ТАУ СУКМАГЫНДА
Казак кыя ташлы текә тауның үткен кырлы читен бик авырлык белән, кулларында асылына - асылына, үтте һәм хәзер тау елгасының шаулап акканын тыңлап ята. Казакның бөтем тәне бик нык арган һәм ниндидер бер талгынлык белән ял итә. Мускуллары беленеп тора торган аяклары хәлсезләнеп калганнар, кулларының беләзек тирәләре сулыгып-сулыгып авырталар иде. Казак текә тау буйлап авыр юл үтте. Үлем аның тап-такыр итеп кырылган башына үзенең күзгә күренмәс канаты белән берничә тапкыр орынып-орынып китте. Басар урын эзли-эзли казакның аяклары берничә тапкыр яр өстендә асылынып калдылар. Ләкин боевой приказны үтәргә ашкынган казак Агафон Григорьевич Скоробут, чатнап ярыла башлаган кыя ташларның кырларына асылынып, тау куакларына ябыша-ябыша, армый-талмый һаман югарыга, мүк белән өртелгән зур ташка таба менде, һәм менә хәзер ул кирәкле урында. Станичник иркен сулап куйды. Аннан соң коралларын барлап чыкты һәм күзләремә кадәр агып төшкән тир бөрчекләрен кубанка бүреге белән сыпырып алды. Казак кан тибеп чыккан, биртелгән тырнакларына карады һәм усал елмайды. Ул бармакларына өрә-өрә: Неоның үчеи алырбыз әле, —дип мыгырданды. Бу җирдән тау сукмагы уч төбендә яткандай анык күрелә. Немец автоматчыклары яшеренә торган дошман завалы аның күз алдында. Агафон Григорьевич автоматчикларның ничәү икәнлеген санады да, кулындагы кечкенә генә көзгесен. йөрткәләп сигнал бирде. Тау сукмагындагы немец автоматчыклары ун дүрт, Скоробуг кулындагы көзге дә ундүрт тапкыр яктыртты. Казак:
«Командир хаклы» — дип куйды. Немец альпинистларының китәр юллары булмаганын хәзер ул да ачык күрә иде инде. Уң якта текә яр, күбекләнеп су ага, ә сул якта тар сукмакны яр читенә китереп тери торган текә кыя таш стена. Алга да, артка да барыр урын юк. Казаклар ике якка да ут яудыралар иде. Немец офицеры обстановканы исәпли башлады. Ул мүк белән өртелгән таш урнашкан мәйданга бер альпинистны разведкага җибәрергә булды. Офицер шуннан ут ачып, русларны тотып торырга һәм караңгы төшкәнне көтеп алып, төн пәрдәсе астында тау итәгенә, яланлыкка төшәргә уйлый иде. Офицер, биноклен күзенә куеп, җитез солдатының кыя буйлап үрмәләвен күзәтергә тотынды. Ул, русларның игьтибарын читкә тарту өчен, солдатларына утны көчәйтергә боерды. Чатнаган кыя ташларга кызу кургашыннар тагын да ныграк кадала башладылар. Офицер сүгенеп, биноклен төшерде. Ул солдатының сөрлегүен һәм, мәгънәсез бер хәрәкәт белән кулларын селтәп, түбәнгә очуын күрде. Офицер ярсып икенче альпинистны җибәрде.
Мүкле таш — бик уңай позиция иде шул. Агафон Григорьевич nay өстендәге мәйданчыкка бик ипләп урнашты һәм түземсезлек белән карый башлады. Казак 16.00 да ут ачарга тиеш. Шул сәгатьтә аның иптәшләре тау кырына якынаячалар. Скоробутка кыя тау өсте буйлап үтеп, немец альпинистларын әйләнеп узарга, бау белән сукмакка төшәргә һәм тылдан һөҗүм итеп, бер генә немецны да исән җибәрмәскә кушылган иде. Казак барысын да эшләде: гранаталарын әзерләп куйды, бауны хәстәрләде, автоматын уңаерак урынга салды, көзге күк йөзенә карап, уйга чумды. Аның күз алдына авылдашы Макар Чуприн бабайның бөкерәйгән гәүдәсе килеп басты. Скоробут Макар бабайны очратты да:
— Бабай, яшермичә сөйлә әле, немецлар станцияне нишләттеләр?— дип сорады. Чуприн әле күптән түгел генә немецлар кулыннан, пленнан котылган иде. Карт, таш өстенә утырды һәм кулын селтәп еларга тотынды. Казакның йөзе чытылды.
— Бөтен Станица халкы бер булып салган клубыбызны ләгънәт төшкән нәрсәләр бөтенләй өйдән чыгардылар. Мәктәпкә кызларны җыеп китерделәр дә, төне буе мәсхәрә иттеләр. Ә иртә белән йортны бикләп ут төрттеләр. Бабай акырып елап җибәрде. Скоробут картның җилкәсеннән тотты.
— Ә әнкәй?—дип карлыгып сорады ул.
— Ә хатыным Степанида Ивановна? Ә улым Гришутка? Чуприн дәшмәде.
— Я, —дип Скоробут аның җилкәсеннән селкеде,— чынын сөйлә! Түзәрмен, бабай, мин алай изрәгәннәрдән түгел. Чуприн таит өстеннән торды, ул Скоробутның күзләренә текәл карады.
— Чыны бик авыр шул! Әнкәйне тураклап ташладылар, хатынымны астылар, ә улыңны яхшы күңелле кешеләр яшереп алып калдылар. Мүк үскән таш артында яткан Скоробут үзенең шул очрашуын исенә төшерде һәм нәфрәт аның йөрәген яңа көч белән тутырды. Казак, җиңел генә уфылдап; тирә-ягына күз салды. Тирә-як тылчын иде. Ләкин, казак, уяу бул, походта уйга бирелмә! Дошман хәйләкәр һәм куркыныч! Скоробутның артык яр астыннан кемнеңдер кулы сузылды, ул, тотыныр җир эзләп кызу-кызу капшана иде. Бу фашист альпинисты менеп килә. Ләкин Скоробут куркынычны сизмәде. Фашистның кулы ташка орынды, таш шаулап яр астына төшеп китте. Скоробут күз ачып йомганчы борылып карап, таш артына тәгәрәве генә булды, яр астыннан солдатнын көчәнгәнгә күрә кызарган бите күренде. Солдат, мәйданчык өстенә менеп, үз-үзенә нык ышанган горур бер төс белән киң шарфын һавада берничә тапкыр болгап алды. Офицер альпинистның сигналын күрде. Ләкин ул бу сигнал артыннан казакның авыр кулы солдат бик каты итеп сукканын һәм аны астына алып бәргәнен күрә алмады Казак атарга тотынды. Автомат фашистларны кырып сала иде. Фашистларның җидесе егылып калды, ә калган җидесе сукмакны эченә качтылар. Скоробутның иптәшләре ата-ата алгарак уздылар. Ә Скоробут, таштан-ташка сикерә-сикерә, фашистларның тылына үтә иде инде. Ул бауны бик тиз генә беркетеп алды, һәм муенына автоматын аскан, билендәге гранаталарын ыргытырга хәзер торган Агафон Григорьевич жиңел генә аска шуа башлады. Сукмакка нибарысы 20 метр гына калды. Казак бик сак төшә, ә үзе кыя артыннан күзен алмый иде. Немец офицерының, эт өргән төсле итеп, команда биргән тавышы ишетелә иде. Казак сукмак өстенә сикереп төшүе булды, немец белән йөзгә-йөз очрашты. Немец аптырап калды, ул, төбәп ата алмады; казак дошманның күкрәгенә терәп атып үтерергә тиеш иде. Ләкин Агафон Григорьевич пуляны кызганды да, чехның башына автомат приклады белел сукты. Фашистның башы ярылып китте, приклад та түзмәде. Автомат эштән чыкты. Немецлар Скоробутны күрделәр. Казак гранаталар атып каршы тора иде. Сукмакка альпинистларның үле гәүдәләре өелде, тик атыш туктамады. Тау артындагы чыгып торгам урынга поскан немец офицеры ата иде. Әгәр дә белеп эш итсә, сугышта ялгыз кеше дә куркыныч. Казак моны яхшы белә. Ул офицер өстенә ыргылды һәм дошман пулясы тиеп егылды. Скоробут йөз түбән ята. Пуля аның эчен тишеп үткән. Казак тешләрен шыкырдата, ләкин алга рмәли. Офицер һаман ата да ата иде. Офицер тирә-якка сынап карады. Тагын ярты сәгатьтән караңгы төшә инде. Яр кырыендагы казак кузгалмый, ул куркыныч түгел. Офицер алга карый һәм казакның шуышканын күрми. Скоробут үлем ярасы белән яраланган, ул аңын җуя. Ләкин ул тагын күзен ача һәм барлык көчен туплап алга шуыша. Немец китмәскә тиеш. Агафон Григорьевич: «Җибәрмим» дип уйлый иде. Офицер очередь җибәрде дә, ташлар арасыннан чыкты һәм тиз-тиз генә артка чигенә башлады. Тагын чак кына һәм сузылып яткан казак гәүдәсе яныннан үтәр. Скоробут дошманның хәрәкәтен күзәгә. Ул сулышын кыскан, ул барлык көчен, барлык вәфрәтеи җыя иде һәм, офицерның аяклары үзенең бите янына җиткәч, Скоробут аның аякларыннан тотыш кисәк кенә үзенә тартты. Офицер җиргә ауды. Ул автоматы белән казакка сукты. Ләкин Скоробут авыртуны тоймады. Казак ярты гәүдәсен ярның теге ягына салындырган һәм офицерны үзе артыннан сөйри иде инде. Күзләрен киң итеп ачкан офицер казакның канлы битенә карый. Немецның куллары ташка терәлгәннәр, мундирының сукносы шытырдый, кулларының тиреләре ташларга бәрелеп суела иде. Офицерны дәһшәтле үлемнән бернәрсә дә коткара алмады. Скоробут аны төпсез яр астына сөйри иде. Офицер казакның күзләрендә үзенең куркыныч язмышын күрде.
— Җибәр, рус, җибәр! Яшисем килә минем!— дип ялынып карады ул. Казак куркыныч бер елмаю белән елмайды һәм офицерны бөтен авырлыгы белән тартты... Таулар арасы тагын тынып калды. Тау сукмагы тазартылды, немецлар юк ителде. Бары тик кыр гөлҗимеше куаклыгына эләгеп калган зәңгәр төпле кара кубанка гына, станичникларга казакның үлгән урынын күрсәтеп, озак тибрәнеп торды.