Логотип Казан Утлары
Хикәя

НӘФРӘТ

I

Фашизмның йөрәген берни белән дә басылмый торган кара усаллык көйдерә. Бу — безнең гасырның егерменче елларындагы иртәнге таңнан, халыкларның өлгереп җитүеннән, гаделлек идеясеннән коты чыккан магнатларның усаллыгы. Бу — үзләренә ярдәмгә авантюристлар һәм вөҗдансыз үтерүчеләр шайкасын чакырып китергән Крупп, Феглер, Фиат, Шнейдерлар усаллыгы. Бу Пруссия бароннарының, Андалузия герцогларының, Румыния боярларының, Венгрия графларының, кайчандыр илләрне ау эте белән ауга йөрергә мөмкин булган бер урын, ә алпавыт җирендә имән чикләвеге чүпләүче крестьяннарны ауланырга тиешле җәнлекләр итеп караучы, дөньяның сай акыллы һәм табигать тарафыннан берни белән дә бүләкләнмәгән коры җанлы эпигоннарының усаллыгы. Бу — кулы ураның катлаулылыгыннан, батыр фикердән, прогресстан куркып тузынучы вак һәм надан мещаннар усаллыгы. Бу — иң кимендә, кара ишектән генә булса да, тарихка кереп калырга омтылучы провинция цезарьларынын, караңгы почмак наполеоннарынын, тормыш юллары уңмаган кешеләрнең усаллыгы. Бу кайчандыр үзләре яратып та, шул яраткан нәрсәләрен соңыннан пычратырга теләүче мөртәд кешеләр усаллыгы. Бу — картлыкның, җайсызлыкның, үлемнең усаллыгы. Италия фашистлары, тормыш мәйданына чыгу белән, кара күлмәкләр киеп алдылар, үзләренә, кулы итеп, ана бүре горефен үзләштерделәр, бүреләр көтүеннән үзләренә «алала» дигән сүз отып алдылар. Испания фалангистлары, үзләренә бер йола итеп, «үлем белән никахлашуны» керттеләр, үзләренең байракларын каберлекләргә алып йөри башладылар, ялангач бекереләрне, гарипләрне, кабер казучыларны җыеп, урам әйләнүләр, бөек Гойкгның коточкыч саташуларына ошаган тамашаларны ясадылар. Франция кагулярлары өсләренә урта гасырлардан калган һәм чума үләтләре вакытында кия торган бөркәнчекләр бөркәнеп йөрделәр. Немец штурмовиклары җиңнәренә баш сөяге һәм аркылы-торкылы сөякләр ясап куйдылар. Геринг — фрак кигәч һәм кулына балта тоткан палачны яңадан тергезде. Гиммлер — зинданнарга бары тик Нюренберг музеенда гына сакланып калган җәза коралларын күчерде. Фашизмның хәш бутафорияле дә кара һәм чамасыз усаллыкның шаһите булып тора. Фашизм — тарих тәргәрмәчен туктатырга маташуларның иң зурысы ул. Ул урта гасырларның кайбер саташуларын яңадан тергезде. Ләкин урта гасыр кешеләре бу йолалар яки саташулар беләа генә калмадылар, аларда чын ышаныч булуы; алар гаҗәп соборлар, искиткеч эпик поэмалар тудырып калдырдылар. Үзләренең хезмәтләре, үзләренең хәттән ашулары, хәтта үзләренең төшенеп җитмәүләре белән дә алар Япару чорын хәзерләделәр. Фашистларны урта гасыр кешеләре белән чагыштырырга ярамый. Алар икенче дәвердә яшәүчеләр. Алар вакыт дигән аннан сикереп чыгарга маташып карадылар: аларның үрчемәүләрен әнә шуның белән аңлатырга кирәк тә. Дөрес, Италиянең йөзем тәлгәшләре яхшы эчемлек бирүләрен Муссолини вакытында да дәвам иттерәләр. Дөрес, Германиянең заводлары Гитлер вакытында да эшләп торалар. Ләкин фашистлар үзләре берни дә тудырмадылар. Алар бары тик хәзерге заманның техникасын хәзерге заманның рухына каршы көрәшкә мобилизовать кына иттеләр. Цивилизациянең барлык казанышларын алар юкка чыгару юлына бордылар. Италия хаклы рәвештә сәнгать иле булып саналып килде. Фашизм — художниклар тудырмады. Фашизм — художникларны үтерде. Италия халкы Абиссинияне җиңү соңыннан ул барыбер аның кулыннан ычкынды, яки коралсыз көтүчеләргә каршы иприт куллану, яки Малаганы тар-мар итү, яки Грециядә кешеләрне атып үтерүләре, Украинадагы дар агачлары белән мактана аламы соң? Бу җинаятьләрдә Леонардо де Винчи, Данте, Петрарки, Леопарди, Гарибальди рухлары күрендеме соң? Розенбергның надан һәм тупас китапларың Геббельснең яки Штрейхерның мәкаләләрен укып, алардан немец даһилыгының күләгәсен, Гете әсәрләрендәге нурны, Гегельнең катлаулылыгын, романтикларның ирек сөючәнлеген табабызмы соң? Йөзләрчә җимерек шәһәрләр, буш чүлгә әверелгән Европа фашизмның эшлеклелеге менә шунда. Кешесез калдырылган илләр, фикерсез башлар — Гитлерның идеалы менә шул. Фашизмның үзенә кешелек калдыкларын, алама биографияле йолкышларны, садистларны, рухани гарипләрне, хыянәтчеләрне җәлеп итүе гаҗәп түгел. Булдыксыз рәсемче Гитлер, булдыксыз романист Геббельс, булдыксыз драматург Муссолини фашистик дәүләтләрнең башында художниклык даны турында хыялланып та, бары тик мыскыллы сызгыруларны гына ишеткән начар кыланчыклар утыруы шаккатыргыч бер хәл түгелмени? Фашизм үзенә барлык мөртәдләрне җыя. Сагышка чумган Иуда асылынып үлгән, ә фашистик иудаларбашкаларны асуны артыграк күрәләр. Муссолини үзенең усаллыгын үзенең элекке иптәшләрен социалистларны үтерүләр белән бастырды. Гитлер Франциядә ике сатлыкны, ике мөртәд жанны Лаваль белән Дорионы тапты. Җенси тотнаксызлык һәм беренче чиратта кан ярату —фашизмның төп терәкләренә әйләнделәр. Морфи эчеп, башы каткан Геринг, рахит Геббельс, садист Гиммлер, яше җитмәгән балаларны җенси яктан аздыру белгече «доктор» Лей, җыен кеше калдыклары булган бу бәндәләр турында төрмә начальниклары һәм госпиталь директорлары бәхәсләшергә тиеш иде югыйсә; ә ул калдыклар министр постларында утыралар. Усаллык вак һәм түбән тойгы. Тормышта без усаллык күрсәтүдән бик хаклы рәвештә оялабыз. Булдыксыз шагыйрь үзенең хәтере калуын эченә яшерә. Саран кеше яшергән акчасы өчен курка, ләкин ул бу куркуны идеология дәрәҗәсенә күтәрергә батырчылык итми. Икенче бер кешенең яшьлегенә ачуы килгән карткешенен, төкерекләрен чәчеп, мыгырдануы мөмкин, ләкин шулай да ул соңыннан тынычлана. Фашистлар усаллыкны дингә әйләндерделәр. Фашизм булган җирдә кешелеккә, туганлыкка урын юк: немец-фашист италияле фашисттан җирәнә, ә фашист-румын, ничек кенә итеп булса да, фашист-венгерны буып үтерү турында хыяллана. Фашизм булган җирдә гаделлекә урын юк: немец крестьяны өчен сугыш кабер, яхшы дигәндә дә, култык таяклары, рейхсмаршал Геринг өчен сугыш — гаять зур табыш; бу табышны ул, беркемнән дә оялмыйча, чит илгә озата. Фашизм булган җирдә туры хөкемгә урын юк. Үз чирле Гитлер Германиядәге бөгел законнарны алмаштырды. Кешелек дөньясына сырлар буена кешене башбаштаклыктан саклау чараларын яхшыртырга тырышты, ә менә 1942 нче елда Гитлер дигән палач француз галимнәрен һәм Норвегия художникларын, Чехия эшчеләрен һәм Польша крестьяннарын җәзалый. Халыкара хокук, җинаять эшләре хокукы, гражданлык хокукы болар барысы да теләсә нинди эсерчының чирле тилеме әлеге белән алмаштырыла. Фашизм булган җирдә иҗади фикергә урын юк: китаплар погром өчен язылган кулланмалар белән алмаштырылганнар, университелар яки ябылганнар, яки асучыларны әзерләп чыгара торган махсус курсларга әйләндерелгәннәр. Әле кайчан гына дәртләнеп өйрәнә белә торган, җимеш бирә торган һәм кешенең миендәге борылмалы тимер юллар төсле катлаулы Европа фашистларның табаны астында гел бертөсле чүлгә әйләнеп калды. Фашизмның һәрбер солдатын усаллык хәрәкәткә китерә. Гитлерчылары бер сугышта җиңелсәләр, хатын- кызларны асып һәм балаларны җәзалап, ачуларын басалар. Әгәр фашист солдаты, берәр өйгә кереп, анда берни дә тапмаса, ачуыннан өйнең хуҗа хатынын үтерә. Бер немец ефрейт оры үзенең көндәлек дәфтәренә, «кеше җәзалау минем кәефемне ача; хәтта канымны кыздырып җибәрә», дип язган. Гитлерның речьләрендә немец халкын яратуның әсәре дә юк, аның речьләре бер нәрсә белән усаллык белән тулганнар. Хәтта Гитлернең тавышы да Сыртланның карлыккан тавыш белән өрүенә ошый. Гитлер усаллык белән немец солдатларының йөрәкләрен җылытмакчы була: яндырыгыз, талагыз, үтерегез!» ди. Ул үзенең дивизияләрен, агу агачының суы берән агуланган уклар төсле, ерак-ерак илләргә җибәрә. Хәер, Бавариядә яки Вестафалиядә туып үсеп, хәзер Украина һәм рус балаларын үтерергә җибәрелгән кешене мәгънәсез, сукыр усаллыктан бүтән нинди теләк алып барсын соң? Рус халкы зур һәм читен тормышны кичерде, аны бәхеткә һәм яхшыра баруга алып килгән юл роза чәчәкләре белән түшәлмәгән иде. Ләкин үз тарихының иң авыр елларында да рус халкы үзен кара усаллыктай саклый белде. Рус патриотизмы баникамалыклардан җирәнеп түгел, ә бәлки үз халкын яратып үсте, Рус солдаты плен алынган кешене кызгана килде һәм коралсыз кешеләрне һичбер вакытта да җәберләмәде. Унтугызынчы гасырдагы рус әдәбияты үзенә бөтен алдынгы кешелек дөньясының вөҗданын җыйган иде: рус романын укып, гуманизмга өйрәнмәгән Европа язучысы юк. Декабристлардан алып Зоя Космодемьянокаяга чаклы, безнең бөтен милли, политик һәм иҗтимагый көрәшебез үзенең эчкерсезлеге, фидакарьлыгы, рухани сафлыгы белән дөньяны тетрәтте. Безне «әзер дә усаллык тойгысы кызыктырмый. Үч алу идеясе безнең ярсыган акылыбызны канәгатьләндерә алмый. Без усаллык турында да, нәфрәт яки үч алу турында да түгел —гаделлек турында сөйлибез. Бу бүзләрнең төрлечә яңгыраулары тына түгел, бу — бөтенләй бүтән хисләр. Мәхәббәт төсле үч нәфрәт тә бары тик саф һәм кайнар йөрәкләрдә генә була ала. Без кешеләрне, балаларны, җирне, агачларны, атларны, көлүне, китапларны, дус кешенең кул җылысын, тормышны яратканга күрә дә фашизмга нәфрәт белән карыйк. Безнең тормышка мәхәббәтебез ничаклы зур булса, нәфрәтебез шул чаклы көчлерәк. Газета мәкаләләрендә «карты якның пехотасы» дигән сүзләрне еш кына очратырга була. Гитлерчылар безнең өчен каршы як кешеләре генә түгел; безнең өчен гитлерчылар кешеләр түгел, ә үтерүчеләр, палачлар, әхлакый гарипләр, каты бәгырле кара көчләр һәм шуның өчен без аларга нәфрәт белән карынбыз. Бу табигый булмаган сугышның башындарак безнең күбебез җиребезне кемнәр таптаганың аңлап җиткермәде. Кирәгеннән артык тиз ышанучан яки кирәгеннән артык ышанмаучан кешеләр: «Гитлер армиясе ул безгә дошман дәүләт армиясе, ләкин культуралы дәүләт армиясе, бу армиянең офицерлары тәрбия күргән офицерлар, солдатлары дисциплиналы солдатлар» дип уйладылар. Безгә каршы — кешеләр сугышып килә, дип уйлаучы беркатлылар да булмады түгел. Ләкин безгә каршы кеше ашаучылар килделәр, үзләренең эмблемалары итеп баш сөяге сайлап алган яшь һәм оятсыз талаучылар. үзләренең юлларында очраган барлык нәрсәләрне юкка, чыгару теләгеннән янучы вандаллар килде. Узган көздәге сводкаларда исерек немец солдатларының атакателеп үтелде. Ләкин бу исерек немецлар безгә килгәндә шнапсларның, французларның, сербларның каннары белән дә исергәннәр, баларының каннарын эчеп тә исергәннәр иде. Һәм алар белән бергә безнең җиребезгә үлем дә килде. Мин сугышчыларның үлеме турында әйтмим, корбансыз сугыш булмый. Мин рус кызлары асылынып тора торган дар агачлары турында, Керчь астындагы туфракның коточыргыч ыңгырашу белән ыңгырашуы турында әйтәм, азмыни рус, татар, яһуд балалары күмелгән анда. Мин гитлерчыларның безнең яралы кызылармеецларыбызны кыйнап үтерүләре, безнең өйләребезне яндырулары турында сөйлим. Хәзер инде бу турыда, Севастополь геройларыннан алып, Себердәге колхозчы хатынкызларга чаклы барсы да белә. Немецларның һәрбер җинаяте безнең нәфрәт ялкыныбызны көчәйтте. Бу сугышның гади сугыш кына булмаганлыгын, безгә каршы гади бер армия генә килмәгәнлеген, бәхәснең территория, яки акча турында бармыйча, бәлки җирдә яшәү хокукын даулап алу турыеда, сулыш алу, туган телеңдә сөйләшү, үз балаларыңны үзең сөеп үстерү, кеше булып яшәү хокукы турында барганлыгын барлык совет кешеләре дә аңладылар. Керчь шәһәрендә үлгән балаларны хәзер инде берәү дә терелтә алмый. Безнең кичергән хәлләребезне безнең хәтердән берәү дә кырып ташлый алмый. Без фашистларны бетерергә карар кылдык: моны безнең туганлыкны, изгелекне, яхшылык эшләү теләген аңлавыбыз таләп итә. Без җирдә төрле телдә сөйләшә торган кешеләр, төрле дин, төрле характерлар бергә тату яши ала дип ышанабыз. Әгәр дә без фашистларны бетерергә дип карар кылган икәнбез, бу инде җирдә фашистлар белән кешеләр икесе бергә яши алмыйлар дигән чынлыктан туа яки фашистлар кешелек дөньясын кырып бетерәләр, яки кешеләр фашистларны.  Кулына мылтык тоткан немец солдаты безнең өчен кеше түгел, ә фашист. Без аннан нәфрәтләнәбез. Аларның барсы бергә эшләгән эшләре өчен без аларның һәрберсен дошман күрәбез. Аксыл чәчлеме, кара тутлы фрицмы барыбер  без аны дошман күрәбез, чөнки безнең өчен ул вак гитлер балыгы, балалар кайгысының сәбәпчесе, җиребезне мәсхәрә итүче, чөнки безнең өчен ул — фашист. Бәлки киләчәк Германия аны яңадан тудырып чыгарыр, тупас үтерүчедән хезмәт иясе һәм кеше итеп әзерләр. Бу турыда немецларның педагоглары уйлый торсыннар, ә без бүтән турыда: безнең җиребез, безнең хезмәтебез, безнең гаиләләребез турында уйлыйбыз. Без нәфрәтләнергә өйрәндек, чөнки без ярата беләбез. Күптән түгел генә, төньяк-көнбатыш фронтында, лейтенант Дементьев кул астындагы җиде кызылармеец бер биеклекне саклап калдылар. Немецлар бик зур көчләр белән контратакага ташландылар. Кырык бомбардировщик уты, туплар һәм минометлар уты барсы да менә бу сигез батыр кешенең өстенә яуды. Геройлар һәлак булдылар, ләкин тау кабыргалары немецларның үле гәүдәләре белән капланды. Сигез герэй саклый торган кечерәк кенә бер калкулыкны штурмлаганда, өч йөздән артык фашист үлде. Лейтенант Дементьев һәм жиде сугышчы мин аларның исемнәрен дә белмим дуслары өчен, якыннары өчен, үз өйләре һәм безнең барыбызның да уртак өебез: мәңгелек Россия өчен үзләренең җаннарын бирделәр. Алар йөзләп фашистны кырып салдылар һәм моның белән алар бик күп намуслы кешеләрне коткардылар. Карт серб хатыны лейтенант Дементьев һәм аның жиде сугышчысы өчен дога кылсын, ә ерак океан артошдагы кешеләр: «Мәңгелек дан аларга!» дип әйтсеннәр. Соңгы минутларында бу сигез геройны, таң нуры төсле булып, бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт яктырткандыр һәм аларның сугыш белән рухланган йөзләрендә, шәфәкъ каны төсле булып, нәфрәт балкыгандыр. Кем көчле итеп яратса, шул кеше көчле итеп нәфрәтләнә дә белә. Полкларның һәм дивизияләрнең кызыл байрагы, сугыш кырына бар син, — синдә мәхәббәт өчен корбан булучының каны, синдә безнең ачуыбыз һәм безнең нәфрәтебез, синдә безнең: Россия яшәр, фашистлар яши алмаслар! — дигән антыбыз. Гитлерчыларның идеологлары барлык рус язучыларыннан берсенә Достоевскийга азмы - күпме үз итеп карыйлар. Бөек рус язучысы сурәтләгән эчке газаплану картиналары гитлерчыларга ошый. Ләкин фашистлар начар укучылар, алар Достоевскийның җанының иң караңгы почмакларына үтеп, ул почмакларны кызгану һәм мәхәббәт яктылыгы белән яктыртучы даһилыгын һичбер вакытта да аңлый алачак түгелләр. Достоевскийның немец «табынучыларыннан» берсе журнал мәкаләсендә: «Достоевский ул — җәзаларны аклау», дип язды. Ахмак һәм пычрак сүзләр. Гитлерчылар Гитлерны Достоевский белән аклап каймакчы булалар. Алар Соняның корбан булырга хәзер торган җанын, Груняның яхшы күңеллелеген аңлый алачак түгелләр. Рус жаны алар өчен бикләнгән китап. Рус ул үзенең табигате белән усал кеше түгел, ул җиңел тынычлана, аңлый һәм гафу итә ала. Күп кенә француз мемуарчылары, Наполеонны җиңгәннән соң Парижга килеп төшкән рус солдатларының, француженкаларга су ташып, балалары белән уйнап, Париж ярлыларын солдат ашы белән туйдырып ярдәм итеп йөрүләрен язалар. Хәтта дошман Россия өстенә һөҗүм белән ташланган караңгы елларда да руслар пленныйлар белән йомшак мөгамәлә кылдылар. Полтава сугышыннан соң Петр швед пленныйларын иркәләп йөрде. Наполеон армиясенең офицерларыннан Соваж дигән берсе, үзенең 1812 нче елга багып планын язылган истәлекләрендә, русларны «акыллы балалар» дип яза. Моннан ун ел элек мин Трансильваниянең *Маре дигән шәһәренә барып чыктым. Мине шунда магазиннарда, кафеларда, мастерскойларда эшләүче кешеләрнең русча аңлаулары гаҗәпләндерде. Соңыннан билгеле булды, бу шәһәрнең күп кенә кешесе беренче бөтен дөнья сугышы вакытында русларга плен төшкән булганнар икән. Алар барысы да Себердә, яки Урта Россиядә уздырган көннәрен якты бер истәлек итен искә төшерделәр, русларның яхшы кутделлелеге һәм кеше хәлен белергә омтылучан булулары турында алар бик озак сөйләделәр, — сөнләп бетерә алмадылар. Әле бу сугышның башындарак безнең сугышчыларның пленныйлар белән тату гына гәпләшеп торуларым, аларга тәмәке һәм ашамлык әйберләре бирүләрен мин үз күзем белән еш кына күргәләдем. Совет халкының гитлерчыларны үлеп яратмаулары нидән килеп чыкты соң? Нәфрәт рус җанының төбендә сакланып яткан бер әйбер түгел. Ул күктән дә килеп төшмәде. Юк, безнең халкыбыз аны җәфалар аркасында тәрбияләп үстерде. Башкарак безнең күбебез, бу сугыш сугыш инде ул, безгә каршы торучылар да кешеләр бит, бары тик икенче төрле киенгән кешеләр генә, дип уйлады. Без кешеләрнең үзара тугайлыгы һәм дуслыгы дигән бөек идеяләр нигезендә тәрбияләнгән идек. Без сүзләрнең көченә ышандык һәм безнең күбебез, безнең каршыда кешеләр булмыйча, ә коточыргыч һәм әшәке хәшәрәтләр булганлыгын, фашистларга карата рәхимсезлекне, гитлерчылар белән бары тик бомбалар һәм снарядлар телендә генә сөйләшергә мөмкин икәнлекне аңламады. Бер рус «мәкале бар, халык бу мәкальдә гадел һәм гадел булмаган сугышларга үзенең мөнәсәбәтен билгели: «Бүре үтерүче хаклы, ә кеше үтерүче хаклы түгел». Котырган бүрене үтерү бер эш, ә кешегә кул күтәрү икенче. Безнең өскә бер көтү бүре ташланганлыгын хәзер инде һәрбер совет кешесе белә. Кыргый кешенең искиткеч матур статуяны ватуы, кеше ашаучы каннибаллар атавына барып чыккан бик зур залимне ашавы мөмкин. Ләкин немец фашистлары болар инде укымышлы вәхшиләр, айлы башкисәрләр. Күптән түтел, немец солдатларының көндәлекләрен актарып утырганда, миңа Клин шәһәрен җимерүдә катнашкан бер солдатның көндәлеген очратырга туры килде. Ул үзенең Чайковскийны «яратып» тыңлавы турында мактанып яза. Композиторның йортын җимергән чакта ул үзенең нәрсә эшләгәнен белеп эшли. Новгород шәһәрен харап иткән немецлар, соңыннан «Неугард (немецлар аны шулай дип йөртәләр) шәһәренең архитектура шедеврлары» турында озын-озын өйрәнү материаллары язган булдылар. Бер үлгән немец солдатыннан канга буялган балалар штаны һәм аның үз балаларының фотографияләре чыга. Ул рус баласын үтерә, ә үзенекен, күрәсең, ярата булса кирәк. Алар өчен үтерү— җанның азгынлыгы түгел, ә бәлки методик рәвештә алып барыла торган эш. Киевта меилән баланың жапын кырган бер гитлерчы: «Без дуркыныч нәселнең кечкенә вәкилләрен кырып бетерә барабыз», дип яза. Дөрес, немец оккупантлары арасында яхшылары да, усаллары да бар. ләкин эш теге яки бу гитлерчының рухани сыйфатларында түгел. Тегендә, үз өйләрендә, селәгәйләрен агызучы, балаларны җилкәләренә атландырып йөртүче һәм паекка тигән колбаса белән мәче туйдыручы «яхшы күңелле» немецлар рус балаларын, усал немецлар төсле үк, педантларча төгәллек белән үтерә бирәләр. Алар үтерәләр: чөнки алар немец каныннан килгән кешеләр генә дөньяда яшәргә хаклы, дигән ышанычны гына үзләштергәннәр. Сугыш башында мин бер немец пленныена листовка күрсәттем. Бу безнең беренче листовкаларыбызның берсе иде һәм анда төнлә белән немец бомбаларыннан уянган кешенең беркатлылыгы сизелеп тора иде. Листовкада, немецлар безгә һөҗүм иттеләр һәм алар гадел булмаган сугыш алып баралар, диелгән иде. Гитлерчы моны укыды да. иңбашларын жыергалап куйды: «Моңа минем исем китми». Гаделлек мәсьәләсе аны кызыксындырмый: ул Украина мае өчен килгән, аңа талау өчен сугыш — табыш өчен сугыш, дип тәмам сеңдергәннәр. Ул Германия өчен «тормыш мәйданы», ә үз хатыны өчен «трофей» оеклар алырга дип килгән. Немецларның талауларында безне шаккатырган нәрсә аларның зшчәнлеге, төгәллеге. Бу инде аерым мародерларның тамашалары, я булмаса йөгәнсез солдатларның котырынуы гына түгел, бу Гитлер армиясенең нигез ташы булган принцип. Талау походында һәрбер немец солдаты үзе өчен материаль кызыксыну таба. Мин гитлерчы солдатлар өчен бик кыска бер листовка язар идем, бары тик ике сүздән генә тора торганны: «Май булмаячак». Моны инде алар аңлый алалар, һәм бу аларны чынлап та кызыксындыра да. Немецларның куен дәфтәрләреннән таланган әйберләрнең исемлекләрен табарга була. Күпме тавык ашаганлыкларын һәм күпме одеял талап алтайлыкларын алар санап баралар. Әйтерсең лә, алар, кешене чишендерел, өстендәгесен талап алып калмыйлар, ә жиләк җыялар — алар үзләренең талау кәсепләрендә әнә шундый оятсызлар. Әгәр бер хатын немец солдатына баласының күлмәген бирмичә маташса, теге ана мылтык белән яный, әгәр дә инде бичара хатын үз малын үзе яклап каршы дорса, солдат аны атып үтерә. Солдат өчен бу җинаять булып «саналмый: ул хатын-кызларны, урмандагы чыбыкларны кырган шикелле итеп, берни турында да уйламыйча кыра бирә. Чигенгән чакларында гитлерчылар бөтен нәрсәне яндырып китәләр. Гитлерчылар өчен рус халкы, Кызыл Армия төсле үк, дошман. Бер рус семьясын тора торган куышыннан мәхрүм итү алар өчен кәрби уңыш. Үзләренең Германиясендә алар аякларының очларына басып кына йөриләр, идәнгә сынар шырпы да ташламыйлар, бакчада үскән үләнгә басарга да кыймыйлар. Ә бездә алар бөтен бер өлкәләрне таптап эштән чыгардылар, шәһәрләрне пычраттылар: музей ларыбыздан бәдрәфләр ясадылар, мәктәпләребезне ат сарайларына әйләндерделәр. Моны Померанция игенчеләре, яки Тироль көтүчеләре генә эшләми, моны Гитлер тәрбияләп чыгарган приват-доцентлар, журналистлар, «философия докторлары» һәм «хокук магистрлары» эшлиләр. Сугышчы-колхозник, беренче мәртәбә Москва яки Тула өлкәсенә килеп, анда янган авыллардан сузылып калган моржаларны, я булмаса сыерчык ояларын күргәннән соң, үзенең Идел буендагы яки Себердәге авылын искә ала. Ул чатлама суыкларда немецлар тарафыннан ялан аяк, ялан өс калдырылган хатын-кызларны, бала-чагаларны күрә һәм анда чатнап торгач ачык нәфрәт туа. Бер немец генералы үзенец кул астындагыларга, халык белән рәхимез рәвештә эш итәргә боерык бирә дә, соңыннан «курку урнаштырыгыз!» дип өсти. Ахмаклар, алар рус җанының ничек икәнен белмиләр. Алар курку урнаштыра алмадылар, ләкин давыл күтәрә торган жилке чыгардылар. Совет жирендә беренче булып ясалган дар агачы бик күп нәрсәләрне хәл итте. Хәзер инде бездә, бу сугышның элекке сугышларга ошамаганлыгын бар кеше дә аңлады. Безнең халкыбыз алдына беренче мәртәбә алар, усал һәм түбән җанлы хәшәрәтләр, аның барлык казанышлары белән коралланган вәхшиләр, устав буенча хәрәкәт итүче һәм берәр нәрсә булса фәнгә сыллгаучы, имчәк балаларын үтерүне дәүләт зирәклегенең соңгы сүзенә әйләндерүче явыз җаннар килеп бастылар. Безнең нәфрәтебез җиңел генә тумады. Без аның өчен шәһәрләребезне һәм өлкәләребезне бирдек, без аны йөзәр меңләп корбан биреп алдык. Хәзер инде безнең нәфрәтебез үсеп, өлгереп җитте, ул хәзер, яна эчемлек төсле, башны әйләндерми, ул хәзер тыныч тәвәккәллек төсенә керде. Без хәзер фашистлар белән бергә җирдә яшәп булмаячагына төшендек. Ташламаларга, сөйләшү алып баруларга урын юк; монда эш бик гади бер әйбер өчен: безнең сулыш алырга булган хокукыбыз өчен бара. Нәфрәт итү белән бергә безнең халкыбыз үзенең  борын-борыннан килгән күңеллелеген онытмады. Бу авыр сыналулар һәрбер кешенең карашын киңәйтү турында әйтеп торуның кирәге бар микән? Безнең бу авыр заманда ятим калган балаларны үзенә уллыкка - балалыкка алып, алар белән үзләренең актык сыныкларын бүлешүче күп балалы аналарга дулкынланмыйча карап булмый. Мин Люба Сосункевич дигән бер кызны, хәрби фельдшерны исемә тәшерәм. Ул, ут астында йөреп, яралыларның ярасын бәйли. Землянканы немецлар чорнап алалар. Шул вакытта ул, кулына револьвер тотып, унлап немец солдатына бер үзе каршы тора, яралы кызылармеецларны мәсхәрә ителүдән, җәзалаодан коткарып, саклап кала. Варя Смирнова дигән икенче бер кызның эше тагың да тыйнаграк: минометтан һәм мылтыктан яуган ут астында ул кадерле төенчек төсле итеп күтәреп, алдынгы позицияләргә хатлар ташый. «Ә башкача нишләргә? Анда бит хат көтәләр, хатлар килмәсә, эч пошудан үләрләр иде», ди ул. Рус кешесенең җаны үзенекеләргә карата гына өреп калмый, ул башка халыкларның да кайгысын уртаклаша белә. Күп интегүләр кичергән Ленинград хатын-кызларының Лондон хатын-кызларына булган мөраҗәгате бик көчле җылылык белән сугарылган. Җәберләнгән Парижның газаплары турында миннән сугышчылар берничә кат кына сорашмадылар. Аннары тагын миңа гитлерчыларның грекларны ничек итеп ач үлемгә дучар итүләрен язган бер мәкаләне сугышчыларның тыңлаучыларын күрергә туры килде, һәм шунда бер сугышчы. Саратоз өлкәсеннән килгән колхозчы, тыңлап бетергәннән соң: «Менә бит нинди бәла килеп туды!... Бөтен җирдә бит. Ничек тә бу фрицларны тизрәк кырып бетерергә иде дә, кешеләргә ярдәм итәсе иде», дип сөйләнеп куйды. Гитлерчыларга булган безнең нәфрәтебез, мәхәббәт аркасында, туган илгә, кешегә һәм кешелек дөньясына мәхәббәт аркасында туды. Безнең нәфрәтнең көче әнә шунда. Ул шуның белән аклана. Без гитлерчыларны һәм аларның һәрберсен дошман күрәбез. Моның сәбәбе аларның кешедән җирәнүләрендә. Без гитлерчыдан, ул җаны-тәне белән талауга бирелгән, принципиаль талаучы булганлыгы өчен, тол хатыннарның күз яшьләре өчен, ятим балаларның караңгылык сөреме белән томаланган балалыклары өчен, качып баручы халыкларның сагышлы кәрваннары өчен, тапталып эштән чыккан кырлар өчен, миллионлаган гомерне һәм югары иҗади хезмәтнең озак еллык җимешләрен киекәнлекләре өчен җирәнәбез. Без кешеләргә каршы түгел, эчендә кешелекнең әсәре дә калмаган кеше кыяфәтендәге автоматларга каршы көрәшәбез. Аларның кешегә ошаулары, аларның көлә алулары, аларның атны яки этне сыйпый алулары, аларның көндәлек дәфтәрләрдә үзләре турында фикер йөрткән булып маташулары, аларның кеше һәм культуралы европейц битлеге аелына качкан булулары — безнең нәфрәтебезне көчәйтә генә. Без еш кына сүзләрне аларның беренче мәгънәләрен үзгәртеп кулланабыз. Үч алырга чакырган чакта, безнең кешеләребез кабахәт бер төстәге үч алу турында уйламыйлар. Без үзебезнең яшьләребезне гитлерчылар эшләгән кабахәтлекләр түбәнлегенә төшсен өчен дип тәрбияләмәдек. Кызылармеецлар һичбер вакытта да немец балаларын үтермәсләр. Веймардагы Гете йортын яки Марбургтагы китап саклау бинасын утка якмаслар. Үч алу — шул ук акча белән түләнә торган исәпләшү; шул телдә сөйләшү ул. Ләкин фашистлар белән безнең уртак телебез юк. Без үч алуны уйлап түгел, гаделлек турында уйлап сагышланабыз. Жирдә кешелек тойгылары гөрләп чәчәк атсын өчен, без гитлерчыларны кырып бетерергә телибез. Тормышның куп кырлы һәм катлаулы сулуын, халыкларның һәм кешеләрнең үзенчәлекләрен күреп, без шатланабыз. Жирдә бөтен кешеләр өчен урын житәрлек. Гитлерчылар хөкем сөргән ун елның коточыргыч жинаятьләреннән арынганнан соң немец халкы да яшәр. Ләкин чикләр һәм киңлекләр дигән нәрсәләр бар: мин хәзер әле Гитлердан арынган Германиянең киләчәк бәхете турында уйларга да, сөйләргә дә теләмим безнең җиребездә миллионлап башкисәр корткычлык эшләп йөргәндә, сүзләрнең һәм уйларның урыны түгел һәм алар самими да булмаслар иде. Каты суыкларда тимер яндырып ала. Чигенә җиткән нәфрәт соңыннан мәхәббәт азыгына әйләнә. «Немец оккупантларына үлем » менә бу сүзләр мәхәббәт анты төсле булып, тормышка хыянәт итмәскә бирелгән ант төсле булып яңгырыйлар. Гитлерчыларга үлем алып баручы сугышучылар үзләренең тормышлapын кызганмыйлар. Аларны зур һәм бүленми торган тойгы илһамландыра, кансыз дошманга булган рәнҗү кайда тукталып, үзенең туган иленә булган чын мәхәббәт кайда башланганлыкны кем әйтә ала соң? һәрбер гитлерчының үтерелүе — миллионнар тарафыннан җиңел сулыш алу белән каршы алына, һәрбер гитлерчының үтерелүе Идел буенда яшәүче балаларның хәсрәт күрмичә калуларына һәм Парижның борынгы иркенчелекләре янадан кайтуга сәбәп ул. Һәрбер гитлерчының үтерелүе бу мәңгелек суы, дөньяның афәттән коткарылуы. Христианнарда бер легенда бар: анда, тоткындагы бер кызны коткару теләгеннән чыгып, коточыргыч бер гыйфритне сөнге белән кадап үтерүче баһадир Георгий турында сөйләнә. Әнә шул рәвешчә, Кызыл Армия дә хәзер гитлерчыларны юк итә һәм газапланган кешелек дөньясына шуның белән ул азатлык алып бара. Көрәш каты, язмыш жиңел түгел, ләкин моннан да югарырак язмышның булганы юк.

1912 ел, май