ОЛАУЧЫ АБУШАХМАН
Бу киң сөякле, чегән шикелле кара тәнле кешене взводта гына түгел, ротада да аңлап җиткермиләр иде. Берәүләр аның турында: «Йөзе кебек күңеле дә кара түгелме?» дип шикләнеп карыйлар, икенчеләр аның янып торган кара күзләрен искә алалар да: «Бу кадәр әрсез күзләр булыр да икән» диләр, өченче берәүләр аның нык кысылган нечкә иреннәрен яратмыйлар: «Бигрәк зәһәр кыйшаялар, әйтерсең, ачу бар үзләрендә» дип тезеп китәләр; аның кылыч борынын, алга чыгып торган киң ияген онытмаучылар да бар, көч һәм ихтыяр куәтен белдереп торган бу киң ияк хакында күпләр: «Таш ватарга гына ярый ул» диләр. Дөрес, бу фикерләргә кушылмаучылар да юк түгел. Мәсәлән, минометчикларның взвод командиры лейтенант. Даев шундыйларның берсе. Ул Абушахманга һичбер вакытта да шикләнеп карамый, киресенчә, айда иленә хыянәт түгел, дошманнарга ачу һәм лейтенант өчен хәзергә билгесез булган ниндидер чиксез зур кайгы-хәсрәт уты януын сизә иде һәм: «Дусларча бер утырып сөйләшергә кирәк, бәлки ярдәмгә мохтаҗдыр?» дип уйлый иде эченнән. Ләкин бер дә җаен туры китерә алмый. Яки финнар белән бәрелешүләр, яки өйрәнүләр була, яки Абушахман продуктлар, боеприпаслар алырга дип юлга чыгын киткән була. Шуның өг генә Абушахман ифрат дәрәҗәдә аз сүзле кеше. Әгәр дә аңа ни дип тә сүз катмасалар, ул көннәр буе авызыннан сүз чыгармый. Сорауларга исә гаять бер катлы җавал кайтара «Эшләдем, барам, бардым». Моннан кала Абушах манным, тагын бер сәер ягы бар. «Фашистларның нң-иң кабахәтләре кемнәр?» дип сорасак, «Барысы да бер эт, ләкин иң-иң кабахәтләре—очучылары» дип җавап кайтара. «Ни өчен очучылары?» —дисәң, — «Шулай...» дип кырт кисә. Әгәр дә кинәттән самолет тавышы ишетсә, бизгәк тоткан кеше шикелле, калтырана, күзләре янаи йөзе кызарып китә... Бер көнне, төшке ашны ашаганнан соң, взвод җылы землянкада ял итә иде. «Йөз граммнан» соң, бигрәк тә, кичә финнарның атакаларын уңышлы кайтарган өчен рота командирыннан рәхмәт алганга күңелләре гаять күтәренке булган минометчпклар, бер-берләрен шаяртышып, чәнечкеле сүзләр әйтешәләр иде Абушахман исә аларга катнашмыйча, дөрләп яна торган тимер мич каршына утырган да нәрсәдер уйлана һәм аратирә мичкә утыннар ташлаш гыргалый Коры утыннар ялт итеп кабынып китәләр дә, Абушахманныц уйчан йөзен яктырталар.
— Абу, — ди кемдер караягы нардан. Абушахман эндәшми, тик башын югары күгәреп, тавыш кил гәп якка карап кына куя. Ләкня һаучы Абушахман 5 караңгы нарда йөзләр күренми, бары тәмәке утлары гына ялтырыйлар.
— Әй, син, болай өздереп карама, арка сөякләрем чемәрди, — ди әлеге кеше, һәм башкалар белән бергә кычкырып көлә. Ләкин бу көлү Абушахманга һич тә тәэсир итми, ул яиадан миче белән мәшгуль.
— Абу, син кызлар янында да шулай авызыңа су кабып тора идеңме? — дип сорый икенче берәү.
— Сөйгән кызың бар идеме синең, Абу?
— Юк ла, анда аның яшь бикәче калган, Абу җаным, синсез саргаеп бегәм, дип көн дә хатлар яза, ди. Бу сүзләр Абушахманның йөрәгенә очлы тимер кебек кадалалар, ул урныннан сикереп гора һәм нарда ягучыларга шундый ачу катыш шелтәле караш гашлый, тегеләр, телләрен тешләгән кебек, берьюлы тынып калалар. Әйтерсең лә, менә хәзер Абушахман иелеп пулән күтәрер дә, нарда ятучылар өстенә коточкыч көч белән атып бәрер. Ләкин Абушахман андый җүләрлек эшләми, ул үз-үзен бик тиз кулга ала һәм яңадан мич алдына утырырга әзерләнә. Шул минутта берәү дә көтмәгән чакта наводчик Чиуш ков нечкә тавышка сузып:
— Я-рап-лан!—дип ачы кычкыра. Абушахман, сикереп торып, ишек төбенә сөяп куйган винтовкасын эләктерә дә, ялан, өс, ялан баш ишеккә ташлана. Аның артыннан шапылдап ябылган ишек көченнән бөтен землянка дерелдәп китә, түшәмнән ком коела башлый. Бер минуттан соң землянкага взвод командиры килеп керә. Аның күзләре ачулы — моны барсы да берь юлы күрәләр һәм сагаялар.
— Монсы сонгы мәртәбәсе булсын. Әгәр дә шушындый эшегезне тагын бер күрсәм, миңа үпкәләмәгез, — дип кискен итеп әйтә командир,— ә хәзер барыгыз да Абудан гафу үтенегез һәм моннан соң һичбер вакытта да шаярмаска сүз бирегез.
— Иптәш лейтенант, без мыскыл итеп түгел, уйнап кына.
— Уйнап кына... Уйнап әйтсәң дә, уйлап әйт, дигәннәр бабайлар. Лейтенант, взводны гаять уңайсыз хәлдә калдырып, тышка чыкканда, Абу агач төбенә утырып, авыр башын винтовкасына салган иде. Тирә-ягында ап ак бүрекләр кигән биек наратлар, аяк астында гаҗәеп мамыктай йомшак Карелия кары, күктә кәрван-кәрван ак болытлар йөзә. Кайдадыр, еракта туплар тавышы ишетелә, пулеметлар такылдап куялар. Лейтенант әкрен генә Абушахман янына килә һәм аның иңбашына кулын салып йомшак кына,
— Абу, син аларга үпкәләмә. Алар сине мыскыл итмиләр, шаярталар гына, —ди. Көтмәгәндә лейтенант иңбашына кулын салгач, бигрәк тә аның тавышыңдагы җылылык Абушахманга аеруча тәэсир итә. Ул сикереп аякка баса.
— Алар мыскыл итмиләр, Абу, — ди лейтенант, кабатлап.
— Беләм. Ә шулай да миңа авыр. Авыр, иптәш лейтенант. Сез белмисез бит... Бу сүзләрне Абушахман шул кадәр көчле сызлану белән әйтә ки, лейтенантның бөтен тәне кызып китә һәм ул, бу көнгә кадәр сөйләшергә вакыт таба алмавы өчен эченнән үз-үзен шелтәли. Лейтенант Абушахман каршындагы икенче бер агач төбенә утыра һәм мөмкин кадәр Абушахманның хәтерен калдырмый торган сүзләр табарга тырышып сүзгә керешә. Лейтенант әллә кирәкле сүзләрне таба алмый инде, әллә башка бербер сәбәп, шулай да бу сөйләшүдән рәт чыкмый. Башга әзрәк җанланып киткән Абушахман тора-бара бөтенләй сүрәнләнә һәм лейтенантның бөтен сорауларына берничә сүз белән җавап кайтара да тынып кала. Ахырда лейтенант мондый сөйләшүләрнең мәгънәсе булмавын сизеп, урныннаң тора һәм эченнән «Юк, мин сугышчылар белән сөйләшә белмим икән. Әллә инде ышанып җитми, әллә тартына?» дип уйлый. Шул чакта связной лейтенантны штабка чакыра.
— Абу, землянкага кер, монда салкын, — ди лейтенант. Һәм үзе связной белән бергә штабка китә. Ә аннан кайтып кергәндә, Абушахман мич янында, бая караңгы почмактан әче тавыш белән: «Яраплан!» дин кычкырган наводчик белән янәшә утыра Һәм тәмәке тарта инде. Лейтенант, наводчикның түбәндәге сүзләрен ишетеп, елмая:
— Син, Абу энем,—ди наводчик, — миңа үпкәләмә. Үзен беләсең, минем характер бик әшәке. Ни әйтсәң дә Чиушк, Чиушк инде мин. Аңладыңмы?
— Аңладым, — ди Абушахман әкрен генә, һәм аның кара күзләре ялтырыйлар. Бер сәгатьтән соң Абушахман, үзенең сөйгән җирән кашкасын җигеп, бригада складына боеприпаслар алырга бара инде. Урман. Тар гына юл. Абушахман, чана үрәчәсенә сөялгән дә, әкрен генә җырлый:
Карада гына урман, караңгы төн. Яхшы атлар кпрәк үтәргә. Без ант иттек шушы урманнарда Фашистларның башын өзәргә... Юлда йөргәндә Абушахман озын көйләргә моңлы итеп җырларга ярата. Кычкырын түгел, авыз эченнән генә җырларга ярата ул. Күп вакытта бер үк җырны юл буенча кабатлый, ләкин җыр тудырган хисләре төрле булалар: кайчагында купеле моңлана, кайчагында чиксез нәфрәтләнә, ачу алу теләкләре ташыйлар. Үзенең гади бер олаучы гына булуы өчен йөәәге әпни. зенитчик булырга үз-үзенә сүз бирә.
* * *
Караңгы төшеп килгәндә, Абу шах ман үзенең ротасына кайтып та җитә. Китергән әйберләрен төгәл килеш складка тапшыра, атын» тугара һәм үз кулы белән аңа печән сала. Аннары култык аегына бер төенчек кыстырып, ашыкмый гына үзләренең землянкаларына китә. Ә землянка ишеген ачуга, берьюлы берничә тавыш аны:
— Әйдүк, әйдүк, Абу. Мич янына уз, туңгансыңдыр, — дип каршы алалар. Абушахман, гадәтенчә, аларга җавап бирми. Йоклап яткан лейтенант янына үтә дә, аны уята башлый.
— Абу, уятма, ул яңа гьина йокыга китте. Аның ничәнче көн йоклаганы юк инде, — ди ике кеше берьюлы. — Кирәк, итәшләр,—ди Абушахман һәм лейтенантның иңбашыннан тарта. Лейтенант гаять сак йоклау чы кеше икән, Абуның кулы тиюгә сикереп тә тора.
— Ә, Абу, кайтып та җиттеңмени? Китердеңме?—дип сорый ул.
— Китердем.
— Әйбәт булган. Хәзер аша да, ял ит.
— Минем сүзем бар иде, иптәш лейтенант, тышка чыгыйк. Барысы да кызыксынып Абушахманга карыйлар. Нинди яшерен сере бар икән аның? Лейтенант исә күп сорашып тормый, иңбашына кыска тунын сала да, Абушахман артыннан тышка чыга. Алар таныш агач төпләре янына килеп туктыйлар. Абушахман ат өстенә яба торган юрганга төргән төенчекне чишеп җибәрә. Лейтенант күзләренә ышанмый.
— Бу нәрсә? —дип кычкыра ул. Аның алдында сары күн сумка, бер өем кәгазь, блокнотлар, кесә сәгатьләре һәм дүрт браунинг ята.
— Бу нәрсә? — дип лейтенант яңадан сорый. Олаучы Абушахман:
— «Аккош күле» турында бер яраплан егылган.
— Аэроплан «егылган»?
— Әйе, очучылары үлгән. Мин аларның шушы кәгазьләре белән коралларын алдым. Бәлки, кирәк булыр дим.
— Әлбәттә, кирәк. Ләкин тикмәгә генә самолет ничек егылсын?
— Белмим... Кинәт Абушахманның йөзе агара, ул калтыранган тавыш белән, — Мин үземә бернәрсә дә алмадым. Менә эзләгез...—ди һәм кулларын күтәрә. Лейтенант шакката, аннары елмая.
— Җүләр син, Абу. Әллә без сиңа ышанмыйбыз дип уйлыйсыңмы ? Их, син. Әйдә штабка киттек. Монда кыйммәтле әйберләр бар бугай. Әйдә. Штабта да Абушахман лейтенантка сөйләгән сүзләрен генә кабатлый. Ахырда штаб начальнигы,
— Бәлки фашист самолетын кайда булса да безнең летчиклар дөмбәсләгәннәрдер, ә Абу янына җиткәч, ул егылып төшкәндер. Шулаймы. Абу? — ди. Абушахман, ризалыгын белдереп, башын ия. Абушахман чыгып китә. Штаб начальнигы лейтенант Даевка карап,
— Гаҗәп кеше, — ди.
— Гаҗәп, — дип Даев аңа кушыла, — ләкин яхшы кеше.
— Егылган диген, ә. Ха-ха-ха. Шулай да сез. иптәш Даев. аңа бронебойно-зажигательный патроннарны күбрәк бирегез. Бәлки, тагын берәр фашист самолеты Абу турысына җиткәч егылыр. Бу кызык вакыйгадан соң да Абушахманны табигатендә үзгәреш күренми. Ул һаман да аз сүзле, кешеләр белән аралашмый торган булып кала. Лейтенант Даев исә Абушахманга булган игътибарын арттыра, алар арасында ниндидер үзенә күрә бер дуслык урнаша. Ләкин сугыш бпк мәкерле нәрсә. Бу дуслык яңа яфрак яра башлый дигәндә генә, ул аларны бик озакка аера. Югарыдагы вакыйгадан соң ун-унбиш көннәр чамасы вакыт үткәч, бер кояшлы иртәне, финнар безнең оборонага һөҗүм итә башлыйлар. Аларга каршы безнең пулеметчиклар, минометчиклар шундый көчле ут ачалар, тегеләр, килгән юлларын таба алмыйча, кар өстендәге үлекләрен, яралыларын калдыра-калдыра, кырга чабалар. Моны күргәч барлык сугышчыларның йөзләренә шатлык һәм җиңү горурлыгы чыга. Ләкин аларның кайгылары да ким түгел. Бу сугышта дошман пулясы лейтенант Даевның сул кулын һәм иңбашын яралый. Ул, ап-ак халатын алсу канга буяп, кар өстенә егылгач,аның янына иң беренче булып Абушахман шуыша һәм лейтенантка беренче ярдәмне күрсәтә. Аннары, көймәгә салып, санчастька алып китә. Бер-ике сәгать чамасы үткәч, чаналарына яралыларны салып, ике олаучы юлга чыгалар. Алдан баручы Матвеев, арттагысы Абушахман. Юл тигез, атлар, колакларын шәмрәйтеп, әйбәт кенә юрталар, чана табаннары астында кар шыгырдый. Абушахманның йөзе сулган, кайгылы. Күзләрендә дә хәсрәт һәм борчылу. Вакыт вакыт ул җырлап җибәрә, ләкин озакка түгел. Менә урманның иң куе җире. Юл, кырт борылыш, чокырга төшә. Чокырның аръягында яңадан куе урман башлана. Олаучылар шул җиргә җиткәч, кинәт автоматлар тавышы һаваны тетерәтә. Алдан баручы Матвеев чанасындагы яралылар өстенә ава, ат, өермә кебек күтәрелеп, дулап ча бып китә. Күрәсең атны яралыйлар. Абушахманның аты исә, бер-ике атлый да, гөрселдәп җиргә егыла һәм тыпырчына башлый. Абушахман мылтыгын кулына алып, күз ачып йомганчы, чанасыннан төшә. Шул ук секундта аны өч финн чолгап ала. Абушахман аптырамый. Финнарның берсен күкрәгенә терәп ата, икенчесен һәм өченчесен штыгы белән күтәрә. Абушахман тирә-ягына карана. Берәү дә күренми. Автомат тавышлары да кайдадыр читтә яңгырыйлар. Финнарның икенче группасы, күрәсең, Матвеевның аты артыннан куып киткән. Абушахман тиз генә чанасына иелә.
— Иптәш лейтенант! Лейтенант жавап бирми. Аның йөзе ап-ак, гәүдәсе хәрәкәтсез. Бер секунд чамасы. Абушахман. нишләргә белмичә, уйланып тора, аннары, нәни баланы кулына алган шикелле, лейтенантны күтәрә дә, куе урман эченә йөгерә. Ашыга-ашыга текә ярдан чокырга төшә. Чокырның нәкъ төбендә калын агач ята. Шул агач артына Абушахман лейтенантны сала һәм үзе янадан чокыр башына үрмәләп, чана тирәсен күзәтергә тотына. Аның уенча, финнар монда яңадан килергә тиеш һәм бу жир аларны. юк итәр өчен иң җайлы урын булачак. Бер минут үтә. Абушахманның үткер күзләре агачлардан-агачларга посып килгән ак халатлы финнарны күрәләр. Финнар, олаучы качкан, ә яралы һаман да чанада ята дип уйлыйлар булса кирәк. Атмыйлар. Әкрен-әкрен генә чананы камыйлар. Абушахман, калын нарат төбенә яткан килеш гранаталарына запаллар куя. Финнар чананы чолгап алалар һәм «аля-ля» кычкырып чанага татланалар. Берсе чанадагы юрганны актарып ташлый. Чана буш. Финнар аптырашта калалар. Шул секундтан файдаланып, Абушахман әз генә күтәрелә төшә дә, бер бер артлы ике граната ташлый. Коточкыч шартлау яңгырый. һавага финнарның өзгәләнгән тәннәре һәм чана ватыклары очалар.
— Хәят өчен, улым өчен! – дип кычкыра Абушахман. Яңадан тирән тынлык. Абушахман, бераз көтеп тора да, алга шуыша һәм кар өстендә аунап яткан автоматларны җыя. Берәү, икәү, бишәү. Аннары лейтенант янына кайта, автоматларның дүртесен берәү дә тапмаслык итеп яшерә, ә бишенчесен үзе белән ала. Абушахман бик озак бара. Кар тирән. Лейтенантның гәүдәсе авырайганнан-авырая бара шикелле. «Үлмәдеме? Үлгән кешенең гәүдәсе авырая диләр бит» дип уйлый Абушахман. Әгәр дә лейтенант үлсә, Абушахман нинди йөзе белән иптәшләренә күренер?
«Их, Абу, Абу, саклый алмадың безнең сөекле лейтенантны. Ә без сиңа ышандык...» — диячәк бит алар. Абушахманның өстеннән шабыр тир ага, хәле бетә, тыны кысыла, тез буыннары калтырый. Ләкин барырга кирәк. Бер генә минутка да туктарга ярамый. Күп булса тагын бер-ике километр, аннары юл булырга тиеш. Юлга чыккач, санбатка да ерак калмый, һәм ул бара да бара. Юл юк та юк. Кояшка, агач башларына, агач төпләренә карый- Әйе, болан барсаң төньяк, болан барсаң көньяк. Юк, ул адашмаган, дөрес юл белән бара. Ә нигә сон юл юк? Лейтенантның хәле торган саен начарлана. Ул инде ыңгырашмый да, тында алмый төсле. Абушахман ирексездән туктарга мәҗбүр була. Ышык урын табып, лейтенантны шунда сала да, үзе аның янына тезләнә. Сөйгән командирының кнн маңгаена, ярым ачык күзләренә бик озак карап тора. Бераздан лейтенант аңына килә. Су сорый. Абушахман аның кипкән иреннәренә флягасыннан аракы тамыза. Лейтенант күзләрен ача. Шатлыгыннан Абушахманның йөзе яктырып китә. Ул туктаусыз сөйли башлый.
— Иптәш лейтенант, бераз гына түзегез. Озакламый барып җитәрбез. Ерак калмады инде,— ди, ә үзе Олаучы Абушахман юлга барып чыга алмавы өчен эченнән борчыла.
— Абу, — ди лейтенант, — минем синең турында барсын да беләсем килә, сөйлә. Абушахман тиз генә җавап бирми, йөзе яңадан сүрәнләнә, ә күзләре: «Нигә син минем яралы җиремә кагыласың?» дигән шикелле моңсуланалар. Лейтенант бу сорауны, ихтимал, аңсыз рәвештә биргәндер? Ләкин Абушахманны бу сорау түгел, ә лейтенантның хәле начарлана баруы аптырата. Ул кайчандыр санчасть врачының: «Авыруларга аларныц иң яраткан нәрсәләре турында сөйләргә кирәк» дигән сүзләрен ишеткәне бар иде. һәм ул, үзе дә сизмәстән,
— Иптәш лейтенант, зинһар ачуланмагыз. Хәзер, хәзер сөйлим. Менә тыңлагыз... — дип йөрәгенә кара кан булып укмашкан газаплы фаҗигасын сөйли башлый...
Армиягә кадәр Абушахман Москвада, «Урак-чүкеч» заводында кара эшче булып эшли. Аңа зур гына йортларның берсендә бик якты бер бүлмә бирәләр. Пыяла шикелле балконы да була ул бүлмәнең. Аннары алар кече яшьтән сөешеп йөргән кызы Хәят белән бергә гомер итә башлыйлар. Бала көтәләр. Улмы, кызмы булыр? Кыз булса ни исемле кушарлар да, ул булса ничек? Ул арада сугыш башлана. Хәят аны туган илебезне сакларга озата. Жаным, бәгърем, мин сине өзелеп көтәрмен, безнең турыда кайгыртма, җиңеп кайт, —дип кат-кат үбә. Абушахман сугышта яралана. Ике айлап вакыт Куйбышев шәһәрендә, госпитальдә ята. Аннан соң Карелия фронтына эләгә. Хәятның бала тудырыр чагы якынлашып килә. Ул Абушах майга хатлар артыннан хатлар яза:
«Ул булса да, кыз булса да балабыз сиңа ошар. Без аның белән икәү, сөекле әтиебезнең явыз фашистларны җиңеп кайтканын көтәрбез» ди. Менә Хәятны бала тудыру йортына салалар. Бала туа. Матур ир бала була ул. Шул төнне Москва өстендә ерткыч фашист козгыны оча һәм балалар тудыру йортына бер-бер артлы бомбалар ташлый. Ут, ялкын, сыныклар арасында бала да, ана да һәлак булалар.
— Шул коточкыч хәбәрне ишеткәннән соң мин, иптәш лейтенант, диваналандым шикелле. Ерткычлap, бандитлар. Хәлсез аналарга, яна туган балаларга бомбалар ташлыйлар. Карчык әнием яздырган хатны күкрәгемә кысып ант иттем мин: Хәятым өчен, яңа туып һәлак булган балам өчен, газапланган аналар, сыкранган халкым өчен аяусыз үч алырга ант иттем. Йөрәгем тибүдән туктаганчы рәхимсез рәвештә үч алачакмын, фашист палачларны юк итәчәкмен. Әгәр дә минем кулыма тыныч халыкны тупка отучы немец очучылары эләксә, изге илем белән ант итеп әйтәм шәфкать көтмәсеннәр. Мин аларны, котырган этләрне буган шикелле, бөтәрләячәкмен. Мин зәһәрләндем хәзер. Абушах манны ң ярсып ташыган бу кайнар сүзләрен лейтенант түгел» ә биек наратлар гына тыңлый. Ә лейтенант инде күптән һушыннан язган. Аның матур зәңгәр күзләре эчкә батып йомылганнар, озынча йөзе, кәфен шикелле, агарган. Мамык һәм бинт белән төрелгән яралы кулыннан кан бәреп чыккан. Менә Абушахман сүзеннән туктый. Гаҗәпләнеп тирә-ягына карана һәм шундый читен минутта онытылып китүе өчен үз-үзен шелтәли. Аннан тиз генә урныннан тора да, лейтенантны күтәреп, яңадан юлга чыга. Тик ярты сәгать тә үтми, аның борынына төтен исе килеп бәрелә, русча сөйләшкән тавышлар ишетелә. Абушахманны көчле шатлык дулкыны чолгап ала, ул туктый, тирән итеп сулый. Аннары ашкынып алга чаба. Санбат землянкалары ич бу. Әнә дәү ак чатыр. Әнә... Хәзер Абушахман өчен барсы да ачык: ул сулгарак каерган һәм шу да күрә юлга озак барып чыга алмаган. Бераздан соң Абушахман санбат чатырының ишеген ачып керә һәм лейтенантны идәнгә куя. Лейтенант Даев... — ди ул ишетелер-ишетелмәс кенә һәм урындыкка утырырга өлгерми. йокыга да китә. Ул уянганда, яңа көн туган була. Күзен ачуга, ул иң элек: — Лейтенант кайда? — дип сорый. — Алып киттеләр — дип җавап бирәләр аңа. — Штабка тапшырырга дип си на пакет калдырды ул. Абушахманга, көн караңгыланып киткән шикелле. күңелсез була. Нәрсәдер җитми, кемнедер юксына, йөрәге еш-еш тибә, землянкада һава җитешми кебек. Ул йөгереп тышка чыга һәм бер уч кар алып ашый башлый...
* * *
Менә Абушахман урман сукмагы буйлап ротасына кайтып бара.
Җилкәсендә сөйгән мылтыгы, муенында фин автоматы. Бу сукмак буенча җәяулеләр белән чангылылар гына йөри. Бригада белән рота арасындагы иң кыска юл бу. Урман тын. Куктә ак болытлар талгын гына йөзә, кояш яктысында карлар җемел ди, һава саф. үпкәләр рәхәтләнеп киңәяләр. Абушахман байтак вакыт бара инде. Озакламый кайтып та җитәр- Күп булса ике-өч километр юл калгандыр. Кинәт, тын һаваны ярып, зәңгәр күктә мотор тавышы яңгырый. Ул да булмый, нәкъ аның баш өстеннән немец козгыны үкереп үтә. Шундый түбән үтә ул, чак-чак кына агач башларына тими. Абушахман мылтыгын ала. Ләкин сон инде. Самолет күздән югала. Бер, ике, өч... биш минут үтә. Абушахман мылтыгындагы гади патроннарны алып, алар урынына броне бойно-зажигательный патроннар куя. Ул да булмый, яңадан мотор тавышы ишетелә, һич шик юк, бу немец самолетының тавышы. Әнә ипчек өзеп-өзеп улый ул. Күп тә үтми, 500—600 метр биеклектә, самолет үзе дә күренә. Абушахман бербер артлы ике мәртәбә ата. Самолеттан төтен чыга башлый һәм самолет, агач башларын сындыра-сындыра, җиргә бәрелә. — Кара кабрең шунда булсын, кабахәт!—ди Абушахман һәм дөрләп янып торган самолет янына йөгерә. Очучыларның берсе тәмам сытылган, икенчесе сыныклар астыннан чыгарга маташа. Башта Абушахман бу кабахәтнең дә эшен шунда ук бетерергә уйлый. Мылтыгың күтәрә. Немец, коты очып, калтыранган кулларын алга суза, ялвара башлый, тезләнә.
— Рус, зинһар атма! Мин үз ирегем белән... Минеке плен... Әйе, әйе, минеке плен, — дип мыгырдый башлый.
— Җирәнгеч!—Абушахман ярсып кычкыра,—коралсыз халыкны, яца туган балаларны үтергәндә герой идең. Ә хәзер минеке плен. Ух, чорт! Абушахман кизәнә, немец куллары белән йөзен каплый.
— Русь... русь...
— Әйдә!—ди бераздан Абушахман һәм башы белән сукмакка изи. Немец, карышмыйча, алга йөгерә. Шулай алар ротага килеп керәләр. Алда кечерәйгән, бөршәйгән немец очучысы, артта мылтыгын әзер тоткан олаучы Абушахман. Алариы күреп, төрле яктан кызылармеецлар җыела башлый.
— Якын килмәгез, иптәшләр, исе бик сасы, — ди Абушахман һәм пленныйны турыдан туры батальон штабы урнашкан землянка янына алып бара. Штаб янында аларга начштаб очырый. Олаучы Абушахман
— Иптәш начштаб, лейтенант Даевны исән килеш санбатка тапшырдым. Менә сезгә пакет! — ди Абушахман һәм куеныннан пакетны ала, ләкин кичәге вакыйга аңа тулысымча билгеле инде. Шуңа күрә ул,
— Ә бу? — дип, немецка күрсәтеп, сорый.
— Бу мәхлукны юлда тоттым,— ди Абушахман һәм немецка шундый мыскыллы караш ташлый, теге гүзми, башын читкә бора. Пленныйны землянкага алып керәләр:
— Комиссар, кара әле, Абу кемне алып кайткан!—ди начштаб ишекне яба-яба. Комиссар урныннан тора һәм бер генә секундка аның акыллы күзләрендә гаҗәпсенү чагыла. Икенче секундта инде ул мыек астыннан елмая һәм немец очучысына урын тәкъдим итә.
— Утырыгыз, обер-лейтенант. Пленныйдан сорау ала башлыйлар.
— Сез ничек пленга эләктегез?— дип сорыйлар аңардан. Башта ул, минем моторым ватылды, дип ялганлый. Соңыннан, мине зениткадан бәреп төшерделәр, ди. Ахырда, мине сезнең снайперыгыз төшәргә мәҗбүр итте,—дип дөреслекне таный. Ә аңа, сине безнең снайпер түгел, гади бер олаучыбыз бәреп төшерде, — дигәч, ул ышанмый, сез мине мыскыл итәсез, —дип куя. Ниһаять, алай булса, мине бәреп төшергән олаучыгызны, чакырыгыз, минем тагын бер тапкыр аңа карыйсым килә,—ди. Аның соравын кире какмыйлар. Ишек ачылып китә, һәм землянкага Абушахман килеп керә дә, ишек төбендә смирно баса.
— Менә ул, карагыз,—ди комиссар, көлемсерәп. Немец очучысы бер минут чамасы Абушахманга текәләп карап тора да,
— О, нинди усал күзләр! — ди. Башка бер сүз дә әйтми ул. Төн. Штаб землянкасында тимер мич дөрләп яна. Почмакта, шомартылган такталардан эшләнгән өстәл. Өстәл өстендә бишле лампа. Аның тонык яктысы комиссар алдындагы кәгазьгә төшкән. Кәгазьнең башына эре хәрефләр белән: «Наградной лист» дип язылган. Комиссар берничә минут чамасы уйланып тора. Аннары, кулындагы каләмен кара савытына мана да, ашыкмый гына: «Абушахман..» дип яза башлый...
Карелия, июнь.