Логотип Казан Утлары
Комедия

ҮЗ ЯЛГАННАРЫНЫҢ КОРБАННАРЫ

Комедия, 1 актта

КАТНАШУЧЫЛАР

Хәсән партизан.

Галия артистлар бригадасында артистка.

Ландышев артист.

Васин артист.

Фон Краузе немец капитаны.

Димель немец лейтенанты.

Мигай совет заградительный отряды командиры .

Кызылармеец Фронттан ерак түгел райондагы бүлмәсе. Ландышев, көзге алдына утырып, грим сала, зур җирән сакал ябыштыра. Васин фашист офицеры киемен кия, җиңенә свастикалы чүпрәк тага.

Галия (кулына ноталар тоткан хәлдә бер итектән чыгып, икенчесенә үтеп барышлый). Васин, Ландышев, әле сез киенеп тә бетмәгәнсез, гарнизон килергә егерме минут вакыт калган. Әле бит безнең теге җырны тагын бер кат репетировать итәсебез бар.

Ландышев. Галенька, ике генә секунд, менә сакалымны гына ябыштырып бетерим. Көйли тор гитараны.

Васин (эзләнеп). Карагыз әле, кайда минем теге... трофей тәресе?

Галия. Теге немец полковнигыннан салдырып алган тимер тәрене әйтәсеңме? Ландышев, аны бит бая син карап утырадыр идең?

Ландышев. Күргәнем дә, ишеткәнем дә юк... Ландышев эшендә дәвам итә. Васин тәрене өстәл асларыннан, чүп корзиналарыннан карый.

Ландышев тора. Ну вот, Галенька, мин сезнең хезмәтегезгә әзер!

Васин (Ландышев торган урындыкка күзен төбәп). Ә менә бу нәрсә, Володя? Син немецның иң югары дәүләт орденын кай җиреңә салып утыргансың, ә? Беләсеңме, мин сине моның өчен старосталыктан төшерермен.

Ландышев (кызганыч кыяфәткә кергән булып). Кичерегез, кичерегез мине, ваше благородие. Мин сез килгәч кенә чынлап яши башлаган идем ләбаса. Сез мине староста игеп куйгач, җитмеш яшьлек карчыгымны аерыл, унҗиде яшьлек кенә бер кызга өйләнгән идем, ул мине ташлап китәр бит, хур итмәгезсәнә, ваше благородие!

Көлеш. Галия, шул арада гитараны көйләп. Ландышевка бирә. Ландышев гитарада аскортлар ала. Репетиция башлана. Хәсән керә.

Ландышев белән Галия. Бу кем? (аптырап). Хәсән? Син ничек биредә?

Хәсән. Сссс. Мин сезне белмим, сез мине белмәгез.

Васин. Ни өчен?

Хәсән. Мин немец машинасында юл күрсәтүче булып килдем. Бары да (аптырашып). Немец машинасында?

Хәсән. Әйе. Немецлары-ниләре белән.

Ландышев. Син аларны плен алдың? Тышта исерек немецларның жырлавы ишетелә: Дорнро зхен, вар айн шейнес кинд. Шейнес кинд, шейнес кинд...“ Галия. Алар җырлыйлар? Берни дә аңламыйм...

Хәсән. Кыскасы гына шул: Геббельс радиосы, солдатларының рухын күтәрер өчен булса кирәк, безнең районны диңгезгә кадәр немецлар кулында дип игълан иткән. Болары, бу ялганны машинадагы репродуктор буенча ишеткәннәр дә, тизрәк тәртәләрен болайга таба борганнар.

Ландышев (кычкырып көлеп). Ягъни диңгез буендагы байлыкка, башка фрицлардан элегрәк барып кул батырыр өчен...

Галия. Димәк, алар үзләрен немецлар тарафыннан оккупацияләнгән районда йөрибез дип беләләр?..

Хәсән. Әйе. Алар үз ялганнарының корбаннары, бичаралар. Әле монда сезнең җыр тавышын ишеттеләр дә машиналарын шушында туктаттылар. Хәзер алар әйберләрен җыйнап бире керерләр. Телефоныгыз кайда, мине гарнизон башлыгы белән кушып бирегез әле!

Галия аңа күрше ишекне күрсәтә. Хәсән ишектән кире әйләнеп килә.

Әмма берни сиздермәгез, мөмкин кадәр кунакчыллык күрсәтегез.

Васин. Тыныч бул, Хәсән. (Җиңендәге свастикага һәм күкрәгендәге тәресенә күрсәтә).

Хәсән. Бигрәк шәп! (Мыек астыннак көлеп кереп китә).

Ишек ачыла. Анда капитан фон Краузе һәм лейтенант Димель күренәләр. Алар икесе дә маузерларын алда тотып, төзәп керәләр һәм бусагада туктап калалар.

Краузе. Биредә партизаннар юкмы?

Димель (батырланып һәм гадәттән тыш кычкырып). Югыйсә, минем автоматтагы пулялар аларның барсына да җитәр!

Васин (кулын күтәреп). Хайль!

Краузе һәм Димель (тынычланып). Хаа хитель.

Васин. Немецлар хезмәтендеге элекке рус прапорщигы дворянин Столбищин-Куроловский.

Капитан. Сез рус? Әмма мин сезнең күкрәгегездә иң югары наци ордены тимер тәрене күрәм.

Васин. Так точно, капитан! Сез туры һәм батыр хәзмәт өчен наци ордены алган элекке рус прапорщигы дворянин Столбищин-Куроловскийны күрәсез. Димель. Рөхсәт итегез, нинди туры хезмәт һәм батырлык өчен?

Васин. Немец гаскәрләренә фураж бирүдән баш тарткан җиде рус авылын, хатыннары, балалары белән, кырып немец кавалериясен фураж белән тәэмин иткән өчен һәм шуның аркасында бик зур oперацияның уңышлы барып чыгуына юл ачкан өчен.

Краузе (аның кулын кысып). Орденыгыз янына карт немец солдаты барон фон Краузеның югары ариең авызы белән әйтелгән рәхмәтен дә кушыгыз. Ландышев (үз-үзен белешмәстән теш арасыннан акрын гына). Сволочь.

Васин һәм Галия аңа ризасызлык белән күз төшереп алалар.

Краузе. Ә бу кем?

Димель (Ландышевка). Сезгә бөек Германия армиясенең капитаны мөрәҗагать итә. Сәлам бирегез. (Кулын күтәреп). Хайль!

Ландышев (кулын күтәрә алмый азаплана).

Краузе. Кулың чергәнме әллә, хайван, славян калдыгы?

Ландышев. Күтәрелми. Яраланган. Партизаннар атып яралады.

Васин. Бу безнең немец командованиесе тарафыннан куелган староста Николай Ворягин.

Ландышев. Ну мин аларның үзләренең дә кирәген бирдем. Партизаннарны әйтәм. Ант итеп әйтәм һәм сүзем дәрес булмаса башымны кисәргә бирәм: минем районда бер партизан да юк.

Бүлмәдән Хәсән чыга.

Краузе. Зергут. (Хәсәнгә күрсәтеп.) Бу безнең юл күрсәтүче. Миңа ул бик ошады. Староста, аракы салып бир үзенә.

Ландышев (җилкәсен җыерып). Менә ансы юк инде. Большевиклар чигенгән чагында бөтен аракыны елгага агызганнар... Ну, чәй кайнатып бирергә мөмкин. (Кычкырып.) Галия! Галия (электрик чәйник күтәреп чыга). Рәхим итегез! Димель (Галияне күреп.) О! Дикъкать итегез, капитан!

Краузе. Немец чәй эчми, красавица. Немец эчә торган әйберен үзе белеп йөртә. Лейтенант! (Галиягә карап мыекларын сыпырып куя.)

Димель. Баш өсте. (Үзе белән алып кергән чемоданын ачып.) Әйе, әйе... Немец русларның сыена ышанмый... Краузе аны кисәтеп тамак кыра. Ягъни, немец үз тамагын кеше өстенә салуны үзенең принцыпыннан түбән күрә. Чөнки бөек Германия бөтен нәрсәгә тук... Сездә аракы юк, Германиядә ул бар. Менә! 40 еллык аракы! Франциянең иң мәшһүр подвалыннан... Менә сыр... Голландиянең иң яхшы сөт һәм сугым фермасыннан... Менә кофе, каймагы-ние белән бергә... Грециянең иң бай плантациясеннән... Менә бусы Норвегия күчтәнәче...

Галия. Рөхсәт итегез кызыксыннырга: Францияне ишеттек, Голландияне, Греция белән Норвегияне ишеттек... Ә менә Германиянең үзенең нәрсәсе бар? Сез бит аны бик бай дип мактадыгыз.

Димель жавап бирә алмый кала, Краузега карый.

Краузе. Менә без бар, красавица, безоар. Аңлашыламы? Лейтенант, безнең сүз белән мавыгуыбыздан эш белән мавыгуыбыз яхшырак булыр.

Димель. Баш өсте, капитан!

Краузе. Сез җырлыйсыз?

Галия. Әйе, мин артистка. Сез аны каян белдегез?

Краузе. Бердән, без бу йортка сезнең җырлавыгызны ишетеп туктадык. Икенчедән, немец өчен искусство кешесен аерып белү кыен эш түгел. (Мыекларын сыпырып куя.)

Галия. Шулай дисезме?

Краузе. Чөнки немец кына искусствоны сөя һәм аңлый белә.

Димель. Немец кына артисткаларга чын бәясен бирә белә.

Краузе аңа ачуланып карый, тамак кырын куя.

Димель. Баш өсте, капитан. Өстәл хәзер!

Бар да утырышалар. Немецлар коралларын салып, урындыкларының аркасына элеп куялар. Хәсән бер читкә барып утыра.

Краузе (аракы салын Хәсәнгә бирә). Безгә күрсәткән хезмәтең өчен!

Хәсән (торып). Рәхмәт. (Аракыны ала да, сиздерми генә артына җибәрә). Инде минем хезмәтемә килгәндә, ул бөтенләй юк дәрәҗәсендә кечкенә.

Димель. Син безне бик шәп һәм иң туры юл белән алып килдең. Краузе, һәм безнең яңа яулап алган районыбызда бөек Германиянең дуслары белән очраштырдың, Үз ялганнарының корбаннары бар да. Капитан дөрес әйтә!

Хәсән. Алайса шуның бәрабәренә мин сездән, капитан, минем бер үтенечемне тыңлавыгызны үтенер идем.

 Краузе. Я! Хәсән. Сез миңа үзегезгә тагы да зуррак хезмәт күрсәтергә рөхсәт итсәгез икән.

Краузе. Бу егет ошый миңа, господа! Я, я!

Хәсән (Васанга күрсәтеп). Менә безнең капитан партизаннарга чаршы карательный отряд оештыра. Васин дөресләп баш ия. Әмма ул отрядка иң ышанычлы кешеләрне генә кабул итә. Сез аңа минем өчен рекомендация бирсәгез икән.

Краузе. Юк, туктагыз, монда эшне сез безнең белән координировать итәргә тиеш. Чөнки немец командованиесенең бу турыда үз фикере бар.

Васин. Нинди фикер, капитан?

Краузе. Бу моңа кадәр сер иде, әлбәттә. Әмма бу район безнең кулга кергәч, бу сер булудан чыкты. Сез ничек уйлыйсыз, лейтенант?

Димель. Минемчә дә, бу сер булудан чыкты һәм гомумән бөек Германия армиясе шундый көчле ки, ул мондый вак-төяк сернең генә ярдәменә мохтаҗ түгел.

Хәсән. Дөрес, ваше благородие. Безнең диңгез кыры районы немецларның бик зур планнарыннан бик кечкенә өлеш бит.

Краузе. Әйе, әйе, бу әле без керәсе жирнең бусагасы гына (сумкасыннан картаны алып, ачып җибәрә). Менә! (Кулы белән сызып) Менә аның түре. Бар да. Әһә...

Хәсән. Ваше благородие, шуңа күрә безгә операцияне дингез кырыннан башларга һәм партизаннарның безгә комачаулау мөмкинлеген хәзердән ук юк итәргә кирәк.

Краузе. Юк. Моннан бернинди куркыныч юк... чөнки монда безнең диңгез буена төшерергә хәзерләнгән десантыбыз бар...

Хәсән. Кайда?

Краузе (картага күрсәтеп). Менә. Бар да. Әһә.

Васин (Хәсәнгә). Капитан хаклы. Хәзер бу район безнең кулда булгач, десант сугышсыз-нисез генә ярга төшә дә...

Краузе. Әйе, әйе, төшә дә менә бу юл белән олы юлга барып чыга... Васин (татлыгын яшерә алмый). Гениально уйланган!... Гениально!

Шул арада Димель Галия янына килеп, аны кочакларга тырыша. Галия, аңардан чирканып, читкә китә. Димель аның артыннан бара.

Ландышев (Краузега). Ваше благородие! Сез бәлки лейтенантыгызга боерырсыз?

Краузе. Нәрсә?

Ландышев. Ул бу кызга кагылмасын!

Димель (әйләнеп). Оһо! Коллар хуҗаларына кызларга ничек подходить итү этикетын өйрәтмәкче булалар.

Ландышев. Әйе, әйе, әйе... Чөнки бу минем кәләш.

Димель. Хо, хо, хо, хо. Ниндиерәк кияү! Без моны алайса кәләшнең үзеннән сорап карыйк. Ул кайсын артык күрер? Немец армиясенең тимер тәре ордены кавалеры Альфред Димельнеме, әллә менә бу көрәк сакаллы борчак карачкысынмы?

Краузе. Лейтенант!

Димель (үрә катып). Баш өсте!

Краузе. Иң элек капитаныңнан узып ул кызга үрелергә сиңа кем рөхсәт итте? Димель. Бу кызга карата беренчелекне әлбәттә мин сезгә уступать итәм, капитан!

Краузе (шаяру тоны белән). Ә мин сезне икенчелек хокукыннан да мәхрүм итсәм?

Димель дәшми. Хо-хо-хо-хо! Аннан соң мин хәзер старостаның сиңа уңайсызлый торган сакалын кырып ташларга боерык бирсәм?

Димель. Баш өсте! (Бритвасын чыгара башлый).

Л а н д ы ш е в. Гафу итегез. Мин сакалымны сезгә кырдыра алмыйм.

Краузе. Ни өчен? Ландышев. Чөнки мин бу сакалымны әтиемнең төсе итеп саклыйм.

Краузе. Мин сезгә яхшылык итәргә генә телим, староста. Әгәр сез сакалыгызны кистермәсәгез, шуның аркасында кәләшегездән мәхрүм калу ихтималыгыз бар. Кистерсәгез, сез минем лейтенантның борнына чиртәсез. Хо-хо-хо-хо! Ачуланмагыз! Мин мәзәк сөйләүне сөям. Мин йөрәгем белән артист бит. (Әкрен генә.) Лейтенант!

Димель, бритвасын тотып, Ландышевка таба бара.

Л а н д ы ш е в. Мин үзем артист, чорт возьми! Мин бу сакалымны сезгә кырдырганчы, үзем тамры белән йолкып ташлармын.

Ландышев сакалын йолкын ташлый. Офицерлар аптырашын калалар.

Димель. Капитан, Безне шантажировать итәләр. (Коралына тотына, коралы юк.) Кая минем корал?

Краузе. Кая минем корал?

Васин. Гафу итегез, монда бер нинди шантаж юк. Без бары сезне үзебез белән таныштырып өлгермәдек. Без сезне, үзебезнең җиңүчеләребезне, каршы алу тантанасына чакырылган актерлар.

Краузе. Сез дә актер?

Васин (көлеп). Әйе, мин дә актер.

Краузе. Алайса сез үзегез әйткәнчә, элекке прапорщик һәм дворянин... кем дидегез әле?

Васин. Столбищин-Куроловский.

Краузе. Димәк, сез ул түгел?

Васин. Пьеса буенча шул. (Көлә).

Краузе. Сез бик талантлы артист икәнсез.

Ландышев. Әйе, без бүген немец гарнизонының чакыруы буенча, аларга Бөек Германиянең күләгәләре дигән бер актлык спектакль һәм концерт күрсәтергә генә хәзерләнеп тора идек.

Краузе. Зер гут. Унгенугенд. Ләкин безнең арада бер-беребезгә ышанмаучылыкны тәмам бетерү өчен безгә коралларыбызны кайтарып бирегез.

Васин. Галия, бирегез үзләренә коралларын.

Галия. Хөрмәтле капитан. Аракы булган җирдә атыш булуы бик ихтимал эш. Шуның өчен генә мин боларны бераз читкәрәк куйган идем. Мин ул турыда бик куркам. Сүз бирегез, атышмассызмы?

Краузе. О, мадам. Менә сезгә бөек Германия армиясе офицерының намуслы сүзе. Бу парабеллум бары менә сезнең тынычлыкны сакларга кирәк булганда гына атачак.

Димель. Браво, капитан! Галия аларга коралларын кантарын бирә, тегеләр, коралларын киеп, аларга тотынып утыралар.

Краузе. Зер гут! Зер гут! Унгенугенд. (Димельгә.) Лейтенант! Моннан соң үзебезнең турылыклы гражданнар алдында тагын бер паника куптару омтылышы ясасагыз, мин сезне гауптвахтага җибәрәчәкмен.

Димель. Баш өсте! (Честь бирә.)

Краузе. Шулай, шулай. Димәк, сез актерлар? Ләкин, күрәм, сез гаять талантлы актерлар икән. Рольләрегезне менә дигән итеп башкардыгыз.

Васин. Рәхмәт, сез безнең репетициядә катнашып, безгә рольләрне төшенеп уйнарга шактый нык ярдәм иттегез.

Краузе һәм Димель мәгънәле генә карашып алалар.

Краузе. Берни дә эшләр хәл юк. Мин үзем актер. Менә бит әле мин дә сезнең алда уйнап утырдым... Сез тагы теге десантлар, фәләннәр турындагы сүзне чынга ала күрмәгез, хо-хо-хо-хо!

Тышта автомобиль сиренасы. Сәхнәгә капитан Мигай һәм бер кызылармеец керәләр. Аларның артыннан Хәсән керә. Немецлар сикереп торалар һәм коралларына ябышалар.

Васин (кәефсезләнгән булып). Менә сез тагын коралларыгызга тотындыгыз. Үзегезнең дусларыгызга карата бу нинди ышанмаучылык?

Краузе (аңламыерак тора). Әйе, әйе, әйе. Хо, хо, хо. Актерлар! Әйе, әйе. Яратам актерларны! Лейтенант, карагыз әле, нәкъ совет чекистлары! (Мигайга һәм кызылармеецка күрсәтә.) Костюм! Грим! Нәкъ үзләре! Мигай (немецларга нәфрәт белән күз читен генә төшереп). Ну-с! Шәп кунак булдыгызмы? Инде бераз ял итеп, йоклап алырга туры килер. Мин сезгә анда бик шәп спальня хәзерләп куйдым.

Краузе. Мин русча әле күп нәрсәне аңлап бетермим. Бәлки немецча әйтерсез. Бар да (аңлатырга тырышып). Шлауфен зи! Бай-бай! Немецлар, эшне аңлап алып, коралларына тотыналар.

Галия. Мәшәкатьләнмәгез, господа! Бөтен коралларыгыздан патроннар бушатылган. (Патроннарны, Мигайга китереп бирә.)

Краузе. Сүз юк: оста эшләнгән! (Хәсәнгә). Иблис, син кая алып килдец безне? Әллә син дә актермы?

Хәсән. Мин актер түгел, мин—партизан Хәсән! Мин сезгә партизан Хәсәнне тотып күрсәтергә вәгъдә иткән идем. Менә ул, сезнең алдыгызда. Тотыгыз! Тотасыгыз килмимени?

Краузе һәм Димель. Доннер веттер!

Краузе. Ну, ярар. Безнең сугышып алган үз җиребездә безгә каршы мондый чара куллануыгыз өчен сезне авыр җәза көтүеннән курыкмыйсызмы?

М и г а й. Сезнең үз җирегездә? Алдамыйсыңмы?

Краузе. Немец бер вакытта да алдамый.

Мигай. Алдамый? Алайса менә нәрсә: бу район немецлар тарафыннан алынганы юк. Иң оятсыз алдауны уйлап чыгарган кеше сезнең алдамый торган немецыгыз — Геббельс. Сез алдау гына түгел, үз ялганыгызның корбаны булу дәрәҗәсенә барып җиттегез. Немецлар башларын ияләр. Марш! Немецларны алып чыгып китәләр. Артта бердәм кул чабу ишетелә. Бу клуб залында артистларны көтеп утыручы кызылармеецлар.

Галия. Әйдәгез, тамашачылар безне көтә-көтә зарыгып беткәннәрдер. Әмма аларга безнең ни өчен соңга калганны сөйләп бирсәк, бу бүгенге программада иң шәп номер булачак.

Көлешеп чыгалар.

ПӘРДӘ