Поэзия
ВИНТОВКА
Винтовкасы, Винтовкасы,
Винтовкасы күз нурым,
Бүген син минем ярдәмчем,
Бүген син минем җырым.
Винтовкасы, Винтовкасы,
Винтовкасы төз икән,
Утны, суны исән кичкән,
Канлы сугышлар үткән.
Винтовкасы, Винтовкасы,
Син көрәштә сыналдың.
Туган илемне сакларга
Мин сине кулга алдым.
Винтовкасы, Винтовкасы,
Винтовкасы бик гади,
Ядрәләре белән «сынлый»,
Штыгы белән кадый.
АЕРЫЛЫШУ
Аерылышу — Аерылышу инде,
Таш түгел бит, эри йөрәкләр,
Кайчагында кайнар яшьләр коела,
Өзелә бәгырь,
Кайчак чыланмый да кала керфекләр.
Аерылышу — Аерылышу инде,
Әллә күршеп була яңадан,
Белеп булмый, бәлки гомерлеккә
Аерыласың газиз балаңнан.
Аерылабыз — Аерылабыз инде, —
Шатлыгымнан, улым, бу яшем:
Изге бурычыңны үтәгәндә
Гитлер өеренә бул яшен.
Менә яулык, Тиреңне дә, балам,
Каныңны да шуңа сөртерсең,
Юлдаш булыр барыр юлыңда,
Минем төсем итеп йөртерсең».
42 ел, май. Горький