган хәлдә, дошман сафларын бомбалаудан туктамыйча, бик күп немец солдатларын һәм офицерларын кыра. Көнбатыш фронтта танкист Әбуталипов үзенең дәһшәтле машинасы белән немецларның сугыш кирәк-яраклары төялгән 25 грузовигын, 6 орудиесен, 8 минометын һәм ике йөзләп солдат һәм офицерларын юк итә. Бөек ватан сугышы татар халкы эченнән бик күп геройлар тудырды һәм тудыра. Без аларны Москвага килү юлларында дошман танкларының атакасын туктаткан гвардеецлар сафында күрдек. Без аларны Сталинград янындагы әһәмиятле биеклекне дошманга бирмичә саклап алып калган баһадирлар сафында күрдек. Немецлар бу биеклеккә бөтен буйларына басып, автоматлардан туктаусыз атып, дулкын-дулкын ябырылып килделәр. Биеклекне саклаучы отделение командиры Михаил Кабрибов, һөҗүм итеп Фронтовик татарларга татар халкыннан сәлам хат килүче фашистларның саны өч йөзгә якын икәнлеген күргәч, үзенең татарлардан, үзбәкләрдән, казаклардан торган ун сугышчысына болай дип эндәшә:
— Кулыбыздагы һәрбер штык саен утызар дошман туры килә. Кем дә кем курка икән, хәзер үк стройдан чыксын! Ләкин бер генә сугышчы да баскан урыныннан кузгалмый. Алар барсы да: “Үлсәк тә чигенмәбез!” дип ант итәләр һәм патроннары беткәннән соң да, штык белән сугышып, һәркайсы 10—15 фашистны кадап үтерә. Алар шулай батырларча сугышып, һәлак булалар, ләкин биеклекне немецларга бирмиләр. Менә шулай сакларга кирәк туган илне! Үзләренең үлемнәре белән мәңге үлмәслек дан казанган гвардеецлар сафында без старшина Курмаевны күрәбез. Сугышның иң кызу чагында аның бер үзенә биш фашист килеп ябыша. Куркусыз сугышчы беренче пулялары белән үк өч немецны аударып ташлый, дүртенчесен яралый, бишенчесе кача. Бу бәрелештә каты яраланган Курмаевны тере килеш тотып алу өчен немец автоматчылары килеп чыгалар. Курмаев үзенең актык көчен җыйнап, билендәге гранатасын чишеп ала һәм күкрәгенә куя. Немец автоматчылары килеп аның өстенә ташлануга граната шартлый. Курмаев геройларча үлә, ләкин ул, фашист ерткычларны кисәкләргә теткәләп үлә. Ватан сугышы көннәрендә өч меңнән артык татар кызылармеецлары, командирлары һәм полит работниклары Советлар Союзының орденнары һәм медальләре белән бүләкләнделәр. Дон буендагы далада өч сугышчы: рус егете Федор Липатов, украинлы Степан Михно һәм татар егете Фәррах Бикбулатов кыр дзотыбызны саклыйлар. Көтелмәгәндә аларга каршы немецларның ике танкысы һәм кырыклап автоматчылары һөҗүмгә ташланалар. Совет сугышчылары, бу һөжүмгә каршы тормыйча чигенгән сурәттә, дошманның күрше частебыз тылына үтеп керәчәген яхшы аңлыйлар. Өч сугышчының берсе дә каушап калмый, артка чигенми. Алар искиткеч батырлык, кыюлык белән сугышалар, һөҗүм итүчеләрнең яртысын кырып, бер танкны яндырып, калганнарын кире борылып качарга мәҗбүр итәләр. Өч рядовой сугышчы, карап торуга бик гади, ләкин фронт өчен гаять әһәмиятле участокны саклап алып калалар. Туган илебезнең һәрбер карыш туфрагын менә шулай сакларга кирәк! Бу мисалларның һәркайсында СССР халыклары арасындагы Сталинчыл дуслыкның җиңелмәс куәте бөтен тирәнлеге белән чагыла. Бу мисаллар сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның ялкынлы сүзләрен күз алдыбызга китереп бастыралар:
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, логать, гадәт вә әхлак алмашып,
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
Без сугышта юлбарыстан көчлемез,
Без тынычта аттан артык эшлимез.
Татар халкы үз гомерендә килмешәк немец басып алучылары белән беренче тапкыр гына очрашмый. Ләкин бу очрашуларның барында да һәрвакыт русларның һәм татарларның бердәм көче җиңеп килде. Моннан дүрт йөз ел элек 1558 — 1582 нче еллардагы Ливон сугышы чорында, рус армиясе сафларында бик күп татар егетләре немецларга каршы көрәштеләр. Көмеш иярле акбүз атларга атланып, озын сөңгеләрен, ай кылычларын кояшта ялтыратып Нарва шәһәренә бәреп кергән татар гаскәрләренең кыюлыклары турында ул замандагы немец тарихчылары котлары чыгып язганнар. Үзләренең гайрәтләре һәм кыюлыклары белән безнең бабайлар немецларның йөрәгенә дәһшәт салганнар. 1914 —18 нче еллардагы немец империалистларына каршы сугышларда, тарихка “Брусилов прорывы” дип кергән һәм гаҗәп зур осталык белән башкарылган операциядә татар солдатлары рус солдатлары белән бергә алгы сафларда бардылар. “Ора алмаган олы күтәрә”, ди халык Фронтовик тагарларга тагар халкыннан сәлам хат 19 җырлар җырлаган, ялкаулыкны мәсхәрәләп бәетләр әйткән. “Тырышкан ташка кадак кагар”, дип әйткән безнең бабайлар. Шушы тырышлык, намуслы гадел хезмәт татар халкын ирекле илебездәге барлык халыклар белән аралаштырып, мәңге өзелмәслек дуслык һәм туганлык төеннәре белән тоташтырды. Бөек рус халкының ярдәме белән, Ленин—Сталин партиясенең даһи житәкчелеге белән татар халкы үзенең туган республикасын — Татарстанны төзеде. Элекке вакытлардан ук татар халкы культурасын саклап килә алды. Соңгы 25 ел эчендә ул танылмаслык дәрәҗәдә үзгәрде, үсте, алга китте. Безнең Татарстан алдынгы индустрия-колхоз республикасына, тоташ, грамоталы илгә әйләнде. Республикаң меңнәрчә мәктәпләр, дистәләрчә техникумнар, күп кенә югары уку йортлары ачты. Син аларда укытучы булып та, агроном, врач, инженер булып та әзерләнә алдын. Республика синең өчен дистәләрчә, театрлар мәйданга китерде. Син совет әдәбиятының һәм сәнгатенең иң матур үрнәкләрендә тәрбияләнеп, югары культурага ия булдың. Син, даһи остазыбыз Ленин туып үскән, бөек язучы Максим Горькийны тәрбияләгән, Свердлов, Молотов, Киров, Бауман кебек халык улларын — ялкынлы революционерларны җитештергән, Шишкин кебек художникларга бай фантазия биргән һәм Хөсәен Ямашев, Мулланур Вахитов, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Галиасгар Камал, Фатыйх Әмирхан, Шәриф Камалның бишеге булган Идел Йортта туып үстең. Идел Йортның ирекле шәһәрләрендә, авылларында син үзеңнең сәләтеңә тиң хезмәт, талантыңа тиң профессия, мәхәббәтеңә тиң яр сайлап алдың. Кайчандыр синең бабаларың:
— Дус-иш кирәк дөнья көтәргә... — дип җырлаганнар. Ул турылыклы дусларны син совет халыкларының тату семьясында таптың. Кайчандыр синең бабаларың:
— Очар идем, юк канатым... — дип моңаеп җырлаганнар. Совет власте сиңа болытлардан югары очарлык, мәкале. Безгә каршы сугыш башлаган саен хурлыклы җиңелүгә очраган немец юлбасарлары, 1918 нче елда тагын бер тапкыр олы күтәреп, яшь Советлар илен канга батырырга теләп, поход оештырдылар. Германия империализмы өчен'бик күңелсез беткән 1918 нче ел сугышы Советлар илендәге халыклар дуслыгының көчен, куәтен тагын бер тапкыр раслады. Тарихи сабакларны һаман оныта килгән тинтәк немецлар гына ул сабакны оныттылар. Алар, үз танкларының кысрыклавы астында безнең көчләрне таркатырга уйлап, 1941 нче елда хыянәтчел сугыш башладылар. Ләкин бу юлы да алар җәһәннәм машиналары белән дә җимереп булмый торган каршылыкка, ныклы отпорга очрадылар. Бөек полководец Сталин тирәсенә барлык совет халыкларының бердәм сугышчан лагерь булып туплануы немец оккупантлары йөрәгенә моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә дәһшәтле курку салды. Немец ефрейторы Рудольф Вольтантның фронттан абзасына язган хаты шул дәһшәтнең җанлы шаһите булып тора. Ул болай дип яза: “Биредә безгә каршы татарлар бик күл сугышалар. Татарлар белән мин өнемдә генә түгел, төшемдә дә очрашырга теләмәс идем”. Татар халкының күз нуры кебек кадерле уллары! Сөйгән ярларыгызның сезне фронтка озаткан чагында, —
“Куркак хатыны булып яшәгәнче,
Батырдан тол калу яхшырак” дип җырлап, сезне батырларча көрәшергә өндәп биргән наказларын намус белән үтәвегез өчен куанып бетә алмыйбыз. “Куркак егет ир булмас”, “Курыкканга куш, койрыгы белән биш”, дип куркаклыкка нәфрәт белән караучы татар халкы сезгә, бабаларыгызның сугышчан традицияләрен саклавыгыз өчен иксез-чиксез рәхмәт укый.
Хезмәт сөючән тырыш табигатьле татар егете! “Хезмәттә бәрәкәт”, дип яшәгән безнең халык. Хезмәтне мактап ул әкиятләр сөйләгән, һөнәрлене күтәреп, Фронтовик татарларга татар халкыннан сәлам хат кешелек культурасының иң бөек тауларына күтәрелерлек көчле канатлар үстерде. Ленин — Сталин партиясе синең халкыңны мәңгелек яктыга, бәхеткә, күңелле тормышка алып чыкты. Менә шул бөек казанышларның барыннан да сине, синең семьяңны, синең халкыңны мәхрүм итәргә теләп явыз дошман канлы балтасын күтәрде. Дошман синең язмышыңа хуҗа булырга, барлык якты өметләреңне пычракка салып таптарга, сөйгән ярыңны үзләренә кәнизәк ясарга, нараси балаңны буып үтерергә, иркен Идел Йортыңны каберлеккә, төрмәгә әйләндерергә омтылды. Немецлар Советлар Союзындагы барлык ирекле халыкларны һәм шул рәттән безнең татар халкын да үтереп бетерергә теләделәр. Сталинград өлкәсендәге авылларның берсенә басып кергән кан эчүче немецлар татар хатыны Фатыйма Гыймадиеваның Марат исемле дүрт яшьлек улын ерткычларча җәзалап үтергәннәр. Алар аның нәни бармакларын берәм-берәм тураганнар. Энесенең азаплануына түзә алмыйча шашып кычкырган ун яшьлек Фәтхине немец офицеры атып үтергән. Калинин шәһәрендә торучы ак сакаллы Гали Сәйфуллинның уналты яшьлек кызын немецлар Германиягә коллыкка озатырга уйлыйлар. Кыз каршылык күрсәткәч, аны атасы күз алдында фашистлар атып үтергәннәр. Калуга шәһәрендәге Ибраһим бабай Нургалиев яралы кызылармеецны яшергәне өчен тереләй җиргә күмелә. Донбасста эшләүче татар шахтерларын немец оккупантлары коточкыч ерткычлык белән үтерәләр. Белоруссиядә, Украинада, Балтик буйларында яшәүче татарлар һичбер гөнаһсызга атылалар. Кырымда безнең туганнарыбызның каннары, мәсхәрә ителгән сеңелләребезнең күз яшьләре елга булып ага. Боларны күз алдына китерсәң — тәннәр чымырдый, йөрәкне үч ялкыны көйдерә. Совет кешеләренең каны өчен үч ал син немецтан! Һәрбер тамчы кан өчен, һәрбер күз яше өчен, һәрбер киселгән гомер өчен үч ал!
— Үтер немецны! — дип ялвара сиңа карт әнкәң.
— Үтер немецны! — дип эндәшә сөйгән кызың.
— Үтер немецны! — дип сорый синнән нәни балалар. Син, ул канга туймас албастыларны никадәрле күбрәк кырсаң — җиңү бәйрәме шул кадар тизрәк килер. Йөз немецны дөмектергәч, туктап калма! Йөз дә беренчесен мушкаңа ал! Йөз түбән капландырып төшер мәлгунне! Ятим балаларның күз яшен, тол хатыннарның аһ-зарын, бәхетсез аналарның ләгънәтен, хәсрәтле карчыкларның каргышын бомбага салып, минага кушып, дошман өстенә яудыр! Канга туймас ерткычларны үләксә өеменә әйләндереп алга — Көнбатышка баручы сафларыгызда безнең шатлыгыбыз, бәхетебез бергә атлый. Батыр улларыбыз! Сез фронтка киткән көннән алып байтак гомер узды, бик күп сулар акты. Сезнең көчле кулларыгызда очкыннар чәчрәтеп тимергә сугылган чүкечләр җирдә ятып калмадылар. Сез эшләгән станоклар кызу әйләнешен туктатмадылар. Киерелеп печән чапкан үткер чалгыларыгыз тупасланмады. Иркен кырларны гөрләтеп йөргән тракторлар, комбайннар эштән туктамадылар. Паровоз, пароход учакларында ут сүнмәде. Кадерле аталарыгыз, сезнең станокларыгыз янына басып, корал коярга керештеләр. Газиз әнкәләрегез колхоз кырларына юнәлделәр. Карт әбиләрегез сезнең, өчен җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләргә керештеләр. Безнең шәһәрләребез йокы белмиләр. Кешеләрнең йөрәгендә хезмәт дәрте сүрелми.
Бөтен Татарстанга шаулаган токарь Фәйзи Абдрахмановның иҗат эзләнүләре— сезгә җибәрелә торган сугыш припасларын ун өлеш арттырырга ярдәм итте. Дәүләт Оборона Комитетының Кызыл Байрагы белән бүләкләнгән Н-че завод фрезеровщигы Бирюков, производство нормаларын ике мең. про- Фронтевик татарларга татар халкыннан сәлам хат 21 центтан артыкка үтәп, хезмәт фронтындагы батырлыкның иң югары үрнәген күрсәтте. Бөтенсоюз социалистик ярышта беренчелекне алган тырыш хатын-кызларның, корыч куллы ирләрнең, дәртле яшьләрнең йөрәкләрендә туган илгә кайнар мәхәббәт һәм дошманга нәфрәт ялкыннары дөрли. Шушы мөкаддәс тойгы Арча районы “Кызыл тау” колхозы комсомолецлары Габделхак Нуриев, Бәдигъ Абдуллиннарны хезмәт батырлыгына рухландырды. Алар, Татарстанда беренче буларак, хезмәт вакытын тыгыз файдалану юлы белән, ике төрәнле сабан белән көненә бишәр гектар җир сөрделәр. Шушы мөкаддәс тойгы йөз меңнәрчә ялкынлы патриотларны гадел хезмәт белән тапкан акчаларына самолетлар, танклар төзеп фронтка тапшыру хәрәкәтенә күтәрде. Мул тормышлы колхозчыларыбыз “Татарстан колхозчысы” исемле танклар төзү фондына бик аз вакыт эчендә 110 миллион сумнан артык акча туплап тапшырдылар. Сөекле юлбашчыбыз, даһи полководецыбыз иптәш Сталинның Татарстан колхозчыларына белдергән рәхмәт һәм сәлам телеграммасы белән рухланып, республикабызның хезмәт ияләре үз акчаларыннан сугыш самолетлары эскадрильялары төзү фондына өстәмә рәвештә 85 миллион сум җыеп тапшырдылар. Болардан тыш без ватан сугышы чорында оборона фондына 39 миллион сум бирдек һәм фронтовикларга 24 миллион сумлык төрле бүләкләр белән берлектә: 23 мең тун, 54 мең пар киез итек, 56 мең данә җылы чалбар һәм кием, 106 мең пар җылы күлмәк-штаннар һәм башка әйберләр җибәрдек.
— Фронт сорый! — дидек без һәм бернәрсәбезне дә кызганмадык.
— Фронт сорый! — дидек без һәм атналар буе цехтан чыкмыйча эшләдек, кырдагы эш бетмичә яланнан кайтмадык. Барлык көчебезне бергә туплап яңа заводлар, яңа фабрикалар корып ходка җибәрдек.
— Фронт сорый! — дидек без һәм ун меңнәрчә гайрәтле егетләрйе, сугыш эшенә өйрәтеп, сезгә булышырга озаттык. Кадерле атабыз, сөекле юлбашчыбыз бөек Сталин каршына басып, сугышчан байракларыбызны үбеп ант итәбез:
— Без быел фронт өчен кирәкле корал һәм сугыш припасларын үткән елгы саннан ике өлеш артыграк һәм фәкать яхшы сыйфатлы итеп җитештерербез. — Без быел колхоз һәм совхоз басуларыннан үткән елга караганда мулрак иген уңышы алып, дәүләткә тагын да күбрәк икмәк, яшелчә, бәрәңге, ит, сөт, йон һәм май тапшырырбыз. Кадерле улларыбыз һәм кызларыбыз! Без нык ышанабыз: сез дошманга тын алырга бирмәссез, аны Көнбатышка таба тагын да ераграк куарсыз һәм немец басып алучыларны беткәнче кырырсыз. Бүген без, сезнең, белән бергәләп, анабыз Идел ярларына басып, бабаларыбызнын гадәте буенча Иделнең туфрагын үбеп, ант итәбез:
— Кайсы гына фронтта булсак та, нинди генә корал тотып сугышсак та, туган илебез өчен, аның азатлыгы, бәйсезлеге, намусы өчен җаныбызны аямабыз!
— Кояш шаһит, Идел Йорт! Туган илебезнең барлык җирен тәмам азат итеп бетергәнгә хәтле кылычларны кынга салмабыз. Яшәсен һәрбер карыш туфрагы, һәрбер үләне, суларының һәрбер тамчысы изге булган Ватаныбыз! Яшәсен туган Кызыл Армиябез! Яшәсен безне якты җиңү бәйрәменә алып баручы даһи полководецыбыз иптәш Сталин!
ХАТКА КУЛ КУЙДЫЛАР:
Казан энергокомбинаты стахановчысы, кочегар Зиннур Габдрахманов,
СССР Фәннәр Академиясенең действительный члены А. Е. Арбузов,
Минзәлә районы, “Кызыл йолдыз” колхозы колхозчысы Хаҗи Әхметов,
Казан мех фабрикасы стахановчысы, скорнячка С. Әюпова,
ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре Ф. Б. Бадретдинов,
ВКП(б) ныц Казан шәһәр комитеты секретаре
Фронтовик татарларга татар халкыннан сәлам хат А. Г. Барышников, Калинин МТС ының трактор отряды бригадиры Сәет Бәширов,
Анас районы, “Тырышчы” колхозының ферма мөдире Рәшидә Билалова,
Татарстан АССР ның халык артисткасы, РСФСР ның атказанган артискасы, орденлы Гөлсем Болгарская,
Казан шәһәренең 35 нче номерлы татар мәктәбе директоры Гөлсем Гаффарова,
Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы председателе,
СССР Верховный Советы депутаты С. X. Гафиятуллин,
ВКП (б) ның Татарстан Өлкә Комитетының пропаганда буенча секретаре С. Ш. Гафаров,
Татарстан АССР ның атказанган враче X. 3. Гыйззәттуллин,
Киров исемендәге завод стахановчысы Галимә Гыйззәтуллина,
Ленин исемендәге заводның инженеры, орденлы М. И. Громова,
Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы председателе,
СССР Верховный Советы Президиумы члены Г. А. Динмөхәметов,
РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Нәҗип Җиһанов,
Чистай районы, Вахитов исемендәге колхозның кырчылык бригадасы бригадиры А. Җаббарова,
Н-че завод стахановчысы, бригадир X. С. Зәйнуллина,
Казанбаш МГС ының трактор отряды бригадиры Зәбир Зарипов, ВКП (б)ның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре, СССР Верховный Советы депутаты А. Г. Колыханов,
химия фәннәре докторы, орденлы профессор Гыйльми Камай,
язучы Кави Нәҗми,
Казан тимер юлы машинисты, орденлы А. Г. Крылов,
Алабуга совхозының сыер савучысы, Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашучы М. И. Кузьменкова,
Әтнә районы, Киров исемендәге колхозның терлекчелек фермасы мөдире Фатыйма Камалеева,
Кукмара районы, Сталин исемендәге колхозның умартачысы Р. Латыйпов,
ВЛКСМ Өлкә Комитеты секретаре Луцкер, Мөслим районы,
“Дусай” колхозы председателе Г. М. Мохтарова, Морт МТСы тракторчысы Г. А. Мөхәммәтҗанов,
Буа районы, Киров исемендәге колхозның члены О. Никитина,
Әлки МТС ы тракторчысы Г. Нуретдинова,
Красный Бор районы, Кичкутан авыл советы председателе М. Нәфыйкова,
Саба районы, “Игенче” колхозының кырчылык бригадасы бригадиры Н. Нуриева,
Н-че заводның цех начальнигы Прудников,
ВКП (6) ның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре, СССР Верховный Советы депутаты Хәбир Пазиков,
Тымытык МТС ы комбайнчысы Р. Салахова,
Арча районы, “Кызыл ия” колхозы члены Сафин, Советлар Союзы Герое С. П. Спирков,
Бондюг районы, “Кызыл йолдыз” колхозы члены Л. Сафиуллина,
Югары Ослан районы, Ворошилов исемендәге колхозның члены М. М. Токарева,
Казан Медицина институты профессоры, орденлы Әбубәкер Терегулов,
РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, орденлы язучы Тажи Гыйззәт,
Теләче районы, “Кызыл макса” колхозының дуңгыз караучысы Харисова,
ВКП (б) ның Апае райкомы секретаре Хәйруллин,
хезмәт ияләре депутатларының Тәкәнеш район советы башкарма комитеты председателе Хисмәтов,
ВКП (б) ның Октябрь райкомы секретаре Ямков,
Татарстан тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты директоры X. X. Ярмөхәметов һәм башкалар, ә барлыгы бу хатка 1.511.137 кеше кул куйган.