Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ФРОНТКА ХАТ

 Бар үткәннәр гүзәл төштәге күк

Күз алдыма килде... уйларым.

Хәбәрләрең көтеп утта яндым,

Һәм, ниһаять, бүген хат алдым.

Инде тынычландым, шатландым...

Ләкин гаҗәпләндем, таң калдым,

«Оныткансың...» дигән сүзеңнән.

Син дә, бәлки шулай минем кебек,

Гаепсездер; керсез күңелеңнән...

Тик шулай да, белмим,ни сәбәптер

Озак хат килмәде үзеңнән...

Мин үземдә зур үзгәреш сизәм:

Гүя вулкан таплый күкрәктә.

Тойгым гаҗәп сизгерләнгән кебек,

Көчлеләнгән кебек йөрәк тә…

... Тормыш агымын ашыгып кудым алга,

Киң басудан күчтем Уралга,

Корыч тудыручы, тау иркенә

Барлык көчем биреп кулымнан,

Чиксез комсыз сугыш кырларын мин

Ут һәм металл белән туйдырам

Бу хатны да, эштән бушаганда,

Яздым станогым алдында.

Бу минутта бәлки син мәшгулдер,

Авыр орудиең яньинда.

Синең гомерен мина үз гомеремдәй,

Ә мин аны, Бирмәм арзан гына, тиз генә!

Аннан кыйммәт халык ирке генә,

Ватан гына, туган ил генә!

Үч алырга омтылучы йөрәк,

Үлем куркынычын җиңгәндә

Әгәр чиксәң...—җылы, якты караш

Көтмә Ватаннан да... миннән дә!

Минем фәкать тәнем гәүдәм генә,

Синнән ерак җирдә — Уралда;

Ә хезмәтем—көчем синең янда:

Чөнки нәфрәт утьнн металлга

Кушып һәр көн саен —

Үлем хәзерлим мин дошманга.

Синең алда, совет балаларын

Җыеп тереләй утка ягучы...

Солдат өчен, керсез совет кызын

Тотып, «кара йортка» ябучы.

Артыңда Урал, Москва...

Сине тудыручы,

Сине үстерүче җирләрең!

Артында аның... туганнарың,

Һәм өзелеп сине сөйгәнең...

 Юк! Син безне палач кулына бирмә!

Сиңа ышанабыз, чигенмә!!!

 Кер тилермә — Совет сугышчысы,

Дигән изге, горур исемгә. Мин онытмам!

Биргән вәгъдәң миндә...

Син дә онытма һәм Ватанга биргән

Изге антыңны сакла исендә!

Һәр залпыңнан Берлин тетрәсен!

Һәрбер снарядны

Нәкъ ояга төшер, кимендә... Бел!

Ул снарядта минем —

Һәм минем күк бик күпләрнең

Үч алучы көче саклана.

Кулыда кергәнеңне һәрберсесен,

Минем кулдан үткән күк сана...

 Мин күңелемнән кысып кочам сине,

Бирелеп гашыйк йөрәк иркенә,

Урал кызы кайнар сәлам яза

Фронтчы бер егет исеменә...

Фронтчылар! Сез тарихка исемегезне

Күкрәк каны белән яздыгыз,

Мөгъҗизалы кара көчкә каршы

Коры койма булыш бастыгыз.

Без дә, сезнең белән бергә,

Нәфрәт ялкыннарын тимергә

Кушыш, һәр көн саен бик күп итеп

«Бүләк» хәзерлибез Гитлерга!

ТАТАР СОВЕТ ШАГЫЙРЕ А. АЛТАҢЛЫ ШИГЫРЬЛӘРЕ

ТАУЛАР

Биек таулар, карлы таулар, шушы таулар

Миңа керфек кагып карап калдылар,

Кырымымны хәтерләтеп алдылар.

Йөрәгемә хәсрәт уты салдылар.

Карлы таулар, тын Сәмәрканд итәгендә

Сезне күреп, хәтерләдем Кырымымны

Сөйгән йортым-күңелдәге җырымның

Һәр бинасы гүя кабат корылды.

 Анда бездә назлы җилле Кырымда

Сезнең кебек, билен; бөкмәс таулар бар,

Бүген исә минем туган йортымда

Хөкем сөрә кан эчүче җәлладлар.

Җәлладларга каршы канлы көрәштә

Үлемдә дә үлмәс ирләр тудылар,

Тезен чүкмәс, билен бөкмәс бу ирләр.

Бәйрәм тиздән тагын килер бу җиргә.

Йөрәкләре сездәй таза ул ирләрнең

Йорт кордылар сездәй таулар кочагында

Үч һәм ачу яна алар күкрәгендә...

Үч һәм нәфрәт яна алар учагында.

Карлы таулар, сезне ураган болытка

Әйтегез сез, тизрәк моннан күчеп китсен,

Барып җитсен минем йортка, хәбәр итсен —

 Үлем тиздән явыз фашистларга!—дисен.

Үзбәк, кыргыз, рус һәм башка күп халыклар

Бу үлемне төн вә көндез хәзерлиләр,

Үлмәк түгел, үтермәктер— безнең бу ант:

Мәңге сынмас давылларда бсзнсн. канат.

ТУГАН ЯЛТАМ

Ахак кебек иде һаваң, назлы Ялтам.

 Үләксәләр исе бүген синдә аңкый

Һәр тыкырыктан, һәр урамнан, һәр почмактан

Йөрәк өзгеч дәһшәт һәм зар тавышы яңгырый.

Донбасс, Урал эшчеләре рәхәтләнгән

Багларыңда бүген тора дар агачлар,

Мияу-кошка оя булган ак саранлар,

Вәйран булган гөлләр, качкан сандугачлар.

Терсәккәчә буяп кулын җылы канга

Абына-сөртенә йөри ашыгып канлы җәллад

Яшь кызларны мыскыл итә сайлап-сайлап

Мияу кош — мәче башлы ябалак.

Аһ-зар тавышы хәнҗәр булып тия җанга.

Азат яшәү җырын шаулап җырлый иде

Бер ел гына элек зур дулкыннар монда.

Шатлык нуры халыкларда балкып иде,

Бүген бөтен күкрәкләргә әрнү тулган

Назлы Ялтам, елама син күз яшь түкмә!

Тор аякка, үч кылычын ал кулына.

Торма яулар алдында син башың иеп,

Бас яңадан хөрлекне даулау юлына.