Поэзия
ӘХМӘТ ИСХАК
КӨНДӘЛЕКТӘН
ХУШ, КАЗАНЫМ!
Хуш, Казаным!
Әгәр кирәк булса,
Бик озакка кадәр хуш», җаным!
Ташлап китәм сине мин еракка
Туган илнең тыллап кушканын.
Морҗаларың, Яулык болгаган күк,
Төтен бөркеп калды бер якка.
— Саубул! — дигән кебек ишетелде
Һәр тавышың минем колакка.
Мин күңелемнән үбәм аерылганда
Урамдагы һәрбер кешеңне.
Һәм ант итәм, Казан, һич кайчан да
Пычратмаска синең исемне.
Бу - Икенче туган җирем минем,
Мин тугыз җәй тордым аңарда.
Аерылудан төсе агарган күк,
Ул төрелгән бүген ак карга.
Күп таптады минем аякларым
Тимер юл һәм авыл, арасын.
Мин җырладым монда һәм ял иттем.
Инде бүген, менә, каласың!..
Син каласың бүген... Тик ышанам:
Бу аерылу булмас гомергә.
Дошманнарны җиңгәч, Эш һәм ялга
Мин кайтырмын әле бу җиргә!..
КӨНЧЫГЫШКА
Көнбатышка дип без көткән идек,
Көнчыгышка китте паровоз.
Өч көн инде, ара һәм көн санап,
Бер туктаусыз алга барабыз.
Артта калды туган-үскән җирләр
Җәелеп аккан Идел буйлары.
Алып китте хыял паровозы
Тагы да ерак безнең уйларны.
УРАЛ
Без барабыз һаман. Алда тора
Карагайлы Урал таулары.
Менә шунда килеп җитәргә, дип
Xыяллана Гитлер яулары.
Үз җилкәсен фашист үзе күрер
Безнең угган качкан чагында,
Бер кайчан да ләкин йөри алмас
Безнең данлы Урал ягында.
Хыяллана немец бандитлары
Байлыкларын аның таларга.
Урал исә Кайнар корыч белән
Үлем уты сибә аларга!
ШӘҺӘРЕ
Ярым балчык,
Ярым таштан салган
Бер шәһәргә килеп җиттек без.
Командирлар Якты чырай белән
Каршыларга безне килделәр:
— Сез укырга тиеш «N» шәһәре
Шушы инде менә! — диделәр.
Мин күңелсез булыр дигән идем
Яшәү туган илдән еракта.
Мин барсын да килдем бит калдырып,
Беркемем юк минем бу якта!
15 көнләп үтте инде менә,
Ләкин йөрмим бер дә моңаеп:
Иптәшләр дә булды, Дусларым да, —
Балалар һәм хатын гына юк:
— Их, — ди минем йөрәк, —
Әгәр бүген булса иде aлаp янымда,
Ул вакытта бер нинди дә борчу
Булмас иде минем җанымда!..
Topa-бара аһ ору да бетте:
— Их, калды бит туган җирем!— дип.
— Әхмәт, — диде акыл: —
Кайда булсаң да син,
Бөтен Союз синең илең бит!
БЕРЕНЧЕ ХАТ
Баскан җирдә тормыйм шатлыгымнан:
Мин хат алдым бүген Казаннан!
Хат шулай тиз килеп җитәр дип
Көтми идем әле мин аннан.
Суынмасын! — дигән кебек итеп,
Мин конвертны җыртып ташладым.
Дәрес бара иде. Булса—булыр!
Мин йотлыгып укый башладым.
Хатын яза: — «Бар да исән-саулар.
Үзгәреш юк әле бүгенне.
Бөтен нәрсә элеккечә бара.
Тик сагыну борчый күңелне.
Йөрәк әрни, Ләкин мин үземне
Бер уй белән һаман юатам:
Ерак дустым! Синдә киләчәктә
Үз сакчысын табар, дип Ватан
Исәнлегең белеп бик шатландык.
Син дә белеп шуның кадрен,
Безнең өчен бер дә хәсрәтләнмә.
Тынычланып укы, бәгърем!..»
Баскан җирдә тормыйм шатлыгымнан.
Җавап яздым шундук: — «Их, хатын!
Белсәң иде әгәр, Шул кадәрле
Дәртләндерде мине бу хатың.»
СУГЫШ КЫРЫНДА
Бер көн сорау бирде берсе аңар:
— Нәрсә дә соң синең серен? — дип.
— Өйрәт әле, Ничек атасың син,
Тиермәмме мин дә берен? — дип.
— Син,—ди аңар иптәше, һәрвакытта
Тынычлыгың сакла атканда.
Бара-бара Себерне дә үттек.
Килеп җиттек Алтай ягына.
Тирә-якта дала. Монда — таулар.
Зур урманнар сирәк чагыла.
Казаннан без 3.000 километр!
Юк. Күберәк инде үттек без.
Бер иптәш бар минем — Крупачев.
Үзе шушы Себер ягыннан.
Ә яшәгән үзе һәм эшләгән
Безнең якта бала чагыннан.
Яшьләр арасында без тик икәү —
Икебез дә инде «карт буын».
Ә шулай да отличнога үти
Минем «картлач» һәрбер атуын.
Кул-аягың дөрес урнаштыр,
Кабаланма төзәп атканда.
Тик сурәтле дип бер такта.
Син Дошманга атам дип ат аңар
— Тими калмас пуляң шул чакта!..
СИН ҖЫРЛАРСЫҢ ТАГЫН ШУЛ ҖЫРЫҢНЫ...
Бер көн шулай—туры килде инде
Бераз иртә кайттык дәрестән,
Һәм дәфтәрләр алып, укырга дип,
Барып яткан идем бер төшкә.
Күрше бакчадагы радио аша
Сөйли иде кемдер ул чакта.
Кем ул? Нәрсә сөйли? Берсе дә
Керми иде минем колакка.
Кинәт шунда таныш җыр тавышы
Ишетелде бакча ягыннан.
Татарча җыр ишетмәгән идем
Мин Казаннан киткән чагымнан.
Бу нәрсә бу? Казан! Халык көе!
Мин бераздан шуны аңладым.
Мин ул көйне Зур ихтирам белән
Аяк үрә басып тыңладым.
Таныш кызый аны җырлый иде
Ачык әйтеп һәрбер сүзләрен.
Ахыргача аны тыңлап тордым,
Баскан көйгә, Йомып күзләрем.
Соңгы сүзе җырның Ачык булып
Сеңеп калды минем колакта:
— Син кайтырсың дошманнарны җиңеп,
Каршыларбыз җырлап шул чакта!..
ГРУДАНОВ РУХЫ
Бер ял көнне
Без комиссар белән
Озак кына йөрдек сөйләшеп,
Өндәү эше, Рота газетасы,
Уку турысында сөйләнеп.
Сөйләде ул шунда Бу мәктәпне
Бетереп чыккан берәү хакында.
Һәм укыды аның Беренче кат
Госпитальдән язган хатын да.
Груданов Георгий аның исме.
Моннан чыккан Булып лейтенант.
Батырлыклар эшләп сугышларда
Бүләкләнгән булган ике кат.
Бер катында алган —
«Кызыл йолдыз»,
Икенчесе «Ленин ордены»;
— Менә, — ди ул,
Кемнәр чыга бездән!
Без үстердек шулай Георгийны!..
Башта йөргән ул комвзвода булып.
Аннан аңар рота бирелгән.
Күп катнашкан
Явыз дошманнарны
Куалауда совет җиреннән.
Көнбатышта булган, Көньягында.
Һәм сугышкан аннан Кырымда.
Күптән түгел генә Батырларча
Үлеп калган сугыш кырында.
Бу миңа бик тирән тәэсир итте.
Ничә көннәр буе бар уем
Тик шул хакта булды, Йоклый алмый
Йөдәп ыктым ничә төн буе.
Әйе! Ул юк инде.
Ләкин күз алдымда
Исән килеш басып ул тора,
Һәм ул Көнбатышка кулын сузып,
Алга таба мине чакыра.