Сибгать Хәким шигырьләре
Иптәшем дәшми минем һич,
Мылтыгын янга куен,
Җырны ул ахры төшендә
Тыңлыйдыр—киткән оеп.
Ишет, дим, аның җыры бу,
Ул безне зарыгып көтә,
Шәһәрдә дошман бүген
Бәйрәм итә дә, туй итә.
Тор, иптәш, тор, дим йокыңнан,
Хәзергә онтып барын,
Күз салыйк туган шәһәргә,
Анда бит сөйгән ярың.
Җыр килгән якка барам мин,
Очратсам ярың әгәр,
Тапшырам көмеш кашыгың,
Ннишлисең, авыр хәбәр!
КУЛЛАР
Бүлмә син фикерен аның, әй,
Кояшым, иртә батып,
Күр ничек, ихлас белән ул
Хат укый кырын ятып.
Чәнчә бармаклар микән ул,
Дип куям: — Бигрәк нәни,
Рәссаме инде моның, — дим,—
Күп гомер иткән әби!
Күп сәлам сезгә диеп
Язган озын юллар да бар.
Ниндидер рәссам төшергән
Бик нәни куллар да бар.
Кулларын үбә аның ул.
Сак кына, йомшак итеп,
Яшьләре тама рәсемгә
Күңеле йомшап китеп,
Мин димен нигә юлыктым,
Сызланам аны күреп,
Бер ача ипләп хатын ул,
Бер куя кире төреп:
Кояшым батты еракта,
— Әй, туган, җитәр,—димен.
Бергәләп инде карарбыз
Калганын иртән,—димен.