Логотип Казан Утлары
Хикәя

РАЗВЕДЧИК РАХМАТУЛЛИН

Ул разведка батареясенә билгеләнгән башка кызылармеецлар кебек җиңел гәүдәле дә түгел, аның күз карашлары да бик үткен түгел төсле, аяк атлавы да бераз авырырак шикелле, гомумән, ул тышкы кыяфәте белән разведчик булырга бер дә туры килми иде. Ул беренче карауга артык тыныч, хәтта бик гамьсез кешедер бу, дип уйларлык дәрәҗәдә тыныч иде. Өлкән лейтенант Павлов, полк штабының приказы буенча, үз батареясенә кешеләр сайлау өчен строй, алдына килеп баскач, аның яныннан берничә тапкыр үтеп китте. Башына яшел пилотка, өстенә бушлат, аягыңа кыска гына кунычлы күн итек кигән, озын гына гәүдәле, коңгырт йөзле, күзләрен кысыбырак карый торган Павлов кабат аның янына килде һәм сорау бирде:

—С езнең фамилиягез ничек?

— Рахматуллин, иптәш командир! — Рахматуллин, дип «а» хәрфенә басым ясап әйтте Павлов һәм сорашырга кереште.

Сезнең армияда хезмәт иткәнегез бармы?

Юк, иптәш командир.

 Рахматуллинның соңгы җавабы аерата юаш килеп чыкты. Павлов аның күзләренә туры карап, уйланып алды: «Шайтан алгыры, нәрсәсе белән тарта сон бу егет мине? Юк, моның урны башка батареядә, разведчик чыкмас моннан. Артык юаш, басынкы тип бу, разведка ул башкаракларны таләп итә». Ул Рахматуллин яныннан китә башлады. Шунда ук кире борылды һәм Рахматуллин белән янәшә басып торучы икенче бер егет янына килде. Аңа күп кенә сораулар бирде. Ә уе һаман Рахматуллин да, ул нәрсәсе беләндыр Павловны үзенә тарта иде. Өлкән лейтенант Павлов моннан ай ярым гына элек фронтта яраланганлыктан ул госпитальдә ятып сәламәтләнгәннән соң, бирегә — запас частька кайткан иде, якындагы елга буеннан искән язгы җил белән уң кулының аз гына өшегәнлеген тойды, һәм өстендәге бушлат, капламасына кулын кыстырып, аякларын алыштырып басты. Аның бу хәрәкәте әлеге егет белән ныклабырак сөйләшергә хәзерләнгәнлеген күрсәтә иде. Ләкин өлкән лейтенант Павлов үзе бу егет янында басып торса да, аның күзләре һаман Рахматуллинда һәм ул әлеге егеткә биргән сорауларны Рахматуллинга да бирә, дөресерәге. ул күберәк аның белән сөйләшә иде. Бу хәл стройда торучы башкаларны да җәлеп итте, кемдер, бик сак кына тавыш белән, иптәшләренә әйтте:

— Лампа пыяласы тиресендә әйләнгән күбәләк кебек йөри бу командир дa! Павлов, үзе әлеге егет алдында басып торганы хәлдә, һаман Рахматуллинга сораулар бирә. Ул Рахматуллинда разведчиклар өчен кирәкле бер сыйфат барлыкны күңеле белән сизә шикелле тойса да, аны теле белән әйтә алмый һәм шуның аркасында Рахматуллинны разведка батареясенә алуда икеләнә: «Ышанып алырсың, ә аннан ни «а», ни «б» чыкмас, балласт булып кына калыр...» дип уйлый иде. Шулай әйләнгәли торгач, Павлов үз батареясенә кешеләр сайлап бетерде дә, аларны аерым стройга тезде. Инде алып китәргә тәмам хәзерләнеп беткәч кенә, янында торучы сержант Казаковка әйтте:

— Анда Рахматуллин фамилияле берәү бар, писарьгә әйт, аны да разведка батареясенә кертсен һәм үзен бирегә китер,—диде. Сержант Казаков приказны үтәргә китте. Павлов, анын. әйләнеп килүен көтеп, үзе өйрәтәчәк батареясе янында калды. «Әллә нәрсәсе белән тарта ул егет мине, ярым, ни булса да булыр, үзе егылган еламас дигәндәй, балласт булса, үземә үпкәләрмен...» дип уйланды Павлов. Озак та үтмәде, сержант Казаковның Рахматуллинны ияртеп стройга таба килүе күренде. Павлов Рахматуллинның бөтен хәрәкәтен, аяк атлауларын бик җентекләп күзәтеп торды. Шунда кечкенә генә бер күрнеш күзгә чалынды: якында тына бер уйсу урынга язгы кар суы җыелган иде. Сержант Казаков шул су җыелган уйсу җиргә килеп терәлгән дә, аны кайсы яктан әйләнеп чыгарга белмичә, аптырап тора. Ул алдындагы бу суны аркылы атлап чыгу өчең тарырак урын эзли, шинель чабуларын күтәргән дә, күзләре белән як-якка карана. Ә, Рахматуллин исә, бу уйсу җирнең бирге ягына чыгып өлгергән, ул сержант Казаковны көтеп тора. Ул бит әле генә Казаков артыннан атлап килә иде. Ә, хәзер Казаков теге якта, Рахматуллин бу якта аны көтә. «Тукта әле, — диде Павлов үз-үзенә.

Бу егет кай арада бу якка чыгып өлгерде соң, мин бит гел күзәтеп торам аны. Ә, шулай да аның бу якка чыгып өлгерүен күрми калдым... Рахматуллинның бу хәрәкәте Павловта аның үзе турында әлегә ачыкланып җитмәгән фикергә кинәт бер яктылык төшерде. Павловның бу егет турындагы уен каплап торган томан күтәрелә башлаган кебек булды. Менә сержант Казаков, әлеге уйсу урынны кичеп, Рахматуллин белән бергә Павловка таоа атлады. Павлов һаман Рахматуллинны күзәтә иде. Ул башына күксел тышлы малахай, өстенә җинел генә язгы пальто кигән, муенына бераз керләнгән саргылт шарф ураган, аягында күн итек. Йөзе аз гына борчылуны кебек күренә, сакал-мыеклары да җитү, аркасына аскан капчыгы да шактый керләнгән, аяк атлавы да сүлпәнрәк. Аны шулай җентекләп карал торган Павлов, эченнән генә: «Зыян юк, болар барсы да юлда озак килү билгеләре» — диде һәм сержант Казаковны үзенә бер төрле күтәренке кәеф белән каршылады:

— Ничек болай булды әле бу, иптәш Казаков. Сез уйсу урынның теге ягында кая басарга белмичә торасыз, ә боерыгыз иптәш» Рахматуллин бу якта сезне көтеп тора. Алдыңда нәрсә барын килеп төртелгәнче күрергә кирәк. Минемчә, Рахматуллин нәкъ менә шулай итте, ә сез...—дип көлемсерәде. Казаковның сипкелле йөзенә кызыллык йөгерде. Ул Павлов алдында үзен» уңайсызырак хәлдә сизде. Ләкин бу уңайсызлану озакка сузылмады, Павлов аңа стройны алып китәргә кушты һәм үзе батарея артыннан атлады. Ул, нигәдер бөтен батарея турында уйлауга караганда, Рахматуллин турында күберәк уйлый иде. Какча гына яңаклы, йокысызлыктан күз төпләре көйгән, ияк астыннан бугаз төене калкып торган бу кеше аны әллә нәрсәсе белән, үзе турында күп уйларга мәҗбүр итә иде. Павлов әле һаман анда разведчиклар өчен хас булган сыйфатларны эзли, ләкин аларны бик аз таба иде. Рахматуллин үзендә бер әллә ниндиерәк кеше. Павлов аның белән озак кына сөйләште, аның армиягә алынганга кадәр бер кошчылык оешмасында эшләгәнлеген, кайчандыр урманда объездчик булып торуын белде. «Гаҗәп тыныч урыннарда эшләгән бу егет, артык дәрәҗәдә тыныч урыннарда...» дип уйланды Павлов. Ул Рахматуллинның разведчик оула алу-алмавы турында һаман да икеләнә, шуңа карамастан, аннан нәрсәдер көтә иде. Уйлана торгач, нишләптер, ул, берничә минутка үзенең Коля лип йөртелгән кечкенә малай чагына — балалык елларына кайтып килде. Бер вакыт, шулай җәй көне, ул үзенең саксызлыгы, теләсә кая үрелә торган гадәте аркасында, шкаф башыннан бер лампа пыяласы төшереп ватты. Әнкәсе аны нык кына кыздырды. Шул көнне ул авыл башындагы Ташлы тауга чыгып йөгерде. Аның күз алдына әнә шул көнне Ташлы тауда йөрүләре килеп басты. Менә ул йөреп арган, бер зур таш өстенә килеп, аякларын салындырып утырды. Аста, тау итәгендә, киң болынлык җәелеп ята. Күктә үзенең куе кызыллыгын калдырып, Ташлы тау артына яшеренергә ярата торган кояш алтындай нурларын киң болын өстенә сибә. Менә шул нурлар эчендә, кечкенә генә куак төбендә бер нәрсә ялтырый. Ул вакыт-вакыт җем-җем итеп янган йолдызларны хәтерләтә, вакыт-вакыт нәкъ ватык көзге кисәге кебек гел бер хәлдә генә ялтырый. Ул озак вакытлар шул ялтыраган әйбергә карап утыра. Утырган саен балалык кызыксынучанлыгы аны шул ялтыраган әйбергә тарта. Аның беләсе килә: үзенең нуры белән еракларга кадәр күренә торган бу әйбер нәрсә, ул йөзек кашларына тына куела торган берәр якты, кыйммәтле таив кисәгеме, яки бер сызып җибәрү белән калын пыялаларны кисә ала торган алмаз китегеме, яки матурлыгы белән күзләрне камаштыра торган сәйлән бөртекләреме, әллә булмаса дөнья белән идарә итә торган алтын валчыкларымы? Кечкенә Коля озак вакыт таш« өстендә утырганнан соң, шул кояш яктылыгы белән ялтыраган әйбертә таба—болынга төшеп китә. Берничә адым атлау белән әлегә әйбер аның күзеннән югала. Ул яңадан таш өстенә килеп утыра. Әйбер яңадан ялтырый башлый. Ул аны күздән югалтмыйча тагы түбәнгә болынга таба төшә башлый. Кайда басуына да игътибар итмичә, әйберне күзәтә-күзәтә атлый. Кинәт әйбер таты ялтырамый башлый, ул тагы күздән югала. Коля әлеге әйберне күрү өчен, яңадан таш янына килеп баса. Әйбер тагы элеккечә ялтырый башлый, гүяки, кояшның бөтен нуры аның өстенә генә җыйналган, кояш, гүяки, шушы әйберне ялтыратыр өчен генә җиргә карый, ул гүяки, үзенең бөтен нуры, бөтен кызулыгы белән шушы әйберне яндыра. Коля өченче тапкыр урыннан кузгала, әлеге ялтыраган әйбердән күзен алмыйча, болынга таба төшә башлый. Бу юлы ул аны югалтмыйча байтак җир атлый. Ләкин тау итәгенә төшеп җиткәндә генә якты кояшны болыт каплый» болын өстенә зур күләгә ята. Коля дүртенче тапкыр тауга менеп, кояшның болыт астыннан чыгып, әлеге әйберне ялтырата башлаганын көтеп утыра. Күп тә үтми, болыт күләгәсе әкрен генә төньякка таба күчеп югала. Болыт астыннан чыккан кояш юңадан бөтен дөньяга нур чәчә, теге әйберне тагы да ачыгырак күрсәтә. Балалык кызыксынуы белән ашкынган Коля бу юлы акыл белән хәрәкәт итә. Элек бу әйбернең кайда икәнлеген бик дикъкать белән караш тора, аның кайсы куак төбеннән ялтыраганлыгын билгели. Ә аннары инде ул, әйбер үзенең ялтыравы белән күздән югаламы, юкмы, аны тикшерми йөгерә-йөгерә болынга төшә һәм билгеләнгән куак төбендә ялтырап яткан әлеге әйбернең ватык шешә муены икәнлеген күрә... Бала чакта булып үткән бу алдану, ничектер, Павловның хәтеренә нык сеңеп калды. Ул яше зурая барган саен бу кечкенә алдану турында епт кына уйлый торган булды. Бу, дөрестән дә, бик зур сабак алырлык алдашу иде. «Павлов үзенең шәхси тормышында да мондый алдануларга очрамады түгел, әйтик, аның чын мәхәбәткә баглы өметләре нәкъ менә шушы ватык шешә муены кебек алдавыч булып чыктылар. Рахматуллин турында туган билгесез өметләр дә, бәлки шулай ялтырап кына күренә торгандыр. Строй дивизион штабы алдына килеп туктады. Павлов, үзендә туган очсыз-кырыйсыз уйларын читкә куып, штаб баскычы алдына җәелгән иске чыптага аякларын сөртә-сөртә, эчкә кереп китте. Армиягә яңа гына алынган кешеләрдән торган бу батареяне ярты сәгатьттән взводларга, отделениеләргә бүлеш, квартираларга урнаштырдылар. Икенче көнне үк авыл бик иртә яңа тавышлар белән уянды. Урамнардан, тыкырыклардан бик күп төрле тавышлар яңрады. Соңгы 2— 3 көн эчендә генә авылга килеп урнашкан артиллерия полыгының батареяләре, юан көпшәләре белән һавага караган орудиеләр паркына — өйрәнүгә чыгып киттеләр. Өлкән лейтенант Павлов, батареясендә дә кызу рәвештә өйрәнүләр башланды.

II

Июльнең урталары иде. Разведка батареясендә, иртәнге беренче ике сәгать, атереотрубаны тәмам өйрәнеп җитүгә багышланды. Моны сержант Казаков алып барды. Разведчиклар бер-бер артлы стереотрубадан карап, үзләренә бирелгән заданиеләрне үтәргә керештеләр. Менә, Рахматуллин да үзенә бирелгән заданиене үтәү өчен стереотруба янына килеп басты. Ул аркылы табылырга тиешле ноктаны эзли башлады. Аның күз алдыннан әле яңа гына куе яшел төс алган калын урманнар, өсләреннән сыек кына пар күтәрелеп торган чом кара пар җирләре, язгы ташу белән ярлары юылган елгалар, шул яр буйларында үлән кыркып йөрүме яшъ бәтиле сарыклар, бер-берсенең муеннарын ял төпләрен кашып торучы әле4 генә ябага койган яшь тайлар, киң канатларын җәеп үзенә бер төрде горур төс алган җил тегермәннәре үтте. Бу күренешләрдән соң, аның күңеле, нәрсәдәндер җиңел генә дулкынланган су өсте кебек, чайкалып алды. Бу стереотруба аның күрәсе килгән әйберләрен күрсәтеп бетерми, аның күз карашларын чикли кебек тоелды. Анда бу җирләрне стереотрубасыз, тыныч вакыттагы кебек иркенләп, үз күзләре белән карыйсы килү теләге уянды. Ләкин ул бик таз үзенең өйрәнүләрдә икәнен хәтерләп, стереотруба аркылы карады һәм ниндидер бер күпер күрде. Аның нәкъ уртасында сакчы басыш тора: Ул, ахръв тирә-юньдә кеше юклыктан файдаланып булса кирәк, тәмәке тартырга хәзерләнә. Менә ул җилкәсенә аскан мылтыгын аз гына тартыбырак куйды һәм кесәсеннән янчык алып тәмәке төрде. Шунда ук, җилгә аркасын куеп, шырпы кабызды һәм күпернең аргы башына таба атлады. Аның артыннан йодырык кадәр генә зәңгәр төтен күренеп калды. Ул труба аркылы тимер юл буен күзәтте. Ниһаять, тиешле ноктаны тапты. Шул арада аның янына сержант Казаков килде:

— Сез, иптәш Рахмтауллин, нок таны таба алмыйсыз бугай?

— Ноктаны таптым мин. Менә ул мин тапкан нокта, дип жавап бирде Рахматуллин. Ул сержант Казаковка үзенең санлап алган ноктасын аңлатырга тотынды. Анда тимер юл аркылы, бөтен өйләре диярлек. такта белән ябылган авыл ята иде. Рахматуллин, стереотрубаиы сержант Казаков иркенә куеп, үзе алга төртеп күрсәтә-күрсәтә сөйли башлады:

— Сез, иптәш сержант, күзләрегезне иң элек әнә шул авыл өстендә йөртеп чыгыгыз. Шуннан соң яшелгә буялган калай түбәле өйләрне табыгыз. Алар күп түгел, берничә генә, һәм шулар арасыннан ачык яшел төсле яшелләрдән яшелен сайлап алыгыз.

— Әйе, әйе,—диде сержант Казаков, стереотрубадан караган килеш.

— Менә шул ачык яшел түбәле өйнең сул як почмагын алам мин нокта итеп, — дип дәвам итте Рахматуллин. Нәкъ шушы вакытта аларга якын гына бер урынга, куак Артына, өлкән лейтенант Павлов килеп басты. Ул. үзенең аларга күренмәвеннән файдаланып, бик кызыксынып, Рахматуллинны тыңлый иде. «Сержант Казаков Рахматуллинны өйрәтәме, әлле Рахматуллин сержантны өйрәтәме? —дип көлемсерәп торды Павлов.

Кызык тип бу Рахматуллин, сержантның үзен өйрәтеп ята һәм гажәп кызык өйрәтә. Элек бөтен авыл өстенә кара, яшел түбәле өйләрне тап, шуннан соң инде яшелләрдән яшелен...» Павлов, куак артыннан чыгып-, аларга якыная башлады, аны күреп алган сержант Казаков «Смирно!» командасы бирде, аннары, йөгерә-йөгерә Павлов каршысына барып, өйрәнүләрнең барышы турында доложить итте. Павловның кәефе яхшы, күнеле бик күтәренке икәнлеге тавышыннан ук билгеле иде. Батарея белән исәнләшкәннән соң:

— Дәвам итегез, иптәшләр, — диде.

 III

Батареянең өйрәнүләрне тәмам итү атнасы керде. Разведчиклар бик катлаулы заданиелэрне үтәргә керештеләр. Шушындый көннәрнең берсендә, өйрәнү разведкасына киткән җирдән Рахматуллин кайтмады. Бу хәлне берәү дә башына сыйдыра алмады, нәрсә дип әйтергә дә белмәделәр. Фронтта булса, яки дошман кулына элеккәндеэ. яки һәлак булгандыр, дип уйлар идең. Ә бит биредә, фронттан берничә йөз километр ераклыкта ятканда бу хәлнең булуы мөмкин түгел. Аның турыңда бары ике генә төрле фикер йөртергә була: ул яки дезертир, яки разведкада адашып калган булырга тиеш. Соңгысына өлкән лейтенант Павлов һич кенә дә ышанырга теләми, Рахматуллинның урманны башкаларга караганда да яхшы белүендә ул һич икеләнми иде. Павлов аны өйрәнүләр вакытында кат-кат сынады, бу калын урманның кеше аяк басмаган урыннарына аны берничә талкыр өйрәнү разведкасына җибәрде. Рахматуллин барган саен заданиене үтәп кайтты. Башын дезертирлыкка салган дияр идең, болай уйларга дз бер нинди дә нигез юк, Әлбәттә, анда ниндидер бер астыртынлык бар-барын. Ләкин бу астыртынлык аны дезертирлыкка китерә торган сыйфат булмаска тиеш. Киресенчә, бу астыртынлык, разведчик өчен ин кирәкле бер сыйфат булып ябешеп тора шикелле. Полк комиссары бүл мәсеннән тәмам аптырашка калып чыккан Павлов Рахматуллинның югалуы турында бер генә дә төпле фикергә килә алмады. Тубә чәчләре коела башлаган, киң генә маңгайлы, озынча яңаклы, калын кара каш аегыннан яшеренебрәк күренеп торган зур кара күзле, озын- гына юка борынлы комиссар үзенең бөтен килеш-килбәте белән көньяк халыкларын хәтерләтә иде. Ул, Павловны нык кына кыздырып, аның алдына кискен сораулар куйды:

— Ничек син үзеңнең боецың турында ачык бер нәрсә дә әйтә алмыйсың? Аның частька кайтмавына хәзер ярты тәүлектән; артты. Бу нәрсә дигән сүз? Дезертир?

— Юк, иптәш комиссар.

— Алайса адашкан?

— Ул адаша торган разведчик түгел, иптәш комиссар.

— Ә соң кайда? Павлов соңгы сорауга нәрсә дип жавап бирергә дә белмәде. Ул комиссар яныннан чыккач та, туры ук квартирага китте. Эче поша, бу көтелмәгән вакыйга белән нык кына борчыла иде. Квартирага кайтып кергәч тә тынычлана алмады, тышка чыкты. Сап-сары нарат бүрәнәләрдән салынып, түбәсе ашпак такта белән ябылган өннең бачкычына басканы хәлдә, кысык күзләре белән аска карап, озак уйланып торды. Батареягә кешеләр санлап алган чакта ук, Рахматуллин аны икеләнергә мәҗбүр иткән иде. Ул аны, нинди характерлы кеше икәнен беләп җиткермәгәне хәлдә, үз батареясенә алды һәм өйрәнүләр пактында аның яхшы разведчик булуына көннән-көн ныгырак ышана барды. Ул аның фронтта, сугыш. яланнарында да менә дигән разведчик була алачагына тәмам өмет баглады. Павловның Рахматуллинга карата булган аерым мәхәббәтен бөтен батарея белә иде. Чөнки Павлов кемгә дә булса берәр приказание бирәме, яки кызылармеецларны нинди дә булса берәр корал белән таныштырамы, ул һәрвакыт, ни өчендер, Рахматуллинга карап сөйли иде. Тәбәнәк кенә гәүдәле, кызыл чырайлы, кыскарак кына муенлы, уйчан карашлы Рахматуллин гел бер төрле генә, поза белән аны тынлый иде. Бәлки, Павлов хаталангандыр, Рахматуллинның уйчан карашлары, бәлки, аның дезертирлык уйлары булгандыр?..

— Юк, Павлов бу хәлгә үзен көчләп тә ышандыра алмый иде. Ул баскычтан төште һәм бераз иелә төшеп калиткадан урамга чыкты. Аннан соң урамнан үтүче бер боец аркылы разведка батареясеннән Ризвановны чакыртты. Ризванов белән Рахматуллин икесе бер өтделениедә хезмәт иткәнлектән, Павловның ана кайбер сораулары бао иде. Ризванов килеп керү белән, ул аңа утырырга тәкъдим итте. Бу хәл Павловның Ризванов белән иркенләберәк, озагырак сөйләшергә теләгәнлеген күрсәтә иде.

 — Я, иптәш! Ризванов... дип сүз башлап җибәрде ул. Павлов аның хәл-әхвалын сорашты, аннары Рахматуллин турында сүз кузгатты.

— Бу Рахматуллин кая булыр безнең? Синеңчә ничек, иптәш Ризванов, аның качып китүе мөмкинме?

 — Нәрсә дип тә әйтә алмыйм, иптәш өлкән лейтенант. Кешенең нәрсә уйлап йөргәнен каян беләсең.

— Ә менә сиңа, Рахматуллин качкан, дисәләр, ышаныр идеңме?

— Юк,—диде Ризванов.

— Ә, адашкан, дисәләр?

 — Юк, ул адаша торган кеше түгел. Бигрәк тә урманда. Ул Рахматуллин белән разведкага ничек китүен башыннан ахрына кадәр сөйләп бирде. Павловның кушуы буенча алар, җиде-сигез километр эчкә кереп, заданнедә күрсәтелгән урынны табып, аны һәр яктан өйрәнеп һәм тиешле мәгълүматлар алып чыгарга тиешләр иде. Рахматуллин бу заданиегә, гәрчә ул өйрәнчек эш булса да, бик нык күңел бирде. Ул урман авызына килеп җитү белән Ризвановны туктатып әйтте: —

 Суга кергәч пичек йөзәргә кирәклек турында яр буенда ук киңәшләшәләр. Моны ишеткәнең Гариф Галеев бардыр. Синең белән миңа да урманга кергәнче ук сөйләшергә кирәк. Тыңла, менә болай итәбез, хәзер син сулгарак каерып керәсең, мин уңгарак, диде Рахматуллин. Ризвановка кайда һәм ничек очрашу юлларын өйрәтте. Шуннан соң алар икесе ике яклап кереп киттеләр.

 — Менә шушы минем бар белгәнем, — дип сүзен тәмам итте Ризванов. Павлов аңа күп кенә сораулар бирде, аның белән шактый озак сөйләште. Шулай да бу сөйләшү Рахматуллин турында Павловта төпле бер фикер тудыра алмады. Ул Ризвановка китәргә рөхсәт бирде. Узе аның артыннан ук, бераз йөреп керү нияте белән, якындагы зур буа алдына таба китте. Ул һаман тынычсызлана иде. Ул буа алдына килеп туктады. Менә күз күреме кадәр җир яп-якты су белән капланган. Аның төбендә яңа гына туган акның урак кадәр генә шәүләсе уйный. Ярына каты ташла.р өелгән буа суы кайчакта аз гына чайкалып-чайкалып ала. Бу вакытта ул текә ярларга бәрелеп-бәрелел торган диңгез дулкыннарын искә төшерә, аның «чупылт-чупылт» итеп торган тазышь лары да шуны хәтерләтәләр. Шулай да дулкыннарның болай ара тирә чайкалгалап алуы буа суының тынычлыгын бозмый. Ул тыныч: Ләкин, берничә адым гына алга барып, арык авызына җитсәң, аны бөтенләй башка хәлдә күрәсең. Бик гаҗәеп һәм аерма бары кечкенә арык авызында гына. Арыкка йөз белән торсаң, кайчакта җиңел генә исеп киткән җылы җил белән аз гына шадраланып торган тыныч буа суы зур күл ятканны күрәсең. Ә арык авызына аркаңны куен карап торсаң, шушы тыныч күлнең, арык аркылы атылып чыгып искиткеч көч һәм тавыш белән алга таба ыргылганын күрәсең. Ул һичбер куәт белән тыен булмаслык дәрәҗә дә ыргылып, бик тиз арыкның тышкы ягына барып төшә. Анда тирән чокырлар казып, аның төбеннән үзенә вак ташлар ияртеп, кайный-кайный өскә күтәрелә, һәм ап-ак күбекләр калкытып, үзе теләгән киңлеккә җәелә. Ә ап-ак күбекләр исә башта аның белән бергә агыт китәләр дә, аннары әйләнә-әйләнә яңадан арыкка таба киләләр. Гүяки, алар текә арык авызына менеп, якадан сикерергә, шау-шу килеп якадан агарга телиләр. Алар арыктан атылып чыккан буа суы белән тагы шулай шаяра-шаяра алга чабалар. Яр буе тагы ап-ак күбек белән каплана. Алар әйләнә-әйләнә йөриләр дә, су агымының үзәгенә кермичә, читләтеп кенә тагы арык авызына таба ашыгалар... Павлов бу хәлгә озак карап торды. Чыннан да, тыныч кына торган буа суының арык авызыннан чыгу белән болай үзгәрүе, уйлабрак карасаң, баш миеңдә әллә нинди фәлсәфи фикерләр тудыра иде. Павлов бу күрмешне бирегә, запас частькә, килгәнгә кадәр, үзенең батареия белән сугыш мәйданына керүенә ошатты. Нәкъ шулай булды бнт. сугышка кергәнче тыныч кына яткан батарея дошман өстенә ташланырга приказ алгач, шушы буа суының арык аркылы чыгуы шикелле, кызу хәрәкәт алды; юлсыз җирләр, күперсез елгалар аркылы алга омтылды. Ул карап торган буа суының гаҗәп бер зур көч белән агуы, гомумән, аны үзе дә аңлап җитмәгән бер хәлгә куйды. Ул буа өстенә карап, табигатьнең бик тирән серләргә ия икәнен уйлаг торды. Шунда ук аның алдына сугыш мәйданы килеп басты. Әйе, алар, һөҗүм башларга приказ килгәнгә кадәр гел менә шушы су өсте кебек тын иделәр. Ә приказ алгач, часть тиз Һәм кискен хәрәкәткә килде, бер минут эчендә батареяләр дошман өстенә ыргылдылар. Болай караганда, бик юаш күренгән, басынкы холыклы егетләр искиткеч батырлыклар күрсәттеләр. Ул Рахматуллинны әнә шундый батырлыклар күрсәтер дигән өмет белән үз батареясенә алган иде. Ләкин... «Хәер, аның бүген көне буе югалып торуы, ул әле дезертирлыкны күрсәтми, каян беләсең, бәлки адашкандыр...» Авыр гына табигатьле, кеше әйткәнне тынлап, үзенчә эш итә торган характерлы Рахматуллин Павлов өчен әле һаман томан эчендә иде.

IV

 Урман эченә раведкага барган Рахматуллин кинәт сискәнеп китте. Шушында, якын гына җирдә «чык» иткән тимер тавышы ишетелеп алды. Бу, мылтык затворын ачып япканда чыга торган тавышка ошашлы иде. Ул баскан урнында калды, як-якка каранып, тыңланып торды. Урман ниндидер бер хәрәкәт барлыкны хәбәр итә шикелле иде. Ул кояш нурлары уйнаган куе яфраклар аркылы, карт бер каен төбендә, аягына озын кунычлы күн итек, өстенә кыршылып беткән күн гиджак кигән, озын гына гәүдәле кеше күрде. Ул аны озак күзәтеп торды. Өс-башына караганда, аучыга ошый иде ул. Ләкин елның бу вакытында аучы өчен бу урманда бер нинди дә табыш-ионлыкны бик яхшы белгән Рахматуллин шикләнә төшһе. Менә кеше, мылтыгын һәм сумкаларын агач төбенә куеп, аз гына читкә китте. Ул ахры, үз йомышын үтәргә кысталды булса кирәк, аның понига чүгәләве шуны күрсәтә иде. Рахматуллин, үзенең өйрәнү разведкасында икәнлеген пүяки онытты, ул гүяки үзен фронтта, донимай белән кара-каршы торган кебек тойды. Тәне эсселе-суыклы булыш китте, йөзенә җитди төс керде, баш мие гаҗәп бер кызулык белән эшли башлады. Ул бик тиз агач төбенә таба атлады. Берничә минут үтүгә, ул әлеге каен белән ят кеше арасында килеп баскан иде инде. Чүгәләгән кеше яшен тизлеге белән аякка басып, өс-башын рәткә китерә-китерә, агач төбенә әйберләре янына атлады. Аның күз карашлары коточкыч куркыныч, йөзенә искиткеч усаллык чыккан иде.

 — Туктагыз, сез кем буласыз? — дип кычкырды Рахматуллин аңа, әйберләре янына килергә юл куймыйча.

— Мин аучы, иптәш!

— Нәрсә аулыйсыз?

— Каз, үрдәк.

— Гаҗәп, бу вакытта һәм бу урында каз-үрдәк аулау! Шул арада кеше аның өстенә ташланды. Яшен яшънәгән кебек булып алды, Рахматуллинның күз алдыннан утлы шарлар күренеп китте...

Каты көрәш башланды. Ләкин көрәш озакка сузылмады. Рахматуллин аны каен төбенә егып, өстенә менеп атланды. Кеше берничә тапкыр сул кулы белән мылтыкка сузылды, төшләрен ыржайтып, Рахматуллиның бугазына омтылды. Һәр икесе кара канга баттылар. Ниһаять, Рахматуллин аны, тәмам хәлсезләндереп, кулларын артка бәйләде һәм агач төбенә сөялгән мылтыкны кулына алып, кешегә атларга кушты. Кеше кат-кат каршылык күрсәтте. Кичен караңгы төшеп җиткәндә, Рахматуллин аны штабка кайтарып тапшырды. билгесез кешедән бик тиз сорау алдылар, аның безнең ил өчен ят маркалы мылтыгы һәм кием-салымнары белән кызыксындылар. Полк комиссары Рахматуллтинны штабның тышкы ягына кадәр озата чыкты.

— Сез, иптәш Рахматуллин, илебез өчен бик зур файда китердегез, сез бу үткенлегегез белән частебезнең дәрәҗәсен күтәрдегез. Калганы иртәгә, хәзер кайгыгыз да, командирыгызга өйрәнү разведкасыннан соңга калып кайтуыгызның сәбәпләре турында доложить итегез. Хәер, бу өйрәнү разведкасы булмады, бу чып чын разведка Гариф Галеев булды инде, диде комиссар аңа туры карап:

Шулай, иптәш Рахматуллин, доложить итегез дә йокларга ял итәргә ятыгыз... Комиссар Рахматуллинга тагы нәрсәдер әйтмәкче иде, ләкин шул арада каяндыр Павлов килеп чыкты һәм ул аны дәшеп китерде:

— Павлов, бирегә! Өлкән лейтенант Павлов, комиссар янында басып торган Рахматуллинны күреп, башта аптырап калды, ләкин комиссарның көләч йөзе аны бу аптыраудан чыгарды. Ул нәрсә булса да хәерле эш булган. Рахматуллин начарлык эшлиме соң? дигән уйлар белән комиссар алдына килеп басты.

— Синең өйрәнү разведкасына киткән боецың, чын дошман белән очрашып, бер «аучы» алып кайтты, һәр икегезне дә тәбрик итәм, һәр икегезне дә!— диде үзенә бер төрле басым белән.

— Ярый, барыгыз, «аны» ничек аулаганын ул юлда сөйләр сина, — диде ул, Рахматуллинныц кулын кысып, ашыга-ашыга штабка кереп китте. Рахматуллин белән Павлов штаб яныннан кузгалганда, күктә яиа гына калыккан айны каплап, очсыз-кырыйсыз кара кучкыллы болытлар агыла, алар бер карасаң, сугышка кереп бара торган артиллерия гаскәрләренә ошыйлар, бер карасаң, ком сахраларыннан үтеп баручы озын кәрваннарны хәтерләтәләр, бер карасаң, сугыш мәйданында кечле ут астында берсе өстенә икенчесе килеп менгән танклар өемен күз алдыңа китерәләр иде. Рахматуллин әле генә комиссарга сөйләгәннәрен Павловка кабатлады

7/V— 15/IX—42. Виля.