Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАТАН СУГЫШЫ ЧОРЫНДА ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ

Tapих сөйли безгә бабайларның

Мәңге үлмәс даны турында,

Таш һәйкәлләр тора, мәгърур булып,

Яулар узган көрәш юлында.

Н. Дәүли.

Кешелек дөньясы тарихында кара тап бульш, яман чир исеме алып калачак немец юлбасарлары безнең тыныч тормышыбызны җимерергә, хуҗалыгыбызны какшатырга, мораль хәлебезне, рухыбызны төшерергә һәм социалистик хезмәт нигезендә тупланган байлыгыбызны талап алырга теләделәр. Советлар иленең таркалмаганльпгын, халкыбызның каушап калмаганлыгын, киресенчә, һәм экономик һәм мораль һәм сугыш техникасы ягыннан ныгыганлыгын сугышның бер еллык тәҗрибәсе ачык күрсәтте. Бу җимергеч сугышны без башламадык, аның безгә немец юлбасарлары — кешелексезлек, моральсызлык, ерткычлыкта әлегә чаклы тиңе күрелмәгән фашистлар Германиясе такты. Безнең эшебез тугырылыклы, безнең изге бурычыбыз бөек ватаныбызның, ирек, туганлык, дуслык нигезенә корылган Советлар илен әнә шушы явыз баскаклар, талаучылардан арындыру, коткару. Без ватан сугышы алыш барыбыз. Ватан сугышы ул изге сугыш, ул данлыклы сугыш. Аңлы кеше, үзен социалистик җәмгыятьнең бер члены итеп санаган кеше өчен ватаннан, туган илдән дә кадерле, якын бернәрсә дә була алмый. Немец-ерткычларга каршы сугышып йөрүче яшь шагыйрьләребездә Шәриф Мөдәррис үзенең истәлекләрендә болай дип яза: «Туган җир! Бу бит минем туган, минем үскән һәм әгәр дә үләм икән, мин күмеләчәк җир дигән сүз. Бу бит,— минем әткәм кияү, әнкәм килен булган җир. Бу бит кешедә иң бөек хис, иң бөек идеал». Безнең батыр сугышчыларыбыз, гомумән, без барыбыз да туган илебезне, даһи Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә төзелгән Советлар илен үзебезнең җаныбыздан да кадерле, тормышыбыздан да алдынгырак итеп таныйбыз. Бөек шагыйребез Г. Тукайның «Иң бөек максат безем хөр мәмләкәт, хөр Россия» дигән сүзе безнең йөрәкләребездә мәңгелек нур булып яши.

Адәмме ул, хисе булмаса.

Ана кайгысына янмаса,

Чын граждан буламыни кеше,

Ватаны өчен җанын бирмәсә.

Бөег шагыйрь Н. А. Некрасов.

Ватаныбыз борчулы көннәр кичерә. Без аның кайгы, хәсрәтендә янабыз һәм, тугырылыклы гражданнар буларак, аның өчен җаныбызны фида кылырга әзер торабыз. Изге ватан сугышы СССР халыклары семьясын бердәм, таркалмый торган, үзенең Кызыл Армиясенә, Кызыл Флотына җаны-тәне белән ярдәм итә торган лагерьга әйләндерде. Советлар тылы беркайчан да бүгенгедәй нык булганы юк» (Сталин). Ә Л. Җәләй Татар халкы да менә шушы бөек гаиләнең бер члены. Ул да, рус һәм бүтән халыклар белән берлектә, туган илебезнең Россиянең бөтенлеген, иреген саклау, аны төзү эшенә ничәмә йөз еллардан бирле катнашып килгән. Татарларны бер халык, бер милләт игеп үстергән, аларның телен, культурасын, әдәбиятын формалаштырган ил Россия. Бу — аларның данлыклы тарихы. Ватан сугышы сафларына татар халкы да меңләгән командирлар, политработниклар, врачлар, язучылар, шагыйрьләр, тупчылар, очучылар, танкистлар, мәргәннәр һ. б. бирде һәм фашистларны җиңеп чыгар өчен нинди генә корбаннар кирәкмәсен, ул аларның барын да бирергә әзер. Татар халкының интернационал рух белән сугарылган патриотлыгын беркем дә, бернинди көч тә йомшарта алмас. Ленин Сталин милли политикасы җирлегендә берләшкән шундый нык гаиләне СССР халыкларын берәү дә тарката алмаячак. Бу бердәмлек — социалистик төзелешнең тарихи нәтиҗәсе булып тора. СССР халыкларының ватанчыллыгы җимерелмәс крепость ул. Без бу мәкаләбездә татар совет әдәбиятының шушы бер ел эчендә тудырган иҗат җимешләренә кыскача бер экскурс ясаячакбыз. Ватан сугышы совет сәнгате, совет әдәбияты алдына фронт белән бер максатка хезмәт итәргә, бер ноктага сугарга куркынычлы дошманны тар-мар итү эшенә иң якыннан катнашырга дигән тарихи зур бурычны куйды. Художестволы әдәбият совет кешесен — барлык кыенлыкларны җиңеп чыга ала торган, беркайчан да аптырап калмый, һәрвакыт һәм һәр нәрсәгә уяу күз белән карый ала торган, күмәк көчнең, социалистик җәмгыятьнең, өстенлегенә ышанган, айлы, сәламәт һәм чыдам кешене реаль тормышта булганынча күрсәтергә, сәнгатьчә гәүдәләндерергә тиеш дигән кискен таләп туды. Мондый катлаулы һәм җаваплы бурычны үтәү, җиренә җиткерү өчен, каләм мастерларының да Бик тиз арада хәрби тематикага – күчүләре таләп ителде. Соң безнең татар язучылары бу бурычны үтәделәрме? Үтәлешнең сан һәм сыйфаты ничек? Татар совет җәмәгатьчелеге бүгенге көндә шушы сорауны куя. Бу хаклы һәм бик вакытлы сорау, һичшиксез, татар совет әдәбияты да, ватан сугышы башланган сәгатьтән алып бүгенгә чаклы, ягъни бу бер ел эчендә һәм эчтәлеге һәм формасы белән сизелерлек борылыш ясады. Беренче һәм иң әһәмиятлесе — бездә моңарчы артта калып килгән хәрби тематика бу бер ел эчендә шактый киңәйде. Икенчедән, аерым жанрлар чагыштырмалы рәвештә киңәйделәр, активлаштылар һәм яна формалар өстендә эшләү көчәйде: Мәсәлән, хәрби мотивларга нигезләп балладалар язу, шигырьдә яңа формалар табу, очерк, истәлекләр жанрын активлаштыру һ. б. Татар совет әдәбиятының шушы бер ел эчендә тудырган иҗат продукциясен, аның үсеш, киңәя барышыннан чыгып, ике чорга бүлеп карарга тиешле булабыз. Ватан сугышының башланган көннәрендә чыккан әдәби әсәрләр үзләре мәгълүм бер чор, бер баскыч булып торачак. Бу көннәрдә чыккан әсәрләр (бигрәк тә, шигырьләрдә бу нык сизелә) ватан сугышына тиз арада туплану, фронтка озату мотивлары белән сугарылган булулары ягыннан характерлы.

Мәсәлән: шигырьләрдән Муса Җәлилнең «Тупчы анты», Ш. Маннурның «Үз башына» һәм «Саубуллашу җыры», Кави Нәҗминең «Атакага», «Ватан сугышы әлифбасы», Әхмәт Фәйзинең «һәркем үзенең көчен барласын», Нур Баянның «Өч бөркет», «Көрәшкә», Ә. Исхакның «Сугышчылар, җыры», Ә. Ерикәйнең «Сугышка!», Г. Кутуйның «Озату җыры», һәм башка шагыйрьләрнең менә шушындый ялкынлы строфалары, гомумән, татар яшьләрендәге ватанчылык, илебезне дошманнан саклау эшенә көчле омтылыш, намус һәм фидакарьлык турында сөйлиләр. Драматургия, хикәя, очерклар жанры тармагыннан да бу чорга характерлы яңа әсәрләр чыкты. Мәсәлән, М. Әмирнең «Тагын да зуррак бәйрәмгә кадәр», Кави Нәҗминең «Тупчы Сөләйман», Г. Бәширнең «Сержант Хайруллин», Г. Галиевнең «Повестка таратучы» дигән хикәяләре; Г. Насрыйның «Патриотлар семьясы» (пьеса). Болар да шулай ук фронтка озату, мобилизация, хәрби обстановка күчү көннәрендәге настроениеләрне гәүдәләндерәләр.

— Җенеңне өзәрбез, Гитлер. Без оборона көчебезне ныгыту өчен, кичә ике Ярым норма бирдек. Бүген алты-җиде нормага җиткерербез, - ди хезмәт батыры Сөләйман агай («Тупчы Сөләйман»). Ватанчылык рухы белән сугарылган совет кешесенең тулы характерын бирү, ягъни реаль чынбарлыкны сәнгатьчә тугырылыклы калыпка салып, лаеклы образ аркылы гәүдәләндерә алу бу, әлбәттә, ансат эш түгел. Моның өчен сугыш обстановкасындагы чынбарлыкка хас булган типик хәлләрне дөрес сайлый алу кирәк. Безнең язучылар, гомумән алганда, ашыгып, тиз арада эшләргә туры килүгә дә карамастан, шактый төпләнгән характерлы образлар бирә алуга ирештеләр. Мәсәлән, М. Әмирнең Фатихын, Г. Бәширнең Мәрьямен, азмы-күпме эшләнгән образ итеп санарга була. Шулай да бу көннәрдә чыккан әсәрләрнең байтагысында әле схематизм, тиешенчә эшләнеп җитмәгәнлек бик нык сизелә. Схематизмнан котыла алмаган әсәрләрнең үрнәге итеп, Г. Насрыйның «Патриотлар семьясы»н, Кави Нәҗминең «Тунчы» Сөләйман»ын, Г. Галиев пенскиың «Чакыру» һ.б. болар әнә шушы беренче чорный характерлы үрнәкләре булып торалар.

Тынычлыкны саклап, корыч тубым,

Чикне сүзсез озак күзәттең;

Вакыт җитте, сиңа сүз бирелде,

 Әйт нәфрәтен бөек йөрәкнең.

(Муса Җәлил) кебек көчле боеру;

дошманга каршы.көчле ут ачарга кушу;

Ватан өчен изге сугыш сафлаңыиа кер.

Варварларны фашистларны тар-мар китер.

(Кави Нәҗми)

төсле чакыру, димлү; ашыктыру нәфрәт уты кабызу;

—Я, хуш, бәгърем, сау бул хәзергә, Мнн каламын синең эшеңдә...

(111. Маннур)

Сау бул, сөйгән илем Татарстан,

Китәм бүген сугыш сафына... (Н. Паяц)

— Без утырып киткән машинаның

Күкрәгендә кызыл йолдыз бар;

Болгый-болгый алсу яулыкларын,

Озаталар безис дус кызлар...

(Ә. Исхак)

кебек, патриотик җылылык, дуслык? мөлаемлык белән сугарылган строфалар укыйбыз. Бу шигырьләр безгә ватан сугышының, беренче көннәрендәге рух бөтенлеге турында сөйлиләр. By төр әсәрләр белән бер рәттән; ватан сусгышының беренче көннәрендә үк, яшь «шагыйрьләребез шигъри үтенеч, гаризалар белән чыгалар, үзләрен гаскәргә алуны  фронтка җибәрүне сорыйлар.

 С. Хәкимнең:

— Запаста мин торам яшь командир,

Оныта күрмә, илем, дәшергә

Сафка чакыр мине

II.

Дәүлинең: Мин сакларга тиеш изге җирне — Васыяте шул минем атамның... Г. Хуҗиның:

Үтенечем ашыгып язам сезгә,

 Үзегездән чакыру көтмичә:

Кала алмыйм Ватан сугышына

Яшьтәшләррм белән китмичә...

дигән хикәясен, Г. Әпсәләмовның «Бердәмлек» дигән әсәрен һ. б. күрсәтергә туры килә. Ничек кенә булмасьпн. бу көннәрдә, бу айларда чыккан әсәрләрне, сәнгатьчә эшләнешләре кимчелек ле булса да. себереп түгәргә әзерләнмибез. чөнки бу чор әле ашыгыч рәвештә хәрби тематикага күчү, аны үзләштерү, лаеклы образлар эзләү баскычыннан гыйбарәт. Озату, мобилизацияләү мотивларына язу озак дәвам итми. Кайбер азучыларыбыз, хәтта ватан сугышы башланган сәгатьтә үк, турыдан-туры фронт күренешләрен, андагы героиканы чагылдырган образларны бирү эшенә керештеләр. Мәсәлән, проза тармагында Г. Әпсәләмовның «Ватан улы», Г. Бәширнең «Сержант Хәйруллии» кебек әсәрләре шулар рәтенә керәләр: «Ватан улы» җыйнак һәм тыгыз эчтәлекле итеп эшләнгән хикәя. Бу әсәрдә, очучы Морат образы аркылы, совет кешесенең сугышчан сәләте, ватанчыл намусы, принципиаль ныклыгы күрсәтелә. Морат үзе һәлак була, ләкин дошманга юл куймый. Бу образны ватан сугышы барышындагы меңләгән фактлар расладылар. Г. Бәширнең Мәрьяме дә шундый ук образлар арасына керә. Катлаулы вакыйгалар барган чорда драматургиянең әһәмияте тагын да зуррак була, чөнки ул киң массага җиңел һәм тиз барып җигә ала. Безнең язучылар бу тармакта да зур гына эш күрсәттеләр дин әйтә алабыз. 1941 елның июль-август айларында тугыз-унлап пьеса матбугатка чыгарга өлгерле. Без бу урында тартыш оригиналь саналганнарына кыскача гына тукталып китәбез. Т. Гыйззәтнең «Серле мич казнасы» (яки «Ил агасы») исемле әсәрендә дошман басыш алган районнарча совет гражданнарының геройлыгы, дошманга каршы көрәш картиналары гәүдәләнә. Антон карт белән аның хатыны Арина, әсәрнең, баш каһарманнары буларак, зур фидакарьлык күрсәтәләр. Боларга килеп кушылган кызыл сугышчы Мансур образы да шактый тулы итеп бирелгән. М. Әмирнең «Партизан Инан» дигән пьесасы авторның драма язарга да көчле генә сәләте бар икәнлекне күрсәтә. Монда, кискен интригалар аркылы, характерлары шактый ук тулы ачылу дәрәҗәсечә ирешкән образлар да бар. Дударь Иван гаиләсендәге бердәмлек, дошманга карата аяусыз булу — совет партизаннарының көчен, аларның аң һәм физик сәләтләрен билгеле бер дәрәҗәдә ачып бирә. Г. Насрый иптәш «Таныш кешеләр» дигән пьесасында совет кешеләренең туганлыгын, үзара якынлыгын ачып бирүне теләк итеп алган. Татарстанның атаклы тракто ристкасы Наташа, фин сугышы герое Әкрәм һәм Украина партизаны образлары авторның, бу теләген дөрес чагылдыралар. Ләкин бу әсәр, тар, интригасыз итеп төзелү аркасында, кыска бер эпизод кына булып чыккан. Ачык итеп әйтергә кирәк, драматик әсәрләр өстендә эшләүче иптәшләр ватан сугышы шартларындагы тылны күрсәтүгә әз әһәмият бирәләр. Завод-фабрикаларда, тимер юл су юлларында, кип басу һәм урманнарда ватанчыл энтузиазм белән барган хезмәт күренешләрсн чагылдырган пьеса әлегә чаклы матбугатка чыкканы юк: Дөрес, Ф. Хөснинең «Папирос сатучы»сы тылдагы тормыштан алып язылган. Ләкин бит бу әсәр безнең тылны чагылдыруда диңгездән бер тамчы кадәрле генә. Совет драматургиясенең бүгенге төп бурычы - халкыбызның социалистик чорында татар совет әдәбияты аң, көчле оптимизм белой сугарылган патриотизмын, героикасын лаеклы образлар, типик характерлар белән күрсәтү. Югарыда телгә алынган әсәрләр, башлангыч рәвештә, бу таләпкә җавап бирәләр. Ләкин болар белән генә тынычланып калырга һич мөмкин түгел. Бу тармак әле бик күп эшләүне һәм сам, һәм сыйфат ягыннан үстерүне, тематик киңәюне сорый. Хикәя жанрыма күчеп, башлыма, түбәндәгеләрне әйтә алабыз. Хәрби тематикага күчү, ватан сугышы фронты күренешләрең чагылдырган әсәрләр бирү монда да күренекле генә төс алды. Шуның белән бергә, бу тармакта да тылдагы тормышны күрсәтү чагыштырмалы рәвештә аз урын тота. Аларның саны ике-өчтән артмый. А. Шамовның «Буранлы төндә», Г. Галиевнең «Сугыш вакытында» дигән хикәяләрен генә тылдагы тормышны мәгълүм күләм дә чагылдырган әсәрләр дип әйтеп була. А. Шамов хикәясендәге Хәкимҗан абзый образы тулы канлы кеше, чын-чыннан совет кешесе характерында үстерелгән. Ул үзенең ватаны өчен яна, ватан интересы аның өчен төп канун. Г. Галиевнең «Сугыш вакытында»гы Сафиулла карт образында да көчле генә характер бар. Ләкин бу образны ул, ни өчендер; ялгыз-ярым ипи торган бер карт итеп биргән. Типик образларны үзләренә лаеклы обстановкам куеп бирергә кирәк иде. Бу хикәядә бер яктан тарихка, язган тормышка күбрәк урын биреп, бүгенге тормыш фактларына әз тукталу бар. Мондый стильне куллану, бигрәк тә, хшкәнчекләрдә, уңышлы түгел. Үзәк мәсьәләне бүгенге тормышны—киңрәк ачарга кирәк. Ватан сугышы шартларындагы тыл темасы турында сүз барганда. Ф. Хөснинең «Урман сукмаклары» дигән хикәясенә дә кагылып китәсе бар. Автор үзенең уйларын берсе 12-13, берсе 10 яшьләрендәге ике малай Абдул белән Зөфәр образларында ачып биргән. Бу балаларның төп характеры каты күңеллелек, үч алучанлык һәм үз белдекләре белән эшләү сыйфатлары белән сугарылган. Икенче төрле әйткәндә, Ф. Хөсни бу образларны нәкъ үзе ярата торган сыйфатларга ураган. Ләкин бу ике малай, яхшы эшләр белән бергә, Җәйләрен мыскыл итү, үз белдекләре белән генә йөрү, дуамалырак кылану шикелле якларны да күрсәтәләр һәм, хәтта, урны-урны белән бу тискәре сыйфатлар аларның яхшы эшләрен күмеп тә китә. Безнең балалар көчле ихтыяр, омтылыш, кыюлык белән коралланган булырга тиешләр. Ләкин боларның барысы да аңга, социалистик принципка нигезләнгән булсын. Аң җитәкчелек итмәгән ихтыяр безгә кул түгел. Язучы иптәш моны исәпкә алырга тиеш иде. Ватан сугышып, фашист-ерткычлар белән көрәшне турыдан туры чагылдырган хикәяләрдән билгеле бер әһәмияткә ия була алырлык әсәрләр итеп, Г. Галиевнең «Шәм яктысы», И. Газыйның «Кышкы кичтә», Г. Кутуйның «Рәссам», Ф. Хөснинең «Йөзек кашы» һәм «Рубенс» дигән әсәрләрен саный алабыз. Ватан сугышының бер еллык тәҗрибәсе күрсәтте ки, совет медицинасы безнең батыр сугышчыларыбызның һәрвакыт һәм һәртөрле очракларда аерылмас юлдашы, кулга-кул тотынып утка да суга да керә торган иптәше булып хезмәттәшлек күрсәтә. Г. Галиевның «Шәм яктысында»гы Наилә образында менә шушы факт гәүдәләндерелә. Гаилә —санчасть хезмәтчесе. Аның табигатендә мөлаемлех, кече күңеллелек белән батырлык, кыюлык, сәләтлелек сыйфатлары берләшәләр. Наиләнең эшчәнлеге яралыларны карау белән генә чикләнми, кирәк вакытта, алда ич сафка чыгып, ул иң кискен операцияләргә дә катнаша ала. Сугышчылар Наиләне чын күңелдән яраталар. Бер разведчик, дошман тылын күзәтергә киткәндә: «Мин буген кич, аның турында бер хәбәр дә ишетмәгән килеш, яңадан разведкага китам. Бу баруымны аңар багышлыйм...» дип, үзенең сугышчан хәрәкәтен Наиләгә багышлый. Бу хикәяне без авторның зур уңышы итеп саныйбыз. Совет очучылары күрсәткән батырлыкка бөтен дөнья халкы соклана. Ватан сугышының бер еллык дәвамында безнең очучыларыбыз мәңге онытылмас дан, үрнәк күрсәттеләр. Алар арасында чын-чыннан фидакарьлек белән' сугарылган типик характерлар художникларга язып бетерә алмаслык материал булып калачак. Ләкин безнең язучыларыбыз әлегә бу геройларны тулы гәүдәләндергәннәре һәм бу темага җиткелекле әсәрләр бирә алганнары юк. Бу темага язылган хикәяләрнең саны әлегә бер-ике генә. Берсе, югарыда әйтелеп китергән «Ватан улы (Г. Әпсәләмов), икенчесе Гази Кашшаф иптәше «һава дуэле». Монда очучы Хесәеновның һава сугышында, һавада барган дуэльдә алган өстенлеге күрсәтелә. Автор бу образны совет батырларының реаль типы итеп бирергә тырышкан, һәм ул моңа өлешчә ирешкән дә. Хөсәенов үз эшен яхшы белә, һәм аның белеме, сәләте патриотик рух белән дә туендырылган. Аның теләге дошманны җиңү, илнең тынычлыгын, бәхетен кайтару; Менә шушы принципиаль караш астында, Хөсәенов баласын да, хатынын да, туган-үскән җирләрен дә күз алдына китерә; мөлаем кичеренүләргә дә бирелә. Аңарда эстетик көч тә бар. Ул үзенең әйләнә-тирәсенә художник күзе белән дә карый ала: Гази Кашшаф иптәш, Хөсәеневне шундый киңрәк итеп, аны нык кына бозган. Икенчедән, Айдарда турылыкны сөю, дәртлелек, тәвәккәллек шикелле матур сыйфатлар булу белән бергә, совет героикасы, советчыл батырлык, советчыл патриотизм аңына туры килми торган, киресенчә, бу аңнарга каршы булган черек яклар да янап килә. Безнең уебызча, Ф. Хөснигә үзенең иҗат алымнарын ныклы тәнкыйть аркылы үткәреп чыгу зур файда китерер иде. Хикәя, новеллаларга карата әйтелгәннәрне йомгаклап, түбәндәге фикерне теркибез. Һичишиксез, бу тармакта да сизелерлек хәрәкәт, ватан сугышы шартларында туган таләпләргә җавап бирерлек эш күрсәтергә омтылу бар. Ләкин әле бу башлангыч кына;  монда һәм тематика, һәм форма ягыннан ныклап торып эшләргә кирәклек күренеп тора:

Тыл тормышның андагы энтузиазмны чагылдьпрган хикәя, новеллалар өстендә ныклап эшләргә кирәк булачак. Совет укучысының әдәби татымы бай һәм киң таләпле. Художество югарылыгына күтәрелмәгән әсәрләр аны канәгатьләндермиләр. Димәк, язучылар һәрьяктан тулы, пешеп җиткән әсәрләр бирергә тиешләр. Моның өчен язучы үз остеита бик нык әниләргә һәм армиябез, халкыбыз белән бергә яшәргә, аларны сөяргә, героик тормышларын тирә иләп өйрәнергә тиеш. Менә шушы шартларны җиренә җиткерү безнен иҗат көчебезир үстерәчәк, баетачак. Гадәттә, язучылар, хәрби остановкада булса, командир, орденлы сугышчы образы, производствода булса, стахановчылар образы өстендә күбрәк эшләргә яраталар. Бу, яхшы, ләкин гади кешеләр, урта күл кешеләрдәге катлаулылыкны. алардагы рухи байлыкны ачып бирүне тә хәзерге көннең актуаль бурычы итен татырга кирәк. «Совет әдәбияты» журналы бу бер ел эчендә байтак кына санда очерк, нәсер, истәлекләр басып чыгарды. Без моны журналның уңышлы адымы дип саныйбыз. Бигрәк тә сугышчылар блокнотыннан алынган очерк һәм истәлекләрнең кыйммәте зур. Мәсәлән, С. Җамалеевның «Яфрак койганда»сы. X. Мөҗәйчен. «Сөт»е һәм боларга ошашлы башка әсәрләрне шундыйлардан санарга мөмкин. Болар киләчәктә язылачак зур әсәрләр өчеи чыганак, материал булып калачаклар. Гомумән татар совет әдәбиятымның тел байлыгын, кисәкчә, прозаикларыбыз әйтеп бирә. Шунлыктан бу төрне, төбен дә, кыскача хикәяләү рәвешендә язылган лирик-эпик шигырь итеп таныйлар. Элек баллада жанрын романтик тойгылар, әйләнә-тирә, реаль тормыштан риза булмыйча, ниндидер икенче бер дөньядан рәхәт, тынычлык эзләү кебек фантастик уйлар язуга кулланганнар. Шунлыктан андагы геройлар да мифология, халык әкиятләрендә сөйләнгән, су кызларың җен-пәриләрдән сайлана булган. Мәсәлән, Лермонтовның «Русалка»сы шундый фантастикага корылган балладаларның берсе булып санала. Шуның белән бергә Пушкин белән Лермонтов баллада жанрын реалистик нигезгә күчерүче, аны тарихи сюжетка күчерүчеләр дә булалар. Пушкинның балладалары, Лермонтовның «Бородино»сы болар тарихи сюжетка корылган балладалар. Баллада жанрын куллану татар әдәбияты тарихында шактый ерактан башланган. Хисам Катиб үзенең «Җәмҗөмә солтан» (1370) әсәрең шушы жанрда язган. Аннан соңгы шагыйрьләрдә исә, XX йөзгә чаклы дип оула, баллада жанрында язылган әсәрләр очрамый. XX йөзгә чыккач, Тукайлар чорында, татар әдәбиятында яңа баштан балладалар языла башлый. Бу балладалар әле һаман да иске стильдә, ягъни фантастикага нигезләнеп язылган булалар. Кыскасы, бу жанрның Пушкин, Лермонтовлар тарафыннан реалистик нигезгә күчерелгән фор- масьп, хәтта соңгы елларга чаклы гатар әдәбиятына күчерелми килә. Күңелле бер факт: Ватан сугышы барышында, шушы бер ел эчендә шагыйрьләребез берничә баллада язып чыгалар. С. Батталның «Әкият һәм тормыш турында баллада», Ә. Фәйзинең «Көлүче тавыклар турында баллада», Ә. Нахакның «Ике сугышчы», Н. Баянның «Өч бөркет» һәм Ш. Маннурның «Шофер һәм малай» дигән әсәрләре шушы жанрда язылганнар. Боларның барсы да ватан сугышы мотивларына корылганнар. Бу саналганнардан күпчелеге реалистик нигездә, тарихи скелет — ватан сугышы героикасында Дарлыкка килгән образларның батырлыкларын күрсәтә торган сюжетка корылганнар. Тик Ә. Фәйзинең «Тавыклары» һәм Ә. Исхакның «Ике сугышчы»сы гына ярым фантастик образлар аркылы бирелгәннәр. Боларның беренчесендә шактый чәнечкеле сатира, икенчесендә исә көчле мораль, психологик момент чагыла. С. Батталның «Әкият һәм тормыш турында баллада»сы партизаннар тормышы, аларның көрәшчән сәләтләрен ачып сала торган тыгыз сюжетка корылган. Партизан һәм аның улы — үсмер малай — батырларча үләләр, һәм дошманга героиканы күрсәтү мәсьәләсендә артта капучанлык аларда да күзгә нык бәрелә. Бу кимчелекне тиз көндә тутыру өстендә шагыйрьләр дә бик нык эшләргә тиешләр. Гомуми йомгак моннан гыйбарәт: татар совет әдәбияты хәрби тематикага күчүдә сиземле адымнар ясады». Бу — реаль факт. Ләкин ирешелгәннәр белән тынычланырга, юанырга берәүнең дә хакы юк, киресенчә, тагын да ныграк сызганып эшлисебез, ватан сугышы чорындагы татар әдәбиятын һәм тематика, һәм форма, жанрлар ягыннан бик нык баетасыбыз бар. Тыл белән фронт арасындагы бердәмлекне чапылдырган әсәрләрне күбәйтү, аларда урта кул кешеләрне гомумән киң масса вәкилләренең булдыклылыгым лаеклы образларда гәүдәләндерү эшенә бик ньпк әһәмият итәргә кирәк. Завод-фабрикаларда, колхоз-совхоз производствосында мөгъҗизалар күрсәтеп үсә торган патриотлар әдәбиятта үзләренә тиешле урынны алырга тиешләр. Балалар-үсмерләрне патриотик рухта тәрбияләүгә хезмәт итә торган сугыш чоры әдәбиятын булдыру да бик зур бурыч булып тора. Безнең әле моңа Тиешле бәяне биреп җиткергәнебез юк. Балалар өчен язылган әдәбиятта пионер, комсомол, партиянең һәм совет мәктәбе, совет гаиләсе, гомумән совет җәмәгатьчелегенең ролен тиешле рәвештә күрсәтергә кирәк. Әсәрләрнең тел алымнарын татар хезмәт ияләренең сөйләм байлыгы хисабына тагын да яхшырту, җанландыру өлкәсендә язучылар бик тырышып эшләргә тиешләр. Совет әдәбияты ул, социалистик реализмга корылган әдәбият буларак, мылтыклар шартлаганда, туплар гөрселдәгәндә, танклар дөбердәгәндә дә яңгырый, үсә, көчәйгәннән-көчәя бара ала торган сәләтле, яшәүчән. Аның тарихи бурычы— фашист юлбасарларны тар-мар итү коралларының берсе булып хезмәт итү. Совет язучысы» кызылармеецның иң якын дусты, рухлаадыручысы. Без үзебезнең язучыларыбызга зур ихтирам белән карыйбыз, аларның бәләкәй генә хезмәтләренә, иҗатларына да тулы бәя бирәбез. Изге ватан сугышы чорында әсәрләр язган кешеләрнең исемнәре мәңге яшәячәк, хезмәтләре онытылмас хатирә булачак.