Логотип Казан Утлары
Шигърият

ФРОНТОВИК ДӘФТӘРЕННӘН

  1. ТАҢ АЛДЫНДА

Таң алдында кайтып килдем мин,

Әкрен генә тәрәз чиерттем.

Син каршыма йөгреп чыктың да

Кочагыма кердең, сөеклем.

 Таң җылысы яткан чәчләрең

Күкрәгемә минем капладың.

Кавышканда тамган яшьләрнең

Татлылыгын тойдым, аппагым.

Сагыну тулган күзләр, эзләнеп,

Бер-беренә табан юнәлгән:

Сөйли алар сөю сүзләрен

Таң тынлыгы кебек тирәннән.

Нинди кыйммәт, бәгърем, син миңа,

Сугыш ача хиснең чынысын,

Сынап була икән тик монда

Бер-береңнең йөрәк җылысын.

Ә кулларың капшап карыйлар

Шинельдәге калку буемны,

һәм куркынып алар барлыйлар

Билеңдәге ике кулымны

  1. СУГЫШ БАЙРАГЫ

Күпме сугыш мәйданнарын кичтек,

Байрак илтеп сафның алдында.

Нәселдәшләр каны сеңгән аңар,

Яшәү өчен үлгән чагында.

Ул һаман да безнең баш очында

Лачын кебек җәеп канатын,

Дон ярында, Идел буйларында

Әйдәп бара алга табатын.

—Исән, җаный, бөтен җирләрем!.

Үлем белән бергә йөрсәм дә.

Мин немецка ирек бирмәдем,

Үзен байтак дөмектерсәм дә.

Кыска була кыйммәт минутлар!

Сизмисең дә — узып китәләр.

Ә шулай да, иркәм, үкенмим,

Анда мине дуслар көтәләр.

Чәчәкләре көлдә ауналып,

Күз яшьләре канга буялып

Ыңгырашкан җирләр көтәләр,

Коткаруны өмет итәләр.

Таң алдында кайткан идем мин,

Таң алдында юлга киендем.

Таң алдында озата килдең син...

Аерылыштык тагын, сөеклем.

Мин кайтырмын инде төн үткәч,

Каһәр суккан дошман дөмеккәч.

Бәлки тагын... таңнар атканда,

Син сагынып көтеп ятканда.

Ул мөкаддәс байрак — йөрәк уты...

Без үбәбез аны ант итеп:

Без сакларбыз аны җанны биреп,

Яулап алган бөек дан итеп.

Ул җилбердәр утлар уртасында,

Немец качкан дотлар өстендә,

Коткарылган җирләр киңлегендә,

Берлиндагы йортлар өстендә!

 

  1. КӨТЕП АЛГАН ШАТЛЫК

Ай, мактанчык бу кабахәт немец,

Масая бит, ачу китерә.

Җирдән килсә — җилкәсенә биргәч,

Күктән килеп җелек киптерә.

Ташлады ул безнең өстебезгә

Үлем төяп килгән шарларын.

Мәҗбүр булды җиргә сыланырга

Курку белмәс горур дусларым.

Килә алар күкне караңгылап,

Кара шаукым булып, шом булып.

Туксан башлы аҗдаһадай улап,

Йотабыз! дип, канга йотлыгып.

Сиреннарын ачы улаттырып,

Чөелделәр тилгән шикелле.

Үлем көен уйнап баш очында,

Люкларыннан бомба сибелде.

И-их, кая соң шушы минутларда,

Зарыгып көткән безнең лачыннар?

— Күтәрелсә — күктә мәйдан тотып

Фашист ассын таранлаучылар?

Шуны гына әйтеп өлгермәдек,

Ишеткәндәй безнең уйларны:

Килеп чыкты кыю “карчыгалар”

Култыгыннан күксел урманның.

Кисеп менеп зәңгәрбиеклекне,

Ыргылдылар өстән дошманга;

Туздырдылар аның тыгыз сафын

Һәм алдылар утлы коршауга.

Күтәрелде башлар жирдән кинәт,

Күзләр көлеп күккә юнәлде.

Тын алырга онтып, көтеп калдык

Күктән безгә шатлык килгәнне.

“Р. С.” ларның кара ялкыннары

Сузылып калды „Ю-с" лар артында

Нинди рәхәт, дуслар. Нинди яхшы —

Үз кошларың канат астында!

Мәтәлделәр үләт козгыннары,

Калганнары эзен себерде.

Күк яктырып, зәңгәрләнеп калды,

Күңелләргә нурлар сибелде.

Тавыш салды кинәт шул чагында

Җир тетрәтеп “Сугыш алласы”,

Һәм томылды алга “Ур-ра!” салып,

Пехотинец — “Кырлар патшасы”.

Җиргә сеңгән җирән шайтаннарның

Кайрып алып, Сыртын ярдык без.

Әй кистек тә, кистек ярсып-ярсып,

 Измәләрен изеп салдык без.

Ах, күңелле, дуслар, Рәхәт тә соң —

Үз кошларың канат астында!

Җиңүе дә җиңелерәк була,

Әгәр алар очса якында.

  1. БӘЙРӘМ КӨННЕ.

Кешеләрчә рәтле яшәү өчен

Кирәк булган якты көннәрне

Без сугышып һәм корбаннар биреп

Алган идек моннан элгәре.

Маңгайлардан кайнар тирләр тамды —

Чирек гасыр армый эшләдек.

Бәхет йортын җирдә корыр өчен

Тимерләр һәм ташлар тешләдек.

Килде немец — Кыргый фашист килде,

Гөл кырларын таптап үтте ул.

Без торгызган матур сарайларны

Җиргә екты, күмер итте ул.

Аналарның шәфкать күзләреннән

Канлы яшьләр тама яндырып,

Коткар! диләр алар, куллар сузып.

Көч-хәл белән җирдән калкынып.

Татар егете! Батыр нәсел улы,

Ишет син бу ана тавышын.

Үтер син ул немец килмешәген,

Эчен айка, Карны ярылсын!

Синең туган-үскән илеңә дә ул

Нәфсен суза, шайтан токымы,

Хур итәргә тели сөйгәнеңне.

Көл итәргә тели йортыңны

Тукай йөргән ямьле Кырлай буен,

 Казан йортын, Ленин эзләрен,

Бабайларның изге кабре яткан

Карт каенлы зиярат өсләрен.

Пычратмасын немец-этләр дисәк,

Без немецны монда үтерик,

Монда аның шакшы үләксәсен

Ач бүрегә азык иттерик.

Бу изге эш, иптәш, Иң изге эш,

Шуны сорый бездән карт ана.

Үтер, әти, үтер немецны! дип,

Хатлар яза безгә яшь бала.

Без бу көнне бәйрәм мәйданына

Тиеш идек җырлап барырга;

Дуслар белән тостлар күтәрергә,

Эшебезнең жимшен татырга.

Ләкин бүген немец убырының

Без тиешбез җанын алырга,

Иң күңелле бәйрәм тик шул безгә —

 Дошман башы ятсын алдыңда!

Хәрәкәттәге армия