Логотип Казан Утлары
Хикәя

АВЫЛДАШ

 Киң генә су белән икегә аерылган авылның теге ягында немецлар гарнизоны урнашкан, ә бу ягында аларның уң кулы яисә, авыл кешеләре теле белән әйтсәк, бер дөмегәсе нәстә хөкем йөртә иде. Ул урамга чыга да, көннең жылымы-суыкмы булуына карамастан, башын яка эченә яшереп, каршы очраган кешеләр белән исәнләшмичә, хәтта аларны күрмәгәндәй, үз юлы белән бара да, бара. Аны да шулай ук күрмәскә тырышалар, аның белән дә шулай ук исәнләшмиләр, исәнләшмиләр генә дә түгел, аның белән очрашканда, үч иткән шикелле, я чабата киндерәсе чишелгән була да, ул узып киткәнче, иелеп чабаталарын бәйләгән булып торалар, яисә аны күрүгә кинәт нәрсәдер, бик әһәмиятле бер нәрсә, исләренә төшкән кебек, кырт борылып, өйләренә кереп китәләр, яисә ул узып киткәнче, юл өстендәге берәр йортка йөгереп керәләр дә, ул узып киткәч, аның озын сыйракларына, киң аркасына, күтәрелгән якасына карап: Тфү, ләгънәт! Тончыга да белмәде бит шушы!дип, артыннан төкереп калалар. Малайлар — яшеренгән җирдән аңа таш ыргыталар, койма ярыкларыннан күзләрен елтыратып: Кайчан дөмегәсең инде син! дип кычкырып калалар, ә төннәрен, бөтен авыл йоклап беткәч, аның капка төбенә мәче үләксәләре ыргытып киткәлиләр. Шулай, яз көннәренең берсе иде, урамнардагы искереп, пычранып беткән каты карны җылы яңгыр берничә сәгать эчендә елга бозы өстенә куып төшерде. Чуп-чуар булып калган җир, татлы йокысыннан уянып, рәхәтләнеп сулыш алып җибәрде. Авылга сыенып ага торган елга бүген таңда кузгалырга тора иде. Ул урамга чыкты. Гадәтенчә, башын яка эченә яшереп, урам уртасыннан тиз-тиз тауга түбән төшә башлады. Аңа каршы очыраган бер әби, узып китсен инде бу нәмәстә дип, арты белән борылып торды да, теге узып киткәч, аның артыннан карап калып, — Тагын тегеләр ягына олакты бугай. Бәла-каза гына ияртеп кайтмаса ярар иде, — дип сөйләнеп куйды. Менә ул елга бозы өстенә килеп керде дә, арык сыер сырты шикелле калкып калган юл тиресләренә таягы белән төртә-төртә, аргы якка, ягъни тегеләр ягына чыгып китте. Бу хәбәр яшен тизлеге белән бөтен авылга таралып өлгерде. Аның теге якка олагулары бер вакытта да яхшылык белән беткәне юк. Узган юлы да, шулай өстерәлеп йөри торгач, авыл башына бәла алып кайткан иде. Көт тә тор — бу юлы да ул хәерлегә йөрми торгандыр әле. Авыл халкы шулай дип уйлый иде. Ниһаять, кич булды: авыл, шомлы караңгылык эченә сыенып, үзенең күңелсез язмышын көтә башлады. Ләкин, күрәсең, бүген аңа кире кайтырга язмаган иде. Көтмәгәндә генә: Боз кузгалды! дигән хәбәрне китерделәр. Барлык җан иясе җиңел сулап җибәрде. Димәк, әле бүген үк түгел! Димәк, тагын бер генә төн булса да, үз ояңда, үз бала-чагаларың белән торып каласы бар. Каяндыр, җир астыннан чыккандай тонык кына булып ишетелгән сәер бер тавыш кешеләрне сискәндереп җибәрде. Кешеләр кинәт сагаеп калдылар. Шулай ук килеп җиттеләр дә микәнни! дигән уй йөрәкләргә килеп кадалды. Ләкин кап-караңгы урам тын иде. Күрәсең, бер саксызы боз кузгалганда елга өстендә калгандыр да, хәзер батадыр. Ул арада берничә күләгә авылдан чыгып елгага таба йөгерә дә башлаган иде инде. Кинәт тавыш өзелеп калды. Күләгәләр лып туктадылар.

— Батты ахырысы... — диде таяк тотканы. Тик бераздан зарланулы чакыру тавышы яңадан колак төбендә яңгырый башлады. Ул өзгәләнеп, үлем ачысы белән чакыра иде. Күләгәләр шул якка таба ашыктылар. ... Салкын, юеш кулларыннан тартып чыгаргач, кесә фонаре аның очлы сакалын, коты чыккан арык йөзен яктыртып җибәрде. Таныш булмаган ниндидер бер ят кеше иде бу. Судан чыгуга боз өстенә утырды да, котылу шатлыгыннан балалар шикелле елап җибәрде. Ул дер-дер калтырана, сулкылдый, бер сүзен рәтләп әйтә алмый, үзен коткаручыларның тезләрен кочаклый, аларга рәхмәтләр укый иде. Яр кырыена чыгып җитеп, аягы коры җиргә тигәч, ул бераз тынычланды, аның теле ачылып китте.

— Кузгалып өлгерде, каһәр, — диде ул һәм бераздан өстәп куйды:

Икәү идек без... Һәм ул ничек итеп яр буенда бер кеше белән очырашуын, аның белән бергәләп боз өстенә килеп керүләрен, ничек итеп бата башлауларын, кычкырырга тотынгач теге кешенең кычкырма! дип ике тапкыр моның башына сугуын, хәтта батырырга, уйлавын сөйләп бирде дә, — Шуннан соң мин аны күздәй югалттым, — батты ахырысы ул, — диде.

— Карале, абзый кеше, сине хәзер үк җылытырга кирәк, — диде таяклы, һәм артына борылып, караңгылык эченә кычкыра башлады:

— Әй, кем, алып кайт абзый кешене минем өйгә». Теге... нине, җылыта торганны бирсеннәр үзенә. Әйтерсең анда өйдәгеләргә. Бер төркем — чыланып, калтыранып беткән кешене ияртеп, авылга кайтып китте. Икенче төркем тагын яр буендигы караңгылык эченә чумды. Күрәсең, алар теге кешенең баткан булуына ышанып җитмиләр иде. Чынлап та. Озак та көтәргә туры килмәде, боз өстеннән бер озын күләгә калыкты.

— Әнә күрәсезме? — диде таяклы. Барысы да күрәбез дип баш иделәр. Күрәсең, ул шау-шу вакытында берәр боз өстенә ятып торган да, хәзер яр буе тынычлангач, инде куркыныч бетте дип, тыныч кына чыгып килә иде. Менә ул, тирбәлеп торган бозлар өстеннән саклык белән генә сикергәләп, яр буена якынлаша башлады. Караңгылык эченнән чыгып, аның каршына берничә кара күләгә килеп басканда, яшеренергә соң иде инде. Аны таныдылар.

— Ә... бу синмени, авылдаш? Озын, кара гәүдә чайкалып китте, ләкин бер сүз дәшмәде. Ул бер карарга килә алмыйчы тора иде булса кирәк. Менә ул кулын кесәсенә тыкты, ләкин нәкъ шул вакытта аның күкрәгенә кадап җибәрделәр: ул гөрс итеп боз өстенә чалкан барып төште, кайсыдыр, суга тибеп төшермәкче булып, аягын күтәреп өлгерде, кайсыдыр зәһәрле пышылдап:

 — Төш суга, кабахәт! — дип аның, өстенә килә башлады. Һәм ул аяк астында аунап, күз яше белән инәлә, ялына башлады:

— Туганнар... авылдашлар... Балаларым хакына... балаларым... ба...

— Бетер эшен тизрәк! Шыпырдап суга барып төшкән тавыш ишетелде. Кап-кара су өсте икегә аерылып китте дә, шунда ук яңадан йомылды. Тынлык. Күләгәләр ашыкмыйча гына яр буена чыга башладылар. Кемдер, ачулы мыскыллап:

— Авылдаш, имеш... — дип ярга сикерде.