Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛТМЫШ ИКЕНЧЕ АРМИЯ

I

Җиңел аэроплан Дон далалары өстеннән салмак кына очып бара һәм аска карау белән кайгы хәсрәт күренешләре күзгә ташлана. Даладагы барлык юллардан чит ил урдалары сөйрәләләр. Рус җиренә ябырылып кергән тимер селәүчән төсле, немецлар Сталинградка, Волгага табан үрмәлиләр. Фронт гадәттән тыш киң иде. Даланы сугыш сөреме каплаган, танклар узып киткән җирдәге коры туфрак тузаны зур өермә булып бөтерелеп, әллә кайларга, күкләргә күтәрелә. Куркуны белмичә У-2 фронт сызыгы буйлап оча. Пилот артында утырган пассажир генерал-лейтенант Чуйков — фронттагы хәлне аныклап картага билгеләр ясап бара. Командарм бу эшнең куркыныч икәнен дә белә һәм аңа У-2 урынына башка аэроплан алырга да мөмкин, ләкин, бернәрсәне дә калдырмый җентекләп карар өчен, аңа шундый акрын йөрешле машина кирәк булды. Дошман һаман алга үрмәләп, шәһәрне кысырыкларга омтыла. Сталинград инде яна башлый. ... 62 нче армиянең штабы 102,0 нче биеклеккә урнашкан. Аннан бөтен шәһәр, бөтен Волга — менә шушы сугыш кырына әйләнгән барлык җир күренеп тора. Командарм шәһәр өстенә ныклап карый. Ул шәһәр урамнарында йөри, портларда, подвалларда була һәм дошман белән нык сугышырга, ташларны куптарырга, тапталып тыгызланган, җирне көне-төне казырга приказ бирә. Дөрләп янган шәһәр эчендә саперлар эшли, ныгытмалар торгызыла. Шәһәр үзе сугыш кырына әйләнгәч тә әле һаман ныгытыла, һәрбер тәрәзә дошманга атарга тиеш, урам ташлары дошманны җимерергә, аның мәйданнары — дошманны буарга тиеш. 62 нче армия солдатлары, немецларның юлын кисәрлек итеп, — шәһәрне тимер калканга әйләндерәләр. Армия әле үзе, яңа гына буй җиткән егет төсле, яшь, ләкин аны Царицын оборонасының үлмәс рухы канатландыра. Хәрби совет утырышларының берсендә командарм:

Һәркайсыгыз шәһәрнең ташы булырга тиеш, — диде. Армиянең тарихы ут белән башланды. Сугышның беренче ялкыннары белән чолганган армия, Сталин исеме белән сулыш алган шәһәр ныклыгына, шәһәр ташына җанлы бетон төсле кереп урнашты.

II

Бугазга бугаз килеп яман каты сугыштылар. Сталинград өзлексез кратерыннан ачы төтен чыгып торган, янар тауга ошый. Аның кара көле бөтен тирә-юньгә коела. Шәһәр өстендәге ут шәүләсе төнлә дә сүнми. Немецларның көче сан ягыннан, безнекенә караганда, чагыштыргысыз күп. Алар 62 нче армиянең оборонасын кләшчә кебек китереп кысканнар иде. Хәтта бер вакыт армия валы чәрпәкләнер, бернинди сугыш организмы да, сөякләре тамырлары белән сан ягыннан үзенә караганда әллә ничә өлеш артык дошманның басымына чыдый алмас кебек тоелган иде. Хәрби совет бу хәлне тикшерде. Командарм картада билгеләнгән чиккә күрсәтте һәм авыр көрсенеп,

— Биредә гвардеецлар урнашырга тиеш! — диде. Бу план башкаларына караганда да читенрәк төсле күренә иде: маневр ясарга урын тар, алда Волга, дошман уты. Һәм шул хәлдә барлык гаскәрне бер урыннан икенче урынга күчерергә кирәк... Ләкин командарм үзенең резервындагы танкларны саный иде инде.

— Тугыздан артык берне дә биреп булмый... Командарм саран түгел, ләкин хәйләкәр. Маневр белән ул үзе җитәкчелек итә. Немец командованиесе үзәк кичү турысына бик күп көч туплап, әллә ничаклы танклар китереп, аларны бронялаштырылган дага рәвешендә тезеп ныгытты. Бөтен күк йөзен бомбардировщиклар каплап алды. Бөтенесе исәпкә алынган. Немец дагасының удары, калканга барып тигән ядрә төсле, бөтен шәһәргә бәрелеп, 62 нче армияне җимерергә һәм танклар дагасы ачылып, армияне Волгага атып ташларга тиеш иде. Немец командованиесе үзенең планына бик нык ышанганлыктан, ул турыда ачыктан-ачык диярлек сөйли һәм немецлар үзләренең окопларыннан безнең сугышчыларның суга батырылуларына ишарә ясап,

— Русь, бүль-бүль...—дип кычкырып яталар иде инде. Бу хәлдән уңышлы чыгу юлы бар идеме соң? Командованиенең маневры көч санына корылмаган иде. Удар юнәлешенең сул ягына урнашкан гвардия су эченнән барып, яр буена чыкканнан соң, җимерек хәрабалар арасына кереп күздән югалды. Гаскәр үлем тынлыгы эчендә кирпеч ватыклары, ташлар өстеннән корсагы белән шуышып үтте...

Таң беленү белән немецлар көчле атакага ташландылар, һәм алар инде даганы тирәнәйтеп җәеп җибәрделәр. Ләкин гвардиянең фланг атакасы дәһшәтле көч белән дошманга каршы ташланды. Сихер көче белән калкып чыккан әкият явыдай, гвардия калкып чыкты һәм дошманның башына да килмәгән урыннардан китереп бәрде. Немецларның дагасы имгәнеп чәрдәкләнде, аның удар юнәлеше алып ташланды һәм бастырылды. Кичү янына бары немецларның тар гына сызыгы чыкты, тик алар тизлек белән оборонага күчәргә мәҗбүр булдылар. Немецлар уңышка ирешә алмадылар. Хәрби тарихчылар, Сталинград маневрларын һәм аларның характерын өйрәнгән чакта андагы бер маневрның икенчесе белән бик нык бәйләнгән булуын, бөтен Сталинград оборонасы — искиткеч гүзәл хәрби организмның эше икәнен һәм ул организмның бердәнбер стихиясе хәрәкәт булганлыгын күрерләр. Сталинград сугышының күләме торган саен зурая барды. Андагы киеренкелек көннән көн көчәя барды. Хәзер инде тәүлегенә 16 сәгать тоташтан ике яктан да 13.000 пулемет эшләп тора, хәзер инде тәүлеккә 1.500 самолет очышы санала, һәрбер квадрат километр җиргә 40.000 бомба, 6.000 тонна металл ыргйтыла. Ләкин армия һаман дошманның һөҗүмен кире кайтарып сугышуында дәвам итә иде. 62 нче армия дошманга каршы сан белән түгел, осталык белән сугышты. Ул шәһәрләр сугышы университеты оештырды. Аның студентлары — сугышчылар траншея һәм дзотларда утыралар, анда аларның аудиториясе. Аларның укый торган китабы — дошманга нәфрәт иде. Гвардия кече сержанты Никон Коваленко җиде этажлы йорт баскычларында барган сугыш белән җитәкчелек итә. Кое төсле булып төшкән баскычны һәм аның мәйданчыкларын сугыш кыры итеп файдалана белер өчен чыннан да тактик осталык, зирәклек һәм яшьлек дәрте кирәк. Кече сержантның сугышчылары — гвардеец Юрий Кашин, Андрей Болтовлар, кулларына бәйләм-бәйләм гранаталар тотып, бер этаждан икенчесенә өермәдәй бөтерелеп менеп һәм төшеп немецларны кырып йөрделәр. Бу коры жилкенү генә түгел иде, алар 16 сәгать тоташ сугыштылар. Бары тик яшьлек көченең генә шулай, чәчәк кебек, ачылуы мөмкин иде. Армия һәм дошман бер-берсен сынады һәм шул көннәрне комсомолец снайпер Василий Зайцев иптәш Сталинга:

— Безнең өчен Волга артында җир юк! — дигән атаклы сүзен әйтте.

III

Немецлар армияне листовкалар белән күмеп ташладылар. Ул листовкалар ялган һәм яла ягуның иң пычрак яңгыры белән, янау һәм жуликлык алымнары белән тулы иде. Аннан соң алар шундый листовкалар ташлый башладылар: анда 62 нче армия ике башы да Волгага барып терәлгән дага эчендә итеп күрсәтелгән иде. Бу юлы инде дошман дөресен сөйли, 62 нче армия, чынлап та немец гаскәрләре тарафыннан дага төсле уратылып, Волгага кысырыкланган иде. Армиянең көч чыганагы булган тылга үтәргә бердән-бер юл бары Волга гына. Ләкин анда ут аша гына үтәргә мөмкин. Шәһәр турындагы Волганың барлык буе һәм аның сул як ярына килү юллары немецлар тарафыннан квадратларга бүленгән һәм катлаулы прицель уты белән капланган иде. Немецлар барлык биеклекләрдән Волгага өзлексез ут яудырып торалар. Волга алар алдында уч төбендәге кебек ята һәм су өстендә кечкенә генә кара тап күренү белән аларның алты көпшәле минометлары өрергә тотыналар һәм авыр миналар су баганаларын һавага чөя башлыйлар. Волга пулемет утыннан кайнап тора. Бу чикне бер тапкыр гына үтәргә мөмкин. Ләкин 62 нче армия дошманны минут саен кыйнарга тиеш иде. Аңа снарядлар, миналар кирәк, фортификация өчен агач материаллары кирәк, азык-төлек кирәк иде. Бер көнне иртә белән Сталинградның Киров районындагы Бекетовкога бер сал агып килеп туктады. Сал янына йөгерешеп килгән кызылармеецлар һәм шул тирәдә яшәүче кешеләр кинәт авыр тынлык саклап туктап калдылар: сал өстендә лейтенант белән өч сугышчы яталар иде. Кешеләр һәм сал пулялар белән тишкәләнеп беткән, әйтерсең кемнеңдер тимер тешләре юеш бүрәнәләрне һәм кеше тәннәрен озаклап һәм ачу белән кимергән иде. Андагы дүрт кешенең берсе тере иде әле. Ул күзен ачмастан һәм селкенмичә генә: Кайсы яр бу? Уң яктагы ярмы? — дип сорады. Кызылармеецлар бер авыздан:

— Уң як яр! — дип жавап бирделәр. — Димәк, сал үз урынында,—диде сугышчы һәм үлде. Алар 62 нче армиянең Волга аша бүрәнә ташучы саперлары иде. Немецлар, 62 нче Армияне Волгага бәреп төшерә алмадылар. Моны дошман яхшы аңлады һәм, бернинди югалтуларга да карамастан, безнең армияне иярләп алып, кырып бетерергә карар кылды. Ике як та берберенә бик якын килделәр. Дошман, армиянең ияк төбендә генә бронясын чыкылдатып торса да, анык аркасына сикереп менә атмады. Урыиы-урыиы белән ике фронт арасын ни бары 20 25 метр гына җир аера. Анда граната сугышлары бара. Граната барлык урында да бар. Штабларда, йөрү юлларында, столовойларда, кухняларда, часовойлар янында һәм махсус билгеләнган урыннарда. Окоп куышлары да граната белән тулган иде. Гранаталарны теләсә кайдан теләгән чаклы алырга мөмкин иде. Алтмыш икенче армия һәм шул вакытта барсы да ярсуның чиге юк икәнен күрделәр. Бөтен шәһәр инде немец авиациясе тарафыннан җимерелгән, яндырылган, дошман танклары алгы сызыкка үтә алмаслык дәрәҗәдә казылып, актарылып беткән иде инде. Кирпечләр өеме астыннан ауган немец машиналарының башнялары, сыртлары, гусеницалары күренеп тора. Ул катлау астында тагын бер катлау машиналар һәм немец үлекләре күмелеп калган. Ә 62 нче армиянең контратакалары көчәйгәннән көчәя барды. Немецлар акылдан шашар хәлгә килделәр. 14 нче Октябрьдагы сугышның күләме коточкыч дәрәҗәгә җитеп, масштаблары югалды. Аны бернәрсә белән дә чагыштыру мөмкин түгел. Ул көнне армиянең алдынгы читендә 2.500 самолет очышы теркәлде. Җир тетерәүдән дзотлар җимерелде. Командование пунктларының блиндажлары ишелеп төште. Кешеләр йөрү юлларында, диңгездә шторм вакытында корабль чайкалгандагы төсле, аякларына басып тора алмыйлар, егылалар иде. Батальон һәм полкларның командование пунктлары бөтенләй һәлак булды, һавада бомбардировщик — музыкантлар үкерде, армия өстенә яуган ун меңнәрчә бомбалар чинады. Волга һәм аның ярлары үз урыныннан күчкән төсле тоела иде. Коточкыч һава дулкыннарыннан буш стаканнар чәлпәрәмә килделәр һәм бөтен радиостанцияләр сафтан чыкты. Ул арада кинәт Волга дөрләп кабынып, су урынына ялкын ага башлады: бензин баклары районындагы нефть белән бензин ут таулары булып, армиянең командование пункты һәм окоплары өстенә ага башлады. Эссе. Сөрем. Ут. Армиянең штабы кан эченә батты: армия үзенең штаб работникларының бер өлешен югалтты. Ләкин шулай да сугыш тоткарсыз бара, гаскәрләр җитәкчелек сизәләр. Аз гына кузгалырлык хәле булган яралылар да окопларын ташламыйлар. Миналар, бомбалар белән теткәләнеп беткән һәм янган кешеләрне санитарлар яр буена чыгара торалар. Эвакпункт яныннан командарм үтеп китте. Аның бите балчык һәм төтенгә каралып беткән. Тузгыган һәм җиткән чәчләре фуражка астыннан чыгып тора. Ләкин командармның күзләре ут кебек якты. Яралылар үзләренең генералын таныдылар.

— Иптәш командующий,—диде аңа яралыларның берсе.

— Мин үләм.... Зинһар мине теге ярга чыгара күрмәсеннәр— Волганың аръягында җир юк минем өчен...

...Көн кичкә авышты. Бу көнне, Сталинградчылар киләчәккә үттеләр һәм аларның көчен, аларның ихтыярын бернәрсә дә җиңә алмаячак иде инде. Армия бер генә адым да чигенмәде. Армиянең яшьлек дәвере үтте, ул хәзер җитлекте. ... Төнлә дә һаман элеккечә Сталинград янар тавы гөрселдәде, Волга өстендә алты көпшәле минометлар өреп торды... Сталинград фронты гаскәрләре командующие генерал-полковник Еременко, катердан чыгып, ике тапкыр яраланган аягы белән чак кына аксый төшеп, яр буйлап командарм блиндажына табан юнәлде. Ул, Сталин исеменнән Чуйков һәм аның армиясенең хәлен белергә килгән иде. Командующий кергән чакта, Чуйков, блиндажында вестовой Борис Скорняковтан башка берәү дә юк иде. Вестовой җитди яралы булуга карамастан, егетләрчә гәүдәсен турайтып, командующийны сәламләп каршы ал ды һәм:

— Бөтен эш үз тәртибендә бара бездә. Иптәш командарм гаскәрләр белән! — диде.

IV

 Сугыш. Командарм алдында үлчәү әле бер якка, әле икенче якка тирбәлеп тора. Ул бары тик үзенә генә билгеле юллар белән сугышның серенә керә белә һәм үлчәүнең ике ягы да бер авырлыкка җитеп, бер ягына кечкенә генә өлеш арттыру белән икенче ягы күтәрелеп китә торган Величко читен моментны төшенә белә. Ул, шул кечкенә генә өлешне табып, үз-үзенә нык ышанган хәлдә, аны сугыш үлчәвенә сала. һәм бу өлеш бер вакытта да зур булмый. Ул аз сан белән сугыша белә һәм үзенең кул астындагы кешеләрне шул осталыкка өйрәтә.

...Кыю алтылык! Искиткеч контраст. Немецлар Сталинградка чирек миллион солдат туплый — ә шул коточкыч яуның төп ударына каршы торган 62 нче армия, алар белән гадәттә алты кешелек вак-вак төркемнәргә бүленеп көрәш алып бара. Штурм группалары взвод, рота, батальон, полкларның һәрбер операцияләре өчен оештырылалар һәм алар үзләренең сугыш сафларыннан үсеп чыгалар иде. Хәрәкәтчән, максимум маневр ясарга сәләтле бу штурм группалары нык хәзерләнгән, төгәл планлаштырылган ударларның үткен кылычлары булып әверелделәр. Алты, сигез кешедән торган штурм группалары, өйләргә, хәраба ларга ташландылар һәм дошманны кырып бетерү сугышлары алып бардылар. Штурм группалары артыннан авыр кораллар белән коралланган беркетүче группалар ашыктыла. Штурм группалары, дошман өстенә - арслан балаларыдай ташланып, аларның терәк һәм каршы тору узеллары пунктлары гарнизоннарын кырып сабалар. Танк корпуслары һәм һава эскадралары белән коралланган чирек миллион санлы, сайланып тупланган немец солдатлары, штурм группаларын бернәрсә дә эшләтә алмадылар. 62 нче армия немецларның бик күп дивизияләрен тетеп салды һәм штурм группаларының контратакалары көчәйгәннән көчәя барды. Сталинградтагы шәһәр сугышы университеты һәм сан белән түгел, бәлки осталык белән сугыша белү фәне менә шулай булды. Бер укчы батальонның 2 нче һәм 3 нче роталары командиры Кравцов һәм Костанов иптәшләр 20 нче сентябрьдә сәгать 30 минутта язган рапортларында дошман гаскәрләренең саны аларга караганда күп булып, аларны бөтенләй диярлек уратып алуларын, үзләре икесе дә яралы һәм контужен булуларын белдерәләр, ләкин шулай да: Рота командиры исән чакта — бер немец та үтә алмас! Сталинградчылар чигенүне белми торган халык—дип язалар. Армия шәһәргә тоташып үскәндәй ябышып ята. һәрбер солдат ул шәһәрнең ташына әйләнә, һәм басып торыр өчен туган шәһәр чигенә алмый. V Көрәш дәвам итә. Шәһәр үзенең мәнгелек тарихын иҗат итә. Якты дан байрагы кебек, ул моңарчы тиңе күрелмәгән яңадан яңа геройлар исемен һәм батырлыклар үрнәген дөньяга китерә тора. Армиядә бер теләк һәм изге омтылыш бер вакытта да сүнмәде. Армия дошманга артык баш күтәрә алмаслык удар ясау теләге белән генә янды. Шул омтылыш белән яшәде. Дошманны тагын ничек кыйнарга? Армиянең Хәрби советы төрле прием, төрле маневрлар тикшерде. Командарм:

— Тагын җир астыннан торып та кыйнарбыз,—дип карар кылды. һәм штурм группаларының контратакалары ярдәменә жир асты мина атакалары кушылды. Саперлар, мөһим звено буларак, огнеметчиклар бергә штурм группаларына кушылдылар. Ләкин хәзер алар үзләренә аерым һәм шомлы фронт кебек чыгыш ясыйлар. Җир астыннан беренче мина атакасын Владимир Дубовой һәм Иван Макаров отделениеләре башладылар. Алар немецларның Волгага ут яудырып тора торган зур терәк пунктына бәрергә тиеш иделәр. Атака галлериясе биш метр тирәнлектәге коедан башланып 43 метрга сузылган. Алар җир астында киңлеге 80 сантиметр, биеклеге бер метрлы юл казырга тиеш иделәр. Саперлар тавыш-тынсыз гына жир астын казырга тотындылар. Алар 14 тәүлек буе көн яктысы күрмәделәр, аякка басып торуны оныттылар, һава җитми башлады. Кешеләрнен Алтмыш икенче армия йөзләре ямь-яшел булды, күзләре эчкә батты. Ниһаять, сапер Тихон Парфенов үзенең башы өстендә немецча сөйләшкән тавышлар ишетте. Немецлар астындагы камерага -3.000 килограмм шартлагыч куйдылар һәм ул шартлап ярылган чакта Волга ярлары дер селкенде. Дошман өстенә бер-бер артлы ударлар ява башлады. Өйләрдә күз күрмәгән, колак ишетмәгән сугышлар кызды. Ташлар да түзә алмаслык хәлгә килде. Төннәрен көчле җил өрә башлагач, күп этажлы биек йортларның хәрабалары ишелде. Шулай җиде этажлы йортның өстәге биш этажы җимерелеп төшкәннән сон, шул йортның аскы этажында сугышучы кыргыз егете Уразалиев, түшәмгә карап, философларча:

— Шәһәр арыды... Йорт арыды... Таш арыды... Без генә арымадык,— дип куйды. Бу вакытта инде Сталинград сугышы үлчәве торган саен ныгып, киеренкелек кызыл сызыкны үтеп китте, һәм менә үлчәүнең дошман ягы өлеше бердән һәм бөтенләйгә югарыга сикерә торган сәгать килеп җитте. Совет гаскәрләре флангтан җимергеч удар ясап, Сталинград янындагы немецларны аяктан ектылар. 62 нче армия дә һөҗүмгә күчте. Немецларны уратып алган үлем боҗрасы йомылды. 62 нче армия ударлары астында дошманның шәһәрдәге крепостьлары бер-бер артлы җимерелә башлады. Волга да дошман утыннан арынып сулу алды.

...20 нче декабрьда 62 нче армия гаскәрләре командующие генераллейтенант Василий Иванович Чуйков беренче тапкыр Волга аша чыкты. Ул боз өстеннән сул як ярга чыгып, бик озак шәһәр өстенә карап торды. Ул крепостьның хәрабалары да мәһабәт булып торалар иде. Легендарь 62 нче армиянең даны бөтен дөньяга таралды. Сталинградка дөньяның барлык почмакларыннан котлау телеграммалары ява башлады, һәм менә газеталар, арада иң зур бүләк булган Сталин мактавын китерделәр. Командармның күңеле нечкәреп, күзенә яшь килде. Туган илнең улы Василий Чуйков үзенең Сталинградка киткән чакта ант итеп,

— Үләрмен, ләкин Сталинградны бирмәм, — дип әйткән сүзләрен исенә төшерде.